Каргалар сугыша, чыпчыклар үлә

Узган ел Грузия белән Көньяк Осетия арасында сугыш чыгарга берничә көн кала, Абхазиядә булып кайтырга туры килгән иде. Менә-менә сугыш кабынырга торганы гап-гади экскурсовод сүзләреннән дә аңлашылды. 2008 елның 8 августында Грузия Цхинвал шәһәрен утка тоткан иде. Сугыштан соң Көньяк Осетия белән Абхазияне бәйсез дәүләтләр итеп таныды.

Ничек кенә булмасын, июль ахырында Сочи шәһәрендә ял итеп ятканда, август башында сугыш башланыр дип уйламаган идем. Телевизор карамагач, интернетта утырмагач, гомумән, сугышлар, җир тетрәүләр, гарасатлар, су басулар һәм башка бик күп дөнья мәшәкатьләре турында онытылып торылган, күрәсең. Әмма Кавказ Кавказ инде. Ул барыбер үзенекен итә. Анда батыр, кыю, башбирмәс халык яши. Сочида яшәүче тау халыклары белән бераз аралашкач, алар ышанып: “Барыбер сугыш була”, – дигәннәр иде. Башта бу сүзләрне бик игътибарга алып бетермәдем. Шул көннәрдә Абхазиягә барып кайтырга да туры килде. Сочидан Абхазия республикасына кадәр нибары бер сәгатьлек юл үтәргә кирәк.

Рәсми мәгълүматларга тукталсак, таркалганчы Абхазия белән Көньяк Осетия Грузия эчендәге республика була. Әмма 90нчы еллар башында сугыш чыга. 2008 елда әлеге сугыш тәмамлануга 15 ел, дигән иде абхазлар үзләре. Шуңа күрә Абхазия безне җимерек авыллары, шартлатылган, яндырылган йортлары белән каршы алды. Сугыш бетүгә инде 15 ел узса да, аның истәлекләрен һаман да рәткә китереп бетерә алмыйлар. Безне – студентларны яшь кенә экскурсовод егет йөртте. Яңа танышыбызда Русиягә карата шундый зур ярату яшәгәнлеге беренче сүзләреннән үк аңлашылды. Ул безгә күбрәк Грузия-Абхазия-Русия мөнәсәбәтләре турында сөйләде дә инде. Русия әйбәт, Грузия кәкәй дигән фәлсәфә ята иде аның сүзләрендә.

Абхаз халкының грузиннарны яратып бетермәскә, чыннан да, сәбәпләре бар икән шул. Экскурсовод сүзләренчә, 1930 елларда Абхазиянең иң яхшы җирләреннән абхазларны куганнар. Ә ул урынга халыклар атасы Сталинның милләттәшләрен – грузиннарны алып килеп утыртканнар. Болар өстенә абхазча сөйләшкән кешеләрне югары уку йортларыннан куа торган булганнар. Уйлап карагыз, туган телдә аралашу – гаеп?! Билгеле, Совет чорындагы “дус яшәлгәнлек”нең нәтиҗәсе бүгенге сугышларда, кан коюларда күренә. Кызганыч, илбашларының кичәге, бүгенге сәясәте дә сөендерми.

Абхазиядә котырып мандарин уңа. Әмма абхазлар ул мандаринны сата алмыйча черетә икән. Чөнки Грузия Абхазиягә ирекле сәүдә белән шөгыльләнергә юл куймый. Экскурсовод абхаз егете фикеренчә, аларның Русия белән бергә яшиселәре килә. Бер яктан караганда, Абхазия Русиядән берние белән дә аерылып тормый. Шул ук акча берәмлеге, урысча сөйләшүчеләр дә җитәрлек. Экскурсовод та Абхазиядә урыс теле укытулары белән әйбәт кенә мактанып алды. Абхазиядә экскурсиядә йөргәндә башка бер фикер кереп оялады: бу каршылыклар сугыштан башка гына хәл ителмәс бугай. Һәм шулай булды да…

Узган ел килеп чыккан сугышның төп сәбәбе – милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы. Дөрес, бу турыда бик сөйләргә дә, язарга да яратмыйлар. Әгәр дә абхазча сөйләшү чикләнмәсә, грузин әлифбасын көчләп кертергә теләмәсәләр, бер халыкны икенчесеннән өстен куймасалар, бу хәлләр, бәлки, булмас иде дә. Ә Кавказ, әйткәнемчә, катлаулы төбәк. Аның халкы үзгә, кайнар, үзләрен ничек тә якларга әзерләр.

Русия узган ел Көньяк Осетияне дә, Абхазияне дә яклап чыкты, хәтта бәйсез дәүләтләр итеп таныды. Менә бәхет яңгыры яуды, ичмасам, аларга. Мондый бәхет гәрчә Чечняга да, Татарстанга да һәм башкаларга да тәтемәгән иде заманында. милли хәрәкәте тагын кузгалып алды: “Ни өчен аларны таныйлар, ә безне юк?” – диештеләр. Хәзер исә “суверен статус” дигән исемгә ия булган мәктәпләрдә дәресләрен элеккечә укытыр өчен Мәскәү белән тарткалашырга тиеш.

Грузия Көньяк Осетияне канга батырды. Русия исә Грузияне ерткычлыкта гаепләде. Әмма Русия үзе дә Чечен республикасында әүлия булмады ич, ягъни ил бөтенлеге өчен бары да эшләнде. Әнә, Грузия дә ил бөтенлеген кайгыртам, дип аклана… Бөек ил язмышлары әнә шулай кечерәк санлы чечен, абхаз, осетин халыклары мисалында хәл ителә инде. Менә монысы аяныч.

Саша ДОЛГОВ

Бер елдан, ике юлдан

8 августка каршы төндә башланган сугышның бер еллыгын Грузия һәм Көньяк Осетия белән Русиядә дә искә алдылар. Яклар бер-берсенә каты гаепләүләр ташлый.

Русия президенты Владикавказда үткән елгы Русия-Грузия низагында катнашкан хәрбиләрне һәм табибларны бүләкләде. “Русия Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану карарыннан баш тартмаячак”, – дип белдерде ул. “Нәрсә генә әйтмәсеннәр, бар да дөреслекнең безнең якта булуын таный”, – диде Медведев.

Русия телеканаллары Грузияне агрессор итеп сурәтләгән тапшырулар, нәфис фильмнар, документаль әсәрләр күрсәтә. Тапшыруларда атышлардан калтырап утырган балалар, өлкән кешеләр, ирләрнең елаган рәсемнәре чагыла, Көнбатыш мәгълүмат чараларының мәкерлеге, Русия хәрбиләренең батырлыгы турында сөйләнә.

Русия премьер-министры Владимир да Сочидагы биләмәсеннән каты белдерүләр белән чыкты. Ул хәтта Грузиянең яңадан Көньяк Осетиягә һөҗүм итү ихтималлыгы барлыгы турында әйтте.

Грузия дә үлгәннәр рухына дога кылды

Грузиядә дә бер ел элек 5 көнлек сугышта һәлак булган кешеләр рухына багышлап мәтәм чаралары үтте. Грузия президенты Михаил Саакашвили: “Грузиянең бербөтенлеген торгызу өчен, тыныч чаралар белән көрәшәчәкмен”, – дип белдерде. Ул Русияне торгызылган империя дип атады. “Без оккупациягә каршы көрәшәбез, юлыбыз дөрес, без җиңәчәкбез”, – диде Саакашвили.

Русия-Грузия сугышы нәрсә үзгәртте?

Абхазларда Көнбатыш бездән читләшә дигән хис бар. Абхазия парламентының кеше хокуклары комитеты рәисе Батал Кобахия сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелек битараф мөнәсәбәт күрсәтсә, Абхазия Русия кочагына тагын да тирәнрәк кереп батачак.

– Безгә беркем дә ярдәм итмәгән шартларда безнең бердәнбер партнерыбыз – Русия. Русия капиталы безне басып китәме, эреп югалабызмы, бу Көнбатышны һич кенә дә кызыксындырмый.

Кемгә нәрсә

Абхазларның күбесе ассимиляциядән курыкса, Көньяк Осетиядә киресенчә, күпләр бу турыда хыяллана. Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Кокойты күптән түгел Reuters агентлыгына биргән әңгәмәсендә төбәкнең үзбилгеләнүе ул Русиягә кушылыр алдыннан вакытлы чара диде:

– Сәясәттәге максатым – халкымны берләштерү. Бүген без бәйсез дәүләт, дәүләтчелегебезне торгызабыз. Ләкин моны Русия белән бергәләп эшләячәкбез. Килер бер көн, без, бәлки, Русиянең бер өлешенә әйләнербез, бу да ихтимал.

Узган елгы сугыштан соң Русия бу ике төбәкнең бәйсезлеген таныды. Никарагуадан тыш башка бер ил дә бу адымга иярмәде. Бер ел эчендә төбәкләр Мәскәүгә тагын да ныграк бәйләнде, әмма һәрберсе үз юлыннан барганга охшаган.

Русия кушымтасы

Кара диңгез буйлары, уңдырышлы туфрак, җиләк-җимеш кырлары – шундый байлыгы булган Абхазия киләчәген үзе хәстәрләмәкче һәм үз дәүләтчелегенә җитди карый. Көньяк Осетиянең андый байлыгы юк, ул киләчәген Төньяк Осетия белән берләшүдә күрә.

– Абхазия белән Көньяк Осетиядәге вәзгыять арасында җитди аерма бар, – ди Халыкара кризис төркеменең Тифлис бүлеге мөдире Лаурэнс Шиитс. – Көньяк Осетия озак вакыт Русиянең бер кушымтасы булды. Абхазиядә вәзгыять башка. 15 ел чорында анда сәяси культура, сәяси элита барлыкка килде.

Абхаз җитәкчеләренең күбесенең бу төбәктә тирән тамырлары бар. Сайлаучылар да еш кына Мәскәүгә каршы тавыш бирергә ярата. Көньяк Осетиядә, киресенчә, җитәкчеләр барысы диярлек читтән китерелгән. Элекке кул көрәштерү чемпионы Кокойтының үзен искә алмаганда.

Яңа ныгытмалар

Шушы аермаларга карамастан, Мәскәү бу төбәкләрнең икесендә дә хәрби куәтен арттыра. Рәсми саннарга караганда, хәзер анда 7600 хәрби бар. Көнбатыш һәм Грузия белгечләре 10 мең чамасы, ди. Абхазиянең тышкы эшләр министры Сергей Шамба сүзләренчә, Русия хәрбиләренең төбәктә булуы иминлек өчен кирәк, бу бәйсезлеккә хилафлык китерми:

– Кызганычка, без янау тулы төбәктә яшибез. Безгә саклаучы кирәк һәм аны Русиядә таптык. Русия хәрби ныгытмаларына килгәндә, алай эшләүчеләр без генә түгел. Американнарның Европа илләрендә үз ныгытмалары бар. Чикләрне бергәләп контроль итү очраклары да җитәрлек.

Киеренкелек арта

Күптән түгел Русия Абхазиядә БМО һәм Көньяк Осетиядә Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы төркемнәренең срогын озайтудан баш тартты. Шулай итеп, анда Европа Берлеге күзәтүчеләре генә калды. Алар да чикне Грузия ягыннан гына күзәтә. Соңгы атналарда чик буенда киеренкелек артты. Русия Грузияне Көньяк Осетия авылларына ут ачуда гаепләп, үз гаскәрләрен әзерлек хәленә китерде. Әмма Европа Берлегенең чик буендагы күзәтүчеләре моңа дәлилләр юк, ди.

1990нчы еллар башында купкан низаг нәтиҗәсендә Абхазия һәм Көньяк Осетия Мәскәү ярдәме белән Тифлис карамагыннан чыкты. Ул бәрелешләр вакытында 15 мең кеше һәлак булды. 300 мең грузин, 250 мең абхаз, 50 мең осетин торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.

Кем җиңде, кем җиңелде?

“5 көнлек сугыш, бер яктан, Русия армиясенең халәтен күрсәтте – кечкенә генә күрше илне буйсындыру өчен аңа 5 көн кирәк булды. Икенче яктан, Мәскәү күршеләре белән эш иткәндә тупас көчкә таяна алуын күрсәтте”, – ди Европаның тышкы бәйләнешләр шурасы белгече Даниэль Корски. “Яңа салкын сугыш” исемле китап авторы Эд Лукаш фикеренчә, Кремльнең бу стратегиясе ахыр чиктә хаталы булырга мөмкин. “Русия хәзер шуны аңлый башлады, – ди Лукаш, – күршеләрнең синнән өркеп торуы һәм ышанмавы сиңа файдага булмаска мөмкин”.

Өстәвенә бу сугыштан соң төбәктәге илләр Русиядән икътисадый һәм энергетик бәйлелеген киметү юлларын эзли башлады. Европа илләре үз нәүбәтендә уртак газ базары булдыру турында уйлана.

Кушма Штатларга килгәндә, күпләр бу сугыштан Грузия Вашингтон өчен беренче урында тормый икән дигән нәтиҗә ясады. Хәзер Вашингтон Грузия һәм Украина белән мөнәсәбәтләрен “ипләп кирәк, акрын кирәк” дигән принциптан алып бара. Вице-президент Джо Байден күптән түгел Киев һәм Тифлискә сәфәре вакытында шул карашны алга сөрде. “НАТОга керү мәсьәләсенә килгәндә, Көнбатыш бу ике илнең һәм сәяси, һәм хәрби яктан әлегә альянска кушылырга әзер түгеллеген аңлады”, – ди Даниэль Корски.

Шулай итеп, узган елгы сугыш бар дөньяны шаккаттырса да, халыкара көчләр торышына әллә ни үзгәреш кертә алмады. Русия һәм Көнбатыш кайбер өлкәләрдә хезмәттәшлек итә, кайберләрендә – һәркем үз карашында кала бирә.

Бикә ТИМЕРОВА, Али ГЫЙЛЬМИ

www.azatliq.org

Комментарии