Әшәкелек

Әшәкелек

белән Кукмарага кайтып барыш. Атна уртасы булгангамы, вагоннар буш. Җитмәсә, юлда укырга китап та алмаганмын. Ике сәгать буена ялгызлыктан саргаерсың болай булса… Өч тукталыш үтәргә дә өлгермәдем, бәхетемә, каршы урындыкка бер апа кереп утырды. Утырды да «»не тартып та чыгарды бу.

– Апа, татарча укыйсыз икән, сумкамда берничә бар, миннән бер бүләк булсын, – дип кушымта буларак чыккан , , «Серләр гәҗите»н бирдем юлдашыма. Сүз уңаенда, гадәт буенча, тапталган соравымны да бирдем: «Нинди газеталарны яздырып аласыз?»

– Районныкын алам да, «Безнең гәҗит»не алдырам. Башкасы кирәк тә түгел.

– «Безнең гәҗит»тә нинди авторны яратып укыйсыз? – дигән булам, киң итеп елмаеп.

– Анда шул бик әшәке дигән бар, шуны яратып укыйм, – ди бу.

Ул журналист мин бит инде, дип әйтергә әшәкелегем җитмәде, озак кына уйланып кайттым. Усал дигәннәре бар иде, барын. Мишәр каны ага синдә, дип «төртүчеләр» дә булды. Тик әшәке дигәннәре юк иде әле. Кем ничектер, ләкин үзем бу сүзнең мәгънәсен болай дип аңлыйм: әшәке, димәк, кара эчле, явыз, начар ниятле… Тик боларның берсе дә миндә юк кебек.

– Апа, каян килеп сез аны әшәке, дисез? Үзе белән таныш түгелсездер бит? – дим, инде бу сүз онытылып беткәч тә, кабат әңгәмәне яңартып.

– Әллә кемнәрне сүгеп яза ул. Шундый каты итеп сүгә, кайвакыт аның өчен үзем куркып утырам.

– Бер дә юктан сүкмидер инде, аңа да әйткән сүзләре өчен җавап бирәсе бит.

– Юк инде! Ул җыен түрәләрнең махинацияле якларын сүгеп яза.

– Алайса, аны әшәке димичә, бәлки, усал дип атаргадыр? Ул, үзенчә, яхшылык юллап йөридер инде, әшәкелегенә чыдый алмыйча түгел. Алайса, сез әшәке, дидегез дә, журналистның хезмәтен бөтенләй бетереп ташладыгыз. Мин үзем дә – журналистика факультетын тәмамлаган кеше. Әшәкеләр газетада эшли алмый ул, апа. Анда кеше кадерен белгән кешеләр генә халыкка хезмәт итә ала.

– И, без авыл кешесенә усал ни дә, әшәке ни! Шул бер сүз бит инде ул!

Эчтән генә үз миемне борауладым, ләкин бу апага фикеремне такмадым. Ничек бер сүз булсын инде алар?! Усал, явыз, әшәке… Аларның барысы да үзгә мәгънәне белдерә. Яхшы ният белән гаделлекне табу максатыннан әшәкеләнү – усаллык булса, әшәкелек – ул кешегә начарлык теләп кылынган гамәл. Шуларны аера алсаң, усаллыкның бик яхшы сыйфат булуын аңларга мөмкин. Менә шулай аздан гына үземне әшәке кешеләр исемлегенә теркәп куймадым.

Әшәке… Бу сүз белән мин күптән түгел генә тагын бер тапкыр очраштым. Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең берсендә эшләгән дустым Ләйсән, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр булды. Үз эшен яратып башкарды ул. Анда кеше ярдәм сорап килә бит инде, беләсез. Һәркемне елмаеп каршы алырга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Бәлки, кайбер район үзәкләрендә алай ук түгелдер, ләкин Казанда, һәрдаим тикшерүләр булып торган үзәктә һәркемгә яхшы мөгамәлә булырга тиеш. Ләйсән аны тиеш булганга түгел, ә чын йөрәктән башкарды, аңа кешеләргә ярдәм итү ошый иде. Кыскасы, ул эшеннән китте һәм зур сәүдә үзәкләренең берсенә кассир булып урнашты.

– Менә шул көннән генә мин кешенең нинди әшәке икәнен аңлый башладым, – ди Ләйсән. – Аңа ярдәм итәргә ярамый икән бит! Шунда эшли башлагач, бер ай эчендә башка кешегә әверелдем. Бәгырем катты. Социаль ярдәм үзәгенә хәзер кире кайтуымны үтенсәләр дә, кайтмаячакмын, чөнки кешеләргә ярдәм итәргә ярамый. Мин башка беркемгә дә ярдәм итә алмам, мөгаен. Кеше җанвар белән бер икән ул! Теше үтсә, ботарлап ташлар иде.

– Туктале, Ләйсән, нинди әшәкелек эшләде соң сиңа кешеләр?

– Кешеләр һәркемдә дошман күрә икән ул. Әйтик, кассир ул кеше түгел – дошман. Әгәр синең бирергә сдачаң юк икән, син Гитлердан да куркынычрак фашистка әвереләсең. Мәсәлән, пенсионер әбиләр безнең сәүдә үзәгенә кереп, ярты көн йөри-йөри дә ярты ипи күтәреп чыга. Гадәттә, кассада ул сиңа мең сум акча суза инде. Мең сумга сдача итеп 992,40 тиен акча кайтарырга кирәк. Үч иткәндәй, вак акча юк чакка туры килә әле ул. Сдачам юк, дисәң, тавыш куптаралар. Кемдер акчасын ваклату өчен махсус бер сагыз кереп алып чыга. 5 меңлеккә бер сагыз ала да бөтен вак акчамны учлап алып чыгып китә. Синең көне буе эшләргә тиешлегең турында уйламыйлар. Срогы чыккан товар өчен дә сиңа акыралар. Кичен, кеше эштән кайта башлагач, касса каршында чират җыела. Менә шунда нинди сүзләр генә ишетмисең инде. «Ташбака, тизрәк кыймылда!», «Син булдыксызны каян таптылар соң?», «Синең ата-анаң да шундый әкрен кыймылдаучы әкәм-төкәмме?»… Әллә ниләр әйтеп бетерәләр. Әле кичә бер абзый 10 тиен өчен тавыш чыгарды.

– Кит, булмаганны, 10 тиен өчен кем тавышлансын ди?

– 5 мең сумга азык-төлек алды ул. Үзе костюмнан, галстуктан. Күренеп тора, бик бай кеше. Корсагына карап фикер йөртсәң, ниндидер түрә булырга тиеш. Әйберләрен кассада көчкә чутлап бетердем, акчасын алдым, 10 сум да 10 тиен сдача кайтарырга кирәк моңа. Тик кассаны ачып карасам, 10 тиенлекләрем беткән бит. 10 сумны суздым да әйттем: «Гафу итегез, кассада 10 тиенлек юк, икенче юлы кергәч, үземә әйтерсез, бурычымны бирермен». Ниндидер тиеннәр өчен тавышка кадәр барып җитәр, дип уйлый да алмыйм бит әле. Казанда ул 10 тиенлекләр адым саен асфальтта аунап ятканда, бигрәк тә. Бу күзләрен акайтып миңа карады да тыныч кына сорау бирде: «Ничек инде сезнең 10 тиеннәрегез юк?» Аның шундый реакциясеннән һәм бу соравыннан үзем дә югалып калдым хәтта.

– Әгәр сез миңа 40 тиен бирсәгез, мин сезгә 50 тиен бирә алам. 90 тиенегез булса, 1 сум итеп бирермен.

– Туктале, син үзең миңа тиеш була торып, миннән акча сорыйсыңмыни хәзер? – дип кычкырды бу берзаман. – Карак! Көненә 100 кеше керсә, унар тиеннән җыйсаң да 10 сум була бит әле ул. Син шулай акча урлап җыеп ятасыңмыни? Шикаятьләр дәфтәрен бир миңа!!!

Сынау вакытын да үтмәс борын, шикаятьләр дәфтәренә яздырасы да килми бит әле. Шулай да дәфтәрне сузмый чарам камады. Бу минем күкрәк турысында эленеп торган бейджигымнан карап исем-фамилиямне дәфтәргә язып та куйды: «Ләйсән фәләнова минем акчамны урлады, аны эштән кууыгызны таләп итәм!» Ул арада кассага чират җыелды, бу абзый миңа һаман кычкыра торды. Гомер ишетмәгән сүзләрне ишетеп бетердем. Кайберләренең мәгънәсен кайткач интернеттан да эзләдем әле. Бу абзый һаман 10 тиен таптыргач, администраторга шалтыраттым. Вак акча китерсен өчен. Тик администраторны көткән арада тагын бер вакыйга булды. Теге абзый артында чиратта торган егет, мине яклап, бар кибетне бер итеп, акырып җибәрмәсенме?!

– Сез, шундый затлы киенгән ир-ат, шушы 10 тиен аркасында кызны елатып, нинди сүзләр генә әйтеп бетермәдегез. Ул 10 тиенгә хәзер бер шырпы да алып булмый! Сез ир-ат түгел, чүпрәк! Мә, тыгыныгыз, ычкыныгыз моннан! – диде дә, 10 сум акчаны теге ирнең битенә атты.

– Миңа сезнең 10 сумыгыз түгел, минем 10 тиенем кирәк, – диде теге һәм, һаман чират җыеп, касса башында басып торуын белде. Хет кычкырып ела менә. Урта яшьләр тирәсендәге ике апа да каяндыр чират очыннан килеп бу ирнең битенә унар сум ордылар. Тик теге ул апаларга да әйтер сүзен тапты. Мыскыл итеп акырмаган кешесе калмады моның.

Администратор, 5-10 минут үткәч, 10 тиенлекләр китерде. Гафу үтенеп, теге иргә 10 тиенне суздым һәм ул: «Башка юлы урламагыз», – дип кибеттән чыгып китте. Бу хурлыкны мәңге онытасым юк! Башка кызлар бу хәлне сөйләгәч, көлеп кул гына селтәсә дә (алар, күрәсең, ияләнгән инде) миңа бик авыр булды.

Кассада утыргач төрле вакыйгаларны күрдем инде. Күптән түгел генә бер хатын ике кечкенә малаена кап-кара костюм-чалбар алып кассага килде. Киемнәргә караганда мәктәпкә бара торган малайлар булырга тиеш. Акча санаган арада, аптырап сорау бирдем: «Нишләп кап-кара кием аласыз, анда зәңгәрләре дә бар иде бит?»

– Минем ике игезәк улым да «Булгария»дә батып үлде, шуларны күмәргә киендерәм, – дип җавап бирде ул. Скидка ясаттым. Артыннан елап озаттым. Бик стресслы эштә эшлим, дустым. Монда озаграк торсам, гомумән, кешелектән чыгармын, дип куркам. Эшемне алыштырачакмын, – диде Ләйсән саубуллашканда. – Иртәгә тагын шул ерткыч җанварлар арасына эшкә чыгасы бар бит әле.

Әшәкелекнең үзәгендә кайныйбыз. Бәлки, шуңа күрә усал, явыз, әшәке сүзләренең мәгънәләре дә бутала башлагандыр. Яхшылык түгел, шуның киресе тизрәк тарала бит. Начарга өйрәнү озак түгел, аның тамыры тирән. Нинди генә вакыйгада да кеше булып кала белсәк иде. Күңелгә кереп оялаган бер генә начар ниятнең тамырына балта чабу да тормышыбызны матуррак, тирә-ягыбызны ямьлерәк итәр иде, югыйсә…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Әшәкелек, 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии