- 13.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Әлеге проектта заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар карала.
Татарстанның, шул исәптән безнең районның, бер төркем педагогы әлеге алымнарны өйрәнү курсларын узды. Өйрәнгәннәрне башкаларга да аңлату, яңа укыту алымын гамәлгә кертү уңаеннан махсус тренинглар үткәрелә башлады. Районда беренче шундый дәресләр укытучылар өчен ике көн дәвамында гимназиядә, 9нчы һәм 1нче мәктәптә узды. Киләчәктә 8нче мәктәп һәм бер авыл мәктәбе дә бу курсларны узачак. Барысы 200дән артык мөгаллим бу алымны кулланачак. Биредә сингапурча укыту серләрен үзләштергән мәгълүмати-методик үзәк директоры Гөлфия Гафурова төп дәресләрне алып барды. Аңа шулай ук махсус курслар үткән методистлар Ольга Тарасова, Галина Мингалимова, Ольга Мартюшина ярдәм итте.
Сингапур белем бирү сыйфаты ягыннан алга киткән дәүләтләрдән санала. Республика мәгариф системасын алар үрнәгендә югары дәрәҗәгә күтәрү максаты куела. Дөрес, безнең Татарстан педагоглары Русия төбәкләре арасында, һәр яңа эш алымын тиз үзләштереп, нәтиҗәле белем бирүләре белән аерылып тора. Хәзер исә белем бирүне замана укучысы өчен кызыклы, дәрестә һәр бала кирәк мәгълүматны үзе эзләп алырлык, шул рәвешле исендә калдырырлык итеп оештыру беренче урынга куела. Укучыга интернеттагы мәгълүмат кызыклырак тоела, ул аны үзенә суырып ала. Ә укытучы менә шул мәгълүматларны баланың үзе өчен файдалы булганнарын гына сайлап алырга юнәлеш бирергә тиеш, ягъни укучылар – укытучыны тыңлап утырудан, укытучының укучыны тыңлавына күчәргә кирәк. Дөресен әйтергә кирәк, Сингапурча укыту безнең укытучыларны хәзерге белем бирү формасыннан читләштерү түгел, бары менә бу программаларны яңа ысул белән укучыга кызыклы итеп җиткерү мөмкинлекләре турында сүз бара.
Инде 9нчы, 1нче мәктәптә һәм гимназиядә яңа методиканы кулланып дәресләр укытыла башлады. Бер көнне бер төркем укучы кызлардан: «Йә, мәктәптә укулар ничек, бик авыр түгелме, укытучылар көн дә БДИ бирәсе барын искәртеп торалармы?» – дип сорадым. Тик бу кызларның җавабы бик гаҗәпләндерде. «Юк, бер дә авыр түгел, безне хәзер Сингапурдагыча укыта башладылар. Без хәзер дәрестә уйныйбыз, бер-беребез белән аралашып, сыйныф буйлап йөрибез. Кызык!» – дигән сүзләрен ишеткәч, тынычланып калдым.
Чыннан да, бездә Сингапур соңгы вакытта еш телгә алына, бигрәк тә ата-аналар телендә. Кайберләре аңлап бетермичә бу алымның тискәре якларын гына күрергә тырыша. СанПиН таләпләренә туры килми, диючеләр дә шактый. Ата-аналар шуны аңласын иде: мөгаллимнәр дә бит күктән төшкән түгелләр. Бу таләпләр үтәлсен өчен, укытучылар даими уңай алымнар куллана: укучылар бүген тәрәзәгә арты белән утырса, иртәгә алды белән утырачак. Шуңа да бу методика бер урында гына утыруны да таләп итми – балалар һәрвакыт хәрәкәттә бит…
Төп максат – балада тәнкыйди караш формалаштыру. Бөтен нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк, дип аңлый күрмәгез тагын. Проблеманы тирәнтен өйрәнеп хәл итү дигәнне аңлата бу. Төгәлрәге, нинди дә булса проблеманы алабыз да аны чишү юлларын бергәләп эзлибез. Ул уен формасында үткәрелә.
Сингапурдагы укыту методикасы шуның белән аерыла да. Анда телне уен, хәрәкәт белән өйрәтәләр. Бу – бик дөрес алым. Яңа туган баланың да теле ачылсын, сүзләрнең мәгънәсен аңласын өчен, кулына китап тоттырмыйлар, ә сабый белән сөйләшәләр. Мәктәп укучысы да телне, уйный-уйный, җиңел, тиз үзләштерә. Русиядә исә чит телләр өйрәтү методикасы шулкадәр катлаулы, әйтерсең лә, ул әсбаплар башлап тел өйрәнүчеләр өчен түгел, ә аны тирәнтен үзләштерүчеләргә атап язылган. Бу алым чит телне җиңел үзләштерергә ярдәм итәр дип уйлыйм мин.
Сингапурча дәрес исә болайрак үтә: балаларны иң әүвәл дүртәр кеше итеп төркемнәргә бүлеп утырталар. Укытучы нинди тема үтәчәкләрен әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Бездә, гадәттә, төркемдә бер-ике лидер була, шулар бөтен сорауларга җавапны таба, башкалар сүлпән генә аның янында утырып тора. Кайберәүләр сорауга җавапны белергә дә мөмкин, тик ул дөрес булмас, дип шикләнә, ягъни үзенә ышанычы булмый һәм кеше алдында оятка калмас өчен дәшми калуны кулай күрә. Ә Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә уеннан читтә калырга тиеш түгел. Лидер үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, укытучының нык әзерлекле булуы сорала.
Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. Сингапурда «тегенди бул, мондый бул», дип коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. «Икеле»гә, «өчле»гә укыган баланың фикерләре «бишле»гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.
Әхлак кануннарына, гуманизмга корылган Сингапурча укыту азмы-күпме безнең Совет чорындагы белем бирү системасын хәтерләтә. Ул дәвердәге: «Бер кеше – барысы өчен, барысы бер кеше өчен!» дигән өндәмәләр әле күпләрнең хәтереннән җуелмагандыр. Берең уңайсыз хәлдә калса, аңа коллектив белән булышырга кирәклеге дә канга сеңгән иде. Иң кызыгы шунда: Сингапурдан килгән укытучылар төрле милләт вәкилләре булса да (кытайлар һәм индуслар), үз илләре турында шулкадәр горурланып сөйлиләр. Бер-берсенә карата бик игътибарлы һәм ихтирамлы булулары күзгә ташлана. Башкаларның ураза тотуын белгәч, бүтән диндәге бер мөгаллим, толерантлык йөзеннән, төшке аштан баш тарткан. Сингапурда укытучының дәрәҗәсе белән бергә хезмәт хакы да бик югары. Икенчедән, укыту методикасының теоретик базасы Америка, Русия галимнәре күрсәтмә-әсбапларыннан тупланган. Аларга аеруча Русия психологы Лев Семенович Выгодский фәнни чыганаклары бик якын икән. Ул XX гасыр башында Русиядә яшәп иҗат иткән.
Безнең укытучылар командада бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта позитив микроклимат тудырырга, дәресләр баланың бер-берсе белән аралашуы, фикерләшүенә нигезләнергә тиеш. Укытучы исә укучыга тавыш күтәреп түгел, ишарә, хәрәкәтләр нигезендә игътибарын җәлеп итәргә өйрәнергә кирәклеген аңлау өчен укулар узды.
Чыннан да, мәктәпләрдә үткән тренинглар беренче карашка сәер кебек тоелды. Дәреснең беренче 15 минуты үтүгә, үзеннән-үзе шушы эш методына кушылып, кулларның күтәрелүен, төрле хәрәкәтләр аша аңлашуга күчкәнне сизми дә каласың. Сыйныф бүлмәсендә парталар да берсе артына икенчесе куеп, рәт-рәт тезелмәгән. Ә ике парта кара-каршы урнаштырылып, 4 укучының бер командада эшләвенә ирешү максаты куела. Вакыт-вакыт әлеге дүрт кешелек команда башка дүртлек белән дә фикер уртаклаша яки үзенә фикердәш команда белән аралаша. Укытучы да укучыга кызыклы булу өчен барлык потенциалын эшкә җигәргә, шул ук вакытта дәресләрнең киеренке баруына урын калдырмаска тиеш була.
Алдагы өч елда сингапурча белем бирү методы республика мәктәпләренә тулысынча кертеләчәк. Бу – замана укучысына заманча белем бирү алымы. Әмма бу үзебезнең белем бирү традициясен югалтабыз дигән сүз түгел, бу аңа бары яңача якын килүебезне генә аңлата.
Икенче төрле әйткәндә, яңа алымны һәр укытучы үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Сингапур галимнәре кеше организмының физиологик үзенчәлекләрен, баш миенең төзелешен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә хәтерләү сәләтен үстерүгә басым ясый. Шул сәбәпле, дәрестә кулланыла торган биремнәр дә фәнни танып-белүгә нигезләнә. Аларның укыту методикасының асылы – балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме — укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм итә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: беренчедән, сыйныфта парталар кара-каршы куела, бу укучылар бер-берсен күрсен өчен махсус эшләнә, укучылар исә берничә кешедән торган төркемнәргә бүленә.
Икенче максат булып, укучыларда үзфикерләүне булдыру һәм өченчесе – балаларны төрле мәсьәләләр чишәргә өйрәтү бурычы тора.
Бер сүз белән әйткәндә, сыйныфтагы hәр укучы бер-берсе белән фикерләшә.
Шулай итеп, дәрестә укучыларның үзара аралашуы уңышлы hәм нәтиҗәле оештырыла. Бу очракта дәрес вакытында белем алырга теләмәгән, ягъни ялкаулыгы көчле булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала hәм аны уйлау, фикер йөртүгә этәрә. Сыйныфта hәр укучының актив эшчәнлеге күзәтелә.
Ни генә булмасын, Сингапур методикасы бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта уңай микроклимат тудырырга өйрәтә һәм алдагы эшчәнлеккә этәргеч бирә. Иң мөһиме – бу башлангыч нәтиҗәле булсын.
Сингапурча укыту методикасын, физика дәресләрендә кулланучы Нурлат гимназиясе мөгаллиме –
Хәлим ӘЛИМОВ.
Комментарии