Ярдәм кирәк!

Ярдәм кирәк!

Дустыбыз Гүзәл Шакировага быел 30 яшь тулды. Аның бүгенге көндә берсеннән-берсе кечкенә өч улына ятим калу куркынычы яный, чөнки табиблар Гүзәлдә баш мие шеше тапты. Гүзәл коточкыч авыруы белән инде ярты ел сабыр гына батырларча көрәшә. Өч нәни ир баланың берөзлексез иртә-кич аналарына сәламәтлек, озын гомер һәм авыруын җиңеләйтүне сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, дога кылуларын күрсәң, ишетсәң, үзәкләр өзелеп, җан тетри, күздәге яшьне тыеп торуы мөмкин түгел. Әлеге яшь гаиләгә килгән шушы сынауны аңлатып язар өчен, аны үз йөрәгең аша үткәреп карау кирәк.

Хәзерге көннәрдә изге Рамазан ае, күпләребез ураза тотып, изгелекләр кылып калырга ашыга. Сәхәр ашыйбыз, ифтар мәҗлесләре үткәрәбез, ягъни сыйланабыз һәм хәер-сәдакалар таратабыз. Болай да нык чирле Гүзәлнең өч баласына карап, үзәкләре өзелеп сыкрануны күреп тору бик авыр, тамактан ризык үтмәс дәрәҗәдә каласың. Үзең тук килеш, янәшәдәгеләрнең кыен хәлдә икәнен белә торып ярдәм кулы суза алмау яки теләмәүләрен кичереп булмас кебек. Зинһар, бер Аллаһы ризалыгы өчен, Гүзәлгә акчалата ярдәм итүегезне үтенәм, чөнки катлаулы операция өчен акчалата матди ярдәм кирәк. Беләм, хәер сорау, кеше күзенә карап ялыну коточкыч авыр, тик бүтән чарабыз юк. Бае да, ярлысы да изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләгә якынаеп калырга, изгелек эшләргә омтыла. Ишетегез шушы гаиләнең йөрәк авазын, Гүзәлгә, зинһар, булышыгыз.

Наименование банка получателя: Филиал №6318 ВТБ 24(ЗАО) г. Самара

ИНН банка получателя: 7710353606

КПП банка получателя: 631643001

БИК банка получателя: 043602955

Кор.сч. банка получателя: 30101810700000000955

Счет получателя: 40817810526640001435

Получатель: Фасхиева Люция Ильгизаровна (сестра Шакировой Гузель), телефон: 89274168475

Шакирова Гузелия – 30 лет. Диагноз: ганглионеврома-опухоль головного мозга.

Для лечения в кл. им. Бурденко.

Раидә ХӘЙРУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии