- 15.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
3 февральдә массакүләм мәгълүмат чараларында бик аяныч хәл турында хәбәр таралды. Казан Ветеринар академиясендә укытучы булып эшләүче, доцент, 49 яшьлек Чулпан Сафинаны поезд бәрдереп үтергән. Мәрхүмәнең эш урыны вафат булган җиреннән ерак түгел, җомга көнне дә ул университетка дәрес бирергә ашыга торган була. Поезд якынлашканын күрсә дә, Ч.Сафина тимер юлны тиз генә йөгереп чыгармын дип уйлаган күрәсең. Язмышы шул булгандыр. Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, фаҗига укытучының аягы рельска эләккәнгә яисә кар көртенә батып калганга да килеп чыккан булырга мөмкин. Бу «Компрессор» станциясендә булган беренче генә бәхетсезлек очрагы түгел. Узган ел шул ук урында 9 кешенең гомере өзелгән. Казан тимер юлларында гомумән 58 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
…2010 елның 4 декабрендә Ринат абый Сабиров гаиләсенә дә зур кайгы килә. Әнисе ягыннан туган тиешле абыйсы Хәйруллин Асрар нәкъ шул ук урында поезд астында калып һәлак була. Асрар Габделбар улы 1928 елда дөньяга килгән, озак еллар буе Кукмара районында колхоз рәисе булып эшли. Әллә очраклы туры килү, әллә башка сәбәпләре бармы, Асрар абый да лаеклы ялга чыгар алдыннан Чулпан Сафина укыткан югары уку йортында эшли. Проректор вазифасын башкара. Лаеклы ялга чыккач, Балтач районында яши башлый. Гомере өзеләсе көнне дә Асрар абый өенә кайтырга чыккан була. Улы аны Казандагы фатирыннан «Компрессор» тукталышына илтеп куя да үзе кайтып китә. Асрар абый поезд көтеп кала. Тик фатирында нәрсәсендер онытып калдырганын исенә төшерә һәм кире борыла. Рельсларны аркылы чыкканда поезд астында кала… Поезд килгәнен ишетмәгән күрәсең, ни дисәң дә олы кеше бит.
Асрар абый хакында Ринат абыйдан тагын күпме генә сораштырырга тырышсам да, ул башка берни сөйли алмады. «Сезнең белән элемтәгә керүемнең сәбәбе абыем турында яздыру түгел, ә үземнең фикеремне халыкка, аңлату, хөкүмәт башлыкларына җиткерү», – диде ул. Ә Асрар абыйсы турында сораганда күзләрендә яшь иде. Шуңа да мәрхүм турында сораштырып, яраларын яңартмадым. Ринат абый үзе дә олы яшьтәге кеше, абыйсының шул рәвешле дөньядан китүен бик авыр кичергән.
Ринат абый Сабиров үзе гомер буе җитештерү өлкәсендә эшли.
– Теләсә нинди завод-фабриканы ачар алдыннан, теләсә нинди җитештерү объектын эшләтеп җибәрер алдыннан, завод-фабрикада куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәләме икәнен тикшерәләр, – дип сүзен башлады ул. – Алай гына да түгел, аның тирә-ягындагы кешеләрнең, җирлекнең куркынычсызлыгын, иминлеген тәэмин итәләр. Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлерлек дәрәҗәдә булмыйча, объектны тапшырган җитәкчене төрмә көтә иде без эшләгән заманда. Әгәр кемгә дә булса куркыныч яный икән, заводны эшләтү генә түгел, ачтырмыйлар да. Ул объект тирәсенә, эшчеләрдән кала, бер генә чит кеше дә, чит җан иясе дә үтеп керергә тиеш түгел. Ә безнең юллар шул завод-фабрикалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Юллар, завод-фабрикаларга караганда, кеше тормышына зуррак йогынты ясый бит. Иртә тордыкмы — урамга чыгабыз. Кеше гомере буе юлда йөри! Тик юл төзүчеләр дә, юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар да, башка органнар да бу турыда уйлап та караганнары юк. Мин Чистай урамында торам. Урамда яңа йортлар төзелеп бетеп, кешеләр яши башлаганда, юлларда бер генә светофор да, бер генә юл билгесе дә куелмаган иде. Шул юлларда 3-4 кеше юл аркылы чыкканда машинага тапталып, 9-10 кеше имгәнгәч кенә юл билгеләре һәм җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгарга зебра сыздылар. Кеше гомере чебен гомере кадәр дә тормый хәзер.
Электр поездлары йөри торган урыннарда да иминлек кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Абыйны поезд бәрдергәч, «Про город» газетасында бер журналист кыз: «Поезд юлында сак булыгыз!» дигән кисәтү булганга да карамастан, олы яшьтәге ир кеше юлны аркылы чыга һәм аны поезд бәрдерә» дип язып чыкты. Болай да кайгылы көннәребез иде, йөрәгем түзмәде, шул журналистка шалтыраттым. «Анда бит юлны аркылы чыгу өчен урыннар да юк! Язганда вафат булган кешенең туганнары хакында бернәрсә дә уйламадыгызмыни?» дип бераз «оялттым» үзләрен. (Сүз уңаеннан, быел Горький тимер юлында җәяүлеләр өчен дүрт юл аркылы чыгу юлы төзергә җыеналар. Болар «Левченко», «Яшел Үзән» һәм «771нче км» тукталышларында. Соңгысында ике юл аркылы чыгу җайланмасы төзергә планлаштыралар. Әмма бу исемлеккә һаман «Компрессор» тукталышы кермәгән. Димәк, бәхетсезлек очракларын алда да көтәргә була. – Л.Л.)
– 3 февральдә булган фаҗигагә кадәрге көннәрдә өч кеше поезд астына эләгә язган дип ишеттем. «Компрессор» тукталышы тирәсендә кеше бик күп йөри. Тик юлны аркылы чыгу өчен уңайлыклар тудырылмаган. Мондый урыннарны бөтенләй тотып алырга кирәк. Поезд үтә торган юлга кеше аек килеш тә, исерек килеш тә, хайваннар да үтә алырга тиеш түгел. Бу кеше тормышына, алар яши торган тирәлеккә зыян салу дип саныйм. Узган ел шул ук тукталышта 9 кешенең гомере өзелгән. Быел тагын ничә бәхетсезлек очрагы. Бер үлем ул – фаҗига, ә йөзләгән үлем статистиканы тәшкил итә. Җитәкчеләребез халыкны яклау һәм саклау турында түгел, ә статистика төзү белән мавыга дигән фикер туа шәхсән миндә. Тимер юлда кешеләр сугыш кырындагы кебек кырылалар. Ә бит без тыныч тормышта яшибез! Тик җитәкчеләрнең ваемсызлыгы, аңсызлыгы, комсызлыгы аркасында тормышыбызда фаҗигаләр булып тора! Ник бер җитәкче әлеге проблеманы чишәргә алынсын! Ник бер дәүләт органы тикшерү эшләре алып барсын! Сезнең газета аша булса да аларга сүзләрем барып җитүен телим!
Ринат абый гозерен җиткергәндә, вафат булган абыйсы күз алдында торгандыр кебек тоелды миңа. Чөнки күзләре бик моңсу иде аның. Бер уйлап карасаң, мәгънәсез үлем, ә туганнарына нинди югалту. Чулпан Сафина да, поезд астында калган башка корбаннар да үзләренең әҗәлен тимер юлда очратырлар дип күз алдына да китермәгәннәрдер. Кызганыч, кемнеңдер вазифасын җиренә җиткереп башкармавы аркасында күпме кеше гомере өзелә, халык юлда кырыла…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Тимер юл сугыш кырындагы кебек,

Комментарии