- 16.12.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Бүгенге заманда теләсә нинди документны кулга төшерергә була. Атналар-айларга сузылган чиратыңны түземлегең җитеп торып бетереп, меңләгән нерв күзәнәгеңне үтереп, законлы рәвештә документлы булуны әйтмим әле. Законсыз, ләкин күпкә җиңел юл барлыгы да сер түгел ләбаса. Акчаңны түлисең дә, теләсә нинди катлаулыктагы документны ясап бирәләр. Тиешле органнар шушы күренеш белән көрәшә, легаль булмаган документ ясаучыларны һәм сатып алучыларны җәзага тарта, гаделлек урнаштырырга тырыша, әлбәттә. Һәрхәлдә, бу язманы әзерләргә алынганчы, мин шулай уйлый идем. Ә хәзер…
Хәер, ахыргы нәтиҗәне әйткәнче, иң элек эшнең башы турында сөйләү дөресрәк булыр. Көннәрдән бер көнне кечкенә генә тикшерү үткәреп карарга булдым: интернетта документ «сатып алып» карарга иде исәбем. «Безнең гәҗит» соңгы арада инвалидлык турындагы белешмә алу темасына шактый язды (Сәмига Сәүбанова «Группаны кем ала?» (№33, 19 август, 2015), Фәнзилә Мостафина «Группа алыр өчен сират күперен кичәсе» (№34, 26 август, 2015). Шуңа күрә әлеге теманы дәвам итәргә булдым. Чумдым интернетка – инвалидлык турында белешмә сатучыларны ауларга.
ҖИҢЕЛ ЮЛ
Эзләү системасында «Купить справку об инвалидности» дип язсаң, сөлге буе мәгълүмат чыгара. Документ белән сату итә торган сайтлар да җитәрлек. Берсенә тукталдым. http://centr-invalid.ru/ адреслы сайтта белешмәне сатып алуның бөтен уңай яклары да тәфсилләп һәм матур итеп аңлатылган. «Инвалидлык турында белешмә алу өчен тиешле кәгазьләрне җыеп бетергәнче бик күп белгечләрнең бусагасын таптарга, күпме көч һәм вакытны әрәм итәргә туры киләчәк. Дәүләт органы аша эш иткәнче, белешмәне безнең компаниядән сатып алу күпкә файдалырак» – мондый билгеләмәне укыгач, кул үзеннән-үзе «купить справку» дигән язуга үрелә.
Моңарчы интернеттан документ сатып алып караганым булмагач, сайтта күрсәтелгән телефон номерына шалтыратканчы, башта бик әйбәтләп әзерләндем. «Ни өчен белешмәне медицина комиссиясенә күренеп кенә алмыйсыз?» – дигән сорауга бик тырышып җавап уйладым. Янәсе, инде бик озак чиратта торам, һаман килеп җитми. Нинди чир булганда инвалидлык бирелүен дә белештем. Кыскасы, телефон номерын җыйганда, саллы гына әкиятем әзер иде инде. Тик аның кирәге генә чыкмады. Шалтыраткач, трубканы алмадылар. Электрон почталарына «инвалидлык турында белешмә сатып алу кызыксындыра» дип язып калдырдым. Икенче көнне шалтыраттылар. Мәскәүдән торып эшлиләр, башка шәһәрләрдән дә заказлар кабул итәләр икән. Шалтыраткан кызның беренче соравы: «Сез кайсы шәһәрдән?» булса, икенчесе: «Сез белешмәне килеп аласызмы, әллә почта аша җибәрергәме?» дигән булды. Каушатты бу. Әзерләп куйган әкиятем дә онытылды. «Туктагыз әле, башта белешеп бетерәсем килә, бу чыннан да инвалидлык турында белешмәме соң инде?» – дип сорадым. Мәсьәләнең шулай тиз генә хәл ителүенә ышанасы килмәде.
– Әйе, бу медицина комиссиясенең ахыргы карары язылган алсу төстәге документ. Анда мөһер куелган, диагноз язылган, белешмәнең кайчанга кадәр бирелгәнлеге күрсәтелгән.
– Ә әгәр минем группа бирә торган авыруым булмаса? Аны тикшермиләрме?
– Юк, бу бит ахыргы белешмә. Авыру булуы мәҗбүри түгел, гадәттә без диагнозга эчке органнар чирен язабыз.
– Моның легаль түгеллеге аңлашыла, проблемалар килеп чыкмасмы соң?
– Юк. Барысы да тиешле дәрәҗәдә теркәлә бит. Бездән бик күп кеше белешмә сатып ала, проблемалар килеп чыкканы юк.
Шалтыраткан кыз (ул үзе белән таныштырмады. – Авт.) электрон почтага тулы исем-фамилияне, теркәлгән адресны, телефон номерын җибәрергә кушты. Белешмәне ике көн эчендә ясап бирәбез, диде. Бәясе – 5 мең сум. Эшне шулкадәр тиз тотуы белән каушатты, һәр группа өчен дә шул 5 мең суммы, дип сорарга да онытылган хәтта. Әзер документны почта аша да җибәрәләр, тик үзең Мәскәүгә килеп алсаң, яхшырак буласы икән. Кая барып аласыдыр – анысын әйтмәде, адреслары сайтта да күрсәтелмәгән. Әйбәтләп уйлап бетергәч, хәбәр бирермен, дип саубуллаштым.
ҖАВАПСЫЗ КАЛГАН СОРАУ
Белешмә белән сату итүчеләргә кабат шалтыратканчы, Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлекчәсе белән элемтәгә кердем. Ачыктан-ачык ялган документ белән сату итәләр бит – полиция хәбәрдар булып торсын. Дежур кеше хәбәремне гаҗәпләнеп тыңлады, практикасында мондый төрдәге беренче мөрәҗәгать икән. «Ничек саталар соң аны?», «Ялган белешмә икәнен кайдан белдегез?» кебек сораулар да бирде. Закон буенча инвалидлык турындагы белешмәнең махсус комиссия карары нигезендә генә һәм бушлай бирелгәнлеген аңлатып күрсәттем. «Тикшерергә кирәк. Бәлки, бу белешмә белән сату итүдә җинаять составы билгеләре юктыр да», – диде дежур һәм мөрәҗәгатемне теркәп куйды.
ТР буенча медик-социаль экспертизаның баш бюросыннан алынган җавап буенча, гражданин медицина оешмасы, Пенсия фонды яки социаль яклау бүлеге тарафыннан медик-социаль экспертизага җибәрелә ала. Башта медицина учреждениесендә диагностика узып, организм функцияләренең какшаган булуының раслануы кирәк. Медик-социаль экспертизага юлламада авыруның бөтен диагнозлары, нинди тернәкләндерү чаралары күрелүе турында языла. Комиссия, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы приказы нигезендә гамәлгә кергән «Классификация»гә таянып, авыруга инвалидлык төркеме бирү яки бирмәү турында карар кабул итә. Шуннан соң гына алсу төстәге документ – белешмә бирелә. Медик-социаль экспертиза бөтен кеше өчен дә бушлай уза.
Бюрога юлланган сораулар арасында: «Сезнең оешма ялган белешмәләр сату/алу мәсьәләсен күзәтеп бармыймы?» – дигәне дә бар иде. Анысын җавапсыз калдырганнар. Бу сорауны ТР Хезмәт һәм социаль яклау һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына да юллаган идек, әле алардан җавап күренми. Тик әлеге органнар да интернет киңлегендә ялган белешмә сатучыларны аулап утырмыйдыр шул. Күрәсең, документ ясаучыларны каккалап-суккалап торучы бөтенләй юктыр, югыйсә бу кадәр үрчемәсләр иде.
ПОЛИЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘ
Дежур бүлектә кабул итеп алганнан соң, минем хәбәремне тикшерүне Казанның 9нчы полиция бүлегенә йөкләгәннәр. Ул халыкка кара тамгалы «Дальний» бүлеге буларак билгеле. 9нчы полиция бүлеге хезмәткәре Ринат Игламов шалтыратып, телефоннан аңлату гына җитми, мөрәҗәгатьне язмача калдырырга кирәк, дигәч, полиция бүлегенә киттем.
Полиция бүлегендә мине, шулай дип йөземә бәреп әйтмәсәләр дә, кычытмаган җирен кашып йөрүче итеп каршы алдылар. Инвалидлык белешмәсе турындагы хәбәремне дүртенче тапкыр сөйләп чыктым (өч тапкыр телефоннан аңлаткан идем инде). Үзен Рамил дип таныштырган оперуполномоченный (фамилиясен әйтмәде. – Авт.) мин сөйләгәннәрне кәгазьгә теркәргә ашыкмады, елмаеп тыңлап бетерде дә:
– Сез кемне җинаять җаваплылыгына тартырга телисез соң? – дип сорап куйды.
– Мин интернетта документ белән сату итүнең законлымы-юкмы икәнлеген ачыкларга телим. Дөресрәге, бу гамәлнең законлы түгеллеге болай да билгеле, миңа шуны раслый торган рәсми җавап кирәк. Ә кемне җәзага тартырга икәнен, вакыйгага ачыклык керткәч, үзегез карарсыз инде, – дим.
– Ә бәлки алар законлы рәвештә эш алып бара торгандыр?
Бу урында үзем дә шикләнә калдым. Инде икенче хокук сакчысы интернетта инвалидлык турындагы белешмә белән сату итүне «бәлки, законлыдыр» дип атый бит. Әллә, мин әйтәм, теләсә кем документ ясый һәм аның белән сату итә ала, дигән яңа канун кабул ителеп, мин генә бу турыда белми калдыммы икән. Башымны юләргә салып (хокук сакчылары болай да юләр дип уйлый башлаган иде бугай инде – «юк-бар» хәбәр белән йөрим бит. – Авт.), шулай дип сорадым да әле. Тик оперуполномоченный «андый закон кабул ителмәде» дип кырт кисте. Менә сиңа мә! Шулай булгач, аның «бәлки, законлыдыр» дигән сүзен ничек аңларга соң инде?
Сүзгә бүлмәдәге икенче хезмәткәр кушылды:
– Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын да сатучылар бар бит.
– Ә ул сатып алынган «права» белән йөрергә ярыймыни? Аның өчен җәзага тартмыйсызмыни? – гаҗәпләнүем чигеннән ашты.
– Йөрергә ярамый инде. Ялган «права»лы йөртүчене тотсак, тиешле чарасы күрелә.
Ялган «права»га тиешле чарасы күрелгәч, шулай ук ялган документ булып саналган сатып алынган белешмәне дә шул ук язмыш көтәргә тиеш кебек. Мөгаен, мин генә шулай уйлаганмындыр. Оперуполномоченный полиция бүлегенең статистика базасыннан да карады: интернетта инвалидлык турындагы белешмә белән сату итү турындагы хәбәрнең моңарчы кабул ителгәне булмаган. Шуңа күрә ул хокук сакчыларына таныш та түгел. Җәмгыятьтә тәртип урнаштыру өчен көрәшергә тиешле органның хезмәткәре миңа башта ук әйтеп куйды: «Без сезнең хәбәрне кабул итәбез, анысы безнең бурычыбыз. Тик бу «Эш», ачыкланмаган килеш, архивка китәр, мөгаен». Хокук сакчысының «юк эш белән йөрисез» дигән сүзе иде бу. Бер сәгатькә сузылган әңгәмә дәвамында бүлмәдәге хезмәткәрләр мине бу тикшерүне туктатырга өндәделәр. Менә сөйләшүебезнең бер өлеше:
– Кемне дә булса җинаять җаваплылыгына тарту өчен зыян күргән кешенең булуы кирәк. Бу очракта кемгә зыян килә соң? – ди оперуполномоченный.
– Дәүләткә. Кеше ялган белешмә ярдәмендә дәүләттән төрле ташламалар алып ята, шул рәвешле аңа зыян сала дигән сүз бит бу.
– Ә сез беләсезме соң, ялган документны сатучы гына түгел, сатып алучы да җәзага тартыла, – дип сүзгә кушыла икенчесе.
– Беләм. Тик мин белешмәне сатып алмадым бит.
– Ә нишләп сез нәкъ менә шушы белешмә турында язарга алындыгыз? Ялган «права» турында языгыз әнә.
– Ул турыда да язармын. Тик хәзергә инвалидлык турындагы белешмә белән сату итүләре турында материал әзерлим бит әле…
Ә БӘЛКИ…
Мөрәҗәгатемне җавапсыз калдырмадылар үзе. Эшне бик оператив рәвештә караганнар, чыгарган карарны хат итеп өйгә җибәрделәр. 9нчы полиция бүлеге җитәкчесе подполковник И.В.Коробочкин кул куйган карарда «ачыкланмаган затка карата җинаять эше ачып булмый» дип язылган. Сәбәбен РФ Җинаять-процессуаль кодексының 24нче маддәсе, 1нче бүлегенең 2нче пункты белән аңлатканнар: «отсутствие в деянии состава преступления».
Полиция бүлегеннән чыгып киткәндә үк белешмә белән сату итү мәсьәләсенең төбенә төшеп җитүгә өмет өзелгән иде инде. Хокук сакчысы әйткәнчә, хәтта ялган документ сату факты ачыкланса да, бу эшнең чишмә башында торучыны тоту мөмкин булмаячак. Мин барында ук интернеттан карап әйтеп бирде: белешмә сата торган сайтта күрсәтелгән телефон номеры Мәскәү өлкәсендә теркәлгән. Тик чынлыкта документ ясаучыларның хуҗасы бөтенләй чит илдә эш итеп ятарга да мөмкин бит. Ә анда безнең полициянең кулы да, хокукы да җитми. Сайтны прокуратурага шикаять итеп, анысы уңай карар чыгарса, ябарга да мөмкиннәр, әлбәттә. Тик икенче көнне үк шундый ук ялган белешмәләр сата торган башка сайт барлыкка киләчәк – монысы полиция практикасында даими була торган күренеш. Менә шулай итеп эш тупикка төртелә дә инде.
Анысы бер хәл, тик 9нчы полиция бүлегендә башта ук минем хәбәрне тикшерергә атлыгып тормауларын сиздерделәр. «Сез безнең вакытны алып, эзенә төшеп булмастай хәлне тикшерүебезне сорап утырасыз. Ә шушы вакытта берәр җитдирәк эш, мәсәлән, урлау очрагын ачыклау белән шөгыльләнә алыр идек», – диделәр миңа. «Дәүләткә зыян килә бит», – дигәнемнән бөтенләй кычкырып көлделәр. Уйлана калдым. Ә бәлки, чынлап та, дәүләтнең казнасын жәлләмәскәдер? Айлар буе чиратта торып, булган кадәр саулыгыңны да больница юлында йөргәндә бетергәнче, белешмәне шушылай җиңел юл белән генә кулга төшерү кирәктер? Илдәге система үзе үк шуңа ишарәли түгелме соң?
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии