- 15.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Алсу Нургатинаның «Сыерның теле бармы?» (14 август, 2013ел) дигән язмасы буенча берничә сүз язасым килә. Минем филология буенча белемем юк, инде алай матур итеп яза алмам. Тик Алсу туташка шуны әйтәсе килә: нигә ул бу хәлне бөтенләй чишеп бетермичә, күзгә-күз карап аңлашмыйча, ике көнлек дөньяда, күршесен шулай яза алган?!
Дөрестән дә, кызганыч кеше малы. Тик сыерның аяклары авыру булган. Чөнки бу вакыйга алдыннан берничә көн элек сезнең әниегез: «Сыерыбыз авырып тора, итлеккә тапшырып булмас микән?» – дип әйткән. Авыру сыерны көтүгә йөрткәнсез. Шунлыктан, сыерыгыз су буеннан менгәндә абынып егылган да ярдан шуып төшкән. Аны тартып бастыру бик жиңел булмаган, кешеләр чакырып, аркан белән тартканнар. Бәлкем, ул шунда җәрәхәт алгандыр. Егылган сыерны кыйнауда ни мәгънә бар соң?
Ярар, анысын Аллаһы Тәгалә дөресләр, аклану кирәкмәс. Тик кешеләргә карата мәрхәмәтлелекне сиңа, сеңелем, сөйләргә иртәрәктер. Мидхәт Мифтаховның кем икәнен олы кешеләрдән, күршеләреннән, 30 ел бергә урман кисеп эшләгән хезмәттәшләреннән сора.
Гаебе булса – гафу итегез! Тик кабатлап әйтәсе килә: хәлнең бөтен ягын белмичә, күзгә-күз карап сөйләшмичә, кеше арасына сүз чыгару дөрес булмас. Авыр вакытта кем беренче янәшә булыр бит, туганыңмы, куршеңме? Син үз күзлегеннән бу хәлне шулай яздың, без менә мондый фикердә. Нишләп кичермәскә: «Күрше хакы – тәңре хакы».
Мөселман кешесенә өч көннән артык үпкәләшеп тору – хәрәм.
Алсу, сеңлем, киләчәктә сиңа иҗади уңышлар телимен. Шигырьләреңне яратып укыйбыз, бик горурланабыз.
Хәерлесен теләп, Гүзәл ханым.
РЕДАКЦИЯДӘН. Гүзәл ханым! Сүземне башлар алдыннан сездән сорыйсым килә, сез чыннан да безнең авыл кешесеме? Югыйсә, язмам каһарманы бездән бер урам астарак яши, ә күршебез Нурия әбинең үлеменә 9 еллап бардыр. Әлбәттә, Сез, гаеплене аклап, газета укучылар алдында да, авыл халкы өчен дә тигез, тату мөгамәлә калдырырга телисез. Ләкин мин үз фикеремнән кире чигенмим: аларда гаеп бар!
Бу хәлнең авылыбызда гайбәт учагына әйләнеп, очтан-очка «сөргенгә» китүенә шактый көрсенсәм дә, үз фикеремнән кире кайтмыйм. Сез, кеше сүзенә таянып язгансыз, югыйсә бу хәлдән соң, сыер бөтенләй тора алмагач, әни көтүчеләрне өйгә чакыртты. Мидхәт абый үзе: «Сыер арт аякларына батты, тал чыбыгы белән суктым, аннан трактор белән тарттырдык», – дип әйтте. Ә сез яр буеннан шуып төшкән дип язгансыз. Бу язмага тәүге хәреф куяр алдыннан сез дә күзгә-күз карап сөйләшер идегез.
Безнең сыер авыру түгел иде. Иртә-кич ике чиләккә якын сөт биреп торган сыерны итлеккә тапшыру турында нинди сүз булсын ди ул?! Авыру сыер, андый күп сөт бирә алмый. Ә икенчедән, сыерның мөгезләре аска карап тора, шуңа да аяклары нык, табигать шулай яраткан, шул озын аяклары белән качып котыла иде, башка сыерлар сөзә башласалар да.
Җәрәхәтләр турында сөйләсәк. Сыерыбыз шушы хәлдән соң тернәкләнә алмады. Сыерны тунагач, тиресенең бер исән җире юк иде. Умыртка баганасы буйлап кан сауган, кабыргаларга ике яклап кан төелгән – гемотомалар. Мин ялган язмыйм, һәр сүземне дөресләрлек шаһитләр бар. Авылыбызның терлек комплексы мал табибы да, сыерның кыйналган икәнен инкарь итмәде, сеңерләргә, умыртка баганасына шактый зыян килгән, шуңа арткы аяклар тотмый. Сыерның тунаган гәүдәсен күргәч, үткән-сүткәннәр дә яшьләрен тыя алмады. «Егылган сыерны кыйнауда ни мәгънә бар икән соң?» – бу сорауны миңа түгел, ә көтүчеләргә бирегез.
Һәм тагын шуны әйтәсем килә: сыерны капка төбеннән чыгарып җибәреп, көтүдән кайтканчы көтүче җавап бирә. Башка кеше җибәрдеңме үз чиратыңа, кайтып ашап, кием алыштырып килдеңме – син көтүче. Сыерны исән-имин алып кайтырга тиеш, ә калдырып кайтырга түгел. Безнең сыерыбызның көтүдән кыйналып, көч-хәлгә кайтуы беренче чиратта турыдан-туры көтүчене гаепле ясый.
Без күптәннән гафу иттек, барысын да Аллага салдык. Ләкин алтын баганага тиң, йортыбызны алып барган, соң сулышына кадәр шаулатып сөт биргән сыерыбызны аударган кешеләр шул намуслары белән яши алсалар, без риза.
Алсу НУРГАТИНА.
КФУ студенты.
Комментарии