- 13.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Яңа ел бәйрәме һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең көтеп алган бәйрәме. Һәр кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтә… Әйе, мин дә үземне белә башлаганнан бирле, Яңа елның төп хуҗасы Кыш бабайга хат язам. Бәйрәм узганнан соң, Кыш бабайдан җавап хаты да алганым бар, алар миндә берничә! Ялгышмасам, ике ел элек «Безнең гәҗит» аша Кыш бабайның оныгы Кар кызы белән дә телефоннан элемтәгә кердем! Бу минем өчен көтелмәгән шатлыклы вакыйга булып истә калды.
Кайбер кешеләр Кыш бабайның чынлыгына ышанмый, ә шулай да Яңа ел төнендә могҗиза көтәләр. Аңламассың бу халыкны! Чыршы төбенә мин сораган бүләкне һәрвакыт куеп китә Кыш бабай. Чын чыршыны өйгә алып кайтып, бәйрәмнән соң урамга чыгарып куярга жәллибез, шуңа күрә һәр елны кибет чыршысын гына бизибез. Аңа карап кына Кыш бабайның мине бүләксез калдырганы юк.
Быел авырып китү сәбәпле, Чыршы бәйрәменә чыга алмадым, хат та язмаган идем. Көтмәгәндә, ишектә кыңгырау чыңлады, ишекне ачсак, ни күрик, Кыш бабай үзе басып тора! Хәлемне сорашты, изге теләкләр теләде. Бүләк сорап хат язмау сәбәпле, бүләкне үземә сатып алырга кушып, йомшак уенчык белән бераз акча калдырды. Ә мин, үз чиратымда, аңа бик күп рәхмәтләр әйттем, вакыты тыгыз булуга карамастан, үземнең уңышларым белән уртаклаштым. Форсаттан файдаланып, Кыш бабайны татарча, русча, инглизчә дә сөйләштереп алдым. Минем өчен бу шундый зур бүләк булды! Менә шундый могҗиза белән очраштым мин бу бәйрәмдә.
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре, 1нче гимназия укучысы.
Комментарии