«Ипотека – хәрам» диючеләргә хәләл ысул бар!

«Ипотека – хәрам» диючеләргә хәләл ысул бар!

Газетабызда «Ипотека бирелмәсә дә, фатир алып була»(№24, 15 июнь, 2016) дигән язма басылып чыккач, укучыларыбыздан бик күп сораулар кабул итеп алдык. Торак туплам кооперативы турында тулырак белергә телиләр, ипотека процентларының арту-артмавы белән кызыксыналар, «Унистрой» оешмасы төзегән йортларның өстенлеге нәрсәдә, дип сорыйлар. Кризис чорында нинди фатир алу ди инде ул, дип зарланучылар да булды. Редакциябезгә килгән бөтен сорауларны туплап, «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ҖЧҖ директоры Фәрит САДЫЙКОВ белән оешманың сату бүлеге җитәкчесе Нурия СӘЛАХОВАга юлладык. Бүген аларның җавапларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

ТУПЛАМ КООПЕРАТИВЫ – ХӘЛӘЛ

Улыбыз Казанга китеп укый башлагач, бер әбидә фатирда торды. Ул вакытта үзебез торак алу турында уйламадык та. Бераз акчасы да җыелсын, улыбыз да башта укуын тәмамласын, аннары эшләп карасын, дип көттек. Күптән түгел балабыз башлы-күзле булды. Тик хатынын үзе студент вакытта торган кеше фатирына алып кайтасы килмәде, икесенә генә бер бүлмә табып, шунда яши башладылар. Улым үзе зарланмаса да, болай яшәүнең җиңел түгеллеген аңлый идем. Кеше өендә торасың, ул теләсә кайчан «чыгып китегез» дияргә мөмкин, өстәвенә, айлык түләве дә кыйммәт. Ирем белән уйлаштык та, балаларга фатир алып бирергә булдык. Акча үсә торган агачыбыз юк, шуңа күрә башта ук ипотека алу ягын карадык. Тик ислам дине кануннары буенча яшәүче улыбыз, бу ниятебезне белеп алгач, тәкъдимнән баш тартты. Ипотека, теләсә-нинди башка кредит кебек үк, мөселман кешесе өчен хәрам, ди. Мин үзем дә намазлы карчык, тик бу кадәресен үк белми идем. Мөселман кешесе торак алырга теләсә, кулында миллионлаган акчасы булырга тиеш микәнни, фатирлы булуның башка җае юкмы?

Сәрия ХӘКИМОВА,

Мөслим районы

Ипотека алган очракта, банкка бурычны процентлар белән кайтарасың. Шуңа күрә күпләр, бу ысул хәрам икән, дип шикләнә. Тик андыйларның да тораклы булу мөмкинлеге бар! «Унистрой» төзелеш оешмасында «Торак мөмкинлекләре» дип аталган торак туплам кооперативы бар. Сатып алучы үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керергә гариза яза. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара. Әйтик, 1 млн 600 мең сумлык фатир алырга уйладың, ди. Шул сумманың 50 проценты (800 меңе) синең исәп-хисап счетыңда булырга тиеш – кооперативның төп шарты шул. Ана капиталы да, башка сертификатлар да файдаланыла ала. Әлеге сумманы өч өлешкә бүлеп түләргә дә ярый. Ә калган яртысын (800 меңен) ун елга бүлеп кичектереп түлисең. Бернинди процентларсыз! Димәк, кооперативка кереп фатир алу – хәләл ысул! Ун ел түлисең килмәсә, бурычыңнан тизрәк тә котыла аласың – айга фәлән сум гына түләргә, дигән бернинди чикләү дә юк. Фатир өчен күчемсез милек салымын түләү дә, аны иминиятләштерү дә – кооператив өстендә. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың. Процентларсыз, поручительләрсез, залогсыз гына торак алу ысулын мөселманнар аеруча үз итә. Ниндидер сәбәп аркасында ипотека ала алмый торган кешеләр (әйтик, кайчандыр хөкем ителгән булган яисә 21 яше тулмаган) шулай ук кооперативка керү җаен карый.

ОТЫШЛЫ ИПОТЕКАНЫҢ ВАКЫТЫ ОЗАЙТЫЛДЫ!

Дәүләт ярдәме белән бирелә торган ипотека кредиты өчен 8,9 процентлы ставка 30нчы июньгә кадәр гамәлдә, дип язган идегез. Без күрсәтелгән вакытка кадәр ипотека алырга өлгерми калдык, хәзер процентлар арттымы икән инде?

Ландыш ИБРАҺИМОВА,

Казан шәһәре

Дәүләт, халыкның хәленә кереп, ипотека процентларын тезгендә тотарга тырыша. Шуңа күрә 8,9 процент ставкалы отышлы ипотека 31нче июльгә кадәр озайтылды. Гел шулай озайтылып торыр, дип гарантия биреп булмый, шуңа күрә әлеге тәкъдимне кулдан ычкындырмаска, мөмкинлек булганда ипотека алып калырга киңәш итәбез.

ФАТИРНЫ РЕМОНТ ЯСАП САТАЛАР

Хәзер төзелеш оешмалары фатирларны ремонтсыз гына тапшыра. Ул «черновая отделка» дигәндә бернәрсә юк бит: электр чыбыгын да үзеңә сузасы, стенасын-түшәмен дә үзеңә тигезлисе, унитазын-ваннасын, хәтта тышкы ишеген дә үзеңә алып куясы. Бөтенесенең бәясен чутлый башласаң, ярты фатир хакы чыга да китә. Әле ремонтны кеше яллап эшләтсәң, тагын да күбрәк акча тотыла. Ул фатирларны ремонт ясалган килеш сатып булмый микәнни соң?

Кәрим САБИТОВ,

Арча районы

Соңгы вакытта сатып алучылардан мондый тәкъдимнәр бик еш керә. Шуларны истә тотып, «Унистрой» компаниясе Мамадыш трактындагы «Весна» торак комплексындагы йортның бер подъездыннан һәм Казаннан 12 километр ераклыктагы «Царево» комплексындагы бер йорттан фатирларны ремонт ясалган килеш сата башлады. Әлеге фатирларда тарттырылган түшәм ясалган, обой ябыштырылган, идәнгә линолеум җәелгән, юыну бүлмәсе плитә белән тышланган, унитаз һәм ваннасы куелган, керү ишеге һәм бүлмә ишекләре урнаштырылган. Кыскасы, иң кирәкле җиһазларны гына сатып ал да рәхәтләнеп яши башла! Ремонтны үзең ясагандагыга караганда бәясе дә арзанрак чыга. Әйтик, «Царево» комплексында иң кечкенә 30 кв.метрлы фатирны 1 млн 300 мең сумга сатып алырга була, ә шушындый ук фатирның ремонт ясалганы – 1 млн 500 мең сум. Ремонтны үзең ясый башласаң, ул 200 мең сум ванна бүлмәсенә генә китәргә мөмкин. Ремонт ясалган фатирларның чагыштырмача арзан булуыннан шикләнеп: «Төзелеш компаниясе сыйфатсыз обойлар аладыр, линолеумның да иң арзанлысын гына җәядер әле», – дип уйлаучылар бар. Компания барлык материалларны да күпләп сатып ала бит, өстәвенә, кибетләр белән килешүләр дә төзелгән, шуңа күрә яхшы ташламага ия. Сыйфатсыз материал, дип куркырга кирәкми. Фатирны карап чыкканда, барысына да игътибар итәсең – юыну бүлмәсендәге плитәләр кителмәгәнме, обой ертылмаганмы. Әгәр җитешсезлек табылса, төзелеш компаниясе аны төзәтергә бурычлы. Шунсыз тапшыру-кабул итү актына кул куелмый. Ә кеше яллап ремонт ясатканда гарантия әллә бирелә, әллә юк.

Ремонт ясалган әзер фатирларны ипотекага да, кооперативка кереп алырга да була. Торак алырга уйлаучылар тагын шуны да белеп торсын: «Унистрой» компаниясе үзе төзегән йортлардагы барлык фатирларны да «предчистовая отделка» белән тапшыра. Аларда стеналар һәм идән тигезләнгән, җылылык радиаторлары, үткәргечләр кертелгән, утны кабызу-сүндерү җайланмалары, домофон, тәрәзәләр куелган. Ремонтын үзе эшлим дигән кеше бу вариантка тукталса, һичшиксез, отачак. Стеналарны, идән белән түшәмне кат-кат тигезләргә кирәк булган «каралама» хәлендәге фатир гына түгел бит инде бу.

Тулырак мәгълүматны (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30 номерларына шалтыратып белешә аласыз. Оешманың адресы: Казан шәһәре, Волков урамы, 84.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Реклама хокукында

Комментарии