Ринат Мөхәммәдиев: «Урлауны тиз генә туктатып булмый!»

Ринат Мөхәммәдиев: «Урлауны тиз генә туктатып булмый!»

Татарстан җитәкчелеге белән каршылыкка кереп, 12 ел элек Мәскәүгә күченергә мәҗбүр булган язучы, сәясәтче Ринат Мөхәммәдиев бүген ничек яшәп ята? Заманында хакимият үзгәргәч, Казанга кайтам, дип белдергән әдип белән Татарстандагы бүгенге тормыш һәм моннан 20 ел элек булган август фетнәсе турында сөйләшәбез.

«Сират күпере», «Кенәри – читлек кошы», «Ак кыялар турында хыял» һәм башка танылган әсәрләр авторы Ринат Мөхәммәдиев Казанга кунакка кайтты. Бүген Мәскәүдә гомер итүче әдип 1989–1999 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде, 1990–1993 елларда – Русия Югары Советы, 1995–1999 елда Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты булып торды. 62 яшьлек Ринат Мөхәммәдиевнең яңа гына «Үз кешеләр» дигән китабы басылып чыкты.

Ринат әфәнде, Мәскәүдә яшәп, Татарстандагы 20 еллык сәяси, милли һәм иҗтимагый хәрәкәтләргә нинди бәя бирәсез?

– Бервакытта да Мәскәүдән торып бәя биргәнем булмады. Мин – Татарстанның үз улы, аның белән элемтәмне өзмәдем. Гәрчә, соңгы 12 елда мәҗбүри рәвештә Мәскәүдә яшәргә туры килсә дә. Юбилейлар, нәтиҗә ясауларга килгәндә, кеше картайгач, башка эшкә ярамый башлагач кына бу турыда уйлана башлый. Республикада хәл ителмәгән әйберләр бик күп. Русиядә дә, Татарстанда да барысы ал да гөл, дип уйларга ярамый. Болай уйлаучылар ялгыша. Безнең вазгыятебез 1990 еллардан әллә ни алга китте, дип әйтеп булмый. Гәрчә, кемнәрнеңдер бу хакыйкатьне таныйсы килмәсә дә. Татарстанның хәле элекке автоном республикадан бик ерак киткәндер дип, уйламыйм. Элек өлкә комитеты хәл итсә, хәзер һәр нәрсәне «Бердәм Русия» фиркасе яки Президент хакимиятендәге 2-3 кеше хәл итеп куя. Бәлки, элек киңәшү артыграк та булгандыр. Әлбәттә, алга китешне дә танымыйча ярамас. Әдәби, тарихи мирасыбызны, халыкның үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе турында ачыктан-ачык фикер йөртә алабыз икән, бу инде алга китеш. Гомумән, Русиядә татарларның үз-үзен тоешы, дөньяга карашы соңгы 20 елда шактый алга китте. Русиядә ниндидер үзгәреш, тетрәнеш була икән, нәрсәдер эзләнергә, көрәшергә керешә торган халык татарлар булган. 80–90нчы еллар башындагы күтәрелеш, җимерү чорында югалтулары булса да, Татарстан һәм татар халкы моннан да бераз отыш белән чыкты.

– Мәскәүгә китүегезнең төп сәбәбе – Татарстан җитәкчеләре белән каршылыкка керүме?

Минем бернинди җитәкче белән дә сугышканым булмады. Бер җитәкчегә дә 100%ка буйсынып яшәмәдем. Татарстандагы кода-кодагыйлык, халык милкен урлау, аны акрын гына үзләштерә башлау, табигый байлыкларның халыкныкы икәнен онытып, аны бер төркем кешеләренең милкенә әйләндерү күренешләре белән кискен риза түгел идем. Бу турыда язып чыгарга мәҗбүр булдым. Мәскәүгә китүнең сәбәбе шул. Татарстанда тынычлап яшәргә шартлар калмагач, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булдым. Мәскәүдә Сергей Михалков җитәкләгән Халыкара язучылар берлегендә 7 ел эшләп алдым.

– Татарстанда урлау хәрәкәте тукталдымы инде?

Моны халыктан сорарга кирәк. Һәрхәлдә ришвәтчелек, дәүләт милкен бүлү, талау башлана икән, аны тиз генә туктатып булмый. Ул канун чыгарып, ниндидер җитәкченең әмере белән генә туктала торган күренеш түгел. Кызганыч, Татарстан белән Русия ришвәтчелек ягыннан Африкадагы иң ришвәтчел илләр белән бер рәттә

«ГКЧП БУЛАСЫН ИКЕ АТНА АЛДАН БЕЛДЕК»

1991 елның август фетнәсе, ГКЧП. Советлар Берлеге язмышын хәл иткән сәяси борылышка быел 20 ел. 18-21 август көннәрендә Советлар Берлегенең үзәк комитеты вәкилләре, хөкүмәт җитәкчеләре яңа берлек килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару өчен ГКЧП төзеп, фетнә-путч китереп чыгара. ГКЧП турында кайда ишеттегез?

– ГКЧП Русия парламенты җәйге ялларга таралгач оештырылды. Ләкин депутатлар бу турыда алдан кисәтелде. Фетнә чыгасы турында 20 көн алдан белә идек. Бу көтелмәгән вакыйга булмады. ГКЧП сценаристлары белән хакимияттә утырган кешеләрнең үзара сөйләшүләре булган. Фетнә турында Кырымдагы татарлар башлыгы Мостафа Җәмилев өендә ишеттем. ГКЧПның максаты – элекке системаны саклап калу, дип уйлыйлар. Ләкин минем фикеремчә, фетнә кайбер көчләрнең кискен революция ясар өчен оештырылган коткысы булды. Әгәр шул вакытта ГКЧП оешмаса, турыдан-туры СССРны таркатып, КПСС хакимиятен бетереп булмый иде. Путч китереп чыгаруда СССРны бетерергә теләгән демократ көчләр һәм чит ил кешеләре катнашты.

– ГКЧП турында СССР президенты Михаил Горбачев алдан белдеме? Монда Борис Ельцинның катнашы бармы?

– Мин алар белән ныклап аралашкан кеше. Ельцин белән ерак сәфәрләрдә дә булдым. Аларның үзара килешеп куюы бик ихтимал. Горбачевның ул вакытта ил җитәкчесе буларак көче бар иде. Аны дачада яшереп яткырдылар дигән сүз – әкият! Чөнки шул көнне мин Гаградан Бакчасарай шәһәренә машинада үттем. Анда бернинди сак юк иде. ГКЧП, беренче чиратта, хакимиятне кулга алырга теләгән, илне таркатырга теләгән Борис Ельцинга кирәк иде.

ГКЧП көннәрендә Мәскәү урамына танклар керә, кан коеш башлана…

– Бернинди дә кан коеш булмады. Бу кечкенә генә бер тамаша. Анда өч-дүрт малайның танк астына керүе очраклы хәл. Һәрхәлдә фетнә көннәрендә кан коеш булды, дип әйтеп булмый. Бер танкист та кеше таптарга боерык алмаган. 1993 елда парламентны бомбага тоту белән чагыштырганда, 1991 елда үтерешкә омтылыш бар, иде дип әйтә алмыйм.

1993 елның октябрендә Русия Президенты Борис Ельцин парламентны бомбага тотуын искә алдыгыз. Сез моннан исән-сау чыктыгыз бит.

– Бу хакта минем «Утлы таба өстендә» дигән китабым бар. Аннан соң мин аны урыс телендә «Крушение» дип бастырдым. Ул дөньяның 20 илендә нәшер ителде. Бу вакыйга Русиядәге парламентаризмны юкка чыгару өчен оештырылды. Анда дөнья илләренең Русиядә эшләгән киңәшчеләренең өлеше зур булды, дип саныйм. Парламентны бомбага тотуга бер атна кала, төрле илләрнең телеканаллары үзләренең стационар пунктларын «Украина» кунакханәсе түбәсенә, тәрәзәләренә урнаштырып өлгергән иде. Димәк, оештырылган вакыйга. Аннан бер көн алда, халыкны урамга чыгару, халыкның тәртип саклаучылар белән сугышу вакыйгаларының үзәгендә булдым. Бу оештырылган булмаса да, моның өчен бөтен шартлар тудырылган иде. Чөнки Русия парламент республикасы булган көе озак яши алмас иде.

Парламент булган җирдә фикер төрлелеге, бәхәс, гауга була. Ә Русиядә күп кешенең фикере белән киңәшеп эшли торган идарә булмады һәм булырга охшамый. Шуңа, парламентаризмны, ниндидер бер сәбәп табып, читкә этәрергә кирәк иде. Нәтиҗәдә, беркемгә дә дәшми, каршылык күрсәтми торган матур гына парламентаризм системасы оештырдык. Һәм шул көннән бирле ул матур гына эшләп килә.

– Хәзер Казанга кайтыйк, Минтимер Шәймиев ГКЧПны якладымы, якламадымы?

– Ул чорда Татарстан җитәкчелеге иң беренчеләрдән булып фетнәне хуплап чыкты. Моннан качып булмый. ГКЧП җиңелгәч, моны яшерү башланды. Нишлисең, хакимият өчен көрәш туры сызыктан гына бармый, ул дәвам итә.

«МӘСКӘҮДӘ ҮЗ УРЫНЫМНЫ ТАПТЫМ»

– Мәскәүдә ниләр белән шөгыльләнәсез?

Мәскәүдә үземә урын таптым. Хәзер «Татар дөньясы» («Татарский мир») газетасын чыгарам. Аны татарның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында язган, дөньяга, татар яшәгән бөтен төбәкләргә тарала торган бердәнбер басма, дип саныйм. Безнең чит илләрдә 50дән артык укучыбыз бар. Бу бик җаваплы эш.
Шуның өстенә, соңгы бер елда «Заман» матбугат йортын ачып җибәрдек. Анда китаплар бастырабыз. Мин аның директоры булып эшлим. Быел көзгә таба «Татарский дом» дигән төсле журнал чыгара башлыйбыз.

– Татар әдәби хәрәкәтен күзәтеп барасызмы? Аны ничек бәялисез?

Фикерләрем каршылыклы. Мин татар әдәбиятында зур язучылар: Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Гомәр Бәшировлар белән эшләп калдым. Бүген дә татар әдәбиятында Равил Фәйзуллин кебек зур шагыйрьләр яши. Татар әдәбиятында зур әдипләр бетми. Әмма соңгы елларда зәвык дигән әйбер югала барды. Моны дәүләт бүләген алучыларның исемлеккә алдан язылып куелуыннан әйтәм. Соңгы вакытта халык шагыйрьләре, язучылары да күбәеп китте. Әгәр кеше халык шагыйре яки язучысы дигән исем ала икән, димәк, аны бөтен халык яттан белергә тиеш. Ә бездә бүләкләрне чират белән тарату бара. Шул ук вакытта татар эстрадасын карагыз, кайвакыт чит илдән татарлар килгәндә, Татарстан радиоларын җибәрәм, адәм көлкесе бит! Хәтта мәкаләгә ярамый торган сүзләр җыр сүзе булып китә. Аларның көйләрен карагыз! Кайвакыт ритмы, рифмасы юк. Шуны радиога чыгаралар. Кыска итәк киеп чыккан кыз сәхнә йолдызына әйләнә. Гомумән, җыр сәнгате юкка чыкты. Дөньяда үзен хөрмәт иткән халык беркайчан да үз җырыннан үзен көлдерми. Татар халкының искиткеч матур җырлары бар. Менә минем Мамадыштагы керәшен авылындагы туйларда булганым бар. Анда капкадан килеп кереп, капкадан чыгып киткәнче, халык җыр белән аралаша. Нигә безгә шушы гореф-гадәтләрне яңартмаска? Халык үзе турында кайгырта икән, классик мирасын сакларга, бүгенге мәдәниятен классикага нигезләргә тиеш.

– Ринат әфәнде, сез Казан–Мәскәү багланышларын яхшы беләсез. Бүген үзара мөнәсәбәтләр ничек бара, киләчәктә ничек булыр?

Сәяси мөнәсәбәтләрдә проблема юк, дип саныйм. Барысы да хәл ителгән. Мәскәү ни дисә, Казанда шул булачак. Мөстәкыйльлегебез бар дип йөрүләр үз-үзеңне ышандыру, көчәнү, халыкны алдау гына булып кала. Бәйсезлек юк, ул булмады һәм көтелми дә. Безгә Русиядә үз урыныбызны табарга кирәк. Аллага шөкер, Татарстан төшеп калган регион түгел. Мин регион дип махсус әйттем. Чөнки республика төшенчәсе дә юкка чыгарылырга мөмкин. Якын араларда андый проект күздә тотыла. Һәрхәлдә үзебезнең эшчән халкыбызны саклау өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу турыда җитәкчелек уйларга, түрәләрне мәҗбүр итә торган халык та йоклап ятарга тиеш түгел.

Саша ДОЛГОВ.

Ринат Мөхәммәдиев: «Урлауны тиз генә туктатып булмый!», 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии