Чегән хатыны язмышымны юрады

Әниемнең сеңлесе Чистай шәһәрендә эшләп йөргән еллар. Әнием һәркөнне колхоз эшендә, эш калдырырга ярамый. Әни: «Кызым, апаңны бик сагындың, үзе дә сине чакырып хат яза, шәһәрнең истәлекле урыннарын күрсәтермен, ди. Апаңны күреп кайт әле», – дип авылдаш апага ияртеп, Берсут пристаненә кадәр баручы ГАЗ-52 машинасының әрҗәсенә утыртып озатып калды. Чистай шәһәренә җитеп ярга төшүгә, авылдаш апаны да, мине дә ялтыравыклы күлмәкләр кигән, яулыклар япкан, озын матур алкалар таккан кап-кара чәчле бер төркем чегән, хатын-кызлары чолгап алды. Барысы да: «Погадаю, погадаю», – дип кулдан тарта, сумканы сөйри башлады. Берсе ике иң өстенә кулын куйды. Мине – куркуның ни икәнен белмәгән 16 яшьлек кыз баланы, бер мәлгә курку биләп алды. Әнием дә озатып калганда, чегәннәр очраса, кырыйларыннан гына узып кит, сөйләшмә, дигән иде. Чегәннәрнең атларга төялеп, авылларда өйләргә кереп соранып йөргән, елга буйларында учак ягып ашарга пешереп, кунып яткан вакытлары, урлау очраклары да булды. «Юк, миңа гадать итәргә кирәкми, җибәрегез мине, зинһар өчен», – дип ялынып сорыйм, юк, җибәрмиләр, учларын сузып, акча сорыйлар, «Я погадаю, я погадаю», – дип кычкыралар.

Шул вакыт чибәр генә төз гәүдәле, үзенең дәрәҗәсен белеп кенә атлаучы олы яшьтәге чегән хатыны безнең янга килеп, кычкырып нидер әйтте. Секунд эчендә бер төркем чегән юкка чыкты. Мин җиңел сулап куйдым. Шул чегән хатыны минем сул кулымны уч төбенә аска каратып тотты да, «Курыкма, сиңа беркем дә начарлык эшләмәс, шул ук вакытта мин дә», – диде урысчалап. Аннары күзләремә озаклап туры итеп карап торды да минем бүгенге көнемне, киләчәгемне әйтә башлады. Мин шикләнәм, кулымны тартып алмакчы булам, әнием кулъяулыкка төреп, сумканың төбенә үк яшереп тыгып куйган акчаны тиз генә уң кулым белән алып аңа суздым, бу хәлләрдән тизрәк котыласым килә. Чегән хатыны як-ягына каранды да, акчаңны яшер, күрсәтмә, миңа акча кирәкми, диде, үзе һаман сөйли дә сөйли. «Тыңла мине, үкенмәссең. Күзләреңнән күрәм, күңелең чиста синең. Әтиең исән булса да, әтисез үсәсең, әтиең әниеңне дә, сине дә бик сагынып яши», – ди. Кара әле, дөрес әйтә бит, дип уйлап, киреләнмичә генә тыңлый башладым. «Яхшы укыйсың, исәп-хисап эше гомерлек һөнәрең булыр. Яшь вакытта да, гаиләле булгач та, көнләшү, үчлелек белән зыян салырлар, янаулар да булыр, ләкин син барысын да җиңәрсең. Сине чынлап яраткан, синнән биш яшькә олы егеткә кияүгә чыгарсың. Ике кыз бала табып үстерерсез. Оныкларыгыз да кыз бала булыр. Ирең белән арагызны бозарга тырышсалар да, барып чыкмас, бергә-бергә бик озын тормыш юлы үтәрсез. Ышан миңа», – диде дә кулын кисәк кенә ычкындырып, ашыга-ашыга, як-ягына карангалап юкка да чыкты. Рәхмәт тә әйтә алмыйча калдым. Акча да алмады. Авылдаш апа мине читтән генә күзәтеп торган. Чегән хатынының миңа ниләр сөйләгәнен бик беләсе килсә дә сөйләмәдем. Чегән хатыны беркемгә дә сөйләмәскә кушты. Хәтта әнигә дә әйтмәдем.

Еллар бер-бер артлы уза торды. Ирем белән гаилә корып яшәүгә 48 ел вакыт үткән. Артка борылып карап, үткәннәрне барлыйм. Башта техникум, соңрак институт тәмамладым. Бухгалтер-экономист белгечлеге алдым, 42 ел буе исәп-хисап эшендә эшләдем. Авылның миннән биш яшькә олы иң тәртипле егетенә кияүгә чыктым, ике кыз бала тәрбияләп үстердек. Өч оныгыбыз бар, барысы да кызлар. Үчлелек белән өйгә килеп янаулар да, көнләшеп ялган бәла ягып өйгә дә, эшкә дә тикшерү китертү очраклары булды. Аллага шөкер, тормыш юлыбыздан канәгать. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, ләкин чегән хатыны әйткәннәрнең барысы да дөрес килде.

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы

Комментарии