Әдәп модадан чыкмый

Бигрәк тә эчем пошканы – бүгенге яшәеш, тормыш, иң мөһиме – әдәплелек, инсафлылык. Әдәпле зат – инсафлы, инсафлы зат әдәпле була. Бу кешегә ләззәт тә, тәүфыйк та, акыл да тиешенчә бирелгән була.
Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Алар халык арасында, бәйрәмнәрдә, зур кичәләрдә, туган көннәрдә, туй мәҗлесләрендә, чыгарылыш кичәләрендә чагылыш таба. Бу төшенчәне, сүзләрне аңлаган зат чыгырдан чыкмый. Санап киткән сыйфатларга ия булган кеше табында үзен тота белә.
Хәзер еш күзәтәм: өлкәннәр мәҗлесләргә балаларын ияртеп киләләр, үзләре янына утырталар, сабый ни сораса, шуны алып бирәләр, табын түрендә «биешәләр». Бу һич тә кысага сыймый, мәҗлеснең, кичәнең ямен, тәмен бетерә. Менә кайдан башлана әдәпсезлек, инсафсызлык. Болар ашау, эчү, табын күркен бетерәләр, тынычсызлык ясыйлар. Кечкенәдән үк дөрес тәрбия алмыйлар, чөнки алма агачыннан ерак төшми дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Без үскәндә өлкәннәр табыннан ашап китмичә, балаларны табынга чакырмадылар яки әти кермичә, табынга аш бүленмәде. Менә кайда ул бала тәрбиясе, ир хакы. Хәзер бу төшенчәне күпләребез онытты. Янәсе, «утырсыннар, ашасыннар, без үскәндә булмады, алар күрсеннәр».
Безне 16 яшең тулмыйча, клубка да, кинога да кертмәделәр, урам карнавалына да чыгармадылар. Урамда тәмәке тартып йөрүче өлкәннәрне бөтенләй күрмәдем. Базар – атнага бер, якшәмбедә генә булды, аңа кадәр атна арасында эчүчелек бөтенләй юк иде. Якшәмбе көнендә генә базарда очрашып, икесенә бер «кечкенәне» алып, ашханәгә кереп, ашап-эчеп, әкрен генә медер-медер сөйләшеп, үткәннәрне искә алдылар, туасы көнне кайгырттылар.
Менә кайда ул әдәплелек, инсафлылык, акыллылык, сабырлык. Бу абзыкайлар да «бары бергә, югы уртак» девизы белән яшәделәр, бер-берләренә ярдәмчел булдылар, хезмәтне яраттылар, тырышып, булганына шөкер итеп яшәделәр, инсафлы, әдәпле уллар, кызлар үстерделәр. Алар нык, таза пәһлевандай үсеп, илебез чикләрен сакладылар, завод-фабрикаларда, шахталарда эшләделәр. Хатын-кызларыбыз колхоз кырларында иген иктеләр, трактор, комбайн иярләделәр, илебезнең сугыштан соңгы хәрабәләрен торгызуда, төзелештә, тимер юлларда, кирпеч заводларында эшләп, икътисадны күтәрүдә зур өлеш керттеләр, аларның балалары да үрнәк гаилә төзеп яшиләр, әти-әниләре исеменә тап төшермиләр.
Менә бу абый-апалар, әби-бабайлар бар сыйфатларга да ия. Алар югары уку йортын да тәмамламаганнар, тормыш тәҗрибәсе, зиһен үзләрендә, бик мәгънәле, эчкерсез, ярдәмчел, үзләреннән калган буынга үрнәк, инсафлы, әдәпле, тырыш булдылар. Юклы-барлы табын әзерләсәләр дә, туганын, күршесен чакырып, сый-хөрмәт күрсәттеләр, яккан мунчасыннан калдырмадылар. Инде аларны кат-кат сагынып язарга, искә алырга гына кала. Бакыйлыкта да аларның урыннары түрдә булсын.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Зур Кукмара.

Комментарии