АЕРЫМ ХУҖАЛЫК БЕЗ

Район-авылларга баргач, тырышып-тырмашып яшәүче, булдыклы кешеләргә сокланып кайтам. Юк, хикмәт арттан төртеп торучы йонлы куллар булуда, тамып торган эшкә урнашуда гына түгел. Бөтен авыл “ах” итеп: “Менә, ичмасам, тырыша, тырышканга булдыра”, – ди кайберәүләр турында. Азнакай районы Мәлбагыш авылында яшәүче Руслан Хөсәеновның да эш нәтиҗәсен үзем күреп кайттым. Мәкальдәгечә, әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше… Азнакай районының иң зур теплицасы аныкы икән.

– Идеясе каян башка килдеме? Хөкүмәткә эшләү туйдырды. Бу – безнең бизнесы. Әти Туймазыда зур теплица күреп кайткан да монда да бу эшне башлап җибәрде. Аннан бергәләшеп шунда көч куярга тотындык. Тиздән үзем тагын да зуррагын ясадым. Хәзер инде “Крестьян-фермерлык хуҗалыгы”быз бар. Моның белән 10 еллап шөгыльләнәбез. Кыяр белән помидорны Туймазы, , Әлмәт, Казанга күпләп илтеп сатабыз. Үземнең күпләп сатып алучылар бар, – дип сөйләде Руслан Хөсәенов, мин шаккатып теплицасын күзәткән арада.

Теплицаның мәйданы – ике гектар. Аны каплап чыгарга гына да 3,5 тонна полиэтилен киткән. Хуҗа әйтүенчә, электр белән газ бәясе дә шактый кесәгә суга. Кыш бик салкын булу сәбәпле, гыйнвар һәм февраль айларында 300әр мең сум түләргә туры килгән. Уңыш чәчү, үстерү, җыю чоры гыйнвардан башлап, сентябрьгә кадәр икән. Калган өч айда җирне ял иттерәләр, ашлама кертәләр, яңа сезонга әзерлиләр. Бер гектар җиргә елына 50шәр тирес кирәк, ди. Монысы яшелчәләр чирләмәсен өчен. Теплицаның буеннан-буена кыяр, помидор, кәбестә үрентесе, суган утыртылган. Тиз генә барысын әйләнеп чыгу да мөмкин түгел. Эре-эре яфраклы кыярларга гаҗәпләнүемне күреп: “Теплица сорты ул, шуңа эре яфраклы. Менә монда ниндидер авыру барлыкка килгән әле, сәламәт яфраклар түгел бу”, – диде Руслан, 1-2 саргайган яфракка төртеп күрсәтеп. Орлык хакы да шалкан бәясе генә түгел. Голланд помидорының бер орлыгы 5 сум тора! Орлык әйбәт икән, уңыш та мул дигән сүз.

– Бер квадрат метр җирдән 15-20 кило кыяр алырга мөмкин. Аның сезоны июльгә кадәр. Ә помидор өлгергән вакытта төнлә йокламыйча җыябыз. Берьюлы 5әр тонна уңыш алабыз хәтта. Ул чорда теплица эче кып-кызыл була. Җир эшен яратам, – ди Руслан.

Мин теплицаны әйләнгән вакытта 15ләп кеше музыка астында кыяр җыеп ята иде. Су сиптергеч җайланмалары бар, анысы кул хезмәтен алыштыра. Эшчеләргә табышның 20%ы түләнә икән. Вакыт үтсенгә генә йөрмәсеннәр, уңыш мул булсын дип тырышсыннар өчен, шундый система керткәннәр. Хөсәеновлар хезмәткәрләренә дип берничә бүлмәле тулай торак та төзегән. Бусы чит төбәкләрдән килүчеләргә уңайлы булсын дигән нияттән.

– Без – аерым хуҗалык. Үзебезгә шушында, су буенда өй салабыз әле. Тик торырга вакыт юк. Теплица артына гына буа ясадык менә. Балык үрчетә башлыйбыз хәзер. Моннан тыш, үземнең 7 гектар җирем бар, шуның 5сенә кәбестә утырттык. Тагын 30 гектар җир арендага алдым. Кырга сыерлар кермәсен, кәбестәгә тимәсен өчен, алар белән “көрәшәсе” булачак әле, – дип елмая фермер.

– Хәйрия эшләре белән шөгыльләнмисезме соң?

– Мәктәпкә ярдәм итәргә тырышам.

Руслан Хөсәенов тумышы белән Мәлбагышныкы. дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, туган ягына кайткан. Хатыны Венера – кызы. Авылдагы бердәнбер шәхси кибет тә Хөсәеновларныкы, аны Венера җитәкли. Берничә сатучысы, товар ташырга шоферы бар.

– Гадәттә, шәһәр кызлары авылга кайтырга атлыгып тормый. Фатирга китеп, тынычлап торасы килгән чаклар булгалыймы? – дим Венера Хөсәеновага.

– Ю-у-ук, Казанга барасы да килми, рәхәт бит авылда, тыныч. Ике улыбыз бар. Зарланырлык урын юк.

Алма агачыннан ерак төшми шул. Русланның әти-әнисе Булат абый белән Галия апа да вакытын бушка үткәрми. Мин килгәндә Галия апа 500 каз саклап утыра иде. Бизнесның мондый төренә әле беренче генә ел тотынулары икән.

– Казның ите дә, йоны да бар – икеләтә файдалы хезмәт. Улым фермер булгач, ризыкларын табу белән кыенлык булмас дип уйлыйм. Казларга коенырга гына урын юк әлегә, – диде Галия апа.

Әйе шул, тик торганнан берәү дә китереп бирми. Алма пеш, авызыма дип ятарга ярамый. Хөсәеновлар гел яңа идеяләр, планнар белән яши. Дәүләт түләми дип тә, тормыш авыр дип тә зарланмыйлар. Күзләре янып, энергияләре ташып тора.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Казан – Азнакай – Мәлбагыш – Казан.

Әгәр депутат булсам…

“Әгәр депутат булсам» дигән уй һәр кешенең дә башына килгәне бардыр. Бер яктан караганда, депутат эше рәхәттер үзе. Ләкин бу рәхәтнең дә авыр яклары бар. Депутат үзе өчен генә түгел, ә дәүләттәге кешеләр өчен дә закон чыгара бит. Бу закон дәүләтнең үсешен, кешеләр арасындагы тигезлекне тәэмин итәргә тиеш. Мин дә шуны истә тотып, әзрәк хыялланып алырга булдым. Хыяллану начар гамәл түгел, киресенчә, сине ниндидер сихри биеклеккә күтәрә, илһамландыра, иңнәреңә канатлар куя.

Әйткәнемчә, депутат кешеләр арасындагы тигезлекне тәэмин итәргә тиеш. Алай гына да түгел, ул үз халкының яшәешен, үсешен, халык тормышының чәчәк атуын күздә тотарга, зур проблемаларны күтәрергә бурычлы. Бүген зур проблемаларның берсе – авылның юкка чыгуы, яшьләрнең авылдан китүе.

Дөрес, бәлки бу мәсьәләне чишү юллары Думада караладыр да, шулай да безнең илдә авыллар, кайчандыр яшәү рәвеше булган әби-бабаларыбыз төзегән колхозлар көннән-көн бетә. Нишләргә соң? Эш итә башлаганчы, иң элек: «Авыл ни өчен бетә?» – дигән сорауга җавап табу кирәк. Минем карашка, авыллар юкка чыгуның төп сәбәбе ул – эшсезлек. Нәкъ менә эш булмаганлыктан, халык шәһәргә күченә, яшьләр тормышларын шәһәрдә башлап җибәрә. Калган барлык вак проблемалар да эшсезлеккә бәйләнеп китә. Тагын шунысы бәхәссез: бу проблемаларны чишү эшләре тиешенчә башкарылмый. Үз милләтеңне шундый чүп кенә мәсьәлә аркасында югалту – булмаган нәрсә. Ничә йөз еллык тарихы булган Мәмәширебездә дә бу мәсьәлә кискенләшә бара. Дөрес, әле башкалар белән чагыштырганда, якларында авыллар юкка чыгу күренеше бик үк күзәтелми, тик шулай да кешеләрнең шәһәргә китүе ешайганнан-ешая. Бүген авылда яшәп калам дип әйтүче студентны очратып булмый. Бу проблеманы чишү эшен башларга вакыт. Бик вакыт, олылар әйтмешли, мөгезеннән эләктереп алырга кирәктер, дип уйлыйм.

Авылыбызда бүген эшсез ятучылар күп. Авыл җирендә мал карап, бакчада җиләк-җимеш үстереп кенә көн күреп булмый. Шунысы сөендерә: авыл халкын эш белән тәэмин итү бүлекләре актив рәвештә эшли. Күп кенә кешеләр, биржага басып, мал-туар өчен, зур күләмдә акча ала. Ләкин эш белән тәэмин итү бүлекләренең дә тискәре яклары чагыла. Әгәр дә кеше яшенә җитмичә пенсиягә чыккан, инвалидлык алган олы яшьтәге кешене карый булып саналса, ул кешегә биржага басу хокукы бирелми. Ярый да әле ул пенсионерның күләме гаилә туендырырга җитә торган булса. Ләкин алай түгел бит әле! Җидешәр, сигезәр кешелек гаиләләр бар: ул гаилә әгъзаларын туендырырга, өс-башлы итәргә, әлбәттә, акча җитми! Мал алыр идең, биржага басу хокукы юк. Бу мәсьәләне хәл итү эшләре, һичшиксез, алып барылырга тиеш.

Иң беренче, авыл дигән сүзне ишетү белән, безгә тракторлар, комбайннар гөрләп торган колхоз һәм иксез-чиксез иген кырлары күз алдына килә. Әйе шул, күз алдына гына килә. Һәр авылда буш яткан басуларны очратырга мөмкин. Югыйсә бит шул басуларга күпме ашлык чәчеп, күпмесен җыеп алып, ничаклы халыкны тукландырырлык уңыш үстерә алабыз. Без булдырабыз, дибез. Ләкин ул сүз булып кына кала. Булдырмыйбыз дип уйлыйм. Шул басуларны әйбәтләп эшкәртсәк, чәчүдә авыл халкы эшләмәс идеме?! Әлбәттә, эшләячәк! Бер кеше дә үз авылына битараф түгел бит.

Яшьләрне шәһәргә тартучы бер сәбәп – эш булса, икенчесе – җитеш, матур тормыш. Соң аны авылыбызда булдырып булмыймыни?! Була! Тырышлык кына кирәк. Авылыбыз бик матур җирлектә урнашкан. Кырыеннан гына, боргаланып, Бөр елгасы ага. Янындагы тугайлык үзе генә дә ни тора! Искиткеч матурлыкка ия булган урман, калкулыклар, саф сулы чишмәләр – болар барысы да авылыбыз күрке. Каядыр ял йортына барып йөрү дә кирәкми. Бары тик шушы гүзәллеккә яңадан да ямь өстисе генә. Тугаебызда матур парк, ярдагы эссе комнарда пляж ясасак, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, һичшиксез, шат булачак. Авылыбызның бер өлешендә кафе ачу да бушка китмәс. Яшьләр, клубны яңартсалар, бигрәк тә шат булачак. Менә-менә җимереләм дип торган клубның әле һаман да җимерелмәве – үзе бер могҗиза. Авыл халкы элек-электән җыр-моңга хирыс булган. Әбием әле бүген дә яшь чагын сагынып искә төшерә. Ул вакытларны миңа сөйләгәндә, шаккатып тыңлап утырам. Яшәгән бит алар, чын кешеләрчә яшәгән! Ә без? Без дә бит шул токым балалары, без дә бит алай булдырабыз. Бары тик авылга йөз белән генә борылуы кирәк депутат иптәшләрнең. Бу бит булмас нәрсә түгел!

Мин депутат булсам, Думада акыл сатып утырмас, җимерелгән, таркалган авыллар, аларның халкы белән якыннан барып танышыр идем. Нинди ярдәм кирәк, авылны күтәрү өчен нинди чаралар эшләргә, шуларны өйрәнер, җиң сызганып, бу эшкә керешеп, авыл халкын да, җитәкчеләрне дә бу эшкә тартыр идем. Иң беренче, әлбәттә, үз авылым проблемаларын, авылдашларым яшәешен, эш белән тәэмин ителешен, асфальт юллар, чиста һава, тиешле яшәеш шартларын булдыру өстендә эшләр идем. Ләкин мине депутат итеп куюларына шикләнәм: артык туры сүзле бугай мин. Үзем шулай дип уйлыйм, башка кеше алай ук дими үзе. Туры сүз таш яра, ди, бит безнең халык. Баш ярылганчы, таш ярылсын, әйдә.

Әйе, хыялларым зурдан. Тик алар чынга ашмас түгел бит! Дөрес, бәлки бу уйларымны тәнкыйтьләүчеләр дә табылыр, сиңа әле бу турыда уйларга иртә диючеләр дә булыр. Ләкин шуны әйтәсе килә: Ватанга, халыкка мәхәббәт бар икән, мондый уйларны җиткерү беркайчан да урынсыз, вакытсыз булмаячак. Һәр кешедә патриотизм булырга тиеш! Ә без булсак, бар да булыр!

Ризәлә СӘЙФЕТДИНОВА.

Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

Әгәр мин депутат булсам…

Әгәр мин депутат булсам,

Думада утырыр идем,

Андагы кешеләр белән

Законнар чыгарыр идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Партиядә катнашыр идем,

Азык-төлек бәяләрен

Бер дә күтәртмәс идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Бик күп тырышыр идем,

Булган проблемаларны күреп,

Аны хәл итәр идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Милләтне яклар идем,

Гражданлык җәмгыятенә таянып,

Аны ныгытыр идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Пенсия арттырыр идем,

Халык яхшы яшәсен дип,

Имзамны куяр идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Динне күзәтер идем,

Мәчетләргә йөрү дигән

Закон чыгарыр идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Рәсәйгә хат язар идем,

Алар белән берәр яхшы

Килешү төзер идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Заманча киенер идем,

Модадан калмас өчен,

Бик нык тырышыр идем.

Әгәр мин депутат булсам,

Дөньяны үзгәртер идем,

Андагы кимчелекләрне

Чынлап та бетерер идем.

Ышансагыз ышаныгыз,

Ышанмасагыз юк!

Мин боларны эшләр идем

Ләкин көчемнән килми!

Гөлия ИМАМОВА.

Азнакай районы Мәсгут авылы.

Комментарии