- 17.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Русиядә бик күп шау-шу тудырган «Доступная среда» федераль программасы турында ишетми калмагансыздыр. 2011нче елда эшләнгән бу программага бары тик берничә төбәк кенә үз теләге белән кушылды һәм, алар арасында, һәрвакыт беренче булырга күнеккән Татарстан да бар иде. Программаның әһәмияте бик зур, чөнки ул тирә-ягыбызда яшәүче инвалидларга каршылыкларсыз хәрәкәтләнү һәм җәмгыятьтә үзен башкалар белән бертигез тотарлык дәрәҗәдә уңайлыклар булдыруга юнәлдерелгән. Федераль акчага эшләүче әлеге программага кушылып, өстән килгән чараларга үзебезнең җирлектә яшәүче инвалидларны кайгырту мөмкин икән, моннан булдыра алганча файдаланып калырга, үз тирәлегеңне ничек тә яхшыртырга тырышырга кирәк дип аңлыйм мин. Һәрхәлдә, берәр районда башлык булып утырсам, булдыра алганча аны кулланып калырга тырышыр идем.
Уңай мисал итеп, Түбән Кама шәһәре җитәкчелеген алырга мөмкин. Ул шәһәрдә соңгы елларда инвалидлар өчен гаять күп эш башкарылды. Хәтта инвалидларны туплап, шәһәр буенча йөреп, аларга кайда нинди уңайлыклар кирәген дә белешкән шәһәр хакимияте! Әле август аенда гына шунда барып, кибетләрдәге пандусларга, юл буйларына сокланып кайткан идем. Афәрин сезгә, Метшин әфәнде! Биектау районы җитәкчелегенә дә Ходай сездәге акылны бирсен иде. Чөнки мондагылар үз борыныннан аста ниләр майтарылуын күрми ахры. Биектаудан редакциябезгә килгән бер зар – шуның ачык мисалы.
***
Биектауда яшәүче Әминә Ибниеваны эзләп табу җиңел булмады, чөнки бу бистәнең планировкасы гаять кызык икән. Бер урам уртасында ни сәбәпледер башка урам үсеп чыккан. Йортның сул ягында бер төрле, ә икенче ягында бөтенләй икенче урам исемен күреп, башта саташаммы дип торам…
Әминә апа яшәгән йортны күргәч сокланып куйдым: кара, нинди яхшы пандус ясаганнар, мин әйтәм! Нәрсәсенә зарлана соң бу хатын?! Домофонны да узып, эчкә кердем. Күзалдымда гына баскыч һәм анда… әкәмәт зур тимердән торучы, җәелүче- җыелучы, йозакка бикләнгән пандусны күреп исем китте. Тыштан ялтырый – эчтән калтырый, дигәннәре шушы була икән!
10 МЛННЫ КАЙДАН ТАПКАННАР?
Әминә апаның бу йортка килеп урнашу тарихы аерым бер поэмага лаек булса да, газетада урын чикле булу сәбәпле, анысын бәян итеп тормыйм. Шуны гына әйтим, гаиләсеннән читтә, мөстәкыйль яшисе килгәнгә, 2002нче елда хөкүмәт биргән аерым фатирга килеп урнаша ул. Әйтүе генә җиңел! Хөкүмәттән фатир алу безнең илдә ансатмы?! Аны алу өчен Әминә апага 20 елдан артык чиратта торырга, күп урыннарга хатлар язарга, әллә кемнәр белән танышып, аларның ярдәменә ышанырга туры килә… Шул вакытта ук аңа җирле хакимият пандуслы йорт вәгъдә иткән.
– Бу йортка күчеп килгәндә үк миңа агачтан трап ясап куйдылар. Тоткычлары булмады инде аның, ләкин мин шуңа да риза идем. «Бүтәнчә эшләп булмый», – диделәр, – дип сөйли Әминә апа.
Шулай яшәгән дә ул. Күршеләр иртән эшкә киткәндә аны урамга чыгарып утырта – кайтканда алып керә. Электрик-фәлән киләсе булса дип, ачкычлар да Әминә апада кала торган була. Тирә-як йортта яшәүче күршеләр дә гел аның ашыйсы-эчәсе килүе белән кызыксынып тора, ярдәменнән ташламый.
2011нче елда «Доступная среда» федераль программасына Татарстан да кушылгач, беренче елны, Биектау районында нәрсә дә булса эшләнерме, дип көтә әле инвалид хатын. Башка районнарда эш баруын гел телевизордан да, үз танышларыннан да ишетеп тора, үз районында гына беркемнең кыймылдамавына эче поша башлый. Бер елдан артык вакыт узгач, безнең районда нәрсәдер эшләнәме соң инде, дип, хакимияткә хат яза ул. Шуннан соң социаль яклау бүлекчәсе белән ниндидер оешмалардан торган комиссия килеп төшә.
– Болар миңа баскычта пандус ясау турында әйттеләр. «Пандус бик текә була, сез миңа күтәрткеч (подъемник) куегыз әле», – дидем. Күтәрткечне интернеттан үзем таптым, аны куючы оешмага шалтыраттым да: «Инвалидларга андый әйбер куясызмы?» – дип сорадым. «Куябыз, ләкин социаль яклау бүлегеннән заявка кирәк», – диделәр. Үзебезнең социаль яклау бүлегенә шалтыраткач: «10 млннан артык тора ул, сиңа аны кем бирсен?» – диделәр дә, яңадан теге оешмага шалтыратып бәясен белешергә булдым. Күтәрткеч үзе 280 мең сум иде. Куюлары белән бергә гомуми бәясе 600 мең сум тирәсе булып чыкты. Район хакимияте бу программа нигезендә бөтен районга 2 млн сум акча бүлеп бирелүен һәм әлеге күтәрткечне миңа куя алмауларын әйтте, – дип сөйли Әминә апа. – Шуннан соң мин бөтенләй башка районның инвалидлар оешмасы рәисенә шалтыраттым. Ул миңа болай дип аңлатты: «Алар смета төзеп башта – Казанга, Казан – Мәскәүгә җибәрә», – диде. Шул смета белән Мәскәү акча җибәрә икән. «Сиңа пандус дип смета төзелгәч, пандуслык кына акча бирәләр инде, күтәрткеч сорамаган килеш аңа акча җибәрмиләр», – диделәр.
Шуннан соң Әминә апа бөтен җиргә хат яза башлый. «Миңа егылып төшә торган пандус кирәкми, акча әрәм итмәгез, миңа күтәрткеч куйсыннар, ул 10 млн түгел 1 млн да тормый», рухындагы хатлар була ул.
КӨРӘШ ДӘВАМ ИТӘ
Шул хатлардан соң Кеше хокукларын яклау оешмасы белән бергә хакимияттән Әминә апага «кунаклар» килә. Сөенечле хәбәр китерә алар: күтәрткеч куярга вәгъдә итәләр. Ләкин быел түгел, ә икенче елга… 2013 елда исә, яз җиткәч тә, һаман күтәрткеч куелмавына аптырап, Әминә апа тагын хакимияткә хат юллый. Берзаман, тагын бер комиссия килеп төшеп, күтәрткечкә акча юклыгын игълан итәләр. «Менә бит сез язган хат, үзегез күтәрткеч куярга вәгъдә иттегез, – дип ярсый хатын. – Мин бу текә баскычка куелган пандустан ничек йөрергә тиеш?»
Прокуратурага да шалтыратып карый ул. Алар исә «только по факту» гына эшли икән. Ягъни, башта пандус куела, аннары гына алар тикшерү ясарга мөмкин. Президентка, Дәүләт Советына, Бердәм Русиягә, тагын әллә кемнәргә хатлар язуына карамастан, Әминә апаны кычкыртып, пандусны урнаштырып китәләр. Аның озынлыгы җитеп бетмәгәч, эретеп ябыштырып, күпмедер өстәмә дә ясагандай итәләр. Бу эшләре дә, «яхшырак булуын теләгән идек, ләкин һәрвакыттагыча килеп чыкты» дигәндәй, ярым-йорты эшләнгән булып чыга. Пандусның аскы ягын озайтсалар да, тоткычлары кыска килеш кала. Ә инвалид хатын һавага тотынып менәргә тиешме?!
Биектау районы төзелеш бүлегенең өлкән белгече Мансур Хуҗиев күтәрткеч куймауны болай дип аңлата:
– Аны куйгач, лифтка хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзергә туры килә, ә аның өчен елына 800 мең сум чамасы акча кирәк, – ди ул. Төзелеш нормалары һәм хокуклар (СНиП) буенча инвалидлар өчен куелган пандусларның нибары 8 градус почмаклы булырга тиешлеген белеп: «Ничек кенә булса да, пандусның почмагын чыгарабыз, законга туры китерәбез», – дип вәгъдә итә.
Нәтиҗәдә, бүген ни менеп, ни төшеп булмый торган тимер өстендә Әминә апа интегергә мәҗбүр!
– Бөтенрусия Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаевка язган идем, ул безнең кебек инвалидларга җавап бирүне үз дәрәҗәсеннән түбәнрәк гамәл дип саный ахры. Ул гел чит илдә йөри, чагыштырган була. Каядыр баргач, шушы пандусларны кабул итеп алыр өчен инвалидларны укытуын күреп кайтканнар болар. Безнең инвалидларны укытасы да юк. Чөнки бездәге теләсә-кайсы «колясочник» бөтен СНиПны яттан белә, ул сезгә пандусның нинди почмаклы булырга тиешлеген дә, брусчатканы да, тоткычлар озынлыгын да – барын да әйтәчәк… – ди Әминә апа. – Прокурорга язган хатыма килгән җавапка аптырадым әле. «Закон буенча беренче катка күтәрткеч куелмый», – дигәннәр. Әгәр ул беренче катка менә торган баскычлар булмаса куелмыйдыр да бит, ләкин монда безнең күпме баскыч бар ләбаса.
Әминә апа шушы хәлләрдән соң район башкарма комитетын судка бирергә уйлаган булган, ләкин суд бинасындагы текә пандустан менә алмыйча кире кайткан. Үзен тәрбияләп торучы социаль үзәк хезмәткәренә гаризасын биреп җибәргән, әмма аны кабул итмәгәннәр, чөнки аның өчен нотариуста расланган ышанычнамә кирәк икән. Нотариуска барыр идең – анда тагын пандус юк. Аны өйгә чакыртырга пенсиясе мөмкинлек бирми. Хәлләр бар бу Биектауда!
ҮЗЕМ ҖАВАП БИРДЕМ
Район башкарма комитет рәисе Раил Әюп улы Зәйнуллин белән пандус яки күтәрткеч мәсьәләсен сөйләшкәндә ул кистереп әйтте:
– Быел эшләп булмый инде аны. Күтәрткеч кыйммәт тора. Безгә федераль бюджеттан бүленгән акчаның калганы гына җитми аңа. Аннары ул күтәрткечкә заявка да бирергә кирәк.
– Ә күпме тора ул?
– Кәгазьләрне күтәрмичә генә бәясен әйтә алмыйм.
– Әминә Нәгыймовнаның президентка язган хатына җавап биргәндә сез «комиссиядә ул да катнашты» дип җавап биргәнсез. Нинди комиссиядә катнашу турында сүз бара? Ул анда ничек катнашты?
– Ул без әйткән пандуска риза булды, киңәшләрен бирде, почмакларын да билгеләдек… Урам ягыннан кергәндә анда бик уңайлы пандус куелган, бары тик подъезд ишеген кергәч кенә аңа кемдер ярдәм итәргә тиеш. Бер кеше ярдәме белән ул керә ала.
– Ә сез аның ялгыз яшәвен беләсезме?
– Беләм.
– Гомумән, сез бер тапкыр аңа күтәрткеч куярга вәгъдә иткән хат алып килгән булгансыз инде. Ул күтәрткеч куелачакмы?
– 2014нче елга заявка биреп карарбыз.
– Ул заявканы ничек бирәчәксез соң, Әминә Ибниева адресына дип пандуска смета төзелеп, аңа бюджеттан акча бүленеп бирелгәндер бит инде?
– Сез үз соравыгызга үзегез җавап бирдегез.
– Димәк, күтәрткеч булмаячак?
– … Миңа хәзер 7 кеше авыз күтәреп карап утыра, монда киңәшмә бара.
Шушы урында әңгәмәбез өзелде дә.
«ИСТӘ ТОТАРЛЫК БУЛДЫ»
Раил Әюп улыннан аермалы буларак, Биектау районының төзелеш бүлеге өлкән белгече Мансур Ислам улы Хуҗиев бик итагатьле һәм аралашучан кеше булып чыкты.
– Мансур Исламович, сез бит Әминә Нәгыймовнага күтәрткеч куярга вәгъдә иткәнсез, ләкин пандус куелган. Бу хәл ничек килеп чыкты?
– Бу программа бездә беренче тапкыр 2012нче елда финансланды. Ул чакта районга 1 млн сум акча бүленеп бирелде. Бу акчага, инвалидлар һәм мохтаҗ кешеләр яшәүче, күпфатирлы 12 йортка пандуслар кую турында карар чыгарылды. Шул исәптән Әминә апа яшәгән йортка да куясы идек. Бу хакта аның үзенә әйткәч, ул ризалашмады һәм күтәрткеч сорады. Безгә дә шуннан соң Кеше хокукларын яклау идарәсеннән вәкил килгәч, тагын бер кат уйлаштык та, аның теләген канәгатьләндерергә булдык. 2013нче елда финанслау булгач, аны куярга вәгъдә иттек. Ләкин, 2013нче елда бу программа буенча районга акча бүленмәде. Инде шуннан соң, Әминә Ибниевага пандуска дигән акчаны файдаланырга мәҗбүр булдык, чөнки ул акча тотылмыйча әле дә үз чиратын көтеп ята иде. Шул акча исәбенә ике пандус куйдылар. Беренчесе – урамнан подъездга менү юлында, икенчесе – подъезд эченнән фатирга күтәрелү өчен. Урамнан керә торганын ясау өчен шартлар булганга, ул СНиП таләпләренә туры килә. Ә менә йорт үзе пандуслар куелу өчен җайлаштырып төзелмәгәч, икенче пандусның почмаклары аз гына СНиПка туры килеп бетми.
– Бераз гына түгел инде – 32 градуска артык булган ул!
– Безнең белгечләр бу пандусны ясау буенча йорт эчендә эшләргә мөмкин булган бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланды, Әминә Нәгыймовна үзе дә катнашты анда. Пандусны озынайту өчен өстәмә рәвештә заводка барып астын ялгатып кайттылар, аннан соң баскычны да киңәйттеләр… Пандусны бит аны җыеп та куеп була, ләкин көн саен җыеп-җәеп йөрисе булмасын өчен баскычны киңәтеп куйдылар. Бары тик ул йортта ниндидер туйлар булса, тагын ниндидер зур чаралар узса гына пандус җыела дип, анда яшәүчеләр белән дә сөйләшенде. Почмакны киметү өчен подъездга керә торган тагын бер кат ишекне әзрәк арткарак күчерделәр, киңәйттеләр… Безнең белгечләр санап чыгаруынча, ул урамнан керү юлында ярдәмчесез дә керә ала, ә подъезд эчендә аңа бер кеше ярдәм итәргә тиеш. Социаль ярдәм бүлегеннән дә белешкән идек, аңа ярдәмче итеп бер хатынны билгеләгәннәр икән. Ул физик яктан сәламәт хатын. Аның эш бурычларының берсе нәкъ менә Әминә ханымны озатып йөрү. Әлеге программа өчен район тагын бер кат финансланганчы аңа шушы пандустан йөреп торырга туры киләчәк. Районга тиешле акчалар килсә, бу сорауга кире кайту мөмкинлеге бар.
– Мансур Исламович, сез шушы пандусны кабул итү вакытында ике ир кеше белән берлектә Әминә апаны аннан төшереп-менгереп карагансыз. Шул чакта сез алгы көпчәкләрнең пандуска кермәвен дә күргәнсездер.
– Әйе, мин анда бар идем һәм алгы көпчәкләр дә бик уңай гына керде. Ләкин ярдәмчесез генә ул пандустан йөреп булмавын таныйм.
– Пандусны озынайтуыгызны күрдем, ләкин аның тотынып менә торган өлеше озынайтылмый калган. Инвалид кеше һавага ябышып менәргә тиеш кебек килеп чыга…
– Шулаймыни?! Ярдәмчесез дә менеп булмый дип саныйсызмы?
– Ярдәмче белән дә менеп булмый дип саныйм, чөнки сез әйткән социаль бүлекчә хезмәткәре нинди генә хатын булмасын, Хезмәт кодексы буенча аңа 8 килодан артык авырлык күтәрергә ярамый. Ә пандусны җәйгәндә һәм анда Әминә ханымны күтәреп менгергәндә 40 килодан артык авырлык күтәрергә кирәк. Әле ул хатын аңа атнага ике генә тапкыр килә.
– Әйттем ич, пандусны көн саен күтәрәсе түгел, ул шул килеш тора ала…
– Ә Әминә апаны күтәрү җиңелме?!
– Булган мөмкинлекне эшләдек шикелле. Әминә Нәгыймовна ул бик актив кеше, без дә аны бик хөрмәт итәбез, булышасыбыз да килә, ләкин әлегә шушыларны гына эшли алдык.
– Аңладым. Сез аңа ниндидер «двойной пандус» вәгъдә иткәнсез. Шул чакта сез нәрсә турында уйлап әйттегез?
– Әнә шул пандусны озынайту турында әйткән идем.
– Районыгыздагы хакимияттә дә пандус юк дип карадым әле. Инвалидлар үзенә закон буенча тиешен таләп итеп йөрмәсен өчен махус куймаган кебек…
– Шушы программа нигезендә булып бетәчәк инде. Социаль яклау бүлегенә куелды, урамнарда беркадәр эшләр эшләнде, судта бар… Байтак оешмаларда… Яңа төзелә торган объектларда бар.
– Судка куелган пандусның СНиП буенча эшләнмәвен, текәлеген беләсездер. Соңгы сүз итеп әйтик инде, күтәрткеч куелачакмы?
– Без бу сорауны онытмыйбыз, истә тотачакбыз, чөнки истә тотарлык булды инде бу. 2014-2015нче елларда шушы программа буенча финанслау булгач, ә ул булыр дип уйлыйбыз, күтәрткеч мәсьәләсе тагын бер кат каралачак.
Биектау полициясенең кырда күтәртелгән әләм өчен егетләрне бүлекчәгә алып китүен, эшсезлектән тилмерүен бер язган идем инде. Район җитәкчелегенең дә җир җимереп эшлисе килә, ләкин акчалары гына юк дигән фикер калды. Ә Әминә апа әле күтәрткечкә өметләнә ала. Әгәр дә шушы көрәшне дәвам итсә…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Биектау-Казан.

Комментарии