«Күченеп килгән халык безне мыскыл итәргә тиешме?»

«Күченеп килгән халык безне мыскыл итәргә тиешме?»

Питрәч районының гомер-гомергә керәшеннәр яшәгән кечкенәрәк кенә Колкамәр авылы. Кибете дә, фермасы да, мәктәбе дә юк. Шулай булса да, моңа кадәр биредә яшәүчеләрнең йокысы татлы, күңеле тыныч булган. Читкә китеп эшләргә күнеккән халык бу җитешсезлекләргә күптән күз йомган инде. Тик быел җирле керәшеннәр өчен тынычлык беткән: читтән күченеп кайткан әзербайҗан халыклары белән чын мәгънәсендә сугыш башланган чөнки. Бәрелешләрнең сәбәбе – милләтләр һәм дин төрлелеге түгел. Колкамәрлеләр үзләре дә әйтә бит: «Безгә чуаш яшәсә ни дә, әзербайҗан яшәсә ни, бер сүзебез юк, тик үтерү белән янаган, төрлечә мыскыллаган әзербайҗанлыларга түзеп яшәргә тиешбезме?»

«МИН СИНЕ СУЯМ ДИДЕ»

Ике тарафның бәрелеше зурга китә башлагач, район вәкилләре дә бу низагка катнашырга, халыкны тынычландырырга омтылган. Бу уңайдан, авылда халык җыены уздырдылар. Җыен башланырга әле шактый иртә булса да, җирле халык ул узачак урынга алдан ук җыелып куйды. Мөһим мәсьәлә хәл ителгәндә өйдә утырырга ярамый дип, таякка таянган карчыклар да чыккан иде хәтта. Халык белән аралашкач, түбәндәгеләр билгеле булды.

Колкамәргә әзербайҗанлылар 2012нче елларда күченеп килә башлаган. Буш торган бер йортны сатып алганнар, башта сарык, соңрак сыер асрап, үз көннәрен үзләре күргәннәр. Бик ипле, тәртипле яшәгәннәр, хәтта авыл халкы белән кунакка да йөрешкәннәр! Узган ел йортны сатып, әзербайҗан гаиләсе Казанга күченгән. Яңа хуҗа булып шул ук милләт вәкилләре килгән, тик менә авыл халкы белән уртак тел генә таба алмаганнар. Беренче җәнҗал быел апрель аенда чыккан. Үзләренең алтмыш баш сыердан торган көтүләрен күченеп килүчеләр халык көтүе чыга торган болынга керткән. Колкамәрлеләр аптырап калган, ә алар көтүләрен кайда көтәргә тиеш? Күрше авылга барыпмы? Элек-электән көтү чыгару кебек эшләр авыл старостасы белән киңәшеп, халыкның уртак фикере белән эшләнә торган булган, югыйсә! Кая телим, шунда чыгарам дияргә ул әзербайҗанлылар бу авылга бөтенләй килгән кеше генә бит әле! Әнә шулай дип фикер йөртә колкамәрлеләр.

– Берсендә көтүләрен безнең болынга алып төшкәннәр дә, сыерларыбыз кушылып бетте. Лейкоз дигән авыру йөри бит, без кайдан белик, бәлки, аларның сыерлары авырудыр – шуңа пошаманга калдык. «Көтүегезне алып китегез», – дип, безнең көтүче әйткән иде, әзербайҗан көтүчесе сугыша башлады. Әзербайҗан әйтә: «Я тебя зарежу», – ди. Көчкә аралап алдык. Исебез китте шул сүзенә. Авыл халкы хәзер үзенең киләчәге өчен куркып яши. Ирләребез читкә китеп эшләп йөри, хатыннар балалар белән үзләре генә кала, әгәр көпә-көндез кеше «суям» дип әйтә ала икән, аннан нәрсә көтәргә? – дип, берсен-берсе бүлдереп, Колкәмәр хатын-кызлары зарларын сөйләде. Сүзгә читтәрәк басып торган Анатолий Долгов кушылды:

– Көтүне бит аны килештереп чыгаралар. Әле җитмәсә, безнең бозаулар арканлый торган җирләрне үзләренә алдылар, әгәр бер сүз каршы әйтсәң, бозавыңны гына түгел, үзеңне дә таптап китәргә генә торалар. «Җир безнеке, без акча түлибез, монда бөтен әйбер безнеке, һәм чираттагы сүзләре: «пошел ты!» Әнә шулай сөйләшә алар безнең белән. Без уртак тел табабыз, тавышлылар түгелбез. Заманында үзбәкләр белән дә менә дигән итеп яшәдек. Шуны аңлагыз – монда милләт проблемасы түгел, тәртипсезлекләре турында бара сүз.

Колкамәрлеләр белән аралашканда аларның нәрсәдән ризасыз булуларын сораштырдым. Узган елларда 10 сыер гына асраган мәлләрендә әзербайҗанлылар авыл халкы белән дус яшәгән. Ләкин быел өстәмә 50 баш сыер алганнан соң, авыл халкына кыенлыклар тудыра башлаганнар. Беренчедән, авыл кешеләре көн-төн бәрәңге бакчаларын каравылларга мәҗбүр, чөнки бакчаларына әзербайҗанлыларның сыер-бозаулары кереп, анда ни теләсәләр шуны кыланып йөрүләре табигый хәлгә әйләнгән. Ә инде: «Бозауларыгызны бакчага кертмәгез», – дип әйтсәң, сүгенү сүзеннән башканы ишетмисең икән. Шул ук вакытта экологик проблема да килеп туган. 60 баш сыердан чыккан «хуш» иснең якын урнашкан йортлар ишек алдына да килеп торуы бер хәл, «фермерлар» көн саен зур учак ягып, калган печәннәрен яндыралар, ди. Бу учакларны видеога төшерүчеләр телефоннарын чыгарып: «Кичләрен авылда сулап булмый, төтен исе тарала, авылда янгын чыкмасын дип тә борчылабыз», – дип зарланып, шушы төтен чыганагын миңа күрсәтергә ашыкты. Күченеп килгән милләт вәкилләре халык белән: «Монда бөтен нәрсә безнеке булачак», – дип низагка керә. Шул ук вакытта күченеп килүчеләрнең кемлеген белмәү, аларның рәсми регистрациясе булмау да халыкны бик куркыта, моңа кадәр полиция дә әлеге уңайдан бернинди чара күрмәгән, дип сөйлиләр.

Әнә шулай аралашып торган мәлдә, янәшәбезгә авыл җирлеге башлыгы Петр Дмитриевич Гаврилов килеп басты. Колкамәр халкының зар-моңын җиткергәч, ул мәсьәләгә бөтенләй башка яктан карарга кирәклеген аңлатты, янәсе, бу авылда сәнәгать юк, авыл җирлеге тулысынча дотация хисабына гына яши. Авыл халкының эшкә яраклы кешеләренең 80 проценты читкә китеп эшли, димәк, җирлеккә салым да керми. Шулай булса да, халык үзенә тиешлене сорый белә: юлы да булсын, уты да, суы да. Бу проблемаларны салымнарсыз ничек хәл итәргә кирәк соң? Шуңа күрә, сыер үрчетү белән шөгыльләнергә ниятләгән әзербайҗанлыларга каршы килергә базмаганнар. Элементар мәсьәләләрдә дә, әйтик, кыш көннәрендә юл ачтырырга кирәк булса да, авыл җирлегендә техника юк, шуңа юлны кыш озынлыгына өч мәртәбә генә чистарттыра алганнар. Ә әгәр дә авылда ферма эшләсә, аларның техникасы белән бу проблеманы да хәл итеп булачак бит!

– Район башлыгы күрсәтмәсе белән Колкамәрдә кайчандыр авыл халкы үзе сүтеп бетергән ферманы кабат торгызырга дигән карар чыгарылды. Моның бит авыл халкына да файдасы зур булачак. Эш урыннары да булачак бит, – дип аңлатты Петр Дмитриевич.

Тик менә көпә-көндез үз авылдашларына «суям» дип янаган кешегә чара күрелер дигән сүз генә булмады. «Андый сүз булырга мөмкин түгел, ул әзербайҗанлылар русча сөйләшә белми бит», – дип җавап бирде ул.

ҖИРЛӘРНЕ БИРМИБЕЗ

Җирлек башлыгы белән булган сөйләшү халыкны аз гына да тынычландырмады. Безнең белән тату яши алмыйлар икән – китсеннәр. Әнә шулай дип шаулашты алар.

Валентина ханым Горшунова да әзербайҗанлылар сыер санын арттырганнан бирле кәҗә бәйләрлек тә урын калмавы турында сөйли: «Бөтен җирдә аларның сыерлары», – дип аңлата ул.

– Безнең бәйләп куйган бозауларны машиналары белән куып йөрткәннәр. Шулай мыскыл итәләрме? Без дә бит терлекне тансык булганга түгел, акча кирәк булганга асрыйбыз. Әзербайҗанлылар сыер асрасын дип, авыл халкы хәзер үз сыерын бетерергә тиешме, бу нинди хәл соң инде? – ди ул, өзгәләнеп.

Анна ханым Долгова да аның фикерен куәтли:

– Җирлек башлыгы: «Әзербайҗанлыларның «хуҗа»сы Заур быел үзе иганәче булып Сабантуй үткәрәм дигән булган, бу тавыш аркасында спонсорсыз калабыз инде», – дип әйтә, ди. Аңа Сабантуй кадерле, без түгел. Авыл халкы теләсә нишләсен шунда!

– Бу җирне генә түгел авылны, кешене сату, – дип сүзгә кушыла яулыклы әбиләр дә. – Аларның менталитет та, холык та башка, без куркабыз. Әле җитмәсә зур этләре бар, авылдагы ике карчыкка ташланды инде шул этләре, бәйдә тотмыйлар!

Петр Дмитриевич, әңгәмәбез барышында, авыл халкына эш урыннары да барлыкка киләчәк бит дип, күченеп килүчеләрнең ферма төзүен хуплаган иде. Колкәмәрлеләр исә бу сүзгә ышанмый. Аннан соң: «Безгә ул эш урыннары кирәкми, ирләребез ашата. Безгә ирек кирәк, тынычлык кирәк», – диләр.

– Ничек инде ул монда тумаган, пропискалары да булмаган кеше, авыл уртасында ферма тотарга тиеш, гел аңламыйбыз. Безнең фикерне нишләп берәү дә ишетергә теләми соң? Күршедәге Керәшен Сәрдәсе дигән авылда 1000 баш сыерга исәпләнгән ферма буш тора бит, сыерларыңны кертеп яп та – эшлә генә. Ник шул фермаларны бирмиләр? Безнең җирләрне аларга арендага бирмәкче булалар. Без аларны үзебез эшкәртергә телибездер, бәлки? Менә бәрәңге утыртырбыз – без бәрәңге ашарга яратабыз! Яки печән чәчәрбез. Җирләребезне читтән килгән кешеләргә бирүләренә без каршы!

ПЫЛАУ АШАРГА КИЛЕГЕЗ

Халык җыенына район түрәләре дә килеп кушылып, бу сөйләшү рәсми төс алгач, мәсьәләгә берникадәр ачыклык керде кебек. Күрше авылдагы мең баш сыерга каралган ферманы ни өчен биреп булмавын аңлаттылар: колхоз банкротлыкка чыккан чорда, бу фермаларны конкурс идарәчесе сатып алган булган, димәк, аны фермерларга арендага бирергә ярамый. Әзербайҗанлыларның берничәсенә исә пропискасыз яшәгән өчен күптән түгел протокол төзегәннәр, димәк, бу да хокук сакчылары тарафыннан контрольдә тотыла. Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Сабиров исә җыелучыларны тынычландырырга ашыкты:

– Әгәр кешенең җәелеп эшләргә теләге бар икән, нигә мөмкинлек бирмәскә, ди, моның бит сезгә дә файдасы булачак, – дип аңлатты Сабиров.

Халык бу сүзләрне колак читеннән уздырып җибәреп, без әзербайҗанлылар белән яшәргә куркабыз, алар безне мыскыл итә, дип, төп проблеманы алга чыгарды. Һәм менә шушы мизгелдә, әңгәмәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Энвер Арпатлы кушылды:

– Әйдәгез, болай. Милли мәсьәләне күтәрүчегә, милли билгеләргә таянып, кемнедер кысрыкларга тырышучыга нинди җаваплылык яный әле? – бу соравын җитәкче полиция вәкиленә бирде. Тик аның җавабын тулысынча тыңлап та бетермәстән, дәвам итте: – Бу сорауны яптык һәм аны башка күтәрмибез дип ышанам.

Читтән күзәтеп торучы буларак, бу күренеш сәеррәк тә тоелды. Колкамәрлеләр ни өчен бергә яшәргә теләмәүләрен күченеп килүчеләрнең милләтләре әзербайҗан булганга дими бит, кабат-кабат аңлаттылар: авыл халкын санламаганга күрә шундый фикергә килгәннәр. Ә Энвер Арпатлының милли мәсьәләне кузгатуы, мәсәлән минем үземә берничек тә түрәләрне ишетергә теләмәгән халыкның авызын тиз арада йомдыру өчен булды кебегрәк тоелды. Халык, чынлап та, «нинди җаваплылык яный?» дигән сорауны ишетүгә, туктап калды.

Шулай да, Арпатлының сөйләгән сүзләрендә гаделлек ярылып ята иде. Ул, бер яктан, фермер әзербайҗанны, аның терлек санын арттыруы районга, җирлеккә салым түләячәге өчен мактады, һәм бер генә милләт вәкилен дә кысрыкларга ярамавы турында кисәтте. Ә икенче яктан, әзербайҗанлыларның хуҗасы Заурга шелтә дә белдерде:

– Әгәр сезнең кешеләрегез үзләрен дөрес тотмый икән, мин авыл халкы яклы. Өлкән яшьтәге кешеләргә, хатын-кызларга сүгенү сүзләре әйткән өчен аларны җәзаларга кирәк – моны контролегезгә алыгыз. Бозауларыгыз да бакчаларда йөрмәсен, бакча ул – мондагы халыкның шәхси мөлкәте, авылда терлек санын арттыруыгыз яхшы булса да, бу терлекләрнең халыкка зыян китерүе – начар! Авыл халкына хөрмәт белән карагыз, әгәр минем әниемә килеп, берәрсе аны кыерсытса, мин сезне авылдан куу гына түгел, йөзегезне дә «бизәп җибәрер» идем әле! Шулай дип әйткәнгә ачуланмагыз. Шуңа күрә, кешеләрегез монда яшәүче җирле халыкны кыерсытмасын. Кыерсыткан икән, гафу үтенегез. Киләчәктә бу хәл кабатланмасын өчен моны үз контролемә алачакмын.

Заур әфәнде исә халыктан гафу гына үтенеп калмады, аларны кунакка да чакырды:

– Килегез, әзербайҗан пылавы пешереп сыйлармын, әле бер сарык алып кайтып, аннан шашлык та пешерербез! Гафу итегез!

Әнә шундый җылы рухта тәмамланды бу сөйләшү. Ферма барыбер төзеләчәк, тик шул ук вакытта җирле халыкны кыерсыттырмаячаклар. Халыкның үзен дә бу сүзләр тынычландырып җибәрде кебек. Район түрәсе үзе «яклыйм!» дип торганда, куркырлык урын юк кебек. Шулай да, авыл халкының шикләре барыбер калды.

– Алга таба үзләрен ничек тотар күченеп килүчеләр – монысын киләчәк күрсәтер. Тик ул киләчәкне матур итеп күз алдына китерүе генә бик авыр, – дип озатты алар мине.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Питрәч Казан

Комментарии