Кимсетергә юл куймагыз!

Читада куелган «Не званный гость – хуже татарина!» дигән плакатлар турында ишеткәч, өнсез калдым. Мондый сүзләрне акылы булган, фикерли белгән кеше язмас иде. Бу милләтче үзенең барлык татар халкын, татар милләтен мәсхәрләгәнен аңлыймы икән?
Тиздән Казанга Универсиадага дип бик күп кунаклар киләчәк. Әгәр дә шунда Казан урамнарына «С русскими дружим, но на поясе топор держим!» дигән плакатлар элсәк, бу нәрсә белән бетәр иде икән, күз алдына да китереп булмый. Ә бит татарларны мыскыллаган Чита шәһәрендә дә губернатор, шәһәр мэры, прокурор бар. Бу гамәлне кылганда, алар нәрсә уйлап эш иттеләр икән? Әллә инде үзләренә реклама ясамакчы булганнармы? Бу сүзләрне кем язган, бу эшнең башында кем тора – гаеплене табып, шуңа җәза да бирмәгәннәр. Бу мыскыллау сүзләрен безнең Татарстан прокуроры Кафиль Әмиров ничек кичерде икән? Ул да татар милләтеннән, югыйсә. Бу бит, урысча әйткәндә, дискриминация, тулы бер милләтне мыскыл итү һәм түбәнсетү! Миңа – 72 яшь. Милләтемне шулай кыерсытуларына бик нык күңелем рәнҗеде.
Әсхәт БИЛАЛОВ,
Алабуга шәһәре.

Комментарии