- 13.05.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №18 (11 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Ул елны яз юкка гына ашыкмаган икән. Улыбыз туасын белеп, табигатьне яшеллеккә күмим, матурлыйм, дигәндер. Шул язның бер көне, томан эчендәге маяк шикелле, әле дә булса юлымны яктыртып, иң авыр чакларымда яшәү көче биреп тора.
Трамвайда эшкә китеп барам. Шәһәр йортлары арасыннан офык сызыгы өстенә чыгып кунаклаган кояш күренеп-күренеп китә. Ачык тәрәзә аша апрель җиле өрә, болай да тыңлаусыз чәчләремне тузгыта, шаярып, битләремнән үбә. Иртәнге кояшның кыйгач нурлары, керфекләрем челтәре аша үтеп, күзләремне чагылдыра. Карлар инде күптән эреп беткән, шәһәр урамнары коп-коры. Яшь шәһәрнең яшь каеннары өч көнлек елтыр яфраклары белән мактана: күрегез әле, без ничек киендек, имеш.
Уйларым да язгы иртә шикелле ачык, аңлаешлы минем: «Тормыш нинди гүзәл! Без әле яшь, көтеп алган улыбыз дөньяга килде. Алда тулы бер гомер. Шушы буладыр инде бәхет дигәннәре».
Үз уйларыма бирелеп, янымдагы хәлләрне күрмим дә, ишетмим дә икән. Бервакыт миннән ерак түгел генә сөйләшеп торган ике хатынның сүзләрен ишетә башладым. Беренчесе нәрсә дигәндер, икенчесе:
– Шулай шул, тыныч кына яшәргә ирек юк, – диде, аның сүзләрен хуплап. – Якшәмбе җиттеме, безнең өстә дә кычкырыш та талаш. Берсен-берсе үтерәләрме инде дип торасың.
Шулчак трамвай йөртүче кыз, мөлаем тавыш белән:
– Театр тукталышы, – дип игълан итте.
Бу уңайдан хатыннарның беренчесе:
– Тукталышы бар да бит, театры кайда соң? – диде.
– Әйтмә дә... – диде икенчесе.
Кузгалып киттек. Мин трамвайның зәңгәр тәрәзәсе аша карап барам. Бөтен игътибарыңны шул тәрәзәгә юнәлтеп, шуның аша гына карап барсаң, тирә-як ниндидер тылсым дөньясына охшап кала – бөтен нәрсә зәңгәрсу томан эчендә кебек. Озак та үтми әлеге дөньяның аңлаешсыз законнары тормышка аша да башлады. Трамвай, баш әйләндергеч борылыш ясап, күккә менеп китте. Гаҗәпкә каршы, минем моңа бер дә исем китмәде. Киресенчә, шулай булмаска мөмкин дә түгел иде, дип уйлап куйдым. Янымдагы тавышлар ерактан, томан эченнән ишетелгән кебек кенә, мин инде болытлардан да югары...
Күпме шулай дәвам иткәндер, бервакыт сизәм, мин калдырган дөньяда нәрсәдер үзгәрде. Һәм бу үзгәреш, мине болытлар арасыннан табып, шундук җиргә тартып төшерде. Башта аңламый тордым: нәрсә мине гүзәл сәяхәтемнән бүлде, хыял дөньясыннан аерды?..
Янымдагы ике хатын һаман тормыштан зарлана, вагонның арткы мәйданчыгында кемдер сүгенә, кондуктор «куян» белән тиргәшә. Болар бит инде минем өчен яңалык та, гаҗәп хәл дә түгел, көн дә кабатланып тора торган гадәти күренешләр...
Менә ул! Кинәт, радиоалгычны яңа дулкынга көйләп бетергәннән соң туа торган чиста көйне хәтерләтеп, барлык башка тавышларны җиңеп, трамвай тәгәрмәчләренең дөбердәвеннән дә көчлерәк булып... сабан тургае җыры ишетелде.
Үз колакларыма үзем ышанмыйча аптырап калдым. Шәһәрнең нәкъ уртасында, машиналар тыз-быз йөреп торган җирдә нинди тургай тагын, нинди ялан кошы? Ә ул, тургай, йортлар салынып өлгермәгән буш урын өстендә сайрапмы сайрый! Җирдәге ыгы-зыгыны бар дип тә белми...
Ә кешеләр... Туктап тирә-якларына каранып алырга да, табигать тавышларына колак салырга да, уйланып-моңаеп торырга да, хәтта, сизелә ки, яшәргә дә вакытлары булмаган җан ияләре ул... Алар тургай җырын ишетми дә шикелле. Бер бала гына: «Әни, нинди кош сайрый ул?» – дип, әнисенең җиңеннән тарткан иде, аны да: «Тик кенә утыр әле!» – дигән дүрт сүз белән шунда ук «урынына» утыртып куйдылар...
Кешеләр ызгыша, йөзләре ачудан кыйшайган. Ә кайдадыр баш очында гына тургай сайрый. Планетаны сугышлар сыкрата, күз яше һәм кан елгалары кибәргә уйламый да. Ә якында гына – менә ул! – тургай сайрый. Кешеләр юлдан яза, гомер буе эзләп тә, тормыш мәгънәсен таба алмый интегә. Ә күктә – ишетәсезме? – тургай сайрый! Мәхәббәт турындагы мәңгелек җырын җырлый ул.
Марс ЯҺУДИН,
Чаллы шәһәре
Комментарии