Юлларда игътибарлы булыгыз

Юлларда игътибарлы булыгыз

Статистика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Русия юлларында һәр ел 30-35 меңгә якын кеше һәлак була. Кемдер рульгә исерек килеш утырып, ә кемдер игътибарсызлык аркасында машинада бәрелеп төрле тән җәрәхәтләре ала яисә якты дөнья белән хушлаша. Беренче сәбәп юл һәлакәтләренең күп өлешен алып торса да, икенчесен дә истә тотарга кирәк. Чөнки нәкъ менә игътибарсызлык аркасында Чистай-Түбән Кама юлының 62нче чакрымында төрле бәрелешләр «барлыкка килә».

Күп чакрымнар «таптаган» йөртүчеләр шушы ике шәһәр арасында Кама Аланы урнашканын беләдер. Татарстанның иң мөһим юлларының берсе сентябрьгә кадәр шушы бистәнең «тишкәләнеп, чокырланып» беткән юллары аша уза иде. Ә менә алтын көзгә без яңа ачылган юл белән кердек. Ул ике шәһәр арасын 8-10 чакрымга кыскарта, ягъни хәзер машиналар Кама Аланын читләтеп уза. Бер яктан бу яхшы булса, икенче яктан кешеләрнең игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәтләре килеп чыга.

Кама Аланы янында Ширәмәт һәм Нариман авыллары бар. Һәрберсеннән юл чыгып, Түбән Камага китә. Биредә төп юл белән кисешкән чатта, сентябрьдә юл ачылганнан бирле, ай саен диярлек юл һәлакәтләре булып тора. Моның сәбәбе яңа юл төзелгәч, яңа күрсәткеч билгеләр дә пәйда булуда. Төп юл билгесе элек бер якта торса, хәзер икенче юлны баш итте. Туры юлдан зур тизлектә килгән кеше иң элек Нариман авылы ягыннан килүчеләрне үткәрергә тиеш, чөнки ул як хәзер өстенлекле санала.

Түбән Кама юл иминлеге хезмәткәрләре сүзләренчә, һәлакәтләрнең барысы да игътибарсызлык аркасында килеп чыга. «Түбән Кама, Кама Аланы халкы хәзер ул юлга күнегеп бетте. Күп очракта башка районнардан килгән машиналар бер-берсен «куып тота». Чөнки йөртүчеләр әле һаман да Кама Аланыннан килүче юлны төп юл дип санап, туп-турыга чыгып китә. Үз очрагында юл кагыйдәсе белән хәбәрдар Нариманныкыннан килүчеләр дә «мин хаклы» дип бара», – ди шушы чатта туктап торган полиция хезмәткәре.

ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән исемлек буенча, августтан бирле шушы чатта 6 бәрелеш булган. Тугыз кеше тән җәрәхәтләре ала, өчесе дөнья белән хушлаша. Һәлакәтләрнең соңгысы 27 гыйнварда була. Очраклы рәвештә үземә дә шул вакытта ул урыннан үтәргә туры килде. Ширәмәт ягыннан килүче «Калина» баш юлдан баручы «КамАЗ» һәм «Мазда» машиналарын үткәрмичә чатка чыга. Шул мизгелдә йөк машинасы йөртүчесе тормозын тыя алмыйча «Калина»га бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машинада пассажир ир үлә.

– Ерактан килгәндә үк аңа сигнал бирдем, фараларны да яктырттым. Белмим, шулхәтле игътибарсыз булырлык итеп рульдә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сөйләде «Мазда» йөртүчесе.

Шушы һәлакәткә кадәр үземнең дустым да игътибарсызлыгы аркасында шул ук чатта йөк машинасына бәрелде. Үзе исән калса да, янында утыручы кыз җан бирә.

– Үзем дә аңламый калдым. Киселешкә якынлашканда гына янымда утыручым белән шул җир турында сөйләшеп бардык. алдына ничек килеп кергәнемне сизми дә калдым, – диде ул миңа.

Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә андый чатлар бик күп. Аларның һәрберсе үзендә нинди дә булса хәвеф-хәтәр саклый. Йөртүчеләр шундый җирләрдә игътибарлырак булсалар иде.

Динар ВӘЛИЕВ,

КФУ студенты.

Комментарии