«Һиндстанда күселәрне үтермиләр, ә кулдан ашатып үстерәләр»

«Һиндстанда күселәрне үтермиләр, ә кулдан ашатып үстерәләр»

Минем яхшы танышым – Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әле өч ел элек кенә журналист булып эшли башлаган иде. Бүген мин нәрсә белән шөгыльләнсәм, ул да шуны эшләде: журналист тикшеренүләре үткәрү, төрле темаларга интервьюлар алу, командировкалар… Тик ике ел элек, бөтен кешене гаҗәпкә калдырып, шушы эшен, бөтен әйберсен калдырды да, чит илгә акча эшләргә чыгып китте. Круиз лайнерында, ягъни корабльдәге казинода эшли ул. Круиз лайнерлары төрле илләрдән туристлар алып, бер атна эчендә берничә илгә бара, туристларга төрле илләр күрсәтә. Ләйсән дә шундагы турист кебек. Кичләрен казинода эшләсә, көндезләрен шәһәрләр карый, экскурсияләргә бара. Бер үк вакытта акча да эшли, дөнья да гизә, кыскасы.

Узган ел сигез ай эшләп кайтты да, очраштык. «Ничек соң, чит илдә эшләү ошадымы? Син ничек курыкмыйча бөтен әйбереңне калдырып чыгып китә алдың болай?» – дим. Эше дә бер дигән иде, журналист иде бит югыйсә… «Әнә шул журналист булып, бездәге гаделсезлекләрне күреп, төшенкелеккә бирелгән идем. Бездәге хезмәт хаклары белән үзеңә яхшы тормыш коруның авыр булуын аңлаганга күрә чыгып киттем дә инде мин. Бер дә үкенмим», – дигән иде ул миңа. Һәм үкенмәгәнен кабат раслады – 3 ай гына авылына кайтып ял итте дә, тагын чит илгә, шул ук корабка, шул ук казинога эшкә китеп барды. Киткәненә 7 ай тирәсе була инде. Шалтыратып, хәлләрен белештем бер көн…

Ләйсән, болай тиз кире китүеңнең сәбәбе нәрсә булды соң? Эшеңне сагындыңмы, әллә башка сәбәпме? Белүемчә, 3 ай отпуск корабльдә эшләгән кеше өчен бик аз, яртышар ел ял итәләр, дип беләм…

– Мин беренче контрактым вакытында корабльдә 8 ай эшләгән идем. Эшләү дәверендә моңа кадәр күрмәгән илләрне: мәсәлән Мадагаскарны, байлар гына ял итә торган Сейшел утрауларын күрдем. Бу искиткеч хатирәләр. Мәсәлән бер хатирәм белән уртаклашыйм әле. Мадагаскар турында. Ул элек Франциянең колониясе булган. Хәзер аерылып чыккан, әмма икътисады түбән тәгәрәгән. Җирле валюта ариариның бәясе бик түбән. 10 еврога (750 сум тирәсе) 40 мең ариари сатып алып була. Шушы акча белән кафега керсәң, үлгәнче ашап чыга аласың. Мин шулай итә идем дә, чөнки ризыкның бәясе бик түбән. Мәсәлән, океанда яңа тотып алынган балыкны 20 мең ариарига әзерләп китерәләр. Аның янына теләгән гарнир, салат, соус та бирелә. Эчемлекләр 5-6 мең ариари гына тора. Халык бик ярлы яши, урам буйлап үзләре ясаган магнитларны, беләзекләр, башка әйберләр тәкъдим итеп, артыңнан калмыйча йөриләр. Берсендә ун яшьлек Кристоф исемле сатучы малай белән танышкан идем. Ул урам буйлап магнитлар сатып йөри иде. Мин дә аннан магнит сатып алдым. Шул малайның моңсу һәм җитди күзләрен һаман оныта алмыйм. Ул әле бала гына. Аның күңел ачар, дуслары белән уйнар чагы. Моның урынына ул шушы яшьтән үк акча эшләп йөрергә мәҗбүр. Бу дәүләт үзенең халкын шушындый шартларга куя. Кая анда бәхетле балачак? Яланаяклы балалар урамда туристлардан хәер сорашып йөри, берәр тиен акча бирмәсләрме икән дип, артыңнан ияреп бара. Әле Кристоф иң ярлы гаиләдән түгел – аның ичмасам сатар әйберсе бар. Ә башкаларның моның кадәр дә рәте юк… Гыйбрәт алырлык тормышны җитәрлек күрдем мин бу фәкыйрь илләрдә. Шул ук Африканы гына алыйк. Анда халыкның ярлылыгын аңлата торган түгел. Урамга чыгу да куркыныч. Хәтта алтын-көмешләрне, акчаларны корабльдә калдырып чыгарга кушалар иде. Юкса көпә-көндез берәрсенең сине урамда талап китү куркынычы да зур, ди. Беренче контрактым вакытында 20гә якын ил күрдем мин. Рәхәт иде, тик соңга таба корабль тормышыннан туйган кебек булдым. Әнине, әтине, туганнарны сагындым. Татарстанны, татар ризыкларын… Үзебездәге тормышны. Әмма кайтып, күрешәсе кешеләремне күреп, ашыйсы ризыкларымны ашап, эшлисе эшләремне эшләп бетергәч, бер төрле бушлык барлыкка килде. Корабль тормышын, диңгез һәм океаннарны кире сагына башладым. Сагынмаслык та түгел, эшем дә бик җиңел, буш вакытым күп, ни эшлисе килә шуны эшлим, корабль берәр ил портында туктауга, чыгып, шәһәрләрне күрергә, каядыр барып кайтырга, кибеткә чыгарга җитешәм. Мин шушы тормышка ияләштем һәм шушыны сагынып кабат чыгып киттем дә.

Изображение удалено. Синең чит илдә йөрүләреңне җитди кабул итмәүчеләр дә бармы? Гадәттә бездә бит кеше университетны тәмамлауга фатир, машина алу турында уйлый башлый… Ә син бөтенләй башка илгә үк чыгып киттең.

– Фатир алу, машина алу хакында мин дә уйлыйм. Чит илгә дә шуның өчен киттем – акча эшләргә. Минем шушы яшемнән кредитларга, ипотекага кереп батасым килми. Мин чит илдә акча җыя алам, чөнки чыгымнар юк. Тору урынымны да, ашау-эчүемне дә эшкә алган ширкәтем кайгырта. Хезмәт хакы, «чаевой»лар алам, керем бар, ә чыгым юк. Ике ел тирәсе корабльдәге эшкә түзсәң, акчаңны җыйсаң, машина һәм фатирны җиңел генә алып була, чөнки мондагы хезмәт хакы Русиядәгедән бик күпкә артык. Ләкин ничә сум хезмәт хакы алуымны әйтмим. «Күп», – дип кенә җавап бирим. Бәлки чит илгә чыгып китүемне җилбәзәклек диләрдер, тик мин сәяхәт итеп, күңел ачып кына йөрмим, мин үземә киләчәктә сыйфатлы, яхшы тормыш тәэмин итәргә теләгәнгә киткән кеше. Русиядә бу авыр бирелә. Мин башка кешеләр алдында үз илемне хурламаска тырышам. Син кайдан дип сорасалар, «Русиядән», – дим. «О-о! Шәп ил!» – диләр. Күрәсең, чит илләрдә пропаганда яхшы эшлидер, бездәге чын тормышны белмәгән кешеләр, Русия ул бит шундый бөек, бай ил, дип саный. Мин дә моның белән бәхәсләшмәскә тырышам, чөнки туган илеңне чит җирдә, чит милләтләр алдында хурлау яхшы түгел. Шулай да, чынлыкта туган җиремне Русия түгел, Татарстан дип саныйм. Татарстанны яратам, туктамыйча мактый алам, «Безнең республика бай, бездә нефть бар», – дип мактанам, үз телем барлыгын да, балачактан ук ике телле булып тәрбияләнүемне дә әйтәм. Үземнең татарлыгымны аңлатырга иренмим, милли ашлар турында сөйләргә дә онытмыйм. Шунысын да әйтим, чит җирләр күрүем миңа чагыштыру мөмкинлеге бирә. Һәм мин бер нәтиҗәгә килдем: Мадагаскар, Африка, Һиндстанны, исәпкә алмаганда, башка барлык илләрдә диярлек халык Русиядәгедән яхшырак яши. Мин үзем Европага мөкиббән китәм. Мәсәлән Грецияне иң начар икътисадлы Европа иле дисәләр дә, мин моның белән килешмим. Әйе, бәлки хезмәт хаклары Европада кабул ителгәннән аздыр, тик миңа аларның яшәү рәвешләре ошый. Австриядә дә, Чехиядә дә кешеләр бездәгедән яхшырак яшиләр. Күрше тавыгының күркә булып күренүе түгел бу. Кайда да бездәгедән яхшырак яшиләр, дигән фикер туа миндә. Әйе, һәр илнең үз кимчелеге бар, ләкин башка илләрдә дәүләт үз халкын нык кайгырта. Социаль тәэмин итүме ул, медицинамы – халык өчен бөтен шартлар да тудырылган, барысы да халык өчен эшләнә… Бездә исә… Чагыштырырлык әйберләр күп инде, кыскасы…

Бу юлы китүеңдә үзең өчен нинди яңа илләр ачтың, Ләйсән?

– Һиндстанны. Һәм бөтенләй көтелмәгән яктан. Без бит кечкенәдән һинд кинолары карап, һинд биюләре биеп үскән балалар идек. Мөкиббән китә идем, үзем дә. Тик бу ил дә, аның халкы да фильмнардан гына шулай матур булып күренә икән шул. Һиндстанлылар белән якыннан аралашырга туры килгәч, бу милләтне кабул итә алмый башладым. Яратмадым димим, бөтен милләтләрне дә яратырга кирәк, әмма… Тырнакны, чәчне вакытында кисү дигән әйбер дә юк аларда. Озын, пычрак тырнак күргәч, хатын-кызларда ни, ир-атларда ни, әллә нишләп китәсең. Аларда кикерүдән, борын чокып маңка караудан оялу дигән әйбер юк. Йөзеңә карап та кикереп җибәрәләр. Чиста киемнән йөрү дә юк. Аларның бөтен ризыклары зәһәр һәм күп тәмләткечләр салынган. Ни өчен мондый ризыклар ашауларын да беләм, чөнки зәһәр тәмләткечләр белән пешерелгән ризыкларны ашау, микробларны үтерә, алар ул кадәр зәһәрне ашамасалар – инфекцияләрдән үлеп бетәчәкләр, билләһи. Чөнки яшәгән җирләрендә, урамда антисанитария. Зур-зур чебеннәр оча, алар ризыкларына куна, исләре дә китми. Шушы зәһәр ризыкларны ашагангадыр күрәсең, һиндлылардан үзенчәлекле, начар бер ис килә. Болары – тышкы яктан күргәннәр. Һиндлылар бер миллиард ярымга якын халкы булган милләт. Хакимият исә шушы кешеләргә белем бирү турында әллә ни борчылмый, аларның белем ягын да һич кайгыртмый. Шуңа күрә аларда чисталык кына түгел, белемлелек, тәрбия ягы да аксый. Мәсәлән мин эшләгән круиз лайнерына билетны бөтен кеше дә сатып ала алмый, ул аз акча түгел. Димәк, безнең корабльгә килеп эләккән һиндлылар әле алар азмы-күпме хәлле кешеләр дигән сүз. Урта һәм югары керемлеләр. Ләкин сөйләшү манералары, «моны эшлә, тегене эшлә», дип, боерык биреп, көлеп, теләсә нәрсә әйтеп кычкырулары, маңка чокып утыруларын күреп, туеп туктадым. Бу илнең көнкүреш тормышын күрәсе бөтенләй килми. Мәсәлән миңа иптәшләрем сөйли, урамнарында зур-зур күселәр йөри, ул зур гына да түгел, бик җирәнгеч, мәчедән дә зуррак, диләр. Һиндлыларда күсе изге хайван санала, чөнки аларның кайбер диннәре буенча кеше үлгәч, җаны күсегә күчәргә мөмкин. Шуңа күселәрне үтермиләр, аларга яратып карыйлар, хәтта ашарларына биреп, тәрбияләп торалар. Минем өчен бик җирәнгеч әйбер, мин күселәрне бөтенләй яратмыйм. Шуңа күрә, урамда күсе күреп, куркудан аңымны җуймыйм, дип, мин Һиндстанда урамга бөтенләй чыкмыйм. Һиндлыларның яши торган урыннарын корабльдә бергә эшләгән дусларым видеога да төшереп күрсәттеләр. Пычрак җирдә яшиләр, барак өстендә барак, сәләмә киемнәр, сәләмә җиһазлар… Һиндлыларның күбесенең яшәргә урыннары да, йорт салырга акчалары да, җирләре дә юк. Керләрен дә пычрак елгада гына юалар, шул елгага юынтыкларын түгәләр. Ашаган ризыкларының калдыкларын, чүп-чарларын Һинд океанына аталар. Шулай булгач, бу халык ничек алга китә алсын… Табигатькә һәм үзләренә карата шундый мөнәсәбәттә булган кешеләр, минемчә, беркайчан да ниндидер яхшы тормышка барып җитә алмас.

Ләйсән, соңгы вакытта дөнья буйлап короновирус тарала башлады бит… Бер круиз лайнеры Япониядә ике атна буе карантинда да торды. Анда 56 илдән, шул исәптән Русиядән дә килгән 3,7 мең кеше бар иде, диделәр. Карантиннан соң 500еннән артыгында короновирус таптылар. Сезне бу уңайдан нәрсәгә дә булса әзерләндерәләрме? Үзең короновирус йоктырудан курыкмыйсыңмы?

– Ул корабль турында ишеткән идем, анда минем бер дустым эшли. Безнең флотның тагын бер кораблен Италиядә карантинга яптылар. Чөнки пассажирлар арасында короновирус белән чирле бер кытай хатын-кызы булган. Шуның аркасында 6 мең пассажирны һәм меңләп экипаж әгъзасын диңгез уртасында ике атна тоттылар. Берәүне дә ярга чыгармадылар. Хәзер Италия бөтенләй ябык. Мальдив утрауларына да беркемне кертмиләр. Шуның аркасында хәзер безнең графиклар да бозылды, Мальдивлар урынына Дубайга йөзәчәкбез, мәсәлән… Әйе, безне дә короновирус белән арытып бетерделәр. Һәр портка туктаганчы корабльгә табиблар кереп, һәр кешенең температурасын тикшерә. Безгә – корабльдә эшләүчеләргә дә булышырга кушалар, ягъни без дә куркыныч астына куелабыз. Корабльдә кытайлар бар – аларга аерым игътибар. Корабльгә вирус кергән очракта, бөтенебезгә дә куркыныч яный. Чөнки без консерв банкасындагы кебек. Тик мин курыкмыйм. Руслар әйтмешли, «зараза к заразе не пристает».

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии