- 17.10.2024
- Автор: Камил СӘГЪДӘТШИН
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Әлеге хат төн йокыларымны качырды дисәм, бәлки кемдер ышанмас та. Хәзерге тормышта андый хәлләр сирәк булса да, кабатлана тора бит, диярләр. Кызганычка каршы тәрбия учагы булган мәчетләребездә кайчагында ниндидер низаг, үзара бәхәс, дорфалык, әдәпсезлек кебек ямьсез күренешләргә дә тап буласың. Утыз елдан артык журналист булып эшләү дәверендә андый фактлар белән үземә дә очрашырга туры килгәләде. Үз-үзләрен тотышы, әдәбе, әхлагы, иманлы гамәлләре белән башкаларга үрнәк буласы урында, мәчеттә имам булып торучы кайбер дин әһелләре ил-көн алдында бөтенләй башка гамәлләре белән таныла. Бу урында башкаланың Рамазан мәчетендә эшләгән Марат хәзрәт Котдусов мисалын искә аласы килә. Казанның Ислам университетын тәмамлаган Марат Котдусов бүгенге көндә хатыны, ике баласы яшәгән йортны бүлешеп йөри. Яшәр урыны булмаса, ни әйтер идең дә бит... Редакция карамагында булган документларга караганда, хатыны Светлана Басыйр кызы Екатеринбургта яшәүче әти-әнисеннән калган ике фатирны сатып, әлеге акчага йорт төзеп азапланган бер вакытта Марат хәзрәт Казанда ике бүлмәле фатир булдырган! Дөрес, фатирны үз исеменә түгел, ә Башкортстанның бер авылында яшәүче әнисе исеменә рәсмиләштергән! Бу урында шунысын да әйтергә кирәктер, Марат хәзрәтнең әтисе дә үз авылларының имамы, ә әнисе остабикә булып йөри!
– Суд борчулары нәтиҗәсендә сәламәтлегем какшап, бүгенге көндә сырхауханәдә дәвалануымны түгел, оныкларының хәлен дә белгәннәре юк. Әти кеше буларак, Маратның аена өч мең сум алимент акчасына яшәргә туры килә, – ди Светлана ханым. Светлана Басыйр кызы – үзе дә дин юлындагы ханым. Гаделлек булдыру максатында Татарстан Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Казыйлар Советы «Шәригать нормалары»на таянып, «Светлана Басыйр кызы тарафыннан бүләк итеп бирелгән милек кире кайтарылырга тиеш» дигән карар чыгара. Марат хәзрәт әле бүген дә дин юлында йөрүенә карамастан, әлеге карарны үтәргә җыенмый! «Ни өчен?» – дигән соравыма: «Бу очракта мин Русия законнарына таянам», – дип җавап бирде...
Халык телендә шундый гыйбарә бар: «Кеше ышанмаслык хәлне хак булса да сөйләмә». Югары дини белеме булган, шактый еллар хәзрәт булып торган Марат әфәнде шәригать канунына буйсынырга җыенмый. Ул бүген дә суд юлында. Хатыны, ике баласы яшәгән йортның дүрттән бер өлешен дәгъва итә...
Инде редакциягә юлланган яңа хәбәр – сүз башында телгә алынган хатның кыскача эчтәлегенә күчик: «Безнең Иске Чүпрәле авылындагы Җәмиг мәчете имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйповның элегрәк елларда ни сәбәпле иске мәчеттән куылуы, сәдака акчалары өчен чыккан низаглар, бертуган абыйсы Рөстәм хәзрәт белән талашулары бөтен халыкка мәгълүм. Иске мәчеттә мулла булып торганда Аллаһ йортына чит хатыннар алып керүе турында да Иске Чүпрәле халкы яхшы белә. Шунда гыйшык-мыйшык уйнаганда хатыны өсләренә барып керүе, шул сәбәпле гаиләсе таркалуы да һәммәбезгә мәгълүм. Гомәр Рәкыйпов мулла булып торганда мәчеткә барасыбыз килми. Намазны өйдә генә укыйбыз. Күңеле белән бозык кеше ничек итеп башкаларга үрнәк була алсын? Аеруча яшьләргә... Мөмкин булса, журналист җибәрегез. Бездәге хәлләрне үз күзләре белән күрсен иде. Ихтирам белән Иске Чүпрәле авылының мәчет картлары. (Исем-фамилияләребез бары редакция өчен генә. Нигә дисәгез, безгә бит әле монда яшисе бар)».
Соңгы берничә ел эчендә әлеге районга юлым төшкәне юк иде. Чүпрәле районы үзәге сизелерлек матурайган. Авылның иң алгы өлешендә гаҗәеп күркәм мәчет балкып тора. Иң элек күңелгә килгән фикер: бу кадәрле матур итеп төзелгән Аллаһ йортына ниндидер гөнаһлы уйлар белән аяк басу үзе үк дөрес булмастыр... Шуңа да башта район башлыгы Марат Ринат улы Гафаров янына барасы иттем. Килүемнең максаты турында әйткәч, район җитәкчесе нык уңайсызланды.
– Дин әһелләре минем янга ким дигәндә атнага бер керә. Эшем шундый: мәчет һәм чиркәүләрдәге хәлләрне белеп торырга тырышам. Күп проблемаларны вакытында күреп алып, тиз арада хәл итәбез. Хатта искә алынган бертуган Рәкыйповлар белән дә еш күрешәм. Ике туганны ике якка утыртып сөйләшүләр дә аз булмады. Югыйсә, бик белемле, үз эшләрен яратып эшлиләр. Бу дөньяда гөнаһсыз кешеләр булса да, бик сирәктер инде ул... Хатта язылганнар дөреслеккә туры килми дип, өздереп кенә әйтә алмыйм. Сөйлиләр инде... Беркемнең дә авызын яулык белән томалый алмыйсың. Өйдәге чүпне тышка чыгарасы гына килми. Районыбызда төрле милләт кешеләре яши. Башка дингә ышанучылар алдында да яхшы түгел.
Иске Чүпрәлегә махсус җомга көн барган идем. Хатта язылганча, мәчеткә йөрүчеләр әллә-ни күп түгел икән шул. Меңләгән милләттәшебез яшәгән район үзәгендәге шушы кадәр заманча, матур итеп төзелгән мәчеттә җомга намазына нибары егермеләп кеше җыелган! Алар арасында аз булса да яшьләр булуы күңелдә өмет уята үзе. Тик менә мәчет янәшәсендәге ике катлы кирпеч бинаның җиде-сигез ел дәвамында буш торуы гына әйбәт түгел. Анда мәдрәсә ачып, балалар укытканда нур өстенә нур өстәлер иде. Балаларны кечкенәдән дингә тартмасак, киләчәктә мәчеткә йөрүчеләр саны тагын да кимергә мөмкин бит. Хәер, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт тә шундый фикердә. Хәзерге вакытта бинаны рәсми рәвештә шуңа әзерлибез, ди.
Хатның эчтәлегенә килгәндә, Данир хәзрәт алдан килешенеп куйгандай, район җитәкчесе сүзләрен кабатлый. «Өйдәге чүпне тышка чыгармыйсы иде, – ди. – Мәхәллә үзгәрми торып, аның мулласы үзгәрми. Барысы да мәхәллә мөселманнарының үзләреннән тора. Тәртипле, әдәпле, әхлаклы кеше кую – мәчеткә йөрүчеләр эше. Устав буенча да шулай», – ди мөхтәсибәт җитәкчесе. Мәчет картларына үземнең ни өчен килүемне, теләгән кешеләргә хатның эчтәлеге белән танышу мөмкинлеге барлыгын искәрттем. Дөресен әйтим, мәчет эчендә бу турыда сүз алып бару кыен иде. Шуңа да кайберәүләр белән аерым сөйләшергә туры килде.
Күптәнге танышым, тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Харис ага Алимов – районның иң хөрмәткә лаек кешесе, мәчеткә даими йөрүчеләрнең берсе. Гомере намуслы хезмәттә узган. Әле хәзер дә тик тормый. Иске Чүпрәле авылы читендәге елга янындагы чишмәне ел әйләнәсе карап, чистартып йөри. Аның башлангычы белән елганың аръягына берничә ел эчендә 45 мең төп агач утыртканнар! Район ветераннар оешмасындагы һәр эштә башлап йөрүчеләрнең берсе ул. Туры сүзле, кыю Харис агай бу очракта да сүзен турыдан ярып салды:
– Хатта язылган хәлләр турында күп ишеттем. Бу турыда искә алырга да уңайсыз. Нәрсә әйтим? Утсыз төтен булмый шул инде...
Район газ оешмасында эшләүче Дамир Әхмәтҗанов фикеренчә дә хат авторлары булганны язган:
– Мәчет имамы ул гаиләдәге әти сыман. Кайгыртучы гына түгел, тәрбияләүче дә. Моның өчен үзең һәр яклап үрнәк булу шарт. Әти кеше бер төрле сөйләп, үзе киресен эшләсә, гаиләдә нинди тәртип булсын?! Имам бит ул әйдәп баручы, ияртүче дигәнне аңлата... Кеше сүзенә колак салмаган дин әһеле башкачарак бәягә лаек шул инде...
Хатта әйтелгәннәр буенча тагын берничә кешенең фикерен белештем. Төрлесен әйтәләр: Гомәр хәзрәтнең үз эшен яхшы белүе, белемле булуы турында да сүзләр күп. Шул ук вакытта мәчеткә хатын-кызлар алып кергәләве турында да яшермиләр.
Хатның эчтәлеге белән танышып чыкканнан соң, Гомәр хәзрәт башта кызып ук китте. Хәтта судка мөрәҗәгать итү белән дә янады.
Бу сүзләрнең асылында ни дә булса ята торгандыр бит инде? Тиктомалдан яла ягу кемгә кирәк булсын?
Бераз тынычлангач, Гомәр хәзрәт хатта китерелгән сүзләрнең сәбәбен дә аңлатты:
– Мин күптәннән инде бозымнан дәвалау белән шөгыльләнәм. Ходай Тәгалә миңа шундый сәләт биргән: кешеләрдә бозым бармы, юкмы – шуны тикшереп, белә алам. Кайберәүләрне мәчеттә дәвалыйм. Арада хатын-кызлар да булгалады...
Кем белә, бәлки шулайдыр да. Өшкерү, бозымнан арындыру алымнары мөселман динендә борынгыдан килгән гадәт. Аның нинди гөнаһысы булсын? Тик, чит хатын-кызларны мәчеткә алып кереп, бозымнан арындырган өчен генә гаилә таркалмый бит инде... Шунысы уйландыра...
Камил СӘГЪДӘТШИН,
Казан шәһәре
Комментарии
Бик кызык. Тик нишләптер Гомәр хәзрәтнең абыйсыннан да, элекке хатынын да, сорашмагансыз. Бу мәкаләнең хаклыгы уйландыра...
Кешегә яла ягуның 2 сәбәбе бар:
1. Вазыйфа.
2. Көнчелек.
Чүпрәледә мөхтәсиб урыны бушый дигән сүз чыгыр-чыкмас кемдер конкурентны алып атырга уйлаган бугай. Гомәр хәзрәт бит үз эшен әйбәт белә.
Авыл мәчетләрендә 20 кеше җомгага килүе гадәти күренеш, Казан каласы түгел шул.