- 14.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Русия тагын беренче. Бу юлы авиаһәлакәтләр буенча.
ӘГӘР БАКЧАҢА САМОЛЕТ ТӨШСӘ?!
Хатын өйдә, тәрәзә кырыенда мәш килә. Тиздән бакчага. Ә минем баштан бер уй китми. Казаннан ерак түгел Орловка бистәсе янында безнең бакча кишәрлеге бар. Һәм аның өстеннән көн-төн самолетлар оча. Аларның Казан аэропортына менә-төшә торган юллары шуннан уза. Вәт, мин әйтәм, түтәлдә казынган вакытта шуларның берсе өстеңә мәтәлеп төшсә?! Аллам сакласын, моны хәтта күз алдына китерүе дә куркыныч.
Ә мәтәлмәс дип гарантия бирүче юк. Чөнки алар Русиядә соңгы вакытта шундый еш егылып төшә башладылар, инде авиакомиссияләр ул катастрофаларның сәбәпләрен дә ачыклап өлгерә алмый. 2011 елда, мәсәлән, 30 авиаһәлакәт теркәлгән. аларда 200гә якын кешенең гомере өзелгән. Имгәнгәннәре дә байтак. Әгәр бу саннарны Русиянең төп көндәше АКШ белән чагыштырып карасак, бездә ул 10 тапкырга күбрәк. Аеруча 2011 елның 7 сентябрендә Ярославль шәһәрендә булган фаҗига халыкта зур тетрәнү тудырды. Әлеге катастрофа тулаем «Локомотив» хоккей командасын, барлыгы 45 кешенең гомерен алып китте. Узган елгы корбаннар да аз түгел. 2 апрельдә «Ю-эйр» авиакомпаниясенең Төмән-Сургут юнәлешендә оча торган самолеты белән булган фаҗига аркасында гына да 32 кешенең гомере өзелде.
Белгечләр фикеренчә, күпчелек авиаһәлакәтләрнең төп сәбәпчесе – кеше факторы, дөресрәге, пилотларның ялгышы. Әле узган елның декабрендә генә Внуково аэропортында ТУ-204 самолетының очу полосасыннан автотрассага чыгып җимерелүендә пилотлар гаепле булуы ачыкланды. Дөрес, монда техниканың да өлеше бар, ләкин зур түгел. Илнең самолет паркы нык тузган. Мәсәлән, Як-42 самолетының конструкциясе ышанычсыз булу сәбәпле, аны куллану Евросоюз тарафыннан инде 2009 елда ук тыелган иде. Ләкин алар һаман да оча. Ту-154 тә куркыныч авиалайнерлар исемлегендә. Аларның һәр меңенче рейсы катастрофа белән төгәлләнә. Кара исемлеккә шулай ук Ан-2, Ан-28, хәрбиләрдән МиГ-29, Су-25 самолетлары да кертелгән.
БӨТЕН ӨМЕТ ГАСТАРБАЙТЕРЛАРГА…
Шулай да бүген авиациядә безне иң борчыган проблема – очкычларны пилотлар белән тәэмин итү. Ул инде күптән дәүләт күләмендәге гадәттән тыш хәлгә әйләнде. Һава корабларына, аеруча, командирлар һәм беренче пилотлар җитми. Русия авиакомпанияләре җитәкчеләре бу хакта инде әллә кайчаннан бирле чаң суга. Алар транспорт министрлыгыннан һәм Дәүләт Думасыннан үзләренә чит илләрдән пилотлар чакырырга рөхсәт бирүләрен таләп итә. Кыскасы, кем әйтмешли, бүген инде безнең төзелешләргә генә түгел авиациягә дә гастарбайтерлар кирәк була башлады.
«Трансаэро» авиакомпаниясе генераль директоры Дмитрий Столяров сүзләренә караганда, Русиядә бүген 14 мең 200 пилот исәптә. Һәм авиакомпанияләр ел саен төрле сәбәпләр аркасында аларның 700гә якынын югалта. Яше тулганнары пенсиягә китә, ә күпләр, аеруча, тәҗрибәле пилотлар чит илгә, акча эшләргә юнәлә. (Аларга бит, шайтан алгыры, моның өчен Дәүләт Думасының рөхсәте кирәкми!) Нәтиҗәдә, Русия авиакомпанияләрендә бүген пилотларга кытлык инде 3 меңгә җиткән.
Бу проблема Татарстанга да кагыла. Мәсәлән, «Тулпар» авиакомпаниясендә бүген һава корабларына йөзгә якын очучы хезмәт күрсәтә. Компания директоры Азат Хәкимуллин сүзләренә караганда, аларның күпчелеге инде пенсия яшеннән узган. Ел саен, ким дигәндә, 5-10 пилотка ихтыяҗ туа. Һәм аларны табу көннән-көн кынлаша.
Әле күптән түгел генә урамда элекке фатир күршесе Юрий Богдановны очраттым. Сөйләшеп киттек. Ул – авиация штурманы һәм инде күптән пенсия яшендә булуына карамастан, һаман да оча икән:
– Нәрсә, – мин әйтәм, – акча җитмиме?
– Эш бит акчада гына түгел, – ди бу, – авиация кызганыч. Аннан без дә китсәк, очарга кеше калмаячак. Ә акчаны безгә, пилотларга, дөрестән дә әйбәт түлиләр, эшлә генә. Шунысы куандыра, миңа алмаш бар – улым Сергей Ульяновск авиация училищесын тәмамлады. Самолетта хәзер ул да оча.
Ләкин бер Юрий Богдановның улы гына авиациядә барлыкка килеп, тишекне томалый алмый шул. Моның өчен илдә пилотлар әзерләү системасын җайга салу кирәк, ә аны 1990нчы еллардан соң тулысынча диярлек җимереп ташладылар.
АЭРОКЛУБЛАР УРЫНЫНА БАНКЛАР
Моннан 20 еллар элек Русиянең һәр шәһәрендә диярлек күп санлы аэроклублар, авиамодельчелек мәктәпләре бар иде. Алар аша меңләгән кеше зур авиациягә юл алды. Бүген исә, мәсәлән, 3600 аэроклубтан 1500е генә яши. Алары да очын-очка чак ялгап. Ә авиамодельчелек мәктәпләре гомумән дә калмады диярлек. Мәсәлән, Казанда, Җиңү Проспектында, элек шундый бер мәктәп бар иде. Анда балалар һәм яшүсмерләр үзләре чын очу аппаратлары ясап җыялар иде. Бүген инде әлеге мәктәп юк. Ул урнашкан бинага хәзер Русия Саклык банкы хуҗа. Нишләтәсең, акча дигәнең бар нәрсәдән дә өстен шул.
Аек кешегә аңларга мөмкин булмаган тагын бер нәрсә: бөтен Русия күләмендә аэродром җирләрен саталар. Мисал эзләп азапланасы юк, Казанның иске аэропорты җирләрендә дә бүген самолетлар түгел, атлар чаба, төрле биналар калкып чыга.
Белгечләр фикеренчә, әгәр бу рәвешле дәвам итсә, киләчәктә Русиядә яңа аэродромнар өчен гомумән җир табу проблемага әйләнәчәк. Их, нишләтә җәмгыятьне акча дигән нәрсә?!
ОЧАР ИДЕМ ДӘ БИТ, КЕРОСИН ЮК…
Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл, баксаң, пилотлар әзерләү, иң беренче чиратта, керосинга бәйле икән бит. Авиация уку йортларында бер курсантны тиешле дәрәҗәдә укытып чыгару өчен, ким дигәндә, 160 тонна авиакеросин кирәк, ә ул кыйммәт. Инде болай да акчага әллә ни мантымаган уку йортлары курсантларны очарга башлыча тренажерларда гына өйрәтергә мәҗбүрләр. Ягъни, булачак пилот чын самолетта тиешле 1500 сәгать урынына нибары 150-200 сәгать кенә оча ала. Акчага мондый «бәрәкәтле» карашның нәтиҗәсе шул – авиаһәлакәтләрнең 80 проценты нәкъ менә чиле-пешле очучылар аркасында килеп чыга.
Мәгълүм ки, гражданнар авиациясе өчен пилотларны бүген Русиядә нибары өч вуз әзерли. Бу – Мәскәү гражданнар авиациясе дәүләт техника университеты, Санкт-Петербургтагы шундый ук университет һәм Ульяновскның югары авиация училищесы. Моннан тыш аларның төрле шәһәрләрдә 15 филиаллары бар. Һәм шуның белән шул. Соңгы 10 ел эчендә алар барысы бергә, көч-хәл белән, 3 мең тирәсе пилот укытып чыгарган. Бер караганда, шактый зур сан кебек. Ләкин илдә аларга булган ихтыяҗны истә тотканда, бу күлдәге тамчы гына. Мәсәлән, яңа самолетларны сынаучы, Русия герое Анатолий Кнышев әйтүенчә, элек Совет чорында илдә ел саен 25 мең(!) очучы әзерләп чыгарганнар. Гражданнар авиациясе министрлыгы уку йортларына план куя һәм тегеләр аны тиешенчә үти. Укырга теләүчеләрне дә эзләп азапланасы юк, конкурс зур: һәр урынга 5-7 кеше. Бүген исә, уку йортлары яртылаш буш. Иң аянычы – материал-техник база гаять начар. Курсантлар музейга куярга гына яраклы «Ан»,«Як» самолетларында гына очалар, ә бу самолетлар эре авиациядә инде калмады диярлек. Аларны хәзер «Боинг», «Эйрбас»лар алыштыра. Димәк, училище тәмамлап чыккан пилотларга әлеге һава корабларында очарга яңа баштан өйрәнергә туры килә. Чөнки безнең иске самолетлар белән алар арасында аерма җир белән күктәге кебек. Пилотларны яңадан укыту өчен акча, вакыт кирәк, ә ул юк. Пилотларга ихтыяҗ шундый зур. Мәсәлән, элек яшь очучылар 1нче класслы зур лайнерга утырганчы өч ел «кукурузник»та, аннан соң «Ан-26»да һәм «ТУ- 134» тә тәҗрибә тупларга тиеш булалар иде, ә хәзер исә алар училище эскәмиясеннән туп-туры «Боинг» штурвалы артына утыра.
Ульяновск авиация училищесының өлкән укытучысы Вячеслав Козлов әйтүенчә, бүгенге укып чыккан пилотларны, хәтта «ярымфабрикат» дип атавы да кыен. Мәсәлән, ул укыткан 25-26 яшьтәге ике пилотның берсен бер эре авиакомпаниягә «Боинг-737» самолетына командир, ә икенчесен икенче пилот итеп эшкә алганнар. «Әлбәттә, алар шәп курсантлар, ләкин тәҗрибә дигән нәрсә дә бар бит әле», – ди Козлов. Чөнки алар артында 200 кеше. Козлов фикеренчә, авиациядә яшь чиге булырга тиеш. Үсмерләрне андый урынга куярга ярамый. Русия авиациясен мәтәлүләрдән бары тик аның проблемаларына дәүләт дәрәҗәсендә комплекслы якын килгәндә генә саклап калып була. Монда чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү дә комачау итми. Мәсәлән, АКШта меңләгән авиакомпанияләр, ә авиаһәлакәтләр юк дәрәҗәсендә. Анда укыту эшләре белән дә дәүләт идарә итә, һич тә шәхси компанияләр түгел.
Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН.

Комментарии