Бер булмаса, бер була!

Бер булмаса, бер була!

Моңа кадәр тыныч, тату, бердәм яшәгән районы, авылы халкы өчен Яңа елның беренче көннәре «шок» алып килә. Бу сүзне күктән алып язмадым, алар барысы да беравыздан шулай ди: «Бездә шок!» Үзләре әйткәндәй, хәзер аларның ашап – тамаклары, йоклап йокылары туймый.

«Рус, мари, чуаш авыллары өчен, бәлки, бу гадәти хәлдер, ләкин хәтта кеше әйбере дә югалмый торган авылда… кеше үтерү башка сыймый. Юк, моны безнекеләр эшли алмый, чөнки бездә андый вәхшиләр юк», – ди авыл кешеләре. Бу – күпчелек фикере. Төгәлрәге, әле без Кенәбашка барып, булган җинаятькә ачыклык кертеп йөргәндә шулай иде. Авыл кешеләре хәтта, үтерүдә шик төшкән кешеләрне яклап, полициягә каршы чыгарга да батырчылык иткән. Үз авылы кешеләрен рәшәткә артына илтеп ябуга каршы төшкән. Олы-олы апалар да полиция хезмәткәрләренә әллә нәрсәләр кычкырып мәсхәрәләгән…

ЭШ БАШЫ ПЕНСИЯДӘ

Барысы да 4нче көнне башлана. Пенсия китергән хат ташучы Равия Ярмиева пенсионерның йорт ишеге бикле булуга аптырый. Биш ел дәвамында, һәр ай саен пенсия китереп, моңарчы бер тапкыр да бикле булмаган ишекнең бүген генә шулай ябулы булуын ул нәрсәгә юрарга да белми. Шакып-шакып та өйгә керә алмагач, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, әбине эзләргә тотына. Бәлки, ишетмидер дип уйлый. Әле октябрьдә генә 77 яшен тутырган карчык, көпә-көндез, өйне эчтән бикләп, нишләп ятарга мөмкин? Җитмәсә, тәрәзәләре дә чаршау белән ябулы. Көндезләрен Наҗия апа, гадәттә, аларын да гел ачып куя торган була. Шулай да, бер тәрәзәдән Равия апа шкаф ишегенең ачык булуын һәм аннан киемнәрнең бушатылып, тирә-якка чәчелеп ятуын күреп ала. Әби шулай тәртип урнаштырадыр дигән фикер туа. Ишеккә тагын да катырак шакырга тотына. Инде байтак вакыт тилмергәч кенә күрше-күләнгә керә, әбине караучы социаль яклау бүлеге хезмәткәре – Минзәлифәгә, Наҗия апаның туганы Шәрхимулла абыйга шалтыратып, әбинең ишекне ачмавы турында хәбәр итә.

Шул арада ыгы-зыгы куба, халык җыела. Өй тирәли йөри торгач, бер тәрәзә янында аяк эзләре күреп алалар. Равия апа китәргә ашыга, чөнки кызының никахы булырга тиеш, шуңа әзерләнәсе бар.

«МИНЕ ДӘ ҮТЕРМӘСЕННӘР»

Наҗия апаның туганы булгач, башта Шәрхимулла абый белән күрешеп алырга булдым. Очраклы бер йорттагы телефон аша аңа шалтыратып, күрешеп сөйләшергә теләвемне әйткәч, ул каршы чыкты:

– Сез полициягә каршы язучы газета инде! Болай да бөтен авыл полициягә каршы, мине дә үтерерләр дип куркам. Хәзер сез дә болгатсагыз, мине бөтенләй юкка чыгарачаклар, – диде ул, тәмам аптырашка калдырып. Шулай да, юмалый торгач, күрешергә ризалашты.

Баксаң, авылда ике фронт формалашкан икән. Үтерүдә шикләнелүче кешеләрне инде тотканнар һәм аларга карата шикне иң беренче булып Шәрхимулла абый белдергән булган. Ә авылдагы күпчелек моның белән килешергә теләми.

Урамда да берничә кеше Шәрхимулла абыйның шул көнне, Миңнегөлнең йортына төртеп күрсәтеп, «бу бары шулар эше генә» дип әйтүен, шулай ук телефоннан кем беләндер сөйләшкәндә, менә «Наҗия апаны урындык белән бәреп үтергәннәр» диюен ишетеп, аның үзеннән шикләнүен җиткерде. «Әле ул вакытта аны үтергәннәрен белми идек, полиция дә килмәгән иде», «Урындык, чыннан да, өч аяклы гына калган, ул урындык турында каян белгән?» кебек шик-шөбһә белдерде бу вакыйга турында сөйләгән кешеләр. Тагын бик күп яңалык белдем.

АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ ӨЧЕН «ОБИДНО»

– Ул төнне сәгать ике тулар алдыннан этем бик каты елый башлады, – дип сөйли Шәрхимулла абый Әсхатов. – Бакча артына төлке килмәде микән, дип уйладым. Урамдагы утны яндыргач та туктамады. Әллә гараж ишеге ачылганмы дип карадым һәм шунда ыжгырып бер машина узып киткәнен күреп калдым. Шул көнне 5нче яртыга кадәр йокламадым. Эт тә тынычланмады. Көндез исә менә шундый хәбәр. Әле анда менгәч, Наҗия апаның тәрәзә астында гына ятуын белдем. Гәүдәсен матрас, юрган, мендәрләр белән күмеп куйганнар, шулай да, чыгып торган тән өлеше зәп-зәңгәр иде инде.

Полиция ике сәгатьтән генә килде. Арт якта аяк эзләре бар, бер тәрәзә йортка сөяп куелган иде. Берсен кире куйганнар. Авылда тәрәзәләр ике катлы бит.

Ул эзнең ир-атныкымы, хатын-кызныкымы икәнен абайлап була идеме?

– Була. Зур киез итек эзе, ир-атныкы. Зур адым белән атланган.

– Бер эз генә булгач, нигә соң бүген өч кешене рәшәткә артына утыртып куйганнар?

– Имеш, башта Наҗия апага ишек ачтыру өчен хатын-кыз алдан кергән. Аннары аның артыннан ир-ат кергән. Хатын-кыз чыгып киткән. Эчтә кемдер берәү генә калгач, үз артыннан тәрәзәне ябып чыккан инде.

– Ә ни өчен соң Айнурны да яптылар? Белүемчә, ул бит бөтенләй Казандагы кеше.

– Ул бит әнисе кулга алынгач та кайтмады. Шалтыраткач җавап бирми. Аның аяк эзләрен дә тапканнар булса кирәк. Кайбер әйберләрне сөйләмим дип имза куйдым.

– Вакыйгалар эзлеклелеге ничек булган дип фаразлыйсыз?

– Болай дип әйтәләр: имеш, алар кереп акча сораган. Наҗия апа кулындагы 3 мең ярым сумнан 500 сумын гына биргән, боларга җитмәгән, ә апа калганын бирергә теләмәгән. Шуның өчен урындык белән китереп сукканнар. Тик бу алай була алмый. Апа йоклаган караваты кырыенда ята. Әгәр аннан акча сорап кергән булсалар, ул ишек ачу өчен урамга чыкканда, өстенә берәр әйбер булса да киеп чыгар иде. Акчаны да караваты янында түгел, ә зал ягында бирер иде. Шуңа күрә монда аларның күрсәтмәләре ялганмый кебек. Яткан җирендә китереп сукканнар булса кирәк. Урындыклары сынган. Авыл кибете тирәсендә нәрсә сатылганын белеп торасың ич – табылган перчаткалар да безнең якныкы түгел. Шунда мин әйттем, менә шушы мин шикләнгән кешеләрнең өенә кереп карагыз, ул перчаткаларның «иптәшләре» шуларда юк микән, дидем. Малае Казанда яши, аннан да шундый ук перчатка эзләп карарга кирәк, дидем. Ләкин тикшерүчеләр зур игътибар бирмәде, менә хәзер эзләрләр иде дә, тик соң шул инде.

Айдар да, Илнур да Казанда төзүчелектә эшләп йөрде, бәлки, шунда бирелгән перчаткалардыр. Шунда барып эшлиләр, алган акчаларын эчеп бетерәләр дә, монда кайтып, аннары тагын эшкә китәргә дип, акча теләнеп йөри башлыйлар.

– Ни өчен нәкъ менә алардан шикләндегез?

– Чөнки бу тирәдә бүтән андый кеше юк. Алар дөрес тормыш рәвеше алып бармый. Көн саен исерек. Ә аракыга каяндыр акча табарга кирәк. Бөтен кибеткә әҗәтлеләр! Бу вакыйга булганнан соң да икенче көнне Илнур бер кибеткә 1500 сум бурычын түли, икенчесенә 2500 кертеп бирә.

– Сез моны кибетчеләрдән үзегез сорадыгызмы соң?

– Юк, мин бит тикшерүче түгел! Айнуры инде үзе үк җинаятьче: кредит алып түләми, армиягә китмичә военкоматтан качып йөри. Миңа шунысы да «обидно»: авыл халкы аларның начар тормыш алып барганын белеп тора, шунда да күпчелек миңа каршы чыкты! Ул тикшерүнең озакка сузылуы да шул авыл кешеләре аркасында булды. Миңнегөлне монда алып килгәннәр иде дә, шунда авыл кешеләре җыелып: «Миңнегөл, без синең белән, без сиңа ярдәм итәбез, курыкма», – дип кычкырыштылар. Шуннан соң ул акырып еларга кереште, күрсәтмәләрен үзгәртә башлады. Халык ризасызлык белдерә башлагач, аны кире алып киттеләр. Икенче тапкыр халыкны клубка җыйдылар, алай итеп тикшерүгә каршы чыкмаска куштылар. Шунда халык, Миңнегөлгә яклаучы яллау өчен 500әр сум акча җыйды.

– Ә халык Наҗия апа йорты каршына каян белеп җыелды?

– Монда бөтен эшне оештыручы, халыкны җыйнаучы кеше – ул хат ташучы Равия! Ул Минзәлифәгә телефон номерларын биргән дә, кайсы көнне Миңнегөлне китерәчәкләрен әйткән һәм тегесе шалтыратып бөтен халыкны җыйган. Халык полициягә нинди генә сүзләр кычкырып бетермәде!

ЫШАНА АЛМАГАНГА АПТЫРЫЙБЫЗ

Наҗия апаны тәрбияләп торучы Минзәлифә Фатыйхова әби янына, гадәттә, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә килеп йөри торган була. Әле шушы вакыйга булганчы, узган көнне генә килеп, идәннәрен юып чыгарган.

– Намазлы карчык кемгә ни зыян салган? – дип гаҗәпләнә Минзәлифә апа үзе. – Әле миңа да догалар өйрәтте. «Син хәзер 60ка җиткән хатын, догасыз йөрмә», – дия иде.

– Сез Илнур белән Миңнегөлне, Айнурны гаепле дип саныйсызмы?

– Булмаганны! Алар бит күршедә генә яши, гел аралашып торабыз. Ишек шакымый кермиләр, кышта да аякларын ишек төбендә салып калдыралар, берәр йомышлары булса да кыюсыз гына сорыйлар, чәй эчәргә дә кыенсынып торучы бик юаш кешеләр алар. Миңнегөл әтисез-әнисез үскән ятим ул. Рәхәттә тормадылар инде. Колхоз элек акча бирмәде. Ярлы тордылар, тапканын ашадылар. Чит әйбергә кул сузмадылар. Айнур да беркайчан эчеп-тартып йөрмәде, кечкенәдән эшләп тапты. Кешенең эчен ярып карап булмаса да, мин алар үтергәнгә ышана алмыйм. Ышана алмагач, нүжәли, нахакка кешене ябып куярлар дип куркып торабыз.

– Ник алар үзләре үк үтергәнлекләре турында әйткән түгелме?

– Бәлки, чәйләренә берәр нәрсә салып эчергәннәрдер дә әйттерәләрдер, дибез инде. Аптыраш.

– Илнур белән Миңнегөл бер-берсенә кем булып чыга? Аларны кайчан алып киттеләр?

– Миңнегөлнең ире – Айдар, Ә Илнур шул Айдарның энесе була инде. Аларны шул көнне үк, Шәрхимулла абый килеп: «Бу бары тик шулар эше генә», – дигәч тә алып киттеләр. Ә Айнурның машинасы Казан-Кукмара юлында шул төнне видеорегистраторга берничә тапкыр күренгән икән.

– Үзегез йорт эчендә булдыгызмы?

– Әйе, йорт эчендә әйберләр югалганмы-юкмы икәнен карап чыгарга куштылар. Аннан элекке көнне генә өй җыештырган булгач, мин йортта нәрсә бар, нәрсә юк икәнен яхшы беләм. Чит ике пар перчатка табып алдым.

ПЕНСИЯ КЕМГӘ БУЛАЧАК?

Наҗия апаны табып алган хат ташучы ханым Равия апа да гаепле кешеләрнең дөрес тотылуына шикләнә.

– Миңнегөлне авылга яңадан алып кайткач, мин ул йортка пүнәтәй булып кердем. Анда бардак! Чүпрәк-чапрак идәндә. Миңнегөлгә сорауны ничек куйсалар шулай җавап бирде ул. Ишектән кердеңме дисәң – ишектән, ди, тәрәзәдән кердеңме дисәң дә – ие, ди. Буталып бетте. Яклаучы әйтте инде аны: шундый төр кешеләр бар – яклаучы сораса аныңча, прокурор сораса прокурорча итеп җавап бирә торган кешеләр бар ди. Без үзебез дә аптырашып калдык. Җүләр дип тә әйтә алмыйм мин аны, бик үк башы эшли торган кеше дә димим. Аракы эчеп йөри торган кеше түгел ич ул. Аңа шок та булгандыр инде. Ике кулына ике богау киереп, шуны чылбырлар белән тотып тордылар бит полициядәге олы-олы абзыйлар.

Мин шуңа да аптырыйм: ул бит Наҗия апа янына 4нче яртыда кердек, ди. Наҗия апа да ул вакытта ишек ача торган кеше түгел! Миңнегөлнең акчасыз кеше икәнен белә, аннан акча аламы ул? Болар бит бернинди эз калдырмыйча ничә ел буе торган тәрәзәне алган. Бу авыл кешеләренең бернинди бармак эзе калдырмыйча эшләвенә дә ышанмыйм. Миңнегөлнең фермада малларга он сипкәндә дә перчатка кигәне юк, монда кергәндә генә каян алган ул аны?!

Читтән килгән кешегә дә Наҗия апа ишек ача алмый. Кичтән кереп калган мәллә ул кеше дип тә уйлыйбыз инде. Тик төнлә түгел! Үлем вакытын суд-медэксперт төнге 1, ди.

Бары тик Шәрхимулла сүзе белән генә аларны кулга алдылар. Ул миңа гына да ничә тапкыр шикаять бирде инде. «Нишләп ул пенсияне әбигә 3есе көнне кертмәгән, 4есе көнне генә керткән?» – дип безнең районның почта җитәкчесенә кадәр барып җиткән. Табельны чыгарып күрсәттем, аның пенсиясе 4есе иде. Миннән дә сорады ул: «Хәзер ул пенсияне кемгә бирдең инде?» – дип. Беркемгә дә бирмәдем, ул яңадан районга кире җибәрелә дидем.

– Шәрхимулла абый Наҗия апа белән яхшы мөнәсәбәттә идеме?

Юк, йөрешми иде алар. Мин кергәләгәндә Наҗия апа гел Шәрхимулланы сорый иде.

БЕРКАЙЧАН ДА, ДИМӘГЕЗ!

Шәрхимулла абый кибетләр турында әйткәч, анда да сугылырга булдым. Беренче кибеттә эшләүче Гөлнара Хәсәншина Миңнегөл апаның 30 декабрьдә керүен һәм 1200 сум әҗәт түләп, бурычларын ябуын әйтте. «Яңа елдан соң ул бөтенләй кермәде, шуңа күрә 2000 сум турындагы сүзләр дөрес түгел», – диде Гөлнара.

Икенче кибеттә дә Шәрхимулла абыйның сүзе дөрескә чыкмады. Кибетче Гөлсинә Нәбиуллина Миңнегөл апаның Яңа елга кадәр үк колхоздан 9500 сум тирәсе хезмәт хакы алуын һәм бурычын түләп бетерүен, бары тик Илнурның гына 250 сумлык әҗәте калуын әйтте.

Без Кукмарага килгән көнне, рәшәткә артына утыртылган кешеләргә беренче суд тыңлаулары булып, аларны алга таба да рәшәткә артында калдырыргамы, әллә чыгарыргамы икәнен хәл иттеләр. Шунда бу кешеләр барысы да кылган гамәлләрен танып, үкенгәннәр. Аларны шул ук көнне Кенәбашка китерделәр һәм алар барысын да ничек бар шулай сөйләп, үтерүнең ничек узганын сөйләде. Алар ялгызы гына яшәгән әбидә акча күп дип уйлаган икән. Кыскасы, бу хәл бер гыйбрәт булсын. Беркайчан да бу кешедән шундый эш чыкмас, димәгез.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Кенәбаш-Казан.

Комментарии