Биектау язмышын Мәскәү хәл итә

Биектау язмышын Мәскәү хәл итә

Кама Аланында АЭС төзү турында сөйләшүләр әлегә тынып тора. Тик Татарстан халкына бөтенләй үк җиңел суларга ирек бирмиләр. Менә хәзер Биектау районының Дөбъяз трактында урнашкан «Радон» атом калдыкларын саклау комбинатын киңәйтмәкчеләр. Иясез сүзләр түгел – имеш-мимеш белән катнашкан булса да, рәсми хәбәрләр. Бу хакта «Түрәләр Татарстанны атом тозагына алырга тели» дип «Азатлык» радиосы белән берлектә газетабызның узган санында язган идек инде. Бүген темага тәфсиллерәк тукталырга булдык.

Кама Аланында төзелергә тиешле станциянең хәбәр-хәтере булмагач, тынычланып, үз урынына яткан тәндәге бала йоннары янә кабарды: кирәкме бу баш бәласе Татарстанга?

«Радон» 1964нче елда кулланылышка тапшырылган. Анда Татарстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә атом калдыклары китерелгән. 2003нче елда комбинатның 97 процентка тулуы һәм башка бернәрсә дә кабул итә алмавы хакында рәсми игълан ителде. Шулай булуга карамастан, анда эш дәвам итте, нәрсә икәнен халыкка аңлатып торуны кирәк санамадылар. 2015нче елда «Радон»ның лицензиясе бетәргә тиеш иде. Иде, дим, чөнки федераль дәрәҗәдәге «РосРАО»ның филиалы булган «Радон» җитәкчелеге лицензияне озайтырга һәм комбинатны киңәйтергә тели. Иске саклагыч 800 кубометр зарарлы калдыкларга каралган булса, яңасының күләмен 2000 кубометр итәргә ниятлиләр.

ВАКЫТЛЫЧА – 60 ЕЛГА

Физиканы белү мәҗбүри түгел – «радиоактив» дигән сүзнең мәгънәсен һәркем аңлый һәм урынлы борчыла. Иң нык борчылучылар – Биектау районы Дача бистәсе халкы, дисәм, арттырмам. Алар, бераз күпертеп әйткәндә, саклагычның өстендә утыра: «Радон» белән бистә арасы – 5 км. Радиоактив калдыклар һавага яки суга таралган очракта никадәр территориянең зыян күрәсен күз алдына китерсәк, бу ара пүчтәк кенә.

6нчы август көнне бистәдә «Радон» мәсьәләсе буенча белгечләр һәм бистә халкы катнашында фикер алышу узды. «РосРАО»ның Казан бүлегеннән генә түгел, Мәскәү хәтле Мәскәүдән дә килгәннәр иде. Шундый җитди тема турында шактый саллы белгечләр катнашында үткән очрашуда Биектау районы башлыгы гына күренмәде. Җитәкче нинди мәсьәләдән читтә кала бит, дип, ямансулап куйдым.

«РосРАО» белгечләре би-ик матур сөйләде. Аларның халык алдында үз-үзләрен тотышына, ышандырырга тырышуларына кызыгып утырдым, җәмәгать. Тик аларның тырышлыгына карап, халык кына ышанмады. Күп тапкырлар төп башына утырткач, бик ышанасы килеп тормый шул. Мәскәүдән килгән кеше – «РосРАО»ның атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы буенча баш инженер урынбасары Владимир Николаевич Черемушкин: «Мин бистә халкының ризасызлыгын аңлыйм. Тик сез дә безне аңларга тиеш: саклагыч вакытлыча төзелә», – дип сөйләде. Тик залда яңгыраган мәгълүмат канәгатьсезлекне арттырды гына: вакытлыча диюләре, ким дигәндә, 60 елга исәпләнгән икән! Димәк, безнең балаларга, оныкларга да җитәчәк, дигән сүз. Әле аннан соң карарны үзгәртеп, вакытлыча дигән санны тагын арттырып куймаслар, дип кем ышандыра ала? Владимир әфәнде моңа гарантия бирергә алынмады.

Мәскәү кунагы саклагычның куркыныч булуын таныды. Тик ул куркыныч юк дәрәҗәсендә икән, имеш, саклагычта 60 ел эчендә бер тапкыр да гадәттән тыш хәл булмаган, моннан соң да булмас. Киләчәк өчен дә ышандырып, ныгытып әйтте. Тик минем, минем генә түгел, фикер алышуга килгән бистә халкының, шул исәптән бар нәрсәгә ышаналар, дип уйларга гадәтләнгән 70 яшьлек әбиләрнең дә моңа ышанасы килмәде. Ник дигәндә, «Радон» 1992нче елда ук авария хәлендә дип игълан ителгән иде. Пунктны өлешчә су басуы да рәсми рәвештә билгеле. Бүген барысы да яхшы булса да, иртәгә коточкыч хәл килеп чыкмас, дип берәү дә әйтә алмый.

Белгечләр әзерләнеп килгән: халыкның каршы торуына җавап итеп: «Ә радиоактив калдыкларны кая куярга кушасыз? Аларны банкада саклап та, теләсә ничек күчереп йөртеп тә булмый бит», – дигән дәлил белән китереп «суктылар». Бу сорау фикер алышу дәвамында кырык тапкыр яңгырагандыр, халыкны гына ишетергә теләмәделәр. Ә халык җан ачысы белән сорады: «Шулай кирәк икән, төзегез саклагычны, тик кеше яши торган җирдә түгел. Безнең кешечә яшисебез, ике күзле, ике аяклы нормаль балалар табып үстерәсебез килә!»

Белгечләр, саклагычка башка калдыклар кертелмәячәк, элеккегеләре генә күчереләчәк, дип сөйләсә дә, проект материалларында акка кара белән язылган: яңартылачак «Радон»га 190 оешманың чүбен китерү каралган. Кемгә ышанырга белмәссең, билләһи!

Җыелышта билгеле бер карарга килмәделәр. Белгечләр саклагычның кирәклеген тәкрарлый, халык борын төбендә куркыныч объект булуга каршы. Активистлар: «Бистә халкы бу проектка каршы», – дигән җөмләне протоколга кертәчәксезме?» – дип кызыксынды. Документта андый җөмлә булмаячак, диделәр. Һәр кешенең фикере аерым язылачак, тулаем бистә халкының фикере күрсәтелмәячәк, дип аңлаттылар. Протоколны бер ай дәвамында өйрәнеп, актык карарны чыгармакчылар. Кызык та, кызганыч та: Биектау районы Дача бистәсе халкының язмышын мәскәүлеләр хәл итәчәк.

ХАЛЫКТАН БАШКА ХӘЛ ИТЕЛГӘН

Дача бистәсенә барырга чыккач, журналист икәнлегемне әйтми генә, Женя исемле таксисттан «Радон» турында ниләр белүен сорашкан идем. Белгәнен сөйләде егет: хәзер анда бернәрсә дә китерелми бугай, шулай да каравылчылар күренә, димәк, нәрсәдер саклыйлар, диде. Киңәйтергә җыенулары турында ишетмәгән икән. «Кайдан белдегез әле бу мәгълүматны? Сез әллә журналист яки «Гринпис» әгъзасымы? Аны чынлап та киңәйтергә уйласалар, гади халыкка әйтеп эшләмәсләр, төнлә килеп, яшерен рәвештә генә чикләрен зурайтып куярлар иде. Андый эшләр бездә шулай башкарыла бит», – диде Женя. Аны сүзсез генә тыңлагач, эчтән генә: «Нишләп яшерен булсын? Матбугат чаралары белә, ул гына да түгел, бүген бистәдә җәмәгатьчелек катнашында фикер алышу була, димәк, кешеләр хәбәрдар», – дип куйган идем. Тиешле урынга килеп җитеп, халыкны тыңлагач, таксист егет хаклы булуын аңладым. Әлеге мәсьәлә буенча төрле белгечләр катнашындагы җыелыш булачагын Дача бистәсендә яшәүчеләр ике көн алдан, ягъни 4нче август көнне генә белгәннәр. Бер ир-ат, мәгълүматны газетада күреп алып, хәбәрне һәр йортка таратып чыккан. «Ул булмаса, фикер алышу буласын белми дә каласы икәнбез», – ди бистә халкы. Дөрес, шул вакытта, шул урында җыелыш була, дигән игълан «Российская газета», «Республика Татарстан» һәм «Высокогорские вести» газеталарында басылган, тик 60ның теге ягына чыккан әбиең район газетасында вак хәрефләр белән язылган белдерүгә тукталып та тормый, «Российская газета»ның барлыгы турында бөтенләй белми бит инде ул. «Проект материалларында: «Кызыксынуы булган затлар җәмәгать фикер алышуында катнашырга хокуклы», – дип язылган. Без, бистә халкы, күрәсең, ул кызыксынуы булган затлар исемлегенә керми торганбыздыр», – дип гаҗәпләнә кешеләр.

Проект материаллары дигәннән, аның белән теләге булган бар кеше дә таныша ала. «РосРАО»ның Казан бүлеге әйдәп баручы белгече эколог Вилдан Анненков: «Карап чыгасыгыз киләме?» – дип, кулыма ук китереп тоттырды. Фикер алышу барышында тагын бер гаҗәп хәбәр билгеле булды: материаллардан күренгәнчә, Биектау районы Дача бистәсендә җәмәгатьчелекнең фикер алышуы февраль аенда ук узган, халык беравыздан, «Радон»ны киңәйтүгә каршы түгелбез, дип тавыш биргән икән! Турыдан-туры куркыныч янаган бистә халкын кызыксынуы булган затлар исемлегеннән алып атып, алар өчен кемдер хәл итеп куйган. Саклау пунктын киңәйтү яшерен түгел, дип, Женя белән килешми кара моннан соң!

«РосРАО» бу мәсьәләдә җаваплылыкны үз җилкәсеннән тиз төшерде. Алар хәтта федераль басмага да (!) белдерү биргән бит инде, тагын нәрсә кирәк?! Фикер алышу үткәрүне оештыру район җитәкчелеге кулында икән. Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Биектау районы башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин белән элемтәгә керергә теләсәм дә, аны урынында тота алмадым. Югыйсә, февральдәге җыелышның нинди халык катнашында узганлыгын гына сорарга иде исәбем. Бәлки, Дача бистәсе халкы гипнозланган хәлдә тавыш биргәндер һәм хәзер үзләренең нинди карар чыгаруын исенә төшерә алмый торгандыр?

КУРКЫНЫЧ ЯНАМЫЙ, ДИП УТЫРСАҢ…

Интернетта «радиоактив калдыклар» дип җыйсаң, сөлге буе мәгълүмат чыга. Аларның зарары да, ни өчен кирәк булуы да тәфсилләп аңлатылган. Бер чыганакка ышанмасаң, икенчесенә кереп карарга, төрле белгечләрнең фикере белән танышырга мөмкин. Мине хәзерге вакытта Русиядә никадәр радиоактив калдык бар икән, дигән сорау кызыксындырды. Рәсми чыганаклар буенча, 2013нче елда илдә 486 млн куб.м сыек һәм 87 млн тонна каты калдык исәпләнгән. Математика белән дус булмаганнар өчен бу саннар бернәрсә дә аңлатмаска мөмкин. Шуны истә тотып, тагын бер мәгълүмат китерәм. Белгечләр фикеренчә, бу калдыкларга берьюлы бер-бер нәрсә була калса (яшерен-батырын түгел, шартласа, диик), унбиш Чернобыль фаҗигасенә тиң һәлакәт булачак икән. Саннарың бер читтә торсын – унбиш Чернобыль дигән сүз үзе үк бала йоннарын кабарта. Тагын бер факт: бөтен дөнья буенча радиоактив калдыкларның яртысыннан күбрәге Русиядә саклана. Русия «киң күңелле» бит ул, башка чит илләрнең дә зарарлы матдәләрен рәхәтләнеп кабул итә икән. Дөрес, югары җитәкчелек бу хакта ләм-мим, тик Интернетта абруйлы белгечләрнең моны дәлилләгән фикерләре тулып ята.

Шул ук 2013нче елга илдә зарарлы калдыкларны вакытлыча саклый торган 1466 пункт исәпләнгән. Атом-төш белгечләренә ышансаң, ул пунктларның 1000гә якыны төрле сәбәпләр аркасында әйләнә-тирәгә куркыныч тудыра. Сорау барлыкка килә: белгечләр, куркыныч бар, дип ачыктан-ачык сөйләп торганда, бу мәгълүмат күп тапкырлар тикшерелеп, нәтиҗәләре бөтен кешегә дә ачык булганда, борчылырга урын юк, дип, ваемсыз кыяфәттә халыкның колагына токмач элү ничек дәвам итә ала икән? Мин башымдагы кечкенә генә акылым белән моны аңлый алмыйм, аңларга тырышудан да баш тартам. Ичмасам, күпчелек белгән нәрсәләрне инкарь итеп маташмасыннар иде инде!

Кайтып китәргә торганда, минем журналист икәнлегемнән хәбәрдар булмаган бер ир-ат Дача бистәсендә нәрсә эшләп йөрүем белән кызыксынды. Фикер алышу турында ишеттем дә, кызыксынып килдем әле, мин әйтәм. Журналист икәнлегемне әйтеп торасы итмәдем, Казаннан килүемне белде. «Фи, сез Биектауда тормыйсыз икән бит, нәрсәгә борчылып йөрисез инде? Башка эшегез юкмы әллә?» – дип аптырады ир заты. Әйе, мин Биектауда яшәмим. Эшләрем дә бар иде, аларны калдырып торып, такси тотып, фикер алышуга килдем. Ник дисезме? Чөнки бистәнең Анна, Андрей, Сәкинә апа кебек дистәләгән халкы язмышына, якын-тирә районнарның, шул исәптән үзем яшәгән Казанның да (Биектауның башкалага терәлеп торуын истән чыгармыйк) нинди һава сулаячагына, балаларымның, оныкларымның нинди су эчәчәгенә битараф кала алмыйм. Аллаһ сакласын, тик бер-бер хәл була калса, «Атым юк урамда, кайгым юк буранда», – дип, күрмәмешкә салышып яшәү генә коткарып калырмы соң?..

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии