- 17.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №10 (16 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Татарстанда кичке уннан иртәнге унга кадәр аракы сату тыелганга, дүрт ай вакыт үтте. Ниләр үзгәрде соң? Халык, төнлә хәмер алып булмый дип, айный башлаганмы? Хәер, гасырлар буе килгән яман гадәтне берничә айда гына бетереп буламыни…
Градусы гына булсын
Республика наркологик диспансерындагы хәлләрне моңарчы да күргән бар иде. Кул-аяклары хастаханә сәкесенә бәйләп куелган пациент бигрәк тә хәтергә уелып калды. Башкача тынычландырып булмый икән үзен. Алкоголь синдромының соңгы чиге. Бәргәләнә, саташа… Бәлки, хәзер, хәмерне төнлә сатып алу авырлашкач, биредәге авырулар кимегәндер? Юк икән. Диспансерның өченче ирләр бүлекчәсе мөдире Вячеслав Яковлев: “Клиентлар” элек ничек ишелеп килсә, бүген дә шулай”, – диде.
Палаталарга эләгер өчен, тимер ишек аша үтәсе. Теге якта сакчы. Мөдирне күрү белән, камуфляж кигән олы гәүдәле абзый шалтыр-шолтыр китереп йозакны ачып, безне эчкә уздыра. Пациентларның күплеге бусагадан ук күзгә ташлана. Коридорның ике ягында да хастаханә сәкеләре тезелеп киткән. Анда ятучыларның күбесе, журналист икәнемне белү белән, ерактагы почмакка барып елышу җаен карый. Бары бер абзый гына, кулындагы газетасыннан бер мизгелгә аерылып, миңа күз генә ташлап алды да кире укуга чумды. Күрәсең, ул инде терелеп киләдер…
Вячеслав Яковлев, мине кысан кабинетына чакырып, өстәл тартмасыннан бер-бер артлы кечкенә пластмасса шешәләр чыгара. Бу – аның “коллекциясе”. Этикеткаларга карасаң, элек шешәләрдә төрле лосьоннар, тәрәзә чистарту, тагын әллә нинди химикат сыекчалар булган. Һәрберсенә “Эчәргә ярамый!” дигән язу зур хәрефләр белән чәпәлгән. Биредәге пациентларның барчасы да диярлек – нәкъ менә шул техник спирт корбаннары икән. Алар инде аракы тәмен оныткан. Исерер өчен тиеннәр генә торган 70әр градуслы агуга чумганнар. Андый агуны теләсә кайсы газета киоскыннан сатып алырга мөмкин. Русиядә әлеге сыекчаларны сату әлегә кадәр тыелмады. Кайберәүләр техник спирт җитештерүчеләрне авызлыкларга маташып караса да, барып чыкмый. Тормыш төбендәге, акчасыз эчкечеләр өчен менә дигән сый. Кайберәүләр аны халыкны эчереп адәм рәтеннән чыгару өчен рәсми рәвештә игълан ителмәгән “суррогат” милли проекты” дип тә тамгалады. Тик әлегә кадәр Мәскәүдәге түрәләр бу афәттән котылып, техник спирт базарында тәртип салырга ашыкмый.
Вячеслав Яковлев диспансерда ун ел эшли. Ул халыкның эчкечелеккә сабышу тарихын үз пациентларын күзәтеп теркәп бара. “Моннан ун ел элек тә алкоголизм бар иде. Ләкин аның нәтиҗәләре бүгенгедәй куркыныч түгел кебек, – ди ул. – Суррогат алкоголь кеше организмын бик тиз эштән чыгара. Деградация күзгә күренеп арта. Кешенең тормышы төзәлмәслек итеп сына, ул инде аякка баса алмый…”
“Ни тапсам, шуны салам”
Бүлекчә пациентлары арасыннан берсе минем үтенеч буенча очрашып сөйләшергә ризалашкан. Мине ашханә бүлмәсенә озатып, көтеп торырга куштылар. Озакламый ишектә озын буйлы, чиста-пөхтә киенгән, күзлекле, урта яшьләрдәге ир-ат күренде. Яртылаш агарырга өлгергән чәчен матурлап тараган. Эчүгә сабышканнар арасына бу тыштан интеллигент кыяфәтле кеше ничек килеп эләккән дип, беренче карашка уйлап куярсың. Танышып, сөйләшеп киттек. Ул исемен дә, фамилиясен дә язып чыгарудан курыкмады. Соңрак, аралаша торгач аңладым – җир йөзендә оялырлык, кемнәндер яшеренерлек кешеләре калмаган икән… Шулай да, мин аны бу язмада Наил гына дип атаячакмын.
Наил, аз гына тотлыга-тотлыга, үзенең тормыш кыйссасын тасвирлый. Хәмерне ул беренче тапкыр 12 яшьтә татып караган, “һөнәри алкоголик” “стажы” исә 15 яшьтән. Нәкъ шул чордан ул көн саен диярлек шешәгә ябышырга күнеп китә. Һәм андый тормыш инде 30 ел буе дәвам итә. Хәер, тормыш дисәң… Гаиләсе дә, туганнары, якыннары да, эше дә юк икән. “Мин төзүче бит, махмырдан калтыранган хезмәткәр кемгә кирәк?” – диде ул, елмаеп. Гомумән, нинди генә авыр тема турында сорасам да, Наил, минем күзләремә текәлеп карап, елмаеп җавап бирде.
– Аракы сату вакытына чикләү кертелгәч, хәмер табу авырлашмадымы соң? – дигән сорау Наилне нык гаҗәпләндерде. Ул андый чикләү турында берни дә белми икән. Барлык эчкән нәрсәсе – әлеге дә баягы суррогат, “Кызыл борыч төнәтмәсе”, “Дүләнә” (боярышник) ише, мәгълүм контингент арасында “фанфурик” дип йөртелгән нәрсәләр.
– Ни тапсам, шуны салам, – диде Наил. Аннан, әйтерсең минем алдымда акланган сыман, – Эшләмәгәч, акча юк бит, аракыны күптән эчкәнем юк инде. Шул “Кызыл борыч төнәтмәсен” аласың да… Бер “ычкынгач”, сыйфат-фәлән дип уйлап торыш юк. Иң мөһиме – башка бәрсен. Беләсез бит, бөтен эчкечеләрнең акланырга сәбәбе бар – тормыш авырлыгын хәмергә батырабыз, онытылмакчы булабыз, – дип өстәде.
Наилнең гомер йомгагын сүтә торгач, аның наркодиспансерда еш “кунак” булып китүе ачыкланды. Инде түзәр әмәл калмагач, табибларга үзе мөрәҗәгать итә икән. Соңгы тапкырында бер атна туктамый эчкән. Мин килгәндә, дәвалануының егерменче көне киткән иде. “Яшь бару белән, махмырдан аңга килү авырая”, – ди Наил. Шуңа ай буе диярлек хастаханәдә ятарга туры килә.
Хәер, үзен ул барып чыккан эчкечегә санамый. “Менә Сез минем палатадашларны күрсәгез! – дип кинәт җанланып тезеп китте ул. – Ничек шулкадәр эчеп буладыр, исем-акылым китә. Бәдрәфкә барып җитә алмый асларына йомышлыйлар. Ул саташып ятучылар, аңгыраеп килүчеләр, – диде дә, янәдән боегып, тынычланып калды. – Мин үзем дә “бүләк” түгел үзе, ләкин Ходай әлегә андыйга ук барып җитүдән саклап тора…”
Әңгәмәбез ахырына якынлашканда, Наил бүтән эчмәскә җыенуын әйтте. Җитмәсә, аңа ышансаң, яз көне эчүне ташлау ансатрак икән. Бердән, язны ул тормышны яңадан башлау чоры дип саный, икенчедән, төзүче өчен сезонлы эш табыла торган вакыт.
– Төзелештә эшләп акча җыячаксыз да кышка янә шешәгә ябышасызмы? – дигән сүзләрем сизелми дә ычкынып китте һәм Наилне янә җиргә төшерде бугай. Инде саубуллашканда, ул, әллә миңа, әллә үзенә мөрәҗәгать итеп: “Бөкрене кабер генә төзәтә”, – диде һәм диспансерның озын коридоры буенча китеп югалды…
Мин исә үзем өчен беренче нәтиҗә ясадым: халыкны эчкечелектән кырылудан саклау өчен, аракы вакытын сатуны чикләргә түгел, ә техник спирт әйләнешен тәртипкә салырга кирәк. Ләкин бу, күрәсең, кайберәүләр өчен бик керемле тармак.
Әби, такси һәм интернет…
Хикмәти Хода, Татарстанда кичке уннан иртәнге унга кадәр хәмер сәүдәсе тыелса да, быелның гыйнвар-февраль айларында сатылган аракы күләме 3 процентка арткан! Димәк, икенче нәтиҗә – кая сиңа азрак эчү!
Төнлә белән муен асты “кычытып китсә”, аракыны кайдан аласы соң? Законны урап узу юлларын табучылар бар инде. Беренчеләре – “ярдәмгә килүче” әбиләр. Авылларда андыйларның адресын теләсә кем әйтеп бирә. Шәһәрләрдә дә алар җитәрлек. Кайберләре иртәнге якта кибет янына көнбагыш сатарга чыгып, белгән һәм сыналган кешеләренә аракы шудыра. Кибеттәгедән кыйммәтрәк, әлбәттә, ләкин иртәнге ун тулганны көтеп торырлык түземлеге булмаганнар шактый бит. Таксистлар да бер шалтырату буенча шешә китереп бирергә әзер. Арчада һәм Түбән Камада әлеге хезмәт аеруча тамыр җәйгән. “Таксистларның кулыннан тоту авыр”, – диләр дәүләт алкоголь инспекциясендә. Закон бозуларын белгәнгә, бик сакланып эш итәләр. Һәм канун киртәсе аша сикерүнең өченче – иң алдынгы ысулы – интернет челтәре. Бер төркем Казан яшьләре махсус сайт та ачып җибәргән. Бернинди лицензияләре дә юк. Көндез аракы сатып алып куялар да төнлә кемгә кая кирәк илтеп бирәләр. Әлбәттә, биш бәягә. Миңа мәгълүм булганча, егеткәйләр белән милиция ныклап кызыксына башлаган. Шуңа күрә тирән конспирациягә киткәннәр бугай. Һәрхәлдә, сайтларында “Вакытлыча эшләми” дигән язу эленеп тора иде, ә анда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырату нәтиҗә бирмәде – ул сүндерелгән булып чыкты. Интернетта шулай ук Казандагы бер кафе хуҗалары аракыны өйгә китереп бирергә әзер. Шешәсе 700 сумга төшәчәк. Кафеның алкоголь белән эш итәргә лицензиясе бар, ләкин өйгә илтеп сату – шулай ук законсыз гамәл.
Дәүләт алкоголь инспекциясендә аракы сатуны чикләү турындагы канунны бозучыларга катгый чаралар күреләчәген белдерәләр. Оешма җитәкчесе Игорь Марченко әйткәнчә, сүз хокук сакчылары белән берлектә җинаять эшләре кузгату турында да бара. Гомумән, алар “төнге коры” законга төкереп караучыларга ныклап алынмакчы. Нәтиҗәсе нинди булыр икән? Әлбәттә инде, “идән асты” бизнесының баш әйләндергеч керемен күргәннәр үз эшен дәвам итәчәк, бары тик конспирация, яшеренү ысуллары гына камилләшәчәк.
Димәк, өченче нәтиҗә – эчәм дигән кешегә кичке уннан соң да аракы сатып алу әллә ни зур проблема түгел. Акчаң гына булсын. Акчасы булмаганнар өстә сөйләнгән техник спирт белән сыйлана.
Шулай итеп, яңа закон эчкечеләр тормышын астын өскә китерде дияргә җирлек юк. Хәер, беркем дә дүрт ай эчендә нидер үзгәрер дип вәгъдә итмәде. Дүрт елдан үзгәрүе дә шикле. Гомумән, кайчан да булса кискен борылыш булырмы? Безнең илдә әлеге закон белән халыкны эчү культурасына өйрәтмәкчеләр. Башка җирдә ничектер, ләкин Русиядә “эчү” һәм “культура” сүзләрен янәшә кую көлке тоела…
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВАракысыз төн: азрак эчәбезме?,

Комментарии