Яңа конкурс: югалма, халкым!

Даими укучыбыз, авторыбыз Гөлзифа Габидуллина яңа конкурс тәкъдим итә. Ул “Югалма, халкым!” дип атала. Чит төбәкләрдә гомер итеп, туган ягын сагынып яшәгән укучыларыбыздан әлеге конкурска хатлар көтәбез. Моң-зарыгыз, сагыну-сагышыгызны безнең белән уртаклашыгыз. Туган як кадере читтә беленә бит ул. Ә бүген конкурсны Мари Иле, Бәрәңге бистәсендә яшәүче конкурс авторы Гөлзифа Габидуллина язмасы белән башлап җибәрәбез.

Туган илдән кем туйган?!

Эшемнән көндезләрен китә алмау сәбәпле, йомыш-юлларыбызга кичен кузгалабыз. Шулай бервакыт икенче район үзәгеннән кайтышлый, әйләнгеч булса да беткән авыл нигезләрен барлап, хәрабәләре алдында баш иеп чыгу теләге уянды. Һәм аяклар үзеннән-үзе шунда тартты. Бу юктан гына түгел икән. Печән баскан иске юл белән кереп, “авыл” читенә туктадык. Машинаны сүндереп җиргә аяк басу белән, гаҗәеп моң әсирлегендә калдык…

Чү, ни бу? Кем уйный болай итеп? Үзәкләрне өзеп, җанны айкап, әйләнә-тирә бушлыкны тутырып…

“Авыл” өстеннән сүнә барган шәфәкъ алсулыгында җил тегермәне канатлары шәйләнеп киткән кебек тоелды… Сабыйлар көлүе, кичке азан моңы, яшьләрнең әйлән-бәйлән уенындагы җырлары, карт-корының тирән көрсенүе, бүрәнә өстендә ләчтит сатып утырган ирләрнең тәмәке утлары җемелдәве, адашып калган бәрәннәрнең кызганыч бәэлдәве, кайтмый калган ялгыз каз кычкыруы… Бары да шушы салмак кына моңланган гармун көйләренә сыеп беткән иде…

Аяклар үзеннән-үзе моң килгән тарафка атлады. Бу сихри мизгел озакка бармады, гармун иясе үзе дә күренде.

Җимерек кое янында дивары җимерелми калган келәт алдында, нигез ташлары өстендә ялгыз карт моңлана. Аяк астында юл капчыгы. Буш нигезләр өстенә тәмле ис таратып, каршында шулпа пешә, чәйнек борыныннан кайнар бу бөркелә…

Күңел тетрәндергеч манзара алдында күпме уйланып торганмындыр, картның мине абайлап алып дәшкән тавышы чынбарлыкка кайтарды.

– Исәнме, туганым! Әллә син дә туган авылыңны юксынып, әби-бабаларың рухына дога кылып, беткән авыллар истәлегенә баш ияргә килдеңме? – дип ягымлы, үз итеп эндәшүгә күңел тулып, елап җибәрдем. Яныбызга килеп баскан ирем Камил дә бу көтелмәгән очрашудан сүзсез калды…

Шулвакыт бер кадакта гына эленеп торган келәт ишеге шыгырдап ачылды, кояшта уңып төсен җуйган мунча себеркеләре шәйләнеп китте.

– Туганнарым, нигезне саклаучы йорт ияләре күңеленә дә хуш килдегез. Түрдән узыгыз, – дип, юл капчыгыннан шакмаклы ашъяулык алып “ишегалды” чирәменә җәйде карт. Икмәк чыгарды, тәм-том куйды, чынаякларга чәй агызып, әңгәмәсен башлап җибәрде:

– Заманында 80 хуҗалыктан торган шушы авылда туып-үстем. Җиң сызганып эшләдем, тырыштым, өйләндем, яңа йорт җиткездем. Яшәр өчен авылымда шартлар бар иде. Тегермән, терлекчелек, тимерчелек, кибет, клуб эшли иде.

Бала-чага тавышыннан урамнар гөрләп торды. Шул гөрләгән тормышны, авылларны эреләндерергә, вак авылларны перспективасыз дип бетерергә алынган система юкка чыгарды. Авылыбыз белән кайсыбыз кая таралышып беттек. Ходай гомер һәм саулык биреп, берәр авылдашымның авылны тергезеп, йорт салуын теләргә генә кала инде.

Сагышның төсе нигә сары дип яза шагыйрьләр, сары яфраклы көзләрдәнме дип баш ваталар. Сары яфраклы көзләрдән түгел ул, битләргә коелган сагыну сагышыннан алынган. Көзләр сарылыгында гомер агышы, гомер агышында йөрәк сагышы – туган җирендә гомер кичереп, гомеренең алтын көзенә кергән кешенең йөзе нур чәчә. Чит җирләр генә сары сагышка күмә адәм баласын. Авылны тергезгән сурәттә дә безгә юл ябык, туганнарым. Карчыгым чит җир куенында, улларым марҗа белән гомер кичерә, оныкларым урыс телле. Башымдагы милли түбәтәем дә алар телендә “чаплашка” бит минем.

Бу сәясәт рус милләтенең нигезен ныгытырга, тамырын корытырга юнәлдерелгән дигән фикер белән дә килешеп бетмим. Юкка чыгарылган авыллары – Игенчеләр, Гайфулла, Хәбибулла, Әмшән, Кызыл Байракны күз алдына китергәндә, шул ук вакытта тамырыннан корытылган Дегтиннер, Шошма, Куфтино, Сабанур, Орловка, Бусыгино, Ляжинск, Крживож, Кишкинск, Смирновка, Михеевск, Кече Олма, Олы Олма, Назарово, Гужавино, Овечкино, Рус Ләбләге, Данилово, Пигилмаш, Петушки рус авыллары тулы бер фаҗига булып гәүдәләнә.

Данлыклы оста куллы уңган хезмәтчәннәре белән дан тоткан бу авыллар санаулы еллар эчендә таркатыла. Алтын куллы осталар төрлесе төрле якка зимагурлыкка юл тота.

Кайткан саен райүзәктә гомер кичерүче Куфтино авылы хатыны Нюра түти белән гапләшәм.

– Якташ, нинди итеп яши идек, ул йортларның төзеклеге, урам тулы бала-чага тавышы, тимерчелектә тимер чыңы, ферма биналарыннан агылган көр хайваннар мөгрәве, су буйларын тутырып йөзгән каз-үрдәк, кичләрен гөрләгән хоровод уеннары… Их, кардәш, туган авылым төшләргә керми калган төннәр сирәк, – дип сагыну чаткылары сагыш булып моңсу йөзенә сарган чандыр гына Нюра түтәйгә карап көрсенүдән ары уза алмыйм, юату сүзләре дә тапмыйм. Туган җирләр кемгә дә тансык, туган җирнең төтене дә җанга сихәт бирә. Юкка гына “чыпчык та кычыткан араларын сагына”, дими халык.

Сүнә барган учакка коры-сары өстәп, карт сүзен дәвам итте:

– Маңгаемнан тир агызып, балкыган кояш астында иген игәр егет, салкын шахта базларында сукыр тычкан кебек, күмер тузанына батып күмер чаптым. Гөрләп торган авылымнан, ипигә ягып ашарлык җиремнән аерсалар да, халкымнан, халкым моңнарыннан аера алмадылар. Кайда гына яшәсәм дә, туган җиремнең тылсымлы көче үзенә тартты. Торган җиремдә нигъмәт белән өстәл тулы. Кайсыдыр бер мизгелдә җанымны, күзәнәкләремне тетрәндергән туган якка матди мөмкинлегемнән чыгып, елга бер тапкыр кайтып китәм. Беренче мәхәббәтем, беренче сагышларым, югалтуларым шаһите, яшьлек юлдашым, гомерлек сердәшем – шушы тальяным.

Их! Гомеремнең бәхетле мизгелләрен азга гына булса да кире кайтарып булса иде. Гомер үтә, йөрәктәге яралар мәңге төзәлмәячәк. Яшьлегем эзләре калган, буш нигезләрдән торган “урамнардан” үткәндә, йөрәк әрнүләре кара каргыш булып, шушы бушлыкны булдырырга ярдәм иткән сәясәтчеләргә юнәлә. Менә ни өчен аларның эшләре гөрләми! Халык өчен яшәгәндә, кыйблаң дөрес булганда гына эшләре уңасын белмиме алар? Хәер, карт-карчыкларның да үлемтек акчасына кадәр явызларча талап, кыргый капитализм урнаштырган реформаторлардан ни көтәсең?! Хакимият вертикале көчәя, ә горизонталь бик йомшак, нигез йомшак. Нигез нык булмагач, вертикальгә куркыныч яный. Хәй туганым, аны кем уйлый? Шушы буш нигезләр өстенә карасаң гына, күңелгә килә бу фәлсәфә. Өстән күренми ул. Нефть, газ сатып, урман, җир асты байлыклары бәрабәренә генә тамаклар туя, кеше җирдән аерыла. Озаккамы?

Акрын гына кояш байый. Кояш баешында да ниндидер серлелек бар сыман, шәфәкъ нурларының да бу мөлаем картны ташлап китәсе килми сыман. Соңгы нурлары Хөсәен абзыйның тирән җыерчыклар ермачлаган нурлы йөзендә биешә иде. Карт, фәлсәфәгә бирелә төшүенә уңайсызланган сыман, яшь аралаш елмаеп сүзен түгәрәкләргә ашыкты:

– Кире киткәндә карчыгым каберенә күчтәнәчкә туган нигезем балчыгын төйним, бакчамнан кочагы белән әрем җыям. Шул караватым башына эленгән әрем исе тагын туган ягыма кайту көннәрен санау юанычы, шул гына яшәтә мине. Мондый сагыш диңгезендә йөзү дуска түгел, дошманга да язмасын, – дип күз яшьләрен учы белән сыпырып, авыр көрсенгән агайга карап, мәрхүм даһи шагыйребез Мөдәррис Әгъләмовның:

– Халкымның киләчәген, үткәнен, бүгенгесен, кайгысының, шатлыгының зурлыгын белү өчен еракка китеп кара син, – дип тикмәгә генә язмаганлыгына тагын бер кат инандык.

Хөсәен ага белән саубуллашып, аңа туган йорты нигезендә тыныч йокы, тәмле төшләр теләп, “авыл” читенә юнәлдек. “Хуш, авылым” көе озатты.

…Исән булсам, бер кайтырмын

Язлар кебек әйләнеп…

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге Бистәсе.

Париждагы очрашу

2007 елның җәендә туристлык юлламасы белән Франция башкаласы Парижга бару бәхетенә ирештем. Башымда чигүле кәләпүш. Парижда яшәп, Русиядән килгән туристларга гидлык хезмәте күрсәтүче Володя, минем кәләпүшкә карап: “Сез мөселман кешесенә охшаган, биредә Латин кварталында мәчет бар, теләсәгез, аны барып карый аласыз”, – диде. Һәм без, берничә татар кешесе, шулай иттек тә.

Мәчеткә кергәндә, кем ничектер, әмма мин бик дулкынландым. Биредә ислам динендәге нинди генә халык юк: африкалы да, гарәп тә, безнең төсле русияле дә.

Озын буйлы, чибәр генә бер кешегә игътибар иттем. Нишләптер, ул да миңа карап тора башлады. Берзаман яныма ук килеп: “Исәнме, мөселман кардәшем”, – дип, ике кулын сузмасынмы! Бу сүзләрне әйткәндә, дулкынлануы сизелеп тора: тавышына кадәр калтырый. Ни әйтергә белми аптырап торганда, ул башымдагы кәләпүшкә күрсәтеп: “Ни хак сорасаң, шулкадәр түлим”, – диде. Бөтенләй телсез калдым. Ә ул кесәсеннән 200 евро чыгарды да, көчләп диярлек кулыма тоттырды. Безнең акчага күчергәндә, 6800 сум була. 400 сумлык кәләпүшне ничек оялмыйча шул бәягә сатарга кирәк?! Алай да үзеннән: “Сез татар кешесе, ничек бу якларга килеп эләктегез”, – дип сорадым.

Бу танышым 1924 елда Мөслим районында туган икән. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгеп, күп газап күргән. Аннан качу бәхетенә дә ирешкән. Француз партизаннары – макилар рәтендә фашистларга каршы сугышып йөргән. Франция орденнары белән бүләкләнгән. Чибәрлеге дә булган бу кыю егеткә кыз гашыйк булган. Ул Париждан һәм бай гына гаиләдән булып чыккан. Соңрак өйләнешеп, биредә яшәп калганнар. Хәзер дә ул бай, матур тормышта яши икән.

6800 сумның аңа берни тормаганын аңлагач, кәләпүшне салып, кулына тоттырдым. Ул аны зиннәтле әйбердәй кулына тотты да елый-елый чигүләрен сыпырды. Гүя ул шул кәләпүш бизәкләрендә туган ягын, ана кулы җылысын тойды. Әй, туган-үскән як! Анда нинди генә авырлыклар күрсәң дә, ул гомергә онытылмый һәм кадерле булып кала шул.

Танышым кәләпүшне иркәләүдән туктады да: “Бу кадерле туган як бүләгенә мин азрак түләгәнмендер, тагын күпме бирәсе, аның бит бәясе дә юк”, – дигәч, ашыгып: “Юк, башка берни дә кирәкми”, – дидем.

Кызганычка, үзем дә бу көтелмәгән очрашудан артык дулкынланып киткәнгә, якташымның исем-фамилиясен сорарга онытканмын. Ул безне озата чыккач, күз яшьләрен сөртә-сөртә: “Мөслим ягына барып чыксаң, минем исемнән туган җиргә тезләнеп, кулларың белән коча алмассыңмы”, – дип үтенечен белдерде.

Вакыт тар булганга, артык сөйләшеп тора алмадык. Калган иптәшләребез янына кайтырга кирәк иде. Ике катлы автобуска утырганда, теге кеше кәләпүш киеп, кул болгап калды…

Илһам МИНДУБАЕВ.

шәһәре.

Яңа конкурс: югалма, халкым!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии