- 14.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Үзәк урам – башкаланың йөзек кашы, визит карточкасы ул. Безгә кунакка килгән һәркем биредә булырга тырыша, бәхетле мизгелләрне фотоларга гына булса да беркетеп калдыра. Бауман урамыбыз – театр, дияр идем мин, тормышыбыз көзгесе. Бер көнне дуслар белән җыелышып киттек Бауманга, әлеге «театр» эчендә кайнарга. Автобустан төшеп бераз узуга, Шаляпин һәйкәле тирәсенә җитәрәк, скрипкада уйнаучы кызыкай каршы алды. Бераз тукталып, күзәтеп тордык: тиеннәр белән беррәттән, алдына куйган эшләпәсенә унлыклар, иллелекләр, хәтта йөзлекләр дә «очкалады». Шунда ук, бөек җырчының аяк очлары тирәсенә, бер ир төрле значоклар беркетелгән киндерен дә җәеп салган. Ниндиләре генә юк анда әлеге түшкә кадагычларның! Санап караган идем, 700 не узгач, буталып, туктап калдым. Константин белән аның шөгыле хакында гәпләшеп тә алдык. Әлеге хобби белән ул алты яшьлек малай чагында ук шөгыльләнә башлый. Шушы гамәле бүген Константинның төп керемен тәшкил итә. Заманында хәрби белгеч, кыскартылуларга эләккәч, аптыраганнан түшкә кадагычлар белән сату итәргә тотына:
– Бүген бернәрсә дә сата алмадым, юлым уңмады. Тик аңа карап, күңелемне төшермим. Биредә аралашып, яңа дуслар белән таныштым, шактый значокка заказлар да алдым. Әнә, теге егет бер атна элек йөз значогымны алып киткән иде, сатып та бетергән. Иртәгә тагын шуның кадәр сорады. Значокларның бәяләре төрле, уннан алып, йөз сумга кадәрле. Менә шулай әкренләп җыела инде, ашарга җитә, көннәр буе өйдә ятуы да күңелсез бит…
Аз гына алгарак узган идек, биредә хип-хоп биюче кызлар төркеменә юлыктык. Ярыйсы гына селкенгәлиләр. Аннары эстафетаны үз кулларына малайлар алды. Болары аеруча брейкны шәп маташтыра. «Баклажан», «Сплинтер», «Маугли» никлыларын халык аеруча көчле алкышларга күмде. Тамашачыларны да шактый күп туплап өлгерде болар. Ритмлы музыка көйләренә ди-джей шәрехләп торгач, яннарына куелган тартмачыкка акчалар акты да акты…
Исебез китеп алар бөтерелгәнне күзәтеп утырганда, физкультура дәресләрендә «каз йөреше» дип аталып йөртелүче адымнар белән бер төркемнең шуышканын күреп, игътибарыбызны шул якка юнәлттек. Алар кулларына кабартылган презервативлар да тоткан. Плакат-мазарлары, башка язмалары күренми. Шул рәвешле акыра-бакыра Бауман урамының икенче очына китеп бардылар. Бераздан кире әйләнеп тә килделәр. Унбишләп адәми зат, килеш-килбәтләре белән җирле халыктан нык аерылып тора. Юлдан әле генә килеп төшкәннәр, ахры, кием-салымнары бөгәрләнгән. Болар белән әңгәмә корып алырга булдык:
– Монысы нинди акция инде тагын? – дип сорап куйдым яшь кенә бер тешсез егеттән. Теге миңа башка төбәк акцентында:
– Без яшьләрне комплекслардан арынырга өйрәтәбез. Алар бернәрсәдән курыкмаска, оялмаска тиеш. Безнең оешма шул юнәлештә эшли, – ди бу.
– Оешмагыз ни исемле, кайда урнашкан ул? – дип кызыксынуымны дәвам иттем.
Ык-мык килеп торганнан соң, теге ниндидер бер оешма визиткасын кулыма китереп тоттырды. Шунда сүзгә төркемдәгеләрнең икенчесе килеп кушылды:
– Ә кичә безне күрмәдегезме биредә?
– Юк шул, – дим. – Ә нәрсә майтардыгыз соң? – дип сорап куйдым.
– Кызганыч, кичә без арт саннарны куертылган сөт өсте белән буяп, чәбәкләп йөрдек.
– Анысы ничегрәк була инде?
– Үтеп баручылардан ыштаннарын төшереп арт саннарын ачтыртабыз да куертылган сөт өсте белән буйыйбыз. Аннары уч төбе белән «чап» иттереп алабыз.
– Монысы нигә кирәк инде, нәрсәгә ирешәсез бу гамәлегез белән?
– Әйттек ич инде, яшьләрне комплекслардан котылырга өйрәтәбез, дип…
– Теләүчеләр табылдымы соң?
– Шактый булды, кызлар да егетләр дә! Монда сыра, аракы, шәраб парларыннан күзләре тонганнарга диңгез тубыктан ич! – дип, бөтен урамны тутырып, шаркылдашып китеп тә бардылар.
Яныбызга бер төркем яшьләр килеп баскач, тирә-юнь сүгенү тавышларына күмелде. Боларның һәрберсе кулында сыра шешәсе. Шулчак яннарына милиция, әй, полиция ич инде алар хәзер, килеп, кисәтү ясады:
– Биредә эчәргә ярамый, монда бар җирдә дә камералар. Башка урында ял итәргә тәкъдим итәбез, – дигәч, тегеләр карышып тормыйча, рәхмәтләр укып китеп бару ягын карадылар.
МЕСКЕН БАЛАКАЙ
Моңсуланып, күзләрен җиргә төбәгән Лена исемле кыз белән танышып киттек. Аңа 26 яшь, ул беркайда эшләми, сукбайлыкка чыккан. Кайчандыр кызый бик бәхетле булган! Мәктәпне «алтын» медальгә тәмамлый ул. Җиңел генә югары уку йортларының берсендә студент булу бәхетенә ирешә. Беренче курсны тәмамлаганда бер егеткә үлеп гашыйк була. Тегесе өйләнергә ышандыргач, аңа бирелә. Шул көннән соң егет кызыйның тормышыннан гына түгел, башкаладан китеп югала. Кайгыдан Елена эчүгә сабыша. Яңа дуслар, фикердәшләр таба, өйгә кайтмый башлый. Кызның әти-әнисе – укытучылар – шәһәрдә билгеле кешеләр, бала тапканнан соң аннан ваз кичәләр, өйдән куалап чыгаралар. Өч яшьлек кызын хәзер әнисе карап үстерә. Ә Елена үзе кебекләр белән эчеп, азып-тузып йөри.
– Кайда яшисең соң? – дип сорагач, кызый:
– Панк-хауста! – дип җавап бирде.
– Кайда соң ул? – дигәч:
– Теләсәгез, әйдә күрсәтәм, барасызмы миңа ияреп?! Тик күчтәнәчкә ике литрлы сыра да кыстырыгыз, – дигәч, киттек кызыйга ияреп.
Панк-хаус дигән җир үзәк урамга якын гына урнашкан, тыкрыкларның берсеннән аз гына өскә күтәрелүгә, барып та җиттек. Берничә катлы бинаны күреп, исең китәрлек: бөтен җир җимерек, тәрәзәләре ватык, шакшы «бүлмәләрдәге» хуш исләргә чыдарлык түгел. Лена безне эчкәрәк дәшеп алды. Биредә бераз торакка охшаш аерым бүлмәгә килеп кердек. Ишек урынына, калын одеял җилферди, тәрәзәләр калын полиэтилен белән капланган, диванга охшаш «мебель» бар. Лена килгән кунакларны шушында кундырып чыгара икән.
– Җәен монда түзәргә була, тик кышын кайда яшисең?
– Кая барыйм инде, биредә! Көндезләрен супермаркетларда айкалып уздырам, кичен йокларга монда кайтам. Күпсанлы юрганнар, калын кием-салым кигәч, түзәргә була инде.
– Нинди акчага яшисең соң? – дип кызыксынгач, кызый:
– Үзәк урамга халык ял итәргә җыела бит. Барысының күңеле күтәренке, бар да акчалы, бераз төшереп алгач, юмартланып та китәләр. Сыра чөмерүче хатын-кызлар, ирләр белән танышып китеп, шулар «койрыгына» утырам. Ир-атның кайберләрен ияртеп үк кайтам. Төнлә йокыга талгач, кесәләрен «чистартып», табан «ялтыратам».
Әле менә тормышым авырайды, ирем үлеп китте. Үзем кебек неформал Михаил белән ике ел яшәп калдык панк-хауста. Соңгы вакытта бик нык эчте шул, «белочка» булган үзенә, күзенә әллә ниләр күренә башлаган иде. Авыруы көчәйгән чакта биеклектән сикереп вафат булды.
– Сагынасыңмы соң аны?
– Әллә ни борчылып, сагынып тормадым. Соңгы араларда холкы бик начарланган иде, еш кына ипи «шүрлегемә» дә менеп төшкәләде. И, җаннарны кыйнады да инде! Кайчак аннан котылуыма сөенеп тә куям. Аның вафатыннан соң тагын бер егет белән танышкан идем дә, тик ул икенче бер кыз янына китеп барды. Алар да биредә, дүртенче катта яшиләр. Табылыр әле тагын берәрсе, ялгыз торганым юк!
Кызый белән бераз аралашкач, яңадан Бауманга юл тоттык.
ТӨНГЕ КАЗАН
Бер килгән-килгән төнге үзәк урам галәмәтләрен дә күреп китәсе иттек. Бауман урамы уртасында сыра эчеп хозурланучы неформаллар төркеме тирәсендә сүгенү сүзләреннән колаклар тона. Шунда ук гитара чиртеп акча эшләп маташалар. Тик боларга халык әллә ни юмартланып маташмый, эшләпәләренә сирәк кенә вак акчалар тамгалый. Шунда үтеп баручыларга мөрәҗәгать иттем:
– Бигрәк матур бит тавышы, әнә ничек моңлана, нишләп акча салмыйсыз бераз?
Җавапларның төрлесен ишетергә туры килде:
– Әтрәк әләмнәргә бер тиен акча да кызганыч! Барлык эшләгәннәрен шунда ук эчеп тә бетерә ич алар.
– Олпат гәүдәләре белән монда басып торганчы, эшләп тапсыннар. Мин авырлык белән табам ул тиеннәрне…
– Монда җырчылар адым саен, һәрберсенә бирә башласаң, ыштансыз калырсың.
Егетнең моңланганын тыңлый торгач, сәгать телләре төнге уникенчегә таба борылып куйган. Шулчак «Татар ашлары йорты» тирәсендәге тавыш-гауга килгән якка таба борылдык. Биредә панклар төркеме нәрсәдер бүлешеп маташа. Кикрикле-ирокезлы ике панк бер-берсен дөньясын онытып тукмый башлаган иде дә, калганнары да бу эшкә кушылып бар да асфальтта аунарга кереште. Шул чак арадагыларның берсе:
– Милиция килә, табан ялтыратабыз! – диюгә тегеләрдән җилләр исте.
Бауман урамында төнлә шәм яндырып эзләсәң дә бәдрәфләр табып булмый, био-туалетлар да куелмаган. Шушы хакта үтеп баручылардан белешергә булдык:
– «Макдоналдс» кафесына барыгыз, анда бәдрәф түләүсез. Хәер, алар сәгать уннан соң эшләми шул инде.
Аптыраган халык бар да ишек алларына сибелә. Аеруча Шаляпин һәйкәле тирәсендәге йортларда яшәүчеләр кызганыч. Биредәге мәйданчыклар, чынлап та, чүп оясына әйләнгән, бар җирдә дә гомуми бәдрәф урыннары. Яшьләр хәтта шунда урнашкан храм тирәсендә үк кечкенә һәм зур йомышларын үтәргә тайчынмый. Ишек алларының кайсына гына кереп карасаң да бар җирдә дә «гөмбә»ләргә тап буласың…
Сәгать инде унике тулып китте. Атна уртасы булуга да карамастан, тормыш кайный Бауман урамында: кафеларда гамьсез халык ял итә. Урам буйлап сибелгән утыргычларда яшьләр сыра чөмерә. Шаляпин һәйкәле тирәсендәге урындыкларда автостоп белән сәяхәт кылучылар ялга тукталган. Урамның буеннан-буена һәртөрле музыкантлар «әйттерә»…
Без кайтыр юлга кузгалдык. Шаляпин һәйкәле янына җитәрәк, юлдашларымның берсенә яшь кенә исерек егет килеп бәйләнде. Сөйләшү-аңлатулар, үтенүләрнең берсе дә тәэсир итмәде егеткә. Ул, Галиянең беләгенә куллары белән чытырдап ябышып:
– Акчаларыңны хәзер үк миңа бирәсең! – дип мыгырдануын дәвам итте. Аптырагач, полиция чакыртырга булдык. Егет бу хәлне аңлап алып (ә үзе ләх исерек!), тиз генә кулын ычкындырды да, баскан урынында калды. Бераздан гөрселдәп җиргә ауды. Әле бу вакытта без дежур полиция әгъзасы белән аралаша идек. Шуңа күрә, ярдәмнең кирәкмәве хакында белдердек. Тик дежур ханым:
– Заявка алынды, без киләбез, урыныгыздан китмәгез! – дип боерды.
– Исеректән безгә хәзер куркыныч янамый бит инде, рәхмәт сезгә! – дип тукталышка юнәлдек…
Тормышы нинди – урамы шундый…
Мәдинә НУРУЛЛА.
ҮЗӘК УРАМ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ,

Комментарии