- 12.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Авыл китапханәсен бетерү планы берничә ел элек башланды. Р.Дусадбеков авыл советы рәисе булып сайлангач та (ничек сайланганын үзе белә), мин бу кешегә өметләр баглап, китапханәгә ремонт ясарга булышыр дигән идем. Элекке авыл җирлеге рәисе Гиздулла абый Вәлиуллин булышлыгы белән тәрәзәләр куелып, батареялар алыштырылды, стеналар һәм ишек куркыныч хәлдә калды.
Кая ул булышу, Дусадбековның сүзе шул булды: «Бетер ремонтыңны, алайса китапханәне ябалар». Барысын идән уртасына өеп, җәй буе гаилә белән стеналарга ремонт ясадык. Түшәме – 4 м биеклектә, аңа баскыч белән дә буй җитмәде, түшәменнән су акмагач, шуңа риза булдык. Быел җимерек ишекне дә алыштыру бәхетенә ирештек, мәһабәт тимер ишек Галия Равилевнаның булышлыгы белән куелды.
Ремонт беткәч ярты ставкага калганымны белдем. Авыл советының ремонт ясаган өчен рәхмәте шул булды.
Район башлыгы урынбасары Люция Хаковна шул чагында ук: «Ремонт ясамаска иде, монда теләсә нинди оешма керергә мөмкин», – диде. Оешма дигәннән, авыл советы була икәнен кем уйлаган, мәкерле планнары шунда ук корылган булган икән.
Быел март башында, авыл советы җыеныннан соң, хакимияттәгеләр китапханәне мәктәпкә күчерү турында сөйләшкәннәр. Үземә турыдан-туры әйтелмәсә дә, икенче көнне үк район хакимияте башлыгы Вәсил Гарифулла улы Хаҗиевка бардым. Җылы кабул итте. «Борчылмагыз, китапханәне беркем күчерергә җыенмый, тыныч кына эшләгез», – диде.
Март ахырында башкарма комитет рәисе Асылгәрәев үзенең командасы белән килеп, катгый сөйләшү булды, авыл советының китапханәгә күчәргә тиешлеген әйтеп, миңа мәктәпкә төшәргә кушылды. «Ремонт ясаганны гына көтеп яттыгызмы, китапханә беркая күчми, минем китап укучыларым – өлкән яшьтәге кешеләр, ерак мәктәпкә төшмәячәкләр, хуҗабикә клубым каршы, инвалидлар да анда төшмәячәк», – дидем. Ахырда әйттем: «Только через мой труб», – дип. (Соңыннан бу сүзләрне суд документларында миңа каршы аргумент итеп файдаландылар!)
Районнан башка бер килүче булмаса да, Дусадбековның янаулары башланды. Очраган саен: «Китапханәне кайчан күчерәсең, китапларыңны чыгарып атам бит», – дигән сүзләр күп ишеттем. Район Сабан туе мәйданын җыештырырга баргач, бөтен кеше алдында әйтмәгән сүзен калдырмады.
Район хакимияте башлыгы Вәсил Гариф улының миңа соңгы килүе вакытындагы сүзләрен әйтми кала алмыйм. Килеп кергәч тә китапханәнең мәйданын сорады. Мин: «52 кв. метр», – дидем. «Китапханәгә авыл советы күчә», – диде. «Әллә шундый эшкә барасызмы?» – дидем өзгәләнеп. Миңа карады да, баш кына селкеде. Бөтен командасы каршында: «Аллаhы Тәгалә сезгә исәнлек бирсен!» – дидем. Мин аны гаепләмим. Үз тирәсендәге кешеләрнең начар йогынтысына каршы килә алмый торгандыр: «Хакимият башлыгы кушып, аңа каршы килеп кара син!» – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.
16нчы май көнне («Канлы якшәмбе» дип атарга була) булган хәлләрне газетада укып белдегез, хәзер дә тыныч кына яза алмыйм. Авыл җирлеге башлыгы кыйнаганнан соң, кулымның күгәргән, шешкән урыннарын суд-медицина экспертизасына күрсәттем. Район прокуроры Әхәтов ялда булып, урынбасары гаризаны алып калды.
Тикшерү комитетында өлкән тикшерүче Тәслия Фәрит кызы Хәсәншина тикшерүне алып барды. Аның белән сөйләшүдән соң, закон сагында гадел кешеләр дә була икән дип сөенгән идем, эшемнән бәяләмә соратып алып, икенче килүемдә бөтенләй үзгәргән иде ул. «Барлык документлар да сезгә каршы эшләнгән», – диде. «Имзалар җыегыз, Миңнехановка языгыз», – диде. Өйдән-өйгә кереп имзалар җыйган арада, участковый (Ильнур Зарипович дигән кеше, үзен шулай таныштырып, телефонын бирде, үзе югалды, универсиадага киткән икән) амбулатур кенәгәмне алып калды. Аны эзләдем, чөнки ул кенәгәмдә күгәргән, кыйналган эзләрне раслаучы Үзәк шифаханә терапевтының, травматологның күрсәтмәләре бар иде. Ике ай үтеп китте, тикшерү комитетына Хәсәншинага, суд кайчан, дип барсам: «Суд булмый, бөтен кешедән сорау алдылар», – диде. Ул кыйнап чыгарып атканда безнең янда беркем дә юк иде бит, кемнән ни сораганнардыр тагын. 16нчы май көнне китапханәгә кергәндә, кулында документы булуын әйткән икән, Р.Дусадбеков. Тагын бер баруымда Хәсәншинаны каядыр җибәрүләре билгеле булды.
Мировой судьяга гариза язып йөргәндә, Асылгәрәев урынында калган Роза Таhир кызы, безне күрмәмешкә салышып, судья бүлмәсеннән чыгып китте. Безнең 2 участокка караган судья Дарьина ялда булу сәбәпле, Гебель фамилиялесе гаризаны алмады. Район прокуроры Әхәтов та ялда (август ае) булу сәбәпле, прокурор ярдәмчесе Хәйруллинга җибәрделәр. Монысына да «Отказ» кәгазе килде. Кеше кыйнаучыга берни юк, кыйналучы кыйналып йөрергә тиеш икән бу районда дигән фикергә килдем.
Калганын Аллаh Тәгалә үзе генә хөкем итеп, бу имансызлар җәзасыз калмаслар, дип ышанасы кала.
Люция Хаковна турында да берничә сүз әйтәсем килә. Ул 7нче июнь көнне өйгә шалтыратып, хәлләрне сорашты. «Мөселман яшьләре фестиваленә улыңны җибәрәсеңме?» – диде, бер урын бушавын хәбәр итте. Улым риза булды, ләкин шул көнне үк хәзрәтнең чирләп китүе сәбәпле, авылны азансыз калдыра алмавын әйтте. «Гөлсинә, мәктәпкә күчәргә туры килер бит», – диде Люция Хак кызы. «Яңадан үз урынына күчәме соң?» – дип сорагач: «Ремонттан соң карарбыз», – диде. Күчәргә дигән документ-приказ булу-булмавын сорагач та, документлар әзерләнүен әйтте.
Менә күрәсезме?! 31нче май көнне судка язып биргән документларда 16нчы май көнне Дусадбековның кулында документ булган дип язылган. Юкса, 7нче июньдә әле Люция Хаковна үзе үк документлар булмавын әйткән иде. Бөтен эшләре ялган белән бара икән боларның.
…5нче июль көнне, китапларны төргәкләргә бәйләп, капчыкларга төяп, ерак мәктәпнең, ишеге ачылмый торган, җимерек тәрәзәле бүлмәсенә илтеп тә аттылар. Аерым торган изге Коръән китабын да шул капчыкка гына бәргәннәр. Нинди мәгънәсезлек, тәһарәт белән генә кулга алына торган китап бит ул!
2нче сентябрь көнне стеллажлар, шкафлар килде. Китапларны тезәргә куштылар.
Клубка килгәндә, кем никадәр материалны сүтеп алып китә ала, сүтеп бетерделәр. Үземә дә клубта җыештыручы булып эшләүче Фәридә шалтыратты, клубның эчен сүтеп бетерүләрен әйтте. «Китапханәдәге торбаларны алып китәсеңме? Кисеп бирәбез, ә идән сайгакларын Гөлчәчәк Халиуллина сорап килде», – диде. «Миңа бер әйбер дә кирәкми, аның ишеге белән тәрәзәләрен дә мин куйдырган, рәхәтен күрсеннәр», – дидем.
«Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсендә калдырылган аноним кайтавазга да бер-ике сүз җавап язасым килә. «Тукайга багышланган бәйрәмнәрне Гөлсинә апа үткәрмәде» дигәненнән башлыйм әле! Китапханәдә 20 еллап эшләү дәверендә, ул hәрвакыт район күләмендә үткәрелеп килде. Тукай районы, Тукай исемендәге колхоз, Тукай бюсты… Мәктәп монтаж әзерли, анысы Люция апагыз кулында, чөнки ул татар теле укытучысы, аның хезмәтен инкарь итмим. Гөлүсә апаң программаны алып бара иде. Ә сценарийларны Гөлсинә апаң язды! Берничәсе: «Казанда Тукай эзләре», «Тукайга ветераннар сәламе», «Син Тукайны беләсеңме?»… Тукайга багышланган конкурс-викториналарга укучыларның берсен-берсе уздырып җаваплар биргәне күңелле булып истә калды. Әйтәсем килмәсә дә, мин бер генә елны да бүләкләр әзерләмичә калмадым, иң күп китап укучыга да, Тукайга багышланган шигырь-җыр бәйрәменә дә бүләкләр әзерли идем. Син бит китапханәгә йөрмәдең!
2006нчы елны алган китапларыңны урамда очраган саен сорап йөдәткәч, сәбәпләр табып котыла идең. Бу бала ничек күзгә карап алдаша бит, үскәч кем булыр икән, дип гаҗәпләнә идем.
Минем сиңа тәкъдимем шул: Гөлчәчәк апаңнан гафу үтен син! Аның 4 баласы, барысы да намазда. Әгәр hәр намаз укый торган кеше сихерче була башласа, син каралтырга тырышкан журналист апаңның да намаз укыганын күргәнем бар, димәк ул да сихерчеме?!
«Өстәл әзерли иде анысы»… Китапханәдә нинди генә чаралар, бәйрәмнәр үткәрелсә дә, барысы чәй табыннары артында булды, өстәлгә дип китереп бирүче булмады, өйдән әзерләп, пешереп алып бара идек. Сыйланганнар өчен ризык булсын.
РӘХМӘТЕМ ЗУР ДӨРЕШ ХАЛКЫНА!
Бөтен авырлыкны бергә күтәрдек: чөгендер, суган басуларында таңнан торып йөгерүче уңган-булган кешеләре, барыгыз алдында да баш иярлек, беркайчан зарланмадыгыз, килгән кешеләрне үз иттегез, иң күп китап укучылар исемлегенә күбегезне кертергә була. Мин бары тик авыл китапханәсез калмасын дип кенә тырыштым.
Бу урында әдәбиятыбызны саклаучы һәм яклаучы Разил Вәлиевнең: «Китап – ул халыкка кирәк» дигән гыйбрәтле, акыллы сүзләрен бәян итәсем килә, ә халыкны сарыкка санаучы түрәләр өчен бу мөһим түгел күрәсең!
Районыбызда иң югары урыннарда эшләп, озак еллар социаль яклау бүлеген җитәкләгән, соңгы елларда район китапханәләре челтәре директоры вазыйфасын башкарган Фәимә Гарифулла кызы Гиниятуллина мондый начарлыкка юл куймас иде! Без сезне һәрвакыт сагынып искә алабыз, сез безгә гел яхшылык кына теләдегез, кайгы-хәсрәт күрмичә, тыныч картлык сезгә юлдаш булсын!
Шушы мәкаләмне газетада бастырганнары өчен редакция хезмәткәрләренә алдан ук рәхмәтемне җиткерәм.
Сезгә иң изге теләкләр белән Гөлсинә апагыз ЧАБАТОВА.
P.S. Эльвира Фатыйховага ДТ-75 тракторын эзләп йөрергә туры килмәс ахрысы. Машиналарны җимерттереп, күпме аварияләр ясаттырып интектергән Чаллы-Сарман юлында ремонт эшләре башланачак. Бу хакта Якты юл газетасының 13нче сентябрь санында «Чаллы-БСИ юлында юл төзү эшләре башланачак», дип игълан басылган иде.

Комментарии