Чирмешән мошенниклары

Чирмешән мошенниклары

Ниһаять, Утыз Имәндә 4 ел буена үткәрелмәгән пайчылар җыены үтте. Җыенда пай җирләрен арендага алучы «Әккәрәй» җәмгыяте җитәкчесе кыска гына чыгыш ясады. Техника, ягулык бәяләренең кыйммәтләнүенә зарланды. Киләсе елга терлек фермаларын ремонтлый башлыйбыз, дип әйтте. Главабыз бу җәмгыятьне мактап, гарантия бирәм, оттырмассыз, өстәвенә алар терлекчелек белән шөгыльләнеп, авыл халкын эшле итәргә җыенуларын әйтеп кызыксындыргач, пайчылар шул матур сүзләргә ияреп, җирләрен «Әккәрәй» җәмгыятенә арендага биргәннәр иде. 4 ел вакыт әрәмгә узды. Сүзләрендә тормадылар. Фермаларыбыз буш, халык эшсез. Беррәттән гарантия бирүчегә дә ышаныч бетте. 3 ел буена авыл кырыена терәп көнбагыш чәчеп, өстебезгә очкычлардан пестицидлар сибеп, безне тараканнар кебек агуладылар. Ә соңыннан, без бит агулау хакында алдан кисәтү ясаган идек, дип акландылар. Тик халыкка бу вакытта ни эшләргә, кая качарга икәнлеген генә әйтмәделәр. Халык зарыннан бераз шикләнделәр ахрысы, шуңа күрә пайчылар җыенын үткәрүне махсус рәвештә суздылар. 2020нче ел өчен озайтылган килешү «фальшивка» булып чыкты. Быел 10нчы гыйнварда авылыбызда үткән район отчеты җыенында «Әккәрәй» җәмгыяте җитәкчесе пайчылар белән төзелгән договорның срогы чыгуы хакында әйтте. Пайчылар вәкиле вәкаләте срогы 2020нче елга кадәр генә булганга күрә, безнең мошенниклар җаен тапканнар: килешүне озайту датасын артка таба чигереп, 2019нчы елның 13нче декабренә теркәп, ялган документ сырлаганнар. Килешү өзелгән очракта ул озынайтылмый, яңадан төзелә. Пайчылар вәкиле ышанычлы зат булырга тиеш һәм килешүләрне төзү, озайту алдыннан пайчылар җыенын үткәрү инициативасы белән чыгу аның вазыйфасына керә. 2020нче ел өчен «Әккәрәй» җәмгыяте гектарга 750 сумнан пайчылар белән исәпләште. Ә менә республикабызның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары буенча, 2020нче елда пай җирләре өчен аренда түләве 800 сумнан да ким булмаска тиеш. Җыенда нигә 750 сум гына, ә 800 сум түгел, дигән сорауга авыл җирлеге башлыгы: «Безгә шулай хисап тотарга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе тәкъдим итте», – дип җавап бирде. Каладан куелган «минималканы» да түләргә теләмәүчеләрдән азат ителергә кирәк. Хәзерге базар бәяләре күләменнән чыгып, аренда түләве күләмен «минималкадан» арттыруны билгеләргә мөмкин.

Җыенның икенче яртысы үзара салымга багышланды. Авыл халкы үзара салым түләвеннән тәмам туйгач, аның җыеннарына, референдумнарга йөрми башлады. «Барыбер йорттан йортка кереп акча җыячаклар», – дип, кул гына селтиләр. Халык ул акчаларның тәртипсез тотылуын күреп тора. Зарлана. Каралган эшләрне авылыбызныкыларга бирмичә, читтән килгәннәрдән эшләтәләр. Җыелган акчалар читкә китә. Халык моңа риза түгел. Болай эшләүнең кемгәдер отышлы икәнен чамалый. Референдумнарны гамәлдән чыгарып, этаплы җыеннар уздыруны керттеләр. Янәсе, бар да гадел булсын, эштәгеләр һәм башка сәбәпләр аркасында җыенда катнаша алмаучылар читтә калмасын. Үткән елларда референдумнарда яшерен тавыш бирә ала идек, ә хәзер тавыш бирүне җайлап, кемнең ничек «сулаганын» ачыкларга була. Ачык тавыш бирү ул халыкка басым ясау, хокукларын чикләү дигән сүз. Белеме дә чамалырак булган авыл халкы җыеннарда каршы чыгарга күнекмәгән, үз фикерен әйтергә гайрәте, кыюлыгы җитми. Дәшмәүне кулайрак күрә. Аның бу йомшаклыгыннан бик оста файдаланалар. Бу салым мәҗбүри түгел, ихтыяри, дигән булалар да, бераз «закон исе кертеп», ничек кенә булса да хәйләләп, бутап, ул салымны алырга тырышалар. Халык бу ирекле салымнарны түләргә ыргылып тормый. Җирлектән белешмә бирмәсәләр, субсидия акчасын тотып калырлар дип шикләнүчеләр бар. Аларның бирмәскә, тотып калырга берсенең дә хокукы юк. Бар нәрсә алдашуга, урлауга, кысуга һәм «показухага» корылган. Моны исбат итү өчен еракка барырга кирәкми, район башлыгы урынбасарының миңа җавап биргән хатына җиңелчә генә күз салу да җитә. Әлеге җавапта этаплы җыеннарны коллективларда аерым җыен үткәрү белән бутаулары, сайлаучылар санының чынбарлык түгеллеге, ә күпкә күпертелгән икәнлеге күренә: мәчеткә даими төстә 7-8 кеше генә йөри, 18 кеше түгел. Мәктәптә укытучылар коллективы зур түгел, хезмәт күрсәтүчеләр белән бергә 25ләп кешене тәшкил итә, ә хатта 61 кеше диелгән.

Җыеннарда халык күләмлерәк булсын өчен, мәктәп коллективын җәлеп итү бездә гадәти хәл. Мәчеткә йөрүчеләрнең дә күбесе гомуми җыенда катнаша. Өстәвенә бер үк сайлаучыларны икешәр кат санап та, көчкә генә эленеп торган 50-60 санын җыйганнар. Димәк, бу сан ярылып торган «подделка». Сайлауларда 50 проценттан ким кеше катнашса, ул сайлаулар үтмәгән дип санала. 2020нче ел өчен үз салым акчаларын җыю законсыз булып чыга. Хакимиятебезнең үтә затсызлануы хакында газета битләрендә мәкаләләр басылып тора. Мин язган фактлар шуны раслый. Милек, җир һәм транспорт налогларын түләп барсак та, кайтаваз ишетелми. «Үсәбез» дип мактанабыз, тик ул үсеш авыл тормышында бер дә чагылмый. Күзләренә бераз алтын тузаны кунганнарга шуны әйтәсем килә: «1»гә «4» ул – талау, ә «0»гә «5» – ярдәм.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии