Без – татарлар!

2021нчы елның апрелендә булачак чираттагы җанисәпкә безнең милләткә каршы алып барыла торган ярсулы һөҗүм шартларында киләбез.

8нчы декабрьдә Президент Путин «О внесении изменений в отдельные федеральные конституционные законы» дигән Татарстан Конституциясен боза торган канунга кул куйды. Республикаларда Конституция мәхкәмәләре юк ителде. Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтен бетерүгә зур адым ясалды.

Башкортстан хакимияте яшермичә татар милләтенә каршы этноцид сәясәте алып бара. Башкортстанның татарлар күпчелек халыкны тәшкил иткән 20 районында татарларны башкорт итеп язмакчы булалар. Шулай итеп татарларны Русиядә сан буенча өченче урынга калдырырга телиләр.

Нишләргә соң, милләттәшләр? Татарларны тарихи мәйданнан юкка чыгудан нәрсә коткара ала? Без Татарстан Дәүләтенең яңа Шурасын һәм хөкүмәтне сайлап куя алмыйбыз. Татарлар укымышлы, сәләтле, алар арасында халык өчен, дәүләтчелек өчен көрәшүче 100 депутат табып була, әмма гадел сайлаулар булмаган шартларда бу мөмкин түгел.

Өмет нәрсәдә? Туганнар, безнең стратегия һәм идеология ике сүздән тора: «БЕЗ – ТАТАРЛАР!». Тын океаннан башлап Карпат тауларына кадәр сузылган бөек империяне һәм бихисап башка дәүләтләрне төзегән, урта гасырларда «татарлар – куркуны белми торган каһарманнар» дигән даны чыккан бөек халыкның варислары. Мәсәлән, ХIII гасырда бер урыс елъязмасы язган: «Тевтоны бежали, убояхуся одного имени татарского». Бу горур исемгә лаеклы булыйк! Без бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятлы, бай һәм матур телле, тулы хокуклы Европа милләте. Татарларның күпчелеге бу хакыйкатьне аңласа, горурланып: «Мин – татар» дип әйтсәләр, җанисәптә «татар» дип язылсалар, безне беркем дә җиңә алмаячак.

Дошманнар безне вак төркемнәргә бүлергә тели. Бу коткы таратучыларга игътибар итмәгез. Яшәү урыны Себер булырга мөмкин йә Калининград, әмма татар булып калабыз, халкыбыздан, телебездән баш тартмыйбыз!

Җәмәгать, җанисәп вакытында сезне өегезгә килмичә, сорамыйча санаулары мөмкин. Чын татар булыгыз, горур татар исеме өчен көрәшегез, милләтегезне кем итеп язганнарын жанисәпне үткәрү буенча район комиссиясенә барып тикшерегез.

Туганнар, җанисәптә үзебезне чын сәяси милләт итеп күрсәтик. Җанисәп милли мобилизациянең этәргеченә әверелергә тиеш. Үзенең дәүләте, теле, дине, азатлыгы, хокуклары өчен көрәшмәгән милләтне башкаларның аяк астында тузан булу язмышы көтә… Татар халкын мондый куркыныч киләчәктән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын!

Бу мөрәҗәгать Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумында кабул ителде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит ЗӘКИЕВ

Комментарии