Ышанмаган идек

«Безнең гәҗит»не бик яратып укыйбыз. Кемнең туган көне яки берәр бәйрәм булды исә, бүләк итеп «Безнең гәҗит»не яздырабыз. Әйбәт язасыз, рәхмәт сезгә.

Язуымның сәбәбе башка иде әле. Өч ел элек иремнең энесендә яман шеш таптылар. Уйлап кына карагыз: 49 яшьлек япь-яшь ир бит! Ел буе больница юлын таптадылар, операция, химиотерапия булды. Шуннан башка дәва чарасы бирмәделәр. «Без инде эшлисен эшләдек», – диделәр. Бик аптырадык, болай ятсак, бу чир көчәя генә бит, дип, үзебез башка төрле юлларын эзли башладык. Шуннан безнең кулга бер апаның онкологиядән үләннәр белән дәвалавы турында язылган гәҗит бите килеп керде. Шул апаны эзләп, Арча якларына киттек. Ул бик ачык, гади генә кеше икән. Препаратларны ничек итеп эчәсен яхшылап аңлатты. Энебезнең хатыны андый дәваларга ышанмый иде, без даруларны мәҗбүриләп алдырдык. Нәрсә булса да эшләп карарга кирәк бит инде. Менә ике ел инде шул препаратларны эчеп тора туганыбыз. Башта аңа 1нче группа инвалидлык биргәннәр иде. Хәзер 3нче группага калдырдылар. «Әйбәт булмады әле бу Гөлчирә апаның үләннәре. Группамны төшереп, пенсиямне киметтеләр», – дип шаярта үзе. Хәзер инде халык медицинасының көченә хатыны да ышанды. Калкансыман бизе сәламәт түгел иде, Гөлчирә апаның дарулары белән аны да дәвалады, баш авыртканнарын да бетереп, намаз саен Гөлчирә апага рәхмәт әйтеп дога кыла. Ә минем гемоглобиным түбән иде, миома да бар диделәр. Гөлчирә апа аларны да дәвалый. Ул үзе Арча районы Наласа авылында яши. «Гөлчирә апа, үлә генә күрмә инде. Син яшәсәң, без яшәрбез», – дибез. «Белмим, йөзгә кадәр үк тартып булыр микән», – дип көлә.

Гөлчирә апа, рәхмәт яусын сиңа.

Ильвира СӘЛАХЕТДИНОВА,

Теләче районы

Комментарии