Ятимнәр йорты кемне үстерә?

Ятимнәр йортында кемнәр күбрәк: кызлармы, малайлармы? Татарлармы, руслармы? Анда бәхетле булырга мөмкинме? Ни өчен балалар исерек әти-әнисе янына кача? Ятим күңеле, чыннан да, сыныкмы? Киләчәктә ул балалар кем булып үсәр? Араларында зур талант ияләре бармы? Яшел Үзән районы Норлат авылында урнашкан ятимнәр йортына баргач, әнә шул сорауларга җавап эзләдем.

– Илдус, әти-әниеңне хәтерлисеңме? Яныңа килгәннәре бармы?

– Хәтерлим. Килгәннәре юк. Сагынам.

– Ятимнәр йортында нәрсә ошамый?

– Ит. Майлы ул…

– Ә нәрсә ошый?

– Чәчәкләргә су сибү.

– Йөргән кызың бармы соң?

– Юк әлегә, дуслар күп.

– Мәктәптә ничек укыйсың?

– Кәефкә карап. Кәеф әйбәт булса, мин әйбәт. Барысы да үземнән тора.

– Үскәч кем буласың килә?

– Машина йөртүче.

Ятимнәр йортында тәрбияләнүче 11 яшьлек Илдус белән әңгәмәбез бу. Тәрбиячеләре әйтүенчә, ул нәни чагында ук бирегә эләккән, әти-әнисен хәтерләве мөмкин дә түгел. Шулай да, малай шыттырып булса да, алар хакында сөйли, килүләрен һаман көтә. Хәер, монда тәрбияләнүче балаларның күбесе шулай. Тик, кызганычка, яннарына тудырган әниләре түгел, әби-бабалары ешрак килә икән.

70%ы малай

Норлат балалар йорты 1942 елда ачыла. Ләкин андагы 150ләп баланың сугыштан соң 78е генә кала. Шундый авыр заман булуга карамастан, исән әти-әниләр нарасыйларын ятимнәр йортыннан ала. Бүген исә, биредә 86 бала тәрбияләнә. Һәм бөтенесенең диярлек әти-әнисе исән! Шуларның күбесе эчкечелек аркасында ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләрдән кире кайтару очраклары да бар. Үги үз булмый, колак күз булмый, диюләре шушыдыр инде. Иң куркынычы – ятимнәр йортындагы балалар саны кимүгә түгел, артуга таба бара.

– Психолог белән сөйләшкәндә бер малай әтисенең аны ничек кыйнавын искә төшереп утырды. Шундый мизгелләр хәтерләренә уелып калса да, үзәкләренә үтсә дә, бала барыбер үз әти-әнисен сагына. Алар турында фикерләре дә яхшы. Әти-әнине көтүләрен, сагынуларын кат-кат килеп сөйлиләр, – диде 33 ел тәрбияче булып эшләүче Флера Абдрафикова.

– Качучылар күпме?

– Күп. Бер көн кайтмасалар, милициягә хәбәр итәбез. Гадәттә, үз йортларыннан, туганнары яныннан табалар. Аннан кайткан баланы тыңлатуы нык авыр, тәртипсезләнәләр. Узган еллар белән чагыштырганда, хәзер балалар усалрак. Асрамага алып, кире кайтарылганнар, үскәч кенә бирегә эләккәннәре белән авыррак.

– Татарлар күбрәкме, руслармы?

– Икесе дә бер чама. Шунысы: балаларның 70%ы малайлар.

Энҗе бөртекләре

Сүз дә юк, тәмәкедән тавышы карлыккан, усал карашы шүрләтә торган балалар җитәрлек монда. Ләкин арада гаҗәеп, искиткеч талант ияләре бар. Мәсәлән, Федоровлар. 8 сыйныфта укучы Юлия Федорова төскә-биткә дә чибәр. Үзе чая, аралашучан, җыр-биюгә оста, кыскасы, баскан җирдән ут чыгара торган кыз. Ятимнәр йортының “Лучик” дигән газетасын чыгара. Аның абыйсы Андрейны да тәрбиячеләр мактап туя алмады. Ә сеңлесе Алена биредә “5”легә генә укучы бердәнбер бала икән. Ничек монда эләккәннәр дисезме? Әтиләре үлгән, әниләре эчкечелеккә бирелгән. Шул вакытта аны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр дә инде. Хәзер әни кеше балалары янына килеп йөри, көн саен шалтыратып, хәлләрен белешеп тора. Федоровлар җәйге ялларын да өйләрендә үткәрәчәк. “Ник үзе янына бөтенләйгә алмый икән? Шундый акыллы балалар әрәм булып ята”, – дип кызгана башлаган идем, Юлия фикеремне бүлде:

– Балалар йортында яшәгәнгә кимсенмибез. Әниебез дә биредә үсүебезгә каршы түгел. “Монда мәктәпне тәмамлагач, яхшы җиргә укырга керү мөмкинлегегез зуррак булачак. Мин урнаштыра алмаячакмын”, – ди. Нигә бөтен кеше ятимнәр йортында тормыш начар дип уйлый икән? Дөрес фикер түгел бу, миңа монда ошый. уртасына чыгып, бөтенесе ишетерлек итеп: “Бар да яхшы! Биредә һәркем үзенә-үзе хуҗа, тәрбиячеләр менә дигән. Жәлләмәгез безне!” – дип кычкырасым килә.

– Киләчәккә нинди планнарың бар?

– Язмыш нәрсә әзерләгәндер бит. Үткән белән яшәмәскә, бүгенгене уйларга, киләчәк турында кайгыртырга кирәк. Девизым – барысы да яхшы булыр! Укып бетергәч, журналист булырга хыялланам, – диде Юлия.

Тәрбиячеләр бертуган Саттаровларны да мактап туя алмады. “Таняның башкара алмаган роле юк, булачак артистыбыз. Абыйсы Руслан күптән түгел армиядән кайтты. Настя кияүдә, бәби көтәбез”, – диделәр. ТИСБИны кызыл диплом белән тәмамлап, хәзер магистратурада укучы өч игезәк кыз – Макароваларны да искә алдылар. Ятимнәр йортында намаз укучы, ураза тотучы балалар да бар.

Менә 10 сыйныфтан Роза Назарованың картиналарын, кул эшләрен күреп үземнең дә исем китте. Чыннан да, “ах” итәрлек сәләт. Бу кыз “Рождественские фантазии” дигән конкурста җиңеп, хәтта бер атна Америкада да яшәп кайткан. “Тагын барырмын әле, бөтен тормышым алда”, – диде Роза оптимистик рухта. Р.Назарованың дизайнер буласы килә икән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына керергә хыяллана. Әти-әнисе хакында сораштыра башлавым гына ошамады кызга. “Сорамагыз да, алар хакында ишетәсем дә килми”, – дип бүлмәдән чыгып ук китте ул.

Бар да бар, тик…

Балаларны яклау көне уңаеннан ятимнәр куйган концертны карадым. Кайбер бәләкәчләрне сөеп кенә торасы килә, шул хәтле ягымлылар. “Әни”, “әти”, “гаилә” дип шигырь сөйләүләрен, җырларын тыңлап утыргач, күзгә яшьләр килә. Ә бер карасаң, монда бер дигән шартлар тудырылган бит. Тигез итеп җыелган урын җире, якты бүлмә, чәчәк түтәлләре, мөлаем тәрбиячеләр. Көнгә биш тапкыр ашаталар. Бассейн бар. Кызларга “Бисер белән чигү”, “Аш-су осталыгы”, “Тегәргә өйрәнү” түгәрәкләре эшли, малайларны агач эшенә өйрәтәләр. Җәен “Теремок” лагере оештырыла. Быел 15 кеше Анапага ял итәргә бара, узган ел Кырымда булганнар. Хәйриячеләр ярдәме белән, инде ел саен теплоходта сәяхәт итү дә традициягә кереп киткән. Уку әсбаплары, кием-салым, кирәк-ярак белән ярдәм итеп торучылар да байтак. Әле ТР дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов җитәкчелегендә “Болгар” милли хәйрия фонды 50 меңгә сертификат, республика, Казанның Мәскәү һәм Яшел Үзән районнары прокуратуралары да бүләкләр тапшырып китте. Мәктәпне тәмамлагач, балаларны укырга урнаштырырга ярдәм итәләр.

Ятимнәр йортындагы шартларны барлап утырганда келт итеп бер вакыйга искә төште. Берничә ел элек автобуста 35-40 яшьләрдәге ир-ат белән танышкан идем. Сөйләшеп киткәч, яңа танышым әти-әнисенең аны ташлавын, ятимнәр йортында тәрбияләнүен әйтте. “Балалар бакчасына йөрдеңме? Беләсеңме, ятимнәр йортында барысы да шундагыча. Тик әти-әни генә килеп алмый. Ә син аларны көтәсең дә көтәсең…” – дигән иде ул.

Чыннан да, балалар бакчасында барысы да ал да гөл бит. Ашаталар, йоклаталар. Уенчыклар да, дуслар да бар. Ләкин кич җитеп, әни килеп алганын түземсезлек белән көтәсең. Минем белән балалар бакчасына йөргән ике малайның аннан качуын хәзер дә көлеп сөйлибез. Урамга уйнарга чыккан вакытта койма аша сикереп, өйләренә сызганнар иде… Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый шул. Ә шундый ягымлы, матур, сәләтле, ә иң мөһиме – үз балаңны ничек битараф кына ташлап, онытып була икән? Чит илләр белән чагыштырганда, ни өчен бездә ятимнәр саны күбрәк? Авыр замана һәм яшәү шартларымы, әллә ата-ананың ваемсызлыгы гаеплеме?

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Казан – Яшел Үзән – Норлат – Казан.

Комментарии