КАЗАНЧА КӘСЕП

Берчак телевизор караганда, “йөгерек юл”дагы игъланнарга күзем төште. Бик еш кабатланучысы игътибарымны җәлеп итте. Төзелештә төрле эшләр башкаручы, менеджерлар таләп ителә диелгән иде анда. Өстәвенә, көненә мең сум түлибез дип тә язганнар. Шунда ук телефоннан шалтыратып белештем: шәһәр үзәгендәге ГУМ кибетенең бишенче катына паспортыңны кыстырып барсаң, эшкә урнашып була икән. Икенче көнне дә шул ук программаны караганда, аеруча еш “чабучы” тагын бер номерга күзем төште. Бусында көненә мең ярым түлибез дип язылган…

Телефоннан аралашып, шуны белдем: эшкә урнашырга теләсәң, һаман шул ук ГУМ кибетенә барырга кирәк. Кызыксынып, шәһәр үзәгенә чыгып киттем. Үзем белән иптәшкә эш таба алмый интеккән танышым Әминәне дә иярттем. Лифтта әлеге кибетнең бишенче катына күтәрелүгә, елмаюлы караш күргәч, дөрес килүемне аңладым. Шактый иркен бүлмәдә ике яшь кыз утыра. Шуларның берсе янына барып, анкета тутырдык, алар өч телефон номеры язылган кәгазь тоттырды. Өйгә кайткач, шуларга чиратлап шалтыратып, эш белешергә тотындым. Ике җирдә әлегә миңа яраклы шөгыль юклыгы хакында әйттеләр. Өченчесендә номерлары язып торырга эшкә чакырдылар. Көненә 500 сум түләргә ышандырдылар. Озаклап паспорт, прописка хакында төпченделәр. Үзен Вадим дип таныштырган ир-ат безне очрашуга чакырды, төгәлрәк мәгълүматны очрашкач алачагыбызга ышандырды.

Аның янына да Әминә белән икәүләп киттек. Баскетхолл тирәсендәге паркта күрештек. Тәбәнәк буйлы, бик елгыр адәм булып чыкты ул Вадим. Җилтерәтеп безне Федераль миграция хезмәте идарәсе бинасы янына алып килде. Әминә белән аптырашып торганда, Вадим эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатты. Чит төбәктән килгән биш кешене үзебезнең фатирга вакытлыча теркәргә тиешбез икән. ТР Эчке эшләр министрлыгында эшләүче танышым белән киңәшләшкәч, Әминә бу тәкъдим белән ризалашырга булды. Бу хакта Вадим белән сөйләшеп, ул безгә 500 сум вәгъдә итте. Килешеп бетүгә, яныбызда елгыр, үтә чая бер ханым пәйда булды. Вадим безне Гөлия белән таныштырып, үзе юкка да чыкты.

Гөлиянең кулында биш яшел тышлы паспорт иде, димәк, теге як “клиентлар” “пешеп” өлгергән. Әминә дә аңа үзенең кызыл төстәгесен чыгарып бирде. Федераль миграция хезмәте идарәсенең чит ил гражданнарын исәпкә алу бүлегендәге кызлар документларны тутырып та бирде. Шулчак әллә кайдан Вадим да пәйда булды. Кызлар язып биргән квитанцияләрне түләр өчен, ул якындагы банкка юнәлде. Кеше башына 180 сум түлисе икән.

Гөлия ханым – илдән килүчеләр белән хуҗалар арасында арадашчы. Игъланнар һәм аларга гына билгеле булган ысуллар буенча Вадим клиентлар табып тора.

Гөлиягә ияреп, документлар тутыру бүлегенә уздык. Чират әллә ни зур түгел, шуңа күрә озак көтәргә туры килмәде. Документларны тапшыргач, Әминә бераз шүрләп тә калды. Гөлия исә:

– Алар өч ай гына синдә теркәлеп торачак, курыкма. Шуның өчен никадәр акча эшләп алачаксың. Эчеңне тишмәс, әйдә, икеләнеп маташма, яме, – дип, танышымны тизрәк тынычландырырга тотынды.

– Нинди акча эшләү турында сөйлисез сез? – дип, мин дә сүзгә кушылдым.

– 1500 сум аз түгел, кызлар. Нибары 3-4 сәгать эчендә тере акча кулга керә ич.

Әһә, имәндә икән чикләвек! Вадим безгә 500 сум төртеп, меңен үз кесәсенә салырга планлаштырган икән!

Телефоннан шалтыратып, Вадимны безнең янга сөйләшергә килергә чакырдым. Биш минуттан килеп җитәргә ышандырса да, ул күренмәде. Бераздан үзе шалтыратты:

– Нәрсә әйтергә теләгән идегез?

– Сез нишләп безне алдадыгыз? Биш кеше яздырган өчен, мең ярым түлиләр икән ич! Без 500 сумга риза түгел, түләгез тиешле сумманы!

– Сезгә кем нәрсә сөйләмәс, 500дән артыгын түли алмыйм.

– Алайса, Әминә паспортын ала да өйгә кайтып китәбез. Сез мең ярым түләргә ризамы, юкмы?

– Ярар түләрмен, – дип, теш арасыннан ысылдады Вадим.

Миграция бинасы тирәсе мыж килеп кайнап тора. Безнең янга берничә елгыр ханым килеп:

– Сез “хозяйкамы”? Әйдә, берничә кешене вакытлыча теркәгез әле. Бик яхшы түлибез, – дип, бәйләнеп йөри башлады.

Биредә чит ил гражданнарына ау оештырылган. Арадашчылар бер-берсе белән әледән-әле кычкырышып тора. Документларны теркәү бүлеге икедән соң гына эшли башлый икән. Шул сәбәпле халык чиратка да баскан. Без дә ишек төбенә барып сыендык. Берьюлы ике тәрәзәгә чират алырга кирәк икән. Чөнки биш кешене бер урында теркәмиләр. Гөлия паспортларны шартлатып сумкасына салып куйды да юкка чыкты. Ике сәгать беркая да кузгалмый, ишекләр ачылганны көттек. Ниһаять, көткән минутлар да килеп җитте. Халык этешә-төртешә эчкә ыргылды. Ул көнне биш тәрәзә эшли иде. Шуларның өчесе гражданнарны вакытлыча теркәү буенча. Мин чиратта бишенче кеше булып бастым. Әминә тугызынчы булып өлгергән. Кеше күплегенә чыдап булмый, тын кысыла. Түзәр чама калмагач, чираттан чыгып, бераз сулыш алырга булдым. Ун минутлар чамасы читтәрәк ял итеп алганнан соң яңадан чиратка керим дисәм, менә сиңа мә! Артымда басып торган ханым теше-тырнагы белән урыныма кертмәскә маташа. “Сезне белмибез, монда тормадыгыз!” – дип, күзен дә йоммыйча ялганларга кереште. Аяк-куллары белән төрткәләп, терсәкләре белән изәргә тотынды. Чиратта торучы ике ханымнан яклау тапмакчы идем, алар гомумән, сөйләшергә дә теләмәде. Минем дә бит никадәр көткән чираттан чыгасы килми. Теге ханым белән тарткалаша торгач, бинада дежур торучы хезмәткәре дә килеп җитте. Аңлаша-тарткалаша теге тәрәзәгә барып төртелүемне сизми дә калдым. Әминә өч кешене биредә теркәгәч, икенче чиратка киттек. Анда озак көтәргә туры килмәде, Әминә ханым калган ике кешене дә теркәде.

Иркен сулыш алып, Гөлия янына чыктык. Шулчак яныбызга Вадим да килеп җитте. Шунда ул Гөлиягә:

– Мең сум бир дә, шул җиткән аларга дип, – котылмакчы булды.

– Сезнең белән мең ярымга килештек. Монда бар да шулай түли. Алайса хәзер документларны милициягә илтеп тапшырам, – дигәч, Вадим без сораган сумманы бирергә кушты.

Акчаны алып, теге яшел паспортларны Гөлиягә тапшырып, кайтыр юлга кузгалдык.

Артыбыздан безгә кемдер дәшүен ишетеп, туктарга мәҗбүр булдык. Үзбәкстаннан килгән Солтан булып чыкты ул.

– Моннан ике ел элек Казанга күчеп килдем, – дип башлап җибәрде ул сүзен. – Шул вакыттан бирле һәр өч айны бирегә килеп, теркәлү узарга мәҗбүрмен. Әгәр вакытында эшләмәсәң, бик зур штраф чәпәүләре мөмкин. Берәр яхшы кеше табып, вакытлыча прописка булдырасы иде, – ди бу.

– Без сезгә берни белән дә булыша алмыйбыз шул, – дип юлыбызны дәвам итмәкче идек тә, теге безне яңадан тоткарлады.

– Бәлки, сезнең берәрегез миңа кияүгә чыгар, ә?! Никах укытып яшәр идек рәхәтләнеп, – дип бәйләнүен дәвам итте Солтан.

– Кияүдә шул без икебез дә, – дип, тиз генә аннан котылу ягын карадык.

АНДА – СӘГЫЙДӘ, МОНДА – ГӨЛФИЯ…

Чыннан да, читтән килүчеләр башкалабызда шактый. Аларның һәрберсе биредә теркәлү узарга тиеш. Ә моны кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Кемдер менә шулай Вадим – Гөлия кебекләр “кармагына” эләгә, кайсылары таныш-белеш, туганнар аша теркәлүгә ирешә. Хәйләкәррәкләре башка әмәлен таба.

Солтан белән очрашу күңелемдә сакланган хатирәләрне кузгатты. Танышым Гөлфия Халит белән Федераль миграция идарәсе бинасы янында очраклы рәвештә таныша. Гөлфия ханым көтмәгәндә кан басымы күтәрелүдән башы әйләнеп, урамда егыла. Әлеге бина тирәсендә теркәлергә чират көтеп торган Халит шушы хәлне күреп алуга, аның янына чаба. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырта һәм ханымга ияреп, хастаханәгә китә. Гөлфия тернәкләнеп аякка басканчы, барып, гел хәлен белеп тора. Шунда алар якыннан таныша. Халит Үзбәкстаннан безгә килеп эшләүче булып чыга. Гөлфия ханым тол калган, үзе генә башкаланың Киров районында яши. Ике арада җылы хисләр кузгала, озак та тормый, алар бергәләп яшәргә карар кыла. Моңарчы кеше почмагында сыенып яшәгән Халит бар булган “мал-мөлкәтен” төяп, Гөлфия ханым янына күченеп килә… Мулла чакыртып, никах укыталар да уртак тормыш корып җибәрәләр.

“Вольво” машинасында Татарстанда шәһәрара йөк ташучы булып эшләүче ир-ат өендә пәйда булган көннән Гөлфия ханым өчен бәхетле көннәр башлана: 45 яшьлек типсә тимер өзәрлек ир-ат тартмый, эчми, акчасын тиененә кадәр алып кайтып тапшыра. Өй эшләрендә булышырга вакытын да, җаен да таба. Ул пешергән ризыкларны, пылауны авыз иткән дус-ишләр Гөлфиянең күктән иңгән бәхетенә сөенеп бетә алмый.

Гөлфия Халитның гаиләсе, балалары хакында да хәбәрдар. Ай саен Фиргана тирәсендәге авылларның берсендә яшәүче җәмәгатенең гаиләсенә бергәләп акча җибәреп торалар. Гөлфиягә дә җитә: ике бүлмәле фатирына ремонт ясарга да, өр-яңа йорт җиһазлары алырга да, курчак кебек киенергә дә…

Күптән түгел Гөлфия ханымны урамда очраттым. Тормышы, көн күреше, үзбәге хакында кызыксынгач, ул миңа:

– Бергә яши башлаганга җиде ел гомер узып та киткән. Нишләмәк кирәк, язмышым шундыйдыр минем. Үз ирем кебек аңа ышанып, таянып яшим. Үзен тыныч кына ел саен Яңа ел алдыннан Үзбәкстанга гаиләсе янына озатып калам. Язын яңадан әйләнеп кайтканын сагынып көтәм. Быел туган якларына иртәрәк җыена, улын өйләндерәсе бар. Тегендәге хатыны да минем турында барысын да белә. Теләсә кая, теләсә кем белән йөрмәгәч, тешен кысып түзә торгандыр. Вакытлыча гына бергә яшәвебезне аңлыйм, бер нәрсәгә дә өметләнмим. Кайчан булса да бөтенләйгә дә кайтып китәр, – дип эч серләре белән уртаклашты.

Күрше йортта да шундый бер гаиләне белә идем. 28 яшьлек төрек егете 40тагы Илсөя белән гомер кичереп маташты. Егет яңа төзелүче йортларда электрик булып эшләде.

– Көнләшүенә чыдарлык түгел, үземне бик еш тукмый. Ямашев проспектында төзелеп ятучы йорт каршындагы кибеткә сатучы итеп урнаштырды ул мине. Моның сәбәбен соңрак аңладым: теге көнче бинокль аша һәр адымымны күзәтеп торган икән. Беркөнне төшке аш вакытында эшләгән җиремә йөгереп килеп кермәсенме! Кибеттәге сатып алучы ир-ат бик озак тоткарланып торгандай тоела аңа. Керә-керешкә әлеге ирне якасыннан эләктереп алып селкергә тотынды. Котырынган егеттән теге бичара көчкә чыгып ычкынды. Аннары чират миңа җитте. Кибеткә кергән сатып алучыларга рәхмәт, алар коткарып калды. Шушы хәлдән соң Әхмәттән котылырга ниятләдем. Казанда аннан ычкына алмаячагымны аңлый идем. Шуңа күрә Магнитогорскига апа янына күчәргә булдым, – дип сөйләгән иде ул бер очрашкач…

Кыргызстаннан килгән Марат та бездә төпләнеп калуның җайлы ысулын тапкан: ике балалы Наташаны кияүгә алган. Зурдан кубып туйлар уздырып, ярты ел яшәгәннән соң, Наташа тегене куып чыгарырга мәҗбүр булды. Чөнки өй җыештырганда “сөеклесенең” көндәлегенә юлыга ул.

– Ниһаять, теләгемә ирештем, аны үземнеке иттем. Икенче этап – пропискага керү. Аннары машина сатып алам. Бераз акча туплагач, яшь, чибәр хатынга өйләнәм, – дигән юлларны укыгач, ханымның күзләре шар була. Бер айдан бу пар аерылышты.

Менә шундый кәсеп, безнеңчә… Казанча бизнес…

Мәдинә НУРУЛЛА

Комментарии