- 14.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
(Дөнья илләренең мәгънәсез һәм көлке кануннары)
Билгеле булганча, кануннарны белмәү беркемне дә җаваплылыктан азат итми. Чит илләргә чыгып китәр алдыннан, андагы тәртип һәм кануннарны белү кирәкле эш. Һәр илдә көлке һәм кызыклы кануннар бар, аларның кайберләре безнең өчен мәгънәсез дә күренергә мөмкин, әмма ничек кенә булмасын, алар бар һәм үз илләрендә кулланыла.
Австриядә җәмәгать транспортында сезнең аягыгызга баскан кешенең йөзенә төкерергә хокукыгыз бар.
Австралиядә һәркем машинасының багажнигында печән өеме сакларга тиеш. Юлга чыксагыз, каршы полосадан йөрү тыела. Бу канун җәяүлеләргә дә кагыла.
АКШ дөньяда сәяси яктан гына түгел, ә көлке һәм мәгънәсез кануннар буенча шиксез лидер булып тора. Әйтик, АКШның Флорида штатында кияүгә чыкмаган хатын-кызларга якшәмбе көнне парашюттан сикерү тыелган. Моңа өстәп бу штатта су коена торган костюмда җырларга һәм көненә 3 тәлинкәдән күбрәк җимерергә ярамый. Ә Техаста бары тик 5 доллар түләгәч кенә яланаяк йөрергә ярый. Чикагода янгын эләккән өйдә ашау тыелган икән. Огайо штатында бәдрәфләрдә уен автоматларын урнаштыру тыелган. Гонолупуда урамдагы кошларга «бәйләнә» күрмәгез тагын, чөнки бу – тыелган эш. Джорджия штатында исә мәет янында сүгенү сүзләре әйтү тыелган. Айдахода якшәмбе көннәрендә карусельләрдә йөрү ярамый. Алабама штатында зонт тотып, андагы атларны куркыту тыелган. Огайо да туңдырылган тавыктан көлү тыелган. Миннесота штатына барып, шәрә килеш йоклый күрмәгез, чөнки моның өчен төрмә җәзасы каралган. Нью-Йоркта бурычлары булган мәетләргә яхшы икән, чөнки андагы полициягә бурычлары булган мәетләрне тоткарлау тыелган. Айдахо штатында дөягә утырып балыкка бара күрмәгез, бу штатта әлеге гамәл канунны бозу була. Техаска барып, буйволларны рәхәтләнеп атып йөри аласыз, әмма берәр бинаның икенче катына гына менеп атмагыз, чөнки буйволларга икенче каттан ату тыелган. Алабама штатында балыкларны нык кайгырталар икән, анда балыкларга спиртлы эчемлекләр эчерү тыелган. Ә Аляскада аюларны фотога төшерер өчен уятырга ярамый, белеп торыгыз. Татарстанга АКШтан кактус алып кайтырга теләсәгез, Аризонада гына кисә күрмәгез, анда кактусларны кисү тыелган, моның өчен 25 ел төрмә җәзасы каралган. Шәхси жирафыгыз булса һәм Сез аның белән АКШ буйлап сәяхәт итәргә ниятләсәгез, белеп торыгыз, Атлантада жирафларны урам баганаларына бәйләп кую тыела. Калифорниядә исә бакаларны үбә күрмәгез, чөнки канун моны рөхсәт итми. Бу штатта, вертолеттан пошиларны бәреп төшерергә дә ярамый икән. Күрәсең, шулай эшләүчеләр булган тарихта.
Ә менә АКШның Нью-Йорк шәһәре лифтларында таныш булмаган кешеләр белән генә түгел, дуслар белән дә сөйләшү тыела.
Англиянең парламент бинасына рыцарьлар киемендә керү һәм анда үлү катгый рәвештә тыелган. Башкаласы Лондонда тавыш чыгарып күршеләргә комачауламас өчен, ир-атларга законлы хатыннарын кичке 9дан соң гына кыйнарга рөхсәт ителгән.
Аргентинада өйдә өч вазаны җимергән ир-атка хатыны хыянәт итәргә хокуклы.
Бельгиядә яшь парлар туй көнне минутына 20 тапкырдан күбрәк күзләрен йомып-ачкан һәркемне кыйнарга хокуклы. Бу илдә хатын-кызларга чәчәкләрне төнге 12дән соң гына бүләк итү рөхсәт ителгән. Ә иртәнге ашларын ашарга өлгермәгән студентлар дәресләргә соңга кала ала. Әгәр дә ир-ат хатын-кызның аягына ялгыш кына басып китсә, ул аны битеннән үбәргә тиеш.
Бразилиядә кешенең аягына баскан адәмне «кеше» дип атау тыелган.
Венециядә коңгырт күзле кешеләрнең кроссовка кияргә хокукы юк. Бу илдә күгәрченнәрне ашату тыелган, моның өчен 600 доллар штраф каралган.
Венгриядә бензин пычкысы тоткан килеш хатынны үбәргә ярамый икән.
Голландиядә студентның телефонында зарядкасы бетсә, ул дәресләрдән китә ала.
Греция. Бу илдә хатын-кызларның туган көннәрендә эшләгән урыннарында начальникларын кимсетергә хокукы бар. Ир-атларга исә каенаналарының күзләренә карарга тыела. Тәмәке тарткан хатын-кызга һәркем огнетушительдан сиптерергә мөмкин.
Даниядә йөргән кызын макияжсыз күргән ир-ат аңа 51 роза бүләк итәргә тиеш. Кешедән сәгать сорамыйча, аны яндырырга ярамый. Дәресләрдә йоклап киткән студентларның бары тик корсакка ятып кына йокларга хокукы бар.
Израильдә шимбә көннәрендә урамнарда борын сеңгерү тыелган.
Италиядә урамга итәк киеп чыккан ир-атны полиция тоткарларга мөмкин. Бу илдә сыр ясауга бик хөрмәт белән карыйлар. Әйтик, начар гадәтле хатын-кызларның сыр ясый торган җиргә якын да килергә хокуклары юк. Ә менә Ферра шәһәрендә сыр фабрикасы эшчеләре, эшләрендә йокыга китсәләр, төрмәгә эләгергә мөмкиннәр. Шулай ук макароннарны аяк белән ашау тыелган икән. Күрәсең, ашап караучылар булган…
Һиндстанда диетага утырган кыз үлгән дип санала. Монда филләр белән сәясәт турында сөйләшергә ярамый икән. Күрәсең, андагы филләр сәясәтне нык яхшы белә, барып бер сөйләшәсе булыр әле… Бу илдә үләр алдыннан һәркем җыр башкарырга тиеш. Менә хәзер аңлашыла инде, нигә Һиндстан киноларында секунд саен җырлаганнары.
Индонезиядә ир-ат үз хатынын бары тик аның колготкилары белән генә буа ала.
Испаниядә бөҗәк ашаган кешене кыйнарга ярый. Теш пастасы беткән очракта эшкә бармаска мөмкин. Тәмәке тартмаган хатын-кызлар косметиканы 30 процентлы ташлама белән ала ала.
Ирландиядә 6 ай диетада булган, кулына таба тоткан хатын-кызларны таза дип атау тыелган. Ә хезмәт хакы алган һәркем акчаларыннан бер купюраны тәрәзәдән ташларга тиеш. Урамда авыр сумкалы хатын-кызны күргән ир-ат аңа такси чакырырга тиеш. Косметика кулланмаган кызларның дәресләр вакытында йокларга хокукы бар.
Канадада тешләре булмаганнарга теш табибына бару тыелган. Анда кырынмаган ир-атның машина йөртергә хокукы юк. Дәресләрен калдырмаган студентлар имтихан вакытында үзләренә ошаган билет чыкканчы сайланырга мөмкиннәр. Ә гашыйклар икесенә бер билет ала ала.
Кытайда суда батучыларны коткару тыелган, чөнки бу аларның язмышларына кысылу, шәхси тормышларына зыян итү буларак бәяләнә. Ул илнең колледжларына бары тик белемле студентларга гына йөрергә ярый. Ә мәктәпләрендә балаларның дәресләр вакытында ашарга хокукы бар. Кытайда кеше үзе өчен төрмәдә утырырга кеше ялларга мөмкин.
Мексикада кешенең аркасы йонлы булса, аңа аркада йөзү тыелган. Бу илдә каенаналарны рельсларга бәйләү һәм кешеләрнең мыекларын кимсетү тыелган.
Норвегиядә җәмәгать ашау урынында ашны тәмсез дип тапсагыз, аның өчен түләмәскә хокукыгыз бар. Бу илнең этләре рәттән нибары 44 тапкыр гына өрергә хокуклы. Норвегиядә кием элгеч ярдәмендә теш чистартырга ярамый, моны эшли күрмәгез.
Румыниядә сезне эт куа икән, кычкырырга һәм аңа начар сүзләр әйтергә хакыгыз юк, чабарга һәм елмаерга гына тиешсез, чөнки эт – кешенең дусты.
Сербиядә дәресләргә вакытында килүче студентлар 10 минут иртәрәк китәргә хокуклы.
Сингапурда хатын-кызларга да, ир-атларга да өйләрендә киемсез булу тыелган. Сингапурда тәмәкене чүп савытына ташламау – 600 доллар штраф. Шулай ук сагыз чәйнәү һәм кошларны ашату тыелган.
Таиландта кинога барсагыз, сез ул патшалыкның гимнын тыңларга тиеш булачаксыз.
Франциядә дуңгызларга Наполеон исемен бирү тыелган. Франциянең виноград үсә торган кырларында «оча торган тәлинкәләрне» («летающие тарелки») парковкалау тыелган. Ә круассаннарны моңсу йөз белән ашау ярамый икән.
Хорватиядә кешене елмаймыйча кыйнау тыелган.
Чехиядә тәмәке тартмаган кызлар тәүлеккә бер тапкыр бушлай пицца ала ала.
Швейцариядә унитаздан суны төнге 10нан соң җибәрергә рөхсәт ителмәгән, чөнки күршеләргә комачаулавыгыз бар.
Эфиопиядә йөзә белмәгән кешеләрнең кулларын балта белән чабу рөхсәт ителгән. Шулай ук әгәр дә сезнең сөйләшүне кемдер тыңлап торса, сез аның колагын кисәргә хокуклы.
Япониядә тазару тыелган. Билнең үлчәме билгеләнә. Ир-атларда – 80, хатын-кызларда 90 см дан артырга тиеш түгел.
Әлеге язмада бирелгән мәгълүмат ачык интернет чыганакларыннан алынды, бөтен кануннарның 100% туры килмәве дә, ялгышлыкларның да булуы мөмкин. Дөреслеккә туры килүләрен, хәлдән килгәнчә, тикшерергә тырыштым.
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии