Барысы да халык өчен!

Барысы да халык өчен!

Русия гомер-гомергә Көнбатышка йөз тотып яшәде. Әллә безнең җитәкчеләр шул дәрәҗәдә акрын уйлый, әллә йокыларын туйдырып төш вакытында гына уяналар инде шунда? Ник дисәң, Америка һәм Ауропа илләреннән без, ким дигәндә, йөз елга артта калып барабыз. Ник соң безнең илдә генә шуның кадәр фаҗига, һәлакәтләр булып тора? Чөнки Русиянең нигезе ришвәт, наданлык, акчага корылган! Һәр чиновник майлы калҗаны үзенә тарта, хакимият дигән «татлы торт»ның зур кисәген үзенә алып калырга тели. Ә үзенең көче җитмәсә, яисә үзенә эләктергәнне генә аз дип таба икән, йомшак кәнәфиләргә туган-тумачаларын, күрше-күләннәрен тарта. Мәгарифме, хокук саклау органнарымы, сәламәтлек саклау системасымы – бөтен җирдә дә таныш-белешләр аша урнашкан, инде дистә еллар буе формалашып беткән «клан» идарә итә. (Бу ил җитәкчелегендә генә түгел, ә регион, район башлыклары арасында да киң таралган күренеш. Күрәсең, бу «авыруны» безнең илдә җиңеп булмыйдыр инде.) Башка нәрсәгә башлары эшләмәсә дә, Аллага шөкер, кәгазь боткасы оештырырга, җилдән дә үзләренә акча ясарга сәләтле безнең җитәкчеләр. Моңа мисал эзләп ерак барасы юк. Ике көннең берендә телевизор аша илдә барган реформа, яңа законнар турында сөйләп торалар. Кичә институт бетергән юрист үзе югары уку йортында өйрәнгән Конституцияне ике-өч айдан бөтенләй дә аңламаска мөмкин. Ни генә булмасын, бездә бар нәрсә дә халык өчен «эшләнә». Һәр реформа, һәр яңалык без фәкыйрьләрнең мәнфәгатен «кайгыртып» башкарыла. «Коррупциягә каршы көрәшергә!» дип Президентыбыз да, Премьер-министр да көн саен телевизор каналларыннан шәрран яра. Ә коррупция ул үз эченә ришвәтчелекне генә алмый бит… Моңа алда әйтелеп киткән «клан» белән идарә итү дә керә. Шулай ук чиновникның эш урынын шәхси максатларда куллануы да коррупция дип атала. Теләсә нинди Ауропа илендә бу гамәл хокук бозулар рәтенә керә һәм җинаятьче җәзага тартыла. Ә безнең илдә исә коррупциягә коррупция белән, ришвәткә ришвәт белән «күз йомалар». Менә шуннан килеп чыга да социаль тигезсезлек. Инде борынгы Һиндстанда да ришвәт бирү очракларын элеккеге китаплардан укып белергә була. Ул заманда һиндлылар җәмгыятьтә үзләренә югары «үр» яулау өчен, кабилә башлыгына бүләкләр бирә торган булган. Меңнәрчә еллар үткән, ә тарих һаман бер тәгәрмәч эчендә әйләнүен дәвам итә…

«КЕШЕЧӘ ЯШИСЕМ КИЛӘ!..»

Мин университетта акча түләп укыдым. Дөресрәге, әти белән әни тырышты инде. Әмма түккән акчаларын акладым дип уйлыйм, чөнки имтиханда бер дә «ике»ле алганым булмады. Укытулары әллә кем булмаса да, акчаны каерып ала белделәр үзебездән. Бер сүз белән әйткәндә, университет биргән белемнең бәясе өч тиенгә дә тормый иде. Төркемебезнең яртысы минем кебек ата-анасының тиенләп җыйган акчасын «суга салды». «Эх, рәтлерәк һөнәр булса, укытучылары дәрескә йөреп укытсалар, акчасы да кызганыч булмас иде!» – дигән чакларым аз булмады үземнең. Ярый, монысы башка тема. Уку-укыту системасын болгата-болгата ни генә эшләтмәделәр, нәтиҗәсе һаман бер. Көнбатыш системасы да, Америка тәҗрибәсе дә безнең илдә барыбер тулы функциясенә эшләмәячәк! Чөнки без – башка ил кешеләре! Бездә башка менталитет. СССР заманында Сталин астында изелеп яшәгән, «кайчан килеп алып китәрләр икән?» – дип калтырап торган халыкта, шул халыкның балаларында уку кайгысы булмаган һәм булмаячак! Бигрәк тә шундый югары квалификацияле белгечләр, галимнәр студентларга белем биргәндә…

Студентлар, гадәттә, өченче, дүртенче курсларда эшкә урнаша, чөнки дәүләттән «тамган» мең бер йөз сум стипендиягә ай буе җан асравы кыен. Егермене узгач, әти-әнидән акча сорау да әллә ничек. Ул мескеннәр дә бит инде үз авызыннан өзеп бирә. Эш белән укуны алып баруы бик кыен. Шуңа кайбер дәресләр «тозланып» та калгалый. Бер елны, дүшәмбе көнгә бер физкультура дәресен куйганнар. Башка фән юк. Бер дәрес өчен университетка килеп йөреп булмый бит инде, бигрәк тә физкультурага! Мөмкинлегем булганда йөрдем, әмма килмәгән дәресләр дә шактый җыелган. Семестр ахырында физкультура укытучыбыз берәм-берәм кабинетына чакырды да, кемнең ничә дәресе калганын һәм зачетның ничә сумга төшәчәген әйтте. Бер калдырган дәрес – йөз тәңкә! Шунда укытучыбызның хезмәт хакы белән кызыксындым. «Җиде, җиде мең ярым сум чыга», – дигәч, күзем маңгаема менде. Ничек инде ир кеше җиде мең сумга гаиләсен туендыра алсын ди?! Бу бит әле илебезнең иң «престижный» уку йортларының берсендә! Зачетка эченә акчаны тыгып сузгач, укытучым күземә карады да: «Бер дә алмас идем, минем дә кешечә яшисем килә шул!..» диде. Кеше буларак мин бу абзыйны аңлыйм, әлбәттә. Үземнең җинаять эшләгәнемне дә беләм. Тик Русиядә башкача мөмкин түгел. Ришвәт бирү ул бер чир кебек. Хәер, чир түгел, ә каныбызга сеңгән гадәттер. «Чир китә – гадәт китми», – ди халык. Без дә югарырак урында утырган түрә янына барганда, һичьюгы шоколадлы конфет булса да кыстырып барабыз бит. Чөнки гадәткә кергән.

Сеңлем дә укырга түләүле бүлеккә керде. Имтиханнарны ярыйсы тапшырса да, арттан «төртә» торган кешебез булмагач, түләүсез бүлеккә эләгә алмады. Монысы бер хәл. Түләп укыса да, тулай торакта торыр дигән идек. Тик менә тулай торакта буш урыннар була торып, студентны анда яшәргә кертмәү проблемасы килеп басты. Тотындык таныш-белешләрне сораштырырга, деканат юлын таптарга. Эзли торгач, кешесен таптык. Әни авылдан бер каз, конвертка биш мең сум тыгып, теге абзыйга төртте дә, сеңлем биш елга тулай тораклы булды. Ниндидер бер купюра кешенең күпме проблемаларын чишәргә сәләтле безнең илдә! Ул купюралар акча янчыгыннан бетә генә күрмәсен. Укырга кереп тә, хастаханәдә дәваланып та булмый бит аннан соң…

«БЕЗ – «КУЛЬТУРАЛЫ» ХАЛЫК

Ышанмыйсызмы? Юкка! Культуралының да ниндие генә әле! Русиядә яшәүчеләр безнең республикадан көнләшеп үләрлек. Безнең җитәкчеләр Татарстаннан цивилизацияле регион ясау өчен ни генә кыланмыйлар бит.

Бүгенге буында акча җитмәү проблемасы киң таралган. Чөнки теләсә нинди яшь кеше хезмәт хакын фатирда торганга, я булмаса, коммуналь хезмәтләр өчен түли. Җәмәгать транспортына утырсаң, бер якка 18 тәңкә чыгарып саласың. Машинаң булса, ягулыкның литры «ат бәясе» тора. Нефть өстендә «утырып», үз байлыгыбыз була торып, бензинның литрын утыз сумга күтәрмәкчеләр! Адәм көлкесе! Ә бездән чимал сатып ала торган илләрдә ягулыкның кыйммәтен белгән кеше дә юк, чөнки ул тиеннәр генә тора. Бик яхшы танышым Согуд Гарәбстанында өч ел укып кайтты. Анда да нефть чыга, бездә дә. Тик бензинның бәясе, безнең акча белән исәпләгәндә, Гарәбстанда бары дүрт сум гына.

Юл хаклары, җәмәгать транспортлары хакында әйтә башлагач, бензин бәясеннән тыш булган, халык өчен эшләнелгән кайбер уңайлыкларны әйтеп үтим инде. Казан шәһәрендә маршруткаларда карта белән түләү системасы кертелде. Халыкны транспорт карталары сатып алырга мәҗбүр иттеләр, дисәң дә ялгыш булмас. Моның өчен, җитәкчеләргә әллә ни зур хезмәт башкарырга да кирәкмәде, бары билет бәясен 18 сум ясап кына куйдылар. Ә карточка белән түләсәң, ике тәңкәгә арзанракка, ягъни 16 сумга төшә. Шуңа күрә халык газета сату нокталарыннан һәм почталардан транспортка түләү карталарын себереп алып бетерде. Югарыда утыручылар безгә бу системаны халыкка җиңел булсын, җәмәгать транспортларында тиеннәребезне санап изаланмас өчен булдырды. Әмма карта системасын гамәлгә кертүнең халык өчен бернинди дә файдасы булмаячагын без барыбыз да беләбез, ләбаса. Моның сәбәбе бер – Универсиадага килгән кунаклар алдында үзебезнең нинди «культурный» булуыбызны күрсәтү генә. Ярар, ике сум акчага алданып, алдык ди без ул карталарны. Ә мондый карта белән түләүне дә 18 сум ясамаслар, дип кем вәгъдә итә ала? Беркем дә. Чагыштыру өчен, интернеттан илебезнең башка шәһәрләрендәге транспорт бәяләрен карап чыктым. Вологда шәһәрендә, Яңа елдан соң барлык төр җир өсте транспортларында йөрү бәясе арткан һәм 16 сум булган. Мурманск шәһәрендә исә билет бәясе 10 сумнан алып – 17 сумга кадәр. (Кайсы төр транспортка утыруыңа карап.) Иң түбән бәяләр – Владикавказда. Анда җәмәгать транспортын кулланучылар бары 5 сумга да үзенә кирәкле урынга барып җитә ала.

«КАРТАЕРГА КУРКАМ»

Кем картлыктан курыкмый инде диярсез! Картлыктан курыкмыйм, ә картаерга куркам. Чөнки безнең буынның хәзерге әби-бабайлар кебек азмы-күпме алып яшәячәге шикле. Көн туган саен картлык пенсиясе турында сөйләнүче яңалыкларны укып, аңлап кына бетерә торган түгел. Хәер, фонды эчендә кайнаучылар үзләре дә чиновникларның нинди закон имзалаганын белеп өлгерә алмый бугай.

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы урынбасары Александр Сафонов хезмәт кенәгәләрен бетерергә дигән тәкъдим ясады. Халык өчен «янып-көеп» йөрүче тагын бер түрәбез, РФ Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль комитеты җитәкчесе Андрей Исаев бу фикерне хуплап чыкты. Янәсе, хезмәт кенәгәсе –искелек калдыгы, дөньядагы бер генә илдә дә эшкә урнашканда аны кулланмыйлар. Әлбәттә, кулланмыйлар, чөнки алар кешечә яши! Башка илдә хакимият үз халкы турында уйлый, гомер буе бил бөккән эшчеләргә тиешле пенсиясен түли. Ә бездә өч мең сумлык пенсия алу өчен дә «урман-таулар» кичәсе бар. Без картаеп, пенсия яшенә җиткәндә, инде җиде диңгез аша үтсәң дә, аны бирмәсләр, мөгаен. Кешенең ничә ел хезмәт куйганын каян белеп була соң? Пенсия шул хезмәт стажына да бәйле бит, югыйсә. Тик түрәләр башкача фикер йөртә. Имеш, хезмәт кенәгәсе булмаган яшьләр эшкә урнаша алмый. Менә бит ничек кайгырта безне җитәкчеләр! Кайсы илдә, кайсы түрәнең башына шундый мәгънәле уй килер иде икән әле? Илдәге халыкның күп өлеше шәхси бизнес белән шөгыльләнүен, яисә байларга хезмәт куюын исәпкә алсак, хезмәт кенәгәсенең, бәлки, чыннан да, кирәге юктыр. Чөнки андый хезмәткәрләргә барыбер эш хакын конверт белән генә бирәләр. Бүген гаиләсе ач утырган ир-ат ниндидер пенсия кенәгәсе турында уйлар микән, ай-һай?! Пенсия яшенә кадәр җитә алганын да белми бит әле ул. Безнең шул уйлый белмәвебез, кесә эченнән генә йодрык күрсәтүебез аркасында, түрәләребез «сикеренә» дә инде.

Берничә ел элек һәр кешегә пенсия фондыннан хат килә башлады. Янәсе, халык үзенең күпме пенсия алачагын алдан исәпләп, белеп торачак. Исәпләдең ди, көтеп тор менә! Картлык пенсиясенең төп өлеше, иминиятләшкән өлеше бар. Ничек шуннан пенсияне санап чыгарып булуы турында күпме укыдым, интернетта күпме казындым, тәки аңламадым! Минем баш мие өчен уйлап табылган нәрсә түгел бугай бу.

Иртәгә чиновникларыбыз нәрсә уйлап табарлар, анысы билгесез. Әмма ул үзгәрешләр, һичшиксез, яшәешебезне, авыр тормышыбызны «җиңеләйтүгә» юнәлдерелгән булачак!

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии