- 15.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №37 (16 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
10 сентябрь – Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуларга юл куймау көне. Җир йөзендә ел саен 1 миллион кеше үз теләге белән якты дөньядан китә. Бу рәсми статистика. Шуларның 280 меңе – Кытай, 60 меңе – Русия, 30 меңе – АКШ, 25 меңе – Япония, 20 меңе – Франция, 10 меңе – Украина илләренә туры килә. 2020 елга бу күрсәткечләрнең 1,5 тапкырга артуы күзаллана.
Безнең илдә үз-үзенә кул салучылар саны кимесә дә, дөнья буенча Русия элеккечә алдынгылар рәтендә. Андыйлар саны юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучылардан да күбрәк икән. Мәсәлән, 2007 елда 41329 кеше якты дөнья белән хушлашкан, бу зур булмаган шәһәр халкы кадәр бит.
Кешеләрнең кемнеңдер ярдәменә генә өмет итеп, тормышын үзләре көйләргә тырышмавы борчый психологларны. Бигрәк тә балалар, үсмерләр, яшьләр арасында юк кына сәбәп табып соңгы чиккә бару күренешләре ешайды. Әлбәттә, монда, беренче чиратта, гаилә тәрбиясе зур роль уйный. Башлыча, ата-аналар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр үсмерләр арасында эчкечелеккә, тормышта максат булмауга, җинаятькә юл сала. Үз-үзеңә кул салу да шулар исәбендә. Тормыш юнәлешен ачыклый белмәү, шуның аркасында ата-ана белән проблемалы мөнәсәбәтләр, укуда туган авырлыклар, яшьтәшләре белән аңлашмау – барысы да әнә шул адымга баруга этәрә. Күп очракта моңа без, өлкәннәр, гаепле. Үсмерләр кәефен, проблемасы асылын табарга тырышу, аңлату, киләчәккә яшәүгә юнәлеш бирергә тырышу булырга тиеш. Баланы үзенең тормышына чит кеше күзлегеннән карарга өйрәтергә кирәк. Ул эгоист яки ялгыз булмасын. Соңгы елларда Татарстанда да элмәккә менүче балалар саны бик нык артты. Күптән түгел бер үсмернең, ялгыз әнисеннән телефон сорап, тегесенең алып бирә алмавы сәбәпле үз-үзен үтерүе турында сөйләделәр. Бу коточкыч вакыйгага кем гаепле? Әлбәттә, беренче чиратта тәрбияләүчеләр.
Күптән түгел бер танышымның элмәккә менүен ишетеп шаккаткан идем. Ничек бу хәлгә барган, дидем. Уйлана торгач, төшендем: ул тормышта үз урынын таба алмады, гаиләсе, туганнары, якыннары белән тынышмады. Дуслары да шешәдәш булудан башкага ярамады. Аңа без берничек тә ярдәм итә алмадык. Төрлечә якын килмәкче булдык. Ә ул үзен изоляцияләп кенә калмый, бөтенләй дошманлашып, каршы куя иде. Бәлкем, шунда таибларга күрсәтергә кирәк булгандыр, белгечләр аңа ярдәм иткән булыр иде. Ә безнең моңа башыбыз җитмәде. Уйламадык бу хакта. Киресенчә, бу кешенең килеш-килбәтенә, рәвешенә нәфрәтләндек кенә. Эгоист, дип гаепләдек. Безне кем кайгырткан, үзенә карасын, янәсе. Әмма ялгышканбыз булып чыкты…
Бәлкем кечкенәдән дини тәрбия алган булса, иманның, аз гына булса да, ни икәнен аңласа, бу кеше дә зур гөнаһка бармас, тормышта үзен табар иде. Еллар узгач, аракы сөреме белән томаланган мине чистарту бик кыен шул. Югыйсә, бер Аллаһы гына гомер бирә, аны Ул гына ала да. Ә бу законны бозу коточкыч зур гөнаһ. Кешенең бакыйга күчкәч хәле җиңеләйми, киресенчә, ул үзен дә, якыннарын да коточкыч газапларга дучар итә. Менә шушы хакыйкатьне аңлату, иман ныклыгы җитенкерәми бүгенге буында. Кем әйтмешли, буында буыннар сыегайды.
Фаил ХАКИМОВ.
Педофиллар каян чыга?
Газетабызның узган санында хәбәр иткәнебезчә, Казанда 27 яшьлек милиционер 7 яшьлек кыз баланы көчләүдә гаепләнә. Әлеге эш буенча җинаять эше ачылган. Өлкән сержант үзе сак астында. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге үз хезмәткәре гамәлләрен рәсми төстә хөкем итте һәм аны эшеннән азат итте.
Әлеге коточкыч вакыйганы Казан хокук яклау үзәге психологы Владимир Рубашный болай дип аңлата: “Гадәттә, кешенең психосексуаль үсеше тоткарлану, икенче җенестән булган кеше белән аралаша алмавы көчләү өчен сәбәп булып тора. Кайчагында кеше мондый җинаятьне аерым тормыш вакыйгалары белән бәйле рәвештә көчле тәэсирләрдән дә кылырга мөмкин. Педофилларның шәхси үзенчәлекләре, характерлары төрле. Алар турында бер төрле генә сөйләп булмый. Ләкин аерым төсмерләрне ачыкларга була: андый кешеләр шәхес буларак пассив, шул ук вакытта агрессив таркалу белән бәйләнгән үз-үзенә ышану дәрәҗәсе ким була. Ул үзеннән көчсезрәкләрне тулысынча буйсындыру аша канәгатьлек ала. Шулай ук аерым социаль мөнәсәбәтләргә күнегү, дисциплинага буйсыну, катгый иерархия тоту кебек шартлар да шундый җинаятьләргә китерергә мөмкин. Ә мондый шартлар нәкъ менә көч структураларында була ала. Һәм кеше үзе дә аңламастан үзгәрә. Шулай итеп, беренче чиратта, хокук саклау органнарында хезмәт итәргә алынучыларга тулы диагностика үткәрү шарт. Әле бу ярты эш кенә. Чөнки психологларның бәяләмәсе ул тәкъдим рәвешендә генә, ә кешене органнарга хезмәткә алу мәсьәләсен җитәкчелек хәл итә. Гәрчә тирән психологик тикшерү дә еш кына, кызганычка, потенциаль педофилларны ачыклый алмый. Дистә елдан артык җинаять төзәтү өлкәсендә эшләгән психолог буларак, ышанып әйтә алам: андый кешеләрне хәтта көч структураларында да 100%ка ачыклау кыен. Шул ук вакытта милиционерлар тарафыннан быел кылынган резонанс тудырган җинаятьләргә Эчке эшләр министрлыгында адекват бәя бирелмәде. Бу исә ведомствода реаль кризис турында сөйли”, – ди психолог.
Милиционерларны эшеннән үткән дата белән азат итеп кенә куркыныч статистиканы төзәтеп булмый. Чөнки гаепләүне инкарь итү түгел, ә бәлки кылганны тану теләсә нинди үзгәреш-төзәлүләрнең таяну ноктасы икәнлеген һәркем белә, диелә Казан хокук яклау үзәге матбугат сәркатибе тарафыннан әзерләнгән язмада.
Казан хокук яклау үзәге юристлары фаҗигагә тарган кыз гаиләсенә юридик ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерә. Үзәкнең Казандагы телефоны: 2770386.
Исереккә сәлам бирмә!
Хәмер сазлыгына кереп баткан Русия айнып алганда, әледән-әле эчкечелекне туктату турында сүз кузгата. Урамга чыгасыңмы, газета-журнал укыйсыңмы, бигрәк тә телевизордан Русиянең урыслар яши торган төбәкләрен күрсәткәндә – һәркайда эчкечелек, ишелеп баручы йортлар, күп эчүдән күзе-бите шешенгән ирләр, хатыннар, шакшылык, хәерчелек, ачлы-туклы тәрбия күрмәгән балалар… Кыскасы, аракы күлендә муеннан түгел, колактан пычтырдап ятыш. Җинаятьләрнең күбесе исерек баштан кылына, иң аянычы – әле балалыктан чыгып җитмәгән үсмерләрнең эчкечегә әйләнә баруы. Яңалык түгел, үзебезнең татар авылларында да эчкечелек котырып чәчәк ата. Эш юк, тормыш авыр, янәсе. Эчкәч җиңеләяме?
Татар хатыннары гына эшләгән коллективта да “утырып алыр өчен” сәбәп табылып кына тора. Бәйрәм, юбилей, премия алса да, һәммәсен билгеләп үтәргә кирәк. Әлбәттә, өстәл күрке – аракы булу шарт. Агы да, кызылы да, коньяк, шәраб – һәммәсе дә китә, талымлап тору юк. Менә шундый хезмәттәшләр даими рәвештә оештырган күңел ачу мәҗлесләренә бик катышмаган, ягъни салырга яратмаган 1-2 хатын-кыз була, нәкъ менә алар кәефләнеп йөрергә яратучылар тарафыннан түбәнсетелә. Һәрбер оешма, хезмәт коллективында үзләрен дөнья кендегедәй үтә мөһим санаучы, эшчеләр белән идарә итүче вак-вак түрәчекләр була. Мәсәлән, торак-коммуналь тармакта алар – мастер, техник хатын-кыз. Синең хезмәт хакың, премия шулар кулы аша үтә. Сыйланырга, бигрәк тә бушка салырга яратуын белгәнгә, аларны эшчеләр әледән-әле кунак итеп, сыйлап тора. Әлбәттә, авызын майлап торган юмарт эшче “прогул” ясап, салып йөрсә дә гафу ителә. Түрәчек аны җитәкчегә яхшы яктан гына тәкъдим итә, хезмәт хакы да, премия дә тулысы белән эләгә. Эчмәгән һәм аңа да тәкъдим итмәгән эшчене алып барып, юмарт шешәдәшнең эшен эшләтә, “ни өчен”, “нишләп”, дигәнрәк сорау куйсаң, хезмәт хакыңны кисеп атарга да мөмкиннәр. Һәм шунысы хак: шушы түрәчек ниндидер сәбәп белән эштән китсә, янында бөтерелгән хезмәттәш-шешәдәшләр аңа урамда очраганда сәлам дә бирми, таныш буларак: “Ни хәлең бар?” – дип тә сорамый.
Сагынып көтеп алган ахирәт дусларны да хәзинәдә булган тәмле ризыгың, чәй табының гына канәгатьләндерми. Рәхәтләнеп, ачылып гәпләшер өчен “тел ачкычы” кирәк. Нигә шундый яман гадәткә ияләндек соң без? Ирсез, ялгыз хатыннарны һәртөрле яманлыкка, явызлыкка сәләтле диләр. Салырга яратучылар да башлыча ялгыз хатыннар дип уйлыйлар. “Зәһәр еланнан” ерак торучы ирле ханымнар гафу итсен. Әмма кәеф-сафа корып, бәйрәм ясарга сәбәп кенә эзләп йөрүчеләрнең күпчелеге ирле хатыннар.
Телевизордан 60-70 ел бергә яшәгән, өлкән яшьтәге парларны еш күрсәтәләр. Кулларында эчемлекле бокал. Бу 80-90 яшьләрдәге хөрмәтле өлкәннәр Коръән һәм тәсбих кына тотсын иде дә бит, юк шул.
…Җәйнең ямьле көнендә ЗАГС янында торабыз. Язылышучы парлар да, аларны озатып йөрүче кунаклар да бихисап. Менә яшьләр язылышып чыкты, һәр икесенең дә кулында ватар өчен махсус сатып алынган фужер. Шуларга шәраб салып эчтеләр дә бәхет теләп, асфальтка бәреп ваттылар. Ә аның салкын коралдай ыржаеп җирдә ятуында беркемнең дә эше юк. Аяк астындагы җирне тоймый күбәләктәй очып йөргән килен шул ватык бокалга баскан итеп күз алдына килеп, сискәнеп киттем. Пыяланы җыеп алмыйча тынычланмадым.
…Аракы эчәргә өйрәнә алмадым. Аллага шөкер, “ирсез хатын” дигән ямьсез исемне 27 ел күтәреп йөрсәм дә, аракы дигән шайтан юлдан яздыра алмады. Берәүне дә тәнкыйтьләгәнем, эчәсең дип мыскыллаганым булмаса да, нәкъ менә эчмәгәнем өчен үземнән түбән, сәлам бирергә дә лаек булмаган, салырга яраткан хатын-кыздан күп зыян, авырлык күрдем.
Үскәндә иптәш, классташ кызларым берсе дә эчүгә хирыс булмады. 1974 елда 10 сыйныфны тәмамлагач, әти-әниләр, укытучылардан башка колхозның алма бакчасында таңга кадәр бәйрәм иттек. Ике параллель сыйныфка 64 бала, 30дан артык егет. Эчкечелек булмады. Бер классташымның да исерек димим, кызмача булуын да хәтерләмим. И, ул бит 35 ел элек диярсез.
Казанда яши башлап, төрле район-авыллардан килеп урнашкан яшьтәш хатын-кызлар белән шул чорны искә алабыз. “Чыгарылыш кичәсе көнне һәммәбез дә исерде, аракы да бетте. Әнинең өйдә көмешкәсе барын беләм. Җыелышып безгә кайттык, әнидән ялынып теге көмешкәне алдык, янә төтен булганчы исереп, бөтенебез безнең печән сараена кереп түндек”, – ди бер ханым. Әйтергә теләгәнем шул: аракы, эчкечелек үләт чиреннән дә яман, карантин кертеп тә туктатып булмый аны.
Шау-шулы компанияләрдә салырга яраткан хатын-кызлар зуррак уңышка ирешә, яхшы карьера ясый дигән фикер дә бар. Шулайдыр да, бәлки, ләкин аракы белән бәйле нәрсәнең башы уңышлы булса да, матур тәмамланмый. Бер-берсе белән гел сәбәпле-сәбәпсез өстәл көйләп, күңел ачарга, кунакка йөрешергә яратучы ахирәт хатын-кыз, тел чишелеп китеп, тиеш булмаган серләрен дә ычкындыра. Ә инде айнып, баш шөрепләре үз урынына утырганда, кәефле чакта сөйләнгән сүзләр… дөнья гизә. Үпкәләш, ызгыш китә…
Бер йотым аракыны урталай бүлеп эчкән җан дуслар арасында бер-берсенең алтынын, кыйммәтле әйберен урлауларын беләм.
Бер-ике рюмка аракы эчеп, хатын-кыз эчкечегә әйләнми, диләр. Бик чиста-пөхтә, өен дә, балаларын да ялт итеп тотучы уңган гына хатын-кызларның әкренләп эчүгә сабышып, тормышын фаҗигале үлем белән тәмамлаучылары күп.
Эчкән өчен җәзаны кырыслатырга кирәктер. Эчү һәр кешенең шәхси эше була алмый. Ниндидер тотнаксыз эчкече аркасында зыян күрүчеләр, фаҗига, бәхетсезлекләр күпме! Ә хатын-кызның эчүе – икеләтә яман. Эчеп, бар дөньясын, хәтта сабый баласын онытып җирдә калдырып, кайда икәнен дә хәтерләмичә михнәттә яшәтүче аналар күпме! Бәхет теләп шәраб күтәргәнче, шулар хакында уйлансак иде.
Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.
Казан.
Комментарии