БӘЙРӘММЕ БУ, МӘХШӘРМЕ?!

БӘЙРӘММЕ БУ, МӘХШӘРМЕ?!

Эш белән район үзәкләренең берсенә барырга җыендым. Кызганычка, автовокзалда мин теләгән юнәлешкә илтүче маршрутларның барысы да ул көнне китеп беткән иде. Шулчак таксистларның берсе үзе белән барырга «кодалый» башлады. Инде өч пассажирны җыеп өлгергән. Мин дә утырсам, юлга чыгарга әзер булуын белдерде. Башка чара калмаганга, ризалашырга туры килде. Юлдашларның барысы да яшьләр булып чыкты. Машина кузгалуга бер телле «бете» танышырга ук тотынды. 35 яшьлек Артемның туган якларына сыйныфташлар очрашуына барышы икән. Ни гаҗәп, юлдашларымның барысы да очрашуга килгән булып чыкты. Әлбәттә инде, сүз, нигездә мәктәп, классташлар турында барды. Миңа алар сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде.

БЕРЕНЧЕ КЫЙССА – АРТЕМ КЫЙССАСЫ

– Беренче сыйныфка укырга кергәндә без шактый идек. Никадәрле классташымны югалтып өлгердем мин! Теге «Казан феномены» дигән нәрсә безнең шәһәрне дә әйләнеп узмады. Урам, асфальт бүлешеп, монтировкалар, биталар белән коралланып, урамга – урам, пычакка пычак килгән замана корбаннары без. Тик әйтәсе килгәннәрем бу хакта түгел. Ә сыйныфташым Константин турында. Тәртипле, сабыр, аз сүзле малай иде ул. Башлангычта яхшы билгеләренә генә укыды, олырак классларда да сынатмады егет. Башкалардан әллә ни аерылып тормаучы, чибәр, тәртипле егетне сигезенче класста укыганда әнисе ташлап чыгып китте. Берүзен, япа-ялгыз ике бүлмәле фатирда калдырып. Ә чыгарылыш сыйныфында чакта бөтен шәһәрне аякка бастырды Константин…

Яңа ел алдыннан, каникуллар башлангач, Костя әнисе янына башка шәһәргә кунакка китә. Күршеләре сөйләвенчә, моңарчы хат та язып карамаган егет әнисен кинәт исенә төшерә. Юксынуы, сагынуы, аны күрәсе килүе хакында телефоннан сөйләп, чакырулы булырга ирешә.

Яңа елга санаулы минутлар калгач, аш бүлмәсендә әнисе белән үги әтисе тавышланган кебек тоела аңа. Якынрак килеп, тыңлап карагач, шул ачыклана: чыннан да, тегеләр кычкырышып маташа. Егеткә әнисен рәнҗетәләр кебек тоела. Әллә ни озак уйлап тормый, ул кулына пычак алып, үги әтисенә күпсанлы тән җәрәхәтләре ясый. Ир кеше шундук җан тәслим кыла. Шок хәлендәге әнисе милиция хезмәткәрләрен чакыра. Костяны шундук кулга алалар. Экспертиза шуны раслый, кансызлык кылганда ул үз аңында, эш-гамәлләренә җавап бирер дәрәҗәдә була.

Судта егетнең башка галәмәтләре хакында да беленә. Аның инде берничә ел дәвамында иблис тарафдары булганлыгы да ачыклана. Дуслары судта чәчләр үрә торырлык хәлләр хакында бәян итә. Эт, мәчеләр үтереп, алардан әзерләнгән тәгамьнәр белән дусларын сыйлавы, моңарчы төрле җинаятьләр кылуы, кеше үтерүе, һәртөрле мәсхәрә кылулары да өскә калкып чыга. Ә иң шаккатырганы шул була: улының кем икәнлеген сизенгән, белгән ана башка шәһәргә качып котылудан башка чара тапмый… Константин инде берничә мәртәбә әнисенә һөҗүм иткәч, ул шундый карарга килә. Беренче мәхәббәте, хатыны үлгәч, берәү кияүгә дәшүгә, барлык мал-мөлкәтен калдырып, бичара ана, башка шәһәргә китеп котыла. Улын кулга алгач, ул шәһәребезгә әйләнеп кайтты. Костяны утыртып куйгач, хурлыгына чыдый алмыйча, йорт-җирен сатып, билгесез юнәлештә китеп югалды.

– Классташлар очрашуында шуны белдем: Костя төрмәдә җан тәслим кылган. Әлбәттә инде, чын сәбәпләре безгә билгесез, тик авырудан үлгән дигән хәбәре килеп иреште. Барлык сыйныфташларны искә алганда кемнедер кызгандылар, кайсысы хакында сөйләгәндә балавыз сыгучылар да табылды. Ә Костя турында сөйли башлагач, арадан берсе: «Эткә үлем дә этчә!» – дип, алып баручының авызын томалап та куйды…

Менә шундый аянычлы язмышлар да очрый бу тормышта. Әле дә булса җаныма тынычлык таба алмыйм. Мин дә бит Костя белән бик дус идем. Күршедә генә яшәдек ич. Әллә ничә мәртәбә бергәләп ул әзерләгән ризыктан авыз итәргә туры килде. Бергә укып, көн дә очрашып яшәгән дустымның иблис тарафдары икәнлеге хакында сизенмәгәнбез дә. Вакытында тоемлап, аңлап ярдәм кулы сузсак, бәлки, мондый хәлгә дә калмаган булыр иде. Аның аянычлы язмышы үзәкләрне өзә…

ИКЕНЧЕ КЫЙССА – ВИТАЛИЙ КЫЙССАСЫ

– Кызганыч, аянычлы, гыйбрәтле язмышлы адәмнәр барлык сыйныфларда да була торгандыр инде ул. Безнең дә очрашу кичәсе булды быел. Барлык классташлар да диярлек килгән иде. Укытучылар белән очрашып, рәхәтләнеп аралашкач, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт карагач, без, классташлар, әрәмәлеккә киттек. Биредә тиз генә «өстәлләр» булдырып, эш сөйләшү-аралашуга күчте. Барлык классташларны искә алгач, тагын бер кеше онытылганлыгы ачыкланды. Алексейны төшереп калдырганбыз икән исемлектән. Чыннан да, барлык классташлар хәтереннән чыгып качарга теләгәндәй, әлеге егетнең исеме мәңгелеккә онытылган. Кыңгыр эшләре, кылган җинаятьләре белән күңелләрне кайтарып өлгерде шул ул сыйныфташыбыз.

Әнисе Алексей белән йөкле чакта ук, әтисе якты дөнья белән бәхилләшә. Дөньяга бишенче бала булып туган сабый әтисен бөтенләй хәтерләми дә. Хәер, 25 ел гомерен төрмә-колонияләрдә уздырган әтисенең үлеме якыннарын әллә ни кайгы-хәсрәткә салмады шикелле. Гаиләсенә дә тынычлык бирмәүче, хатынын тукмап, балаларын куркытып яшәүче деспоттан котылуларына сөенеште генә, бугай, алар.

Алексей да сугыш чукмары булып үсте. Балалар бакчасына йөргәндә үк, ул елатмаган, рәнҗетмәгән бала калмады шикелле. Ә 5 яше тулгач, ул бакчадан бөтенләйгә китәргә мәҗбүр була. Көндезге йокы вакытында төркемдәше Оксананы чишендереп, тәнен ялаган чакта тәрбияче күреп ала. Телсез калган ханым шундук бакча мөдиренә йөгерә. Алексейны бакчадан китәргә мәҗбүр итәләр…

Башлангыч сыйныфларда укыганда да классташларына, укытучыларга тынычлык бирми ул. Дәрес барганда җырлап җибәрүләр дисеңме, укытучыны кимсетүләр, сыйныфташлар белән сугышу, тәмәке тарту… Үзәкләргә үтеп, җаннарны кимереп бетерә ул. Директорга чакырып сөйләшүләр, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар тәрбиясе, әнисе үгетләүнең дә файдасы тими. Башлангыч сыйныфларны көчкә тәмамлаган малай олы классларда укытучыларны кимсетүен, сыйныфташларын рәнҗетү алымнарын «камилләштерә». Алтынчы сыйныфта укыганда шәраб, аракы чөмерә башлый, мәктәпкә йөрүдән туктый. Бер мәлгә ул бөтенләй югалып тора…

Алексейның сыйныфташлары югары уку йортларын тәмамлаган вакытта аны кулга алалар. Тикшерү барышында шул ачыклана: ул үтерү, талау, мәсхәрәләүләрдә катнашып кына калмыйча, әлеге эшләрнең башында тора. Машинага утыртып судка алып барган вакытта, бандит качып котыла. Озак та тормый, Алексейны үтергәннәр, дигән хәбәр тарала. Һәм ул, чыннан да, бик тиз раслана. Аның телгәләнеп беткән гәүдә кисәкләрен шәһәрнең төрле почмакларыннан табып алалар…

Алексейны күмәргә кеше дә булмый. Әнисе берүзе җирли малаен.

– Күпме кешенең башына җитте, никадәрен рәнҗетте, кимсетте! Кычкыртып талады, ут төртеп яндырды… Аны җирләгәч, бөтен шәһәр җиңел сулагандай булды. Рухына багышлап дога кылучы да юктыр аның. Бу дөньяда да, тегесендә дә мәрхәмәт юк андыйларга! Чиләгенә күрә капкачы, сәдакасына күрә савабы дигәндәй, бар да үзеңә кире әйләнеп кайта. Бу дөньяда изгелекләр генә кылып яшәргә кирәк! Шул вакытта якты дөньяда да, ахирәттә дә җаның тыныч булыр! – дип тәмамлады сөйләвен Виталий…

ӨЧЕНЧЕ КЫЙССА – ОКСАНА КЫЙССАСЫ

– Мин сезне бер күрдем дә, башка очрашмабыз, дип ышанам. Шуңа күрә, мин дә эч серләремне сөйлим әле үзегезгә. Бәлки, бераз җиңеләеп китәрмен, – дип башлады сүзен ханым. – Мин – кияүдә, ике балам бар. Ирем дә бик әйбәт, акыллы, уңган, булган кеше. Ә мин – шакшы җан, аңа хыянәт итеп кайтып киләм. Мин дә курсташлар очрашуында булдым. Хәзер, тәртибе белән сөйләп бирәм, тик бүлдермәгез генә, яме, – дип дәвам итте Оксана.

Безнең сыйныфта бер егет бар иде. Чандыр, какча гәүдәле, колаклары озын, иреннәре дә шыксыз зур, күзләре дә артык тирән кебек тоелган иде безгә мәктәп чорында. Без, кызлар, аны «озын колак», дип үчекләп, еш кына мыскыллый торган идек. Ул безнең белән бәйләнеп тормыйча, кызарынып, тизрәк качу ягын карый иде. Менә очрашуга шул егетебез дә килгән иде быел. Искитәрлек хәл: теге Андерсон әкиятендәге шыксыз үрдәгебез нәзберек аккошка әверелгән бит! Тулышып торган иреннәре (хәзер кызлар шундый иреннәрне акча түләп салоннарда ясата), тирән күлдәй зәңгәр күзләре, нәфис, килешле гәүдәсе… Бер карауга гашыйк итәрлек егетләр асылына әйләнгән дә куйган. Барлык кызларның күзләре анда гына булды, ачыктан-ачык мәхәббәтләрен белдерүчеләр дә табылды. Мин дә башкалардан кимен куймадым. Комплиментларга күмдем егетне, ә матур, ягымлы сүзләр кемгә ошамый! Бераз төшереп алгач, каннар кызышкач, күңелләргә дәрт өстәлгәч, Аркадий белән төркемнән читкәрәк киткәнбез. Артыбыздан куып җиткән Елена да егетне купшы мәхәббәт сүзләренә күмәргә тотынды. Аны күптән яратуы, мәхәббәт утында януы хакында сөйли башлады. Хәтта егет белән җенси мөнәсәбәткә керергә теләве хакында әйтергә дә кыенсынмады. Менә шулвакыт минем күңелемдә көнчелек уты кабынды. Лена белән икәүләп егетне бүлешергә тотындык. Эш хәтта сугышуга кадәр дә барып җиткән булыр иде. Әгәр шулчак Аркадий ярдәмгә килмәсә. Ул безне тынычландырды, ялыбызны үзе яшәгән фатирда дәвам итәргә тәкъдим ясады. Без моңа рәхәтләнеп риза булдык. Такси тотып, төн уртасында егет яшәгән районга юл тоттык. Аның фатирында сыйныфташлар турында сөйләшү, мәктәп еллары, матур мизгелләр хакында бераз әңгәмәләшкәч, кабымлык, хәмер тулы өстәл артына күчтек. Кайчан һәм ни рәвешле ятакка килеп ирешкәнбез, хәтерләмим. Тик бераздан Аркадийның: «Ниһаять, сездән үчемне алдым, чәчтарашлар! Мәктәп елларында шактый түзәргә туры килде миңа. Бик күп мыскылладыгыз, кимсеттегез! Ә хәзер чыгып таегыз минем фатирдан!» – дигән сүзләреннән айнып киткәндәй булдым. Таксига утырып автовокзалга элдердем. Ни битем белән ирем каршына кайтып керермен, белмим. Бер минутлык рәхәтлек аркасында нинди хәлгә калдым бит, нинди гөнаһ кылдым?! Эчмәгән булсам, бу хәлләргә төшмәгән дә булыр идем! Тик терсәк ерак шул…

– Оксана сумкасыннан аракысын чыгарып, шешәдән генә берничә йотым эчеп куйды. Шунда юлдашларына да салырга тәкъдим итте. Шайтан туе яңадан башланды. Машина салоны әчкелтем, укшыткыч «хуш исләргә» күмелде…

Бәхеткә, мин инде барасы шәһәремә килеп җиткән идем. Юлдашларым белән саубуллашып, тукталышта төшеп калдым. Эх, шундый рәхәт, дөнья матур, ямьле дә соң тормыш!!!

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии