Ышанабыз, сез хаклы!

Ышанабыз, сез хаклы!

Газетабызның 29 май (2013 ел) санында басылган «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсендә районы Кайбыч авылы мәктәбеннән бер ана шалтыратып, мәктәптә акча җыюлар турында әйткән иде. Акча җиткерә алмавын елый-елый сөйләгән бу анага ышанмый чара калмады, бу хакта газетага да язып, аңа үз киңәшебезне бирдек. Газета чыгып ике көн дә узмады, редакциягә бу мәктәпнең директоры И. Җамалетдинов үзе шалтыратты.
– Сез «опровержение» бирергә тиеш, бернинди акча җыюлар булмады безнең мәктәптә. Кем шалтыратты аны, әйтегез әле?! – дип пыр тузды. Исемен күрсәтмәүләрен үтенгән кешеләрнең гозеренә каршы килергә хакыбыз юк һәм моның конфиденциаль мәгълүмат булып редакция эчендә генә саклануын журналистика өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, газетабызның даими укучылары да бик яхшы белә.
Бездә шулай бит ул: проблеманы хәл итү юлын эзләмиләр, ә чүпне тышка чыгаручыны табарга тырышалар. Шул арада миңа да фәлән-фәлән танышларымның абый-энеләре аркылы чыгып, бу шалтыратучының кем икәнен ачыклау башланды.
Авылда да тик ятмаганнар: мәктәптә җыелыш җыйганнар икән! Бу җыелышта кемнәр-кемнәр чыгыш ясавын һәм аларның ниләр сөйләвен тулысынча язылган стенограмма да, ата-аналарның мөрәҗәгате дә, укытучыларның хаты да безгә интернет аша җибәрелде. Мә сиңа кәгазь, елый-елый сөйләгән анага түгел, ә безгә ышан диделәр ахры. Ышандык!
Әгәр инде ата-аналар үзләре үк:
«Без, 9нчы сыйныфның ата-аналары, «Безнең гәҗит»тә Буа районы Кайбыч мәктәбендә акча җыю турындагы язма белән килешмибез. Укытучыларга чәчәкләрне үз ризалыгыбыз белән сатып алдык. Башка акча җыю очраклары юк. Элек тә, хәзер дә Кайбыч мәктәбендә акча җыю очраклары булмады», дип яза икән һәм аста «9нчы сыйныф укучыларының ата-аналарының исемлеге һәм телефон номерлары» да күрсәтелә икән, шушы язма астына 11 кеше имза да сала икән, ышанмый чарабыз юк!
Мәктәптә булган җыелыш протоколында да 37 ата-ананың катнашуы турында әйтелә. Анда да ата-аналар акча җыю булмаганын әйтеп баш кына селкеп утырган. Мин дә шулай баш селкеп утырыр идем, чөнки ул протоколда директорның: «Бу нинди тузга язмаган сүз?» дигән җөмләсеннән үк җыелышның нинди рухта баруы аңлашыла. Менә ул сорауларны ничек катгый итеп, чын җитәкчеләрчә куя бит:
– РОНОдан быел безгә 6000 сум акча бүлеп бирелде. (Ел буена.) Мин ул акчаны бары тик мәктәп айлыклары өчен генә тоттым. Бары өчен дә тиененә кадәр отчет бирә алам. Бу акчадан тыш, мәктәптә үтә торган мероприятиелар өчен, бәйрәмнәр өчен, балаларга бүләкләр ясар өчен әллә акча җыялармы? (Директор урынбасарының бу сорауга җавабыннан аның бөтен чараларны да үз акчасына һәм укытучылар хезмәт хакына уздыруы аңлашыла. – Э.Ф.) Әллә кабинет җитәкчеләре ремонтка дип сездән акча җыялармы? Әллә олимпиадаларда катнашу өчен акча җыялармы сездән?
Кыскасы, шушы бөтен сорауларга ата-аналар «юк, юк» дип утыра, ә укытучыларның барысын да үз исәбенә башкаруы ачыклана. Прәме хәйрияче укытучылар мәктәбе икән монда! Ярый, үзләре беләләрдер. Әгәр җыелышта катнашкан ата-ананың берсе дә авызын ачып бер каршы сүз дәшмәгән икән, димәк, газетабызга шалтыратучы елый-елый безне алдаган булып чыга.
Укытучылардан килгән хатны да укып үтегез әле:
«Без, Буа районы Кайбыч мәктәбе коллективы, газетада басылган язманы укып, ата-аналар белән берлектә тикшердек.
Бу фикернең дөрес түгеллеге ачыкланды. Мәктәп тарафыннан ата-аналардан бернинди акча җыю очраклары булганы юк.
Дөрестән дә, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укытучылар һәм килгән кунакларга канәфер чәчәкләре бирелде. Бу 35 сумлык чәчәкләрне ата-аналар үзара сөйләшеп, кибеттән сатып алганнар.
Балаларның үзләренә иганәчеләр тарафыннан 1500 сум күләмендә бүләк бирелде. Мәктәптә башка чаралар өчендә акча җыелганы юк».
Хөрмәтле әти-әниләр! Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, акчалар җыйганчы ук һәр гаиләнең тормышын күздән үткәрегез. Кемгәдер, бәлки, бер канәфер алу чүптер, кем өчендер кыйммәтле фотоальбом да арзанлы истәлек булып күренәдер, ә кемгәдер хәтта «пробный ГИА» өчен түләү дә бурычка алып башкарыладыр. Кемдер чәчәк алганчы, бәлки, ипи алып ашауны кулайрак күрәдер. Ата-аналар, сез балаларыгызны үзегез аерасыз түгелме?!
***
Бу вакыйганы күңелемдә яңартып күптән йөри идем инде, менә ниһаять форсат туды. Гыйбрәт өчен сезгә дә языйм әле.
Больницада бер апа белән таныштым. Операциядән соң шәфкать туташы янына анализлар бирергә кергән идем дә, аның белән сөйләшеп киттек. Кая эшләвемне белгәч, үз башыннан кичкәннәрне, бөтен республикага шаулаган хәлне бөтенләй икенче яктан, ана күзлегеннән ачып салды ул миңа.
– Сез безнең мәктәп турында беләсездер инде. Анда законсыз акча җыюлар буенча узган ел бик күп шауладылар. Шуны дөньяга чыгаручы ана инде мин. Берьялгызым ике кыз тәрбиялим. Кызларым бик тәртиплеләр. Әле бер кызым татар теле буенча республика олимпиадасында җиңде, гәрчә, безнең өйдә гел урысча гына аралашсак та. Мәктәптә татар теле укытучылары көчле икән. Кече кызым – спортчы. Бөтен спорт чараларында беренче урынны ала. Ирем булмагач, 4 эштә эшләп, балаларымны туйдырам, фатир өчен түлим, киемнәр дә кирәк… Мәктәптә булган акча җыюларга түзәр әмәлем калмагач, Казан хокук яклау үзәгенә шалтыраттым. Алар тикшерә башлады һәм акча җыюлар расланды. Мәктәп директорын җавапка тарттылар. Шушы хәлләрдән соң, ата-аналар җыелышы җыеп, кемнең бу хакта Хокук яклау үзәгенә хәбәр итүләрен эзли башладылар. Үзем торып бастым. Шунда мине яклап бер генә ата-ана да күтәрелмәде. Бик рәнҗедем. Мине яклап сүз әйтүчеләр булыр дигән идем – булмады! Шушы вакыйгалардан соң кызларымны укытучылар кимсетергә тотынды, билгеләре төшеп бетте. Дәресләренә килеп утыра башладым, өч эшемне ташладым да, төнлә генә эшкә йөри башладым. Көндез ике смена балаларым белән мәктәпкә йөрим, ә төнлә эшлим. Соңрак балаларга диктофон тыгып җибәрә идем. Ике укытучыны эшеннән алдырдым. Мәктәп директорын алыштырдылар. Беләсезме, мин бу мәхшәрне берүзем ерып чыктым һәм гаделлек, дөреслек өчен гомер буе көрәшәчәкмен! Ә теге чакта мине якламаган ата-аналар бер кешенең дә нинди көчле була алуын күрде. Соңыннан кайберәүләре килеп шул чакта минем белән бергә торып басмаганга, яклап бер сүз әйтмәгәнгә гафу үтенде, – дип сөйләде.
Мин бу керәшен хатынының фидакарьлегенә сокланып, хәтта ки үз әниемнең дә керәшен хатыны булуына горурланып утырдым. Бер тамчы да шикләнмим: Буа районы Кайбыч мәктәбендәге җыелышта катнашкан 37 ата-арасында минем әни булса, ул, һичшиксез, чәчрәп чыгып, директорның сорауларына җавап итеп, кайчан күпме акча җыелганын бармак бөгеп санап күрсәтер иде. Һәрхәлдә, редакциягә үзе башлап шалтыратмаса да…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии