- 13.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Яңа ел бәйрәмнәрен һәрберебез көтеп ала, аны каршылау хәстәрен алдан ук күрә башлый. Хуҗабикәләр йорт-җирләрне җыештыра, татлы тәгамьнәр, тәмле ризыкларны туплап куя. Һәр гаилә Яңа ел менюларын тәгаенли. Туганнарга, дусларга, якыннарга бүләкләр дә хәстәрләнә. Киләсе елга зур өметләр баглап, хыялланып, Кремль курантлары уникене сукканны көтәргә җыена. Тик кайвакыт алдан төзегән планнар җимерелеп, көтеп алган тантана күген кара болытлар да каплап киткәли…
ӨСТӘЛ ТУЛЫ СЫЙ-ХӨРМӘТЛӘР…
Бәйрәм алдыннан республика районнарының берсендә яшәүче курсташым килеп төште. Бераз кунак булгач, аның белән «Ашан» кибетенә киттек. Якыннарына бүләкләр юнәткәннән соң, Халисә белән әлеге сәүдә үзәгенең ризыклар бүлегенә дә сәяхәт кылырга булдык. Тик анда безне шыр ялан киштәләр каршы алды! Бәйрәм алдыннан халык барлык төр ризыкны кырып-себереп сатып алып бетергән, Мамай явы узган диярсең?!
Дустымны озаткач, үзебезнең тирәдәге кибетләргә дә кереп чыгарга булдым. «Эдельвейс», «Магнит», «Пятерочка» продуктлар белән шыплап тутырылган, җаның теләгәнен сайлап алырга була. Кеше дә әллә ни күп түгел, элекке еллардагыча су буе чиратлар да күзәтелми. Күңелгә рәхәтлек өстәп, һәркайда күңел күтәренкелеге, бәйрәм алды җанлылыгы күзәтелә.
Өйгә кайткач, телефоннан шалтыратып, «Ашан»дагы вәзгыять белән кызыксындым. «Кибетебез иң арзаннардан булганга, халык бәйрәм алдыннан барлык товарны кырып-себереп алып бетерде. Безнең башка шәһәрләрдәге сәүдә үзәкләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә. Тик борчылырлык урын юк, олау-олау товарларыбыз кибет складларына бушатылды инде, яңа елның беренче көнендә үк казанлыларны һәм башкала кунакларын киштәләргә шыплап тутырылган азык-төлек белән каршы алачакбыз» – дип ышандырды «ашанлылар».
ЭХ, ШӘЛЕНЕҢ КАЗЛАРЫ…
Яңа ел өстәленең төп «кунагы» – тутырылган каз! Бу – безнең гаиләдә шулай күнегелгән гадәт. Бәйрәмгә бер атналап вакыт калгач, базардан иң матурын, иң чиста эшкәртелгәнен, ак майга «батканын» сайлап алып кайтып куйдым инде. Базарда сату-алу вакытында күнегелгәнчә, бераз сатулашып алырга ниятләгән идем дә, түшкә хуҗасы:
– Шәле авылының иң яхшы казын эләктердегез болай да! Барлык гореф-гадәтләр сакланып суелган, өмәләрдә авылыбызның иң чибәр, иң сылу, иң уңган хатын-кызлары эшкәрткән казга ия булдыгыз. Шуңа күрә төшерә алмыйм бәяне, бер дә ачуланмагыз, яме! Аш булсын үзегезгә! – дигәч, башка сатулашып тормый гына, мең сумлык казымны кочаклап, шатланып кайтып киттем инде өйгә.
Казны алданрак алып куеп бер дә оттырмаганмын икән. Елның соңгы көнендә базарда йөргәндә казларга күзем төште: кечкенә, зәңгәр түшкәләр генә калган. Алар да ике урында гына сатыла. Бәяләре дә «тешли»: 1200-1300 сум тәшкил итә. Болар инде мин сатып алган Шәле казлары түгел, республикадан читтә үстерелгән булып чыкты. Арада иң яхшылары – Чуашиядән китерелгәннәре. Минем күз алдында гына күрше республикадан килгән сатучыны базарда көн саен кәсеп итүче килеп ачуланып китте: казларын 1000 сумнан гына сатып ятканы өчен. Шул рәвешле тегесе базар бәясен төшерә, имеш…
КЕМГӘ БӘЙРӘМ…
Бәйрәм мәшәкатьләренә чумып йөргәндә, телефоным шалтырады. Ахирәт дустым елап инәлде: миннән ярдәм соравы икән. Абыйсы җан тәслим кылган, сакларга әбиләр эзләп, аяксыз калган. Төн уртасында җан биргәнгә, өстәвенә, башка районда яшәгәнгә таныш-белешләре дә юк. Аптырагач, башта ярдәм эзләп мәчетләргә шалтыратып карарга булдым. «Болгар»да трубканы алган бабай:
– Кызым, мин бит сакчы гына, сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Гомумән, мәчетләр мондый эш белән шөгыльләнми, – дип җавап бирде.
Бәлки, «Нурулла»да берәр яхшы киңәш бирерләр, дип, аларга да мөрәҗәгать иттем. Биредә дә андый төр хезмәтләр күрсәтелмәве хакында әйттеләр. Алай да «Мәрҗәни»гә шалтыратып карарга киңәш иттеләр. Шул чак кылт итеп, Сания апа искә төште. Заманында ул якын дустымның сеңлесен озатырга булышкан иде. Бәхеткә, ханым әле йокларга ятмаган булып чыкты. Үтенеп сорагач, рәхмәт төшкере, тиз генә ризалыгын да бирде. Аның ярдәме белән, вакытында, тиешенчә хәстәрен күреп, мәет җир куенына кереп ятты. Туганнары күмү хәстәре артыннан чапканда, Сания апа өйдәге мәшәкатьләрнең барысын үз җилкәсенә салды…
БӘХЕТЛЕ БУЛДЫМ ДИГӘНДӘ ГЕНӘ…
Якын дустым Галимәне бәйрәм белән котлап шалтыратырга ниятләгән идем дә, барып чыкмады. Трубканы да кызы гына алды. Дустым авырып киткән: йөрәк өянәге тоткан үзен. Моңарчы сау-сәламәт, авыруның нәрсә икәнлеген дә белмәүче дустым сырхаулагач, аптырашта калдым, әлбәттә. Хәлен барып белешергә теләвемне белдергәч, кызы әлегә борчымаска кушты. Яңа ел төнендә аяктан калган дустымны кызганудан башка чара калмады инде. Тик авыруның сере соңрак ачылды…
Дустым гаиләсе ике бүлмәле фатирны гомер буе күршеләр белән бүлеште. Икенче төрле итеп әйтсәк, «подселение» белән яшәргә мәҗбүр булды. Үзгәртеп кору еллары башлангач, хәлләр аеруча кискенләште. Кемнәр генә яшәмәде күрше бүлмәдә: сәрхүшләр дә, наркоманнар да, гел сугышып гомер кичерүче гаиләләр дә, төрмәдән чыкканнар да, туберкулез авырулылар да… Инде әлеге бүлмәнең хуҗасы үзенә тиешле метрларны аларга тәкъдим иткәч, тегеләр, тәвәккәлләп, аны сатып алырга ниятләнә. Хуҗа бәяне бик зурдан билгеләгән: 850 мең сум! Белә бит ул: Хисмәтуллиннар гаиләсе бүлмәне барыбер сатып алачак! Югыйсә, башкаларга олактыра ич ул аны, димәк, мәхшәр үлгәнче дәвам итәчәк.
Мең төрле әвеш-тәвешләр китереп, күп төрле документлар туплап, миллион сум кредит алырга ирешәләр. Өч айлар тирәсе шулай чапкалый торгач, ниһаять, барлык документларны да туплый Хисмәтуллиннар. Шатлыклары эчләренә сыймый, шунда ук квартирантларны озатып, ремонт та ясап куялар. Яңа елда өй туе уздырырга ниятләп торганда, көтмәгәндә, Куян елы аларга «бүләк» тапшыра. Бүлмәне сатучы ханым, фатир бәяләре артуны сәбәп итеп, өстәмә рәвештә тагын 100 мең таләп итә. Инде шундый сумманы тагын кайдан аласы?!
Бер миллион кредит алган улының әлеге гамәлгә тәмам җеннәре котыра. Башка өстәмә бурычка батмыйм, дип үҗәтләнә. Ә Галимә ханым инде пенсиягә чыгарга тора, аңа кем шундый зур суммаларны ышанып тапшырсын. Улы кредитны банкка кире кайтарып бирергә карар кыла. Менә шуннан соң дустым аяктан егыла да инде, йөрәк өянәге кузгала. Яңа ел төнен ятакта уздыра ул…
Аждаһа елы әлеге гаиләгә бәхет ачкычлары ирештерә: барлык туганнар берләшеп, теге җитмәгән 100 меңне Хисмәтуллиннарга җыйнап бирә.
– Туганнар бурычларыбызны күпме кирәк, шуның кадәрле көтәргә риза. Тиздән менә ирем дә, үзем дә пенсиягә чыгабыз, Алла боерса. Икебез дә эшләп торсак, бар да тиздән җайланыр. Шулай акрынлап түләрбез кредитны да. Тик фатир сатучы күршегә генә бик рәнҗим. Килешенгән бәягә ризалашмыйча, тагын йөз меңне өстәде бит, нәфесенә хуҗа булмыйча. Күңелем бик кыйнала, сыкрый. Акчаларының рәхәтен күрмәсен дип телим, – дип эч серләрен чиште дустым Галимә.
КҮРӘЧӘГЕҢ БУЛСА…
Кызымның беренче укытучысы, быел сиксәнне тутырган Валентина Георгиевна Яңа елны каршыларга Мәскәүгә, кызы янына китте. Казандагы балалары, оныклары белән җыелышып җылы якларга җыенгач, моңсу булып китә аңа. Үзе генә каласы килмичә, ул да юлга җыена. Олы кызы Валентина ханымны поездга утыртып, озатып җибәрә. Башкалага җайлы гына килеп ирешә ул, бәйрәмне дә кечкенә кызы гаиләсе янында матур гына каршы алалар.
Мәскәү үзәгендә яшәүче кызы белән һава суларга чыга алар. Йорт тирәсендәге ишек алдында Валентина Георгиевна, аягы таеп, егыла. Аңа шундук «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырталар. Аягы берничә урыннан сынган булып чыга. Валентина ханым Воткин хастаханәсендә ике айлап дәваланырга мәҗбүр.
– Казанымны, дусларымны, барысын-барысын өзелеп сагындым. Өйгә бик кайтасым килә, – дип уфтанды ул телефон трубкасыннан…
ЯҢА ЕЛ СЮРПРИЗЛАРЫ…
Күршем Таисия Чекмарева быелгы Яңа елны авылда, табигать кочагында, мунчалар кереп каршыларга планлаштырды. Берничә гаилә башкала тирәсендәге Клыки бистәсендәге дусларында берләште. Инде мунчалар кереп, әзер өстәлләр тирәсенә җыелгач, бистәдә ут бетә! Бәйрәмне караңгыда, шәмнәр яктысында гына каршыларга туры килә.
– Үзенә күрә кызык, истәлекле булып истә калыр бу утсыз бәйрәм… Мондый хәлнең булганы юк иде әле үз гомеремдә дә. Бик кызык, күңелле узды яңа елны каршылау. Ут биргәнне көтеп тормадык инде. Ленин бабай лампочкалары яндырганнарын күрми-белми калдык, йокларга яттык, – дип тәэсирләре белән уртаклашты күршем.
АЖДАҺА ЕЛЫ АНЕКДОТЛАРЫ…
Автобуста барганда шундый сөйләшү шаһиты булырга туры килде:
– Карале, – дип мөрәҗәгать итте бер ир-ат икенчесенә. – Русияне шушы 10 көн эчендә, исерек килеш кенә басып алып була торгандыр ул, әйеме?!
– Юк, дустым, Русия ул мәңге җиңелмәс! Ун көн буена ычкынганчы эчеп, шуннан соң эшкә чыккан Русияне тезләндерү, гомумән, мөмкин түгел!
Баксаң, Русияне бер телеканал шулай рекламалый икән…
Мәдинә НУРУЛЛА.
Кемгә – бәйрәм, кемгә – матәм… ,
Комментарии