- 12.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
«Кешене беләсеңкилсә, бурычкаакчабирепкара», – диләр. Акча белән торак еш кына кеше белән кешене ызгыштыра. Ә менә Әлмәт районы, Чупай авылында Аллаһ йортын бүлешә башлаганнар. Авылда һәр нәрсәгә йөрәге әрнеп торган Гөлсинә апа: «Элек мәчеткә йөрүче дә юк иде. Ә хәзер барысы да аңа хуҗа булды. Мәчеткә акча күп җыелган икән. Акча бүлешергә тотынган барысы да», – ди.
«МИННӘН КӨНЛӘШӘЛӘР»
Узган елның җәендә Чупай мулласы Тәлгать хәзрәт гүр иясе булган. Аның урынына авылга кияү булып төшкән Риф абыйны мәчет картлары мулла итеп билгеләгән. Әмма аның мәчет көен генә көйләп йөрергә мөмкинлеге булмаган. Беренче урында – гаилә көе. Бер атна читкә китеп эшли дә бер атна ял итә. Дини канун буенча, кайбер сәбәпләр аркасында, мулла үз вазыйфаларын башкара алмаса, аны мәэзин алыштырып тора. Әмма Чупайда дини гыйлем шулкадәр түбән дәрәҗәдә, хәтта мәэзин дә юк икән. Шуңа Риф абый эштә чагында мәчеттән күнегелгән азан яңгырамаган. Халыкның эчен пошырган беренче сәбәп шушы.
Икенчедән, мәчеткә йөрүчеләр гыйбадәтханәдә хатын-кызлар өчен бүлмә ясарга уйлашкан. «Мәчетне бүләләр» дигән сүз шуннан чыккан да инде. Халык аптырашта калган. Башта бер җыелып ду килгәннәр, ә икенче атнада яңа мулла сайлап куйганнар. «Табадан төшкән» муллага да тәнкыйть белдерүчеләр бар (миңа да зарланды алар, әмма исемнәрен әйтмәскә куштылар). Имеш, яңа мулла Нәфис абый Ханнановның дини белеме юк икән!
– Мин көн саен пычрак, нахак сүз ишетәм. Югыйсә, халык сайлауда: «Давай!» – дигәч кенә ризалаштым. Вакытлыча гына. Укымышлы, яшь кеше килгәнче, – диде Нәфис абый. Халык аны мулла итеп февраль ахырында сайлаган. Дини референдумда 32 кеше катнашкан.
– Протоколларга кул куелган, бар да закон нигезендә. Әлмәттәге хәзрәт кулымны кысып кайтарып җибәрде, – ди яңа мулла.
– Кулыгызны кем исемле хәзрәт кысты соң?
– Ну анысы нәрсәгә кирәк сиңа? Мин анысын әйтмим, син бит әйтмисең, кем минем өстән сиңа зарланган.
– Димәк, сез Чупай мулласы хәзер?
– Әйе, мин – законноизбранный! Минем протокол бар.
Нәфис хәзрәт дөньяви законнарны әйбәт белә, күрәсең. Мондый үҗәтлеге белән озакламый дини кануннарны да шул дәрәҗәдә үк өйрәнер, мин сиңа әйтим.
– Ни өчен сайлауда 32 кеше генә катнашты? Авылда 700ләп кеше исәптә тора бит, – дим.
– Әле аның 60ын да җыя алмыйсың, энем. Авыл халкы җыела алмый, берничек тә.
– Нәфис абый, имам белән мәэзин арасында нинди аерма бар?
– Имам – начальник, мәэзин – урынбасар. Имам чирләсә яки берәр сәбәп аркасында намазны алып бара алмаса, аның вазыйфаларын мәэзин башкарырга тиеш. Мин хәзер чирләп торам, хәтта азан әйтергә дә кеше юк. Мулла булырга атлыгып тормадым. Дүрт ел зират карадым. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бушка, гөнаһларым кимемәсме, дип эшләдем. Мин «самоучка», мәдрәсә бетермәдем. Мәрхүм Тәлгать абый да беркайда да укымаган иде.
– Нәфис абый, шулкадәр тырыш булып та, ни өчен сезне мулла буларак кайберәүләр өнәп бетерми соң?
– Көнләшәләр. Әйтик, мин гомер буе участок начальнигы булып эшләдем. Андагы 10ның берсенә барыбер ярап бетмисең. Мин турыга әйтә торган кеше бит.
Хатын-кызлар өчен бүлмә ясаулары да Нәфис абый күңеленә таракан булып төшкән. Стеналар корып ятканчы, матур гына материядән 7-8 метрлы ширма ясап куйсыннар иде, ди. Әйтик, гаеттә яки башка чакта хатын-кызлар, ширма корып, намаз укый да аннары аны алып куя.
МӘЧЕТТӘ – АНТИСАНИТАРИЯ!
Имамнан кала, мәчеттә сәдаканы санап, теркәп баручы кеше була. Риф абыйга чаклы бу эшне 74 яшьлек Роза апа Хәбибрахманова башкарган. Ә Риф абый килгәч, Роза апа киткән.
– Минем дәвердә өч мулла булды, – дип сөйләп китте ул. – Безнең мәчет бик үрнәк иде! Ай саен газга, утка түләргә Әлмәткә барып, юлыма мәчет акчасыннан бер тиен дә алмадым. Тәлгать вакытында ук китәргә теләгән идем, әмма ул: «Кал инде» – дигәч, калдым. Тәлгать үлеп киткәч, мулла итеп Рифны сайладылар. Аның белән матур итеп саубуллашып киттем. Минем урынга җәмәгатен алып килде ул. Тора-бара халык арасында: «Ни өчен мәчеттә 100 мең сум җыеп яткыралар?» – дигән сүз чыкты.
Роза апа мәчеттә акча гына санап утырмый, үлемтекләрне юа торган әйберләр дә хәстәрләп, биреп тора.
– Хатын-кызларга бүлмә ясыйсы урынга, колашалар өчен бүлмә ясасыннар иде, ичмасам. Болар белән бит кешене соңгы юлга озатабыз. Монда балалар керә, балаларга ияреп этләр дә. Селәгәе уңга-сулга чәчрәп, шушы әйберләргә эләгеп, тәһарәтсезгә әйләнә. Хатыннарга урын җитәрлек анда, беркем бер сүз әйтмәде. Инде ничә еллар буе бәдрәф ясап бирүләрен дә сорадык. Унитазы булдырылды, әмма канализация белән проблема килеп чыгып, эшләми әле ул… Формаль әйбер әлегә, – ди ул.
Риф абый белән саубуллашыр алдыннан, Роза апа мәчет кассасыннан аңа 100 мең сум биргән. Халык Нәфис абыйны сайлагач, ревизия комиссиясе караганда, Риф абыйда 50 мең сум калган булган. Чыгымнар да аз булмаган. Әйтик, каралты-курасында янгын чыккан кешеләргә ярдәм йөзеннән мәчет фондыннан 5әр мең сум биргәннәр. Ай саен газга 8 мең сум түлиләр. Утка аена 500-1000 сум чамасы китә.
– Гаепли алмыйм. Риф кеше хакына кагыла торганга охшамаган. Бик уңган егет, – ди Роза апа.
«САЙЛАУДА ЭЧКЕЧЕЛӘР КАТНАШКАН»
Мәчет тирәсендә кайнашучы Дамир Идрисовны олы буын никтер теләр-теләмәс кенә телгә алды. «Ул – бизнесмен», – диләр. Акча эшләүче егет белән машинасында сөйләштек. Дамир әйтүенчә, 15 ел буена мәчеттә берни дә эшләнмәгән. Ә акча бар. Бабайлар уйлашканнар-уйлашканнар да берзаман акчаның бер өлешен файдалы эшкә тотарга килешкәннәр. Күктән төшмәгән, исемнәре бар аларның – Мозаффар бабай, Фоат бабай, Мөктәсим бабай һ.б. Дамир ни өчен нәкъ менә дивар торгызып, бүлмә ясауларына аңлатма бирде. Шуны да әйтергә кирәк: мәчеттә бер түгел, ә ике бүлмә ясалган.
– Мәчеткә Әлмәттән шәкертләр дә килеп укыта. Алар идәнгә утырып чәй эчә иде. Ә бүлмәләр булгач, берсенә кереп укыйлар да чәй эчәргә икенчесенә керәләр. Роза апаның еш кына, бала-чага мәчетне туздыра, дип шелтә белдергәне булды. Ә бүлмә булгач, балалар үзләрен башкача, мәктәп классында кебек хис итә. Үзләрен әдәпле тота, – ди Дамир.
Димәк, мәчеткә цивилизация кертергә булган яшь Дамир һәм картлар командасы. Аның өчен ике ай элек Сәет исемле төзүче яллаганнар. Ике бүлмәгә 35 мең сум чамасы акча киткән. Моннан тыш, бабайлар «кирәк, кирәк» дия торгач, унитаз куйдырганнар, тәһарәт ала торган урынны да тәһарәт алырлык дәрәҗәгә китереп төзекләндергәннәр. Әмма, Роза апа әйткәнчә, унитаз белән, чыннан да, проблема бар – суы китми. Торбасы йә каткан, йә тыгылгандыр, ди Дамир. Бу мәсьәләне кар эрегәч, җәйгә таба гына хәл итәчәкләр.
– Мәчеткә бернинди кагылышы булмаган Котдус абыйның берзаман, «мәчеткә менәм», дигән сүзе килеп ирешкәч, мин дә менәргә булдым. Тик ул үзе белән, аракы эчә торган кешеләрне дә иярткән. Хатыннар да җыелды. Арада мәчеттә бер дә күренмәгәннәре дә бар иде. Шәригать кануннарын белмәүче шушы халык мулла итеп Нәфис абыйны сайлады, – ди Дамир.
Җыелышта беренче булып күтәрелгән мәсьәлә: бүлмәләрне сүтәргәме, юкмы? Төзеп карамаган килеш шулай дип әйтү җиңел инде, ди Дамир. Ул мәчет кунакларын үзенчә «компания» дип атый. Шул «компания» җыелышта, мәдрәсә салырга кирәк, дигәч, Дамирның күңеле күтәрелеп киткән. Әгәр бүгеннән мәдрәсә төзи башласалар, мәчет бүлмәләрен сүтеп, аларга тотылган мәчет акчасын үз кесәсеннән чыгарып бирергә әзер бизнесмен. Мәдрәсә салдыруда да ярдәм итәчәген белдерде.
КОМГАННАР ТИШЕК…
Котдус абый – Чупай өчен җан атып йөрүчеләрдән. Җыелышта аны зират караучы итеп сайлаганнар.
– Мәчет бит проект белән салынган. Бүлим дисәң, рөхсәт алырга кирәк. Халык, мәчетнең үзендә җыелып сөйләшик әле, диде. Риф абыегыз авылны белми, без аны белмибез. Мәрхүм мулладан калган акчаны шул ике бүлмәгә тыкканчы, мәчет янына үлемтекләр куя торган бер әйбер ясап куйсалар, тәртип булыр иде бит.
– Мәчеткә аракы эчүче күрше-күләнегезне җыеп алып менгәнсез, диләр.
– Кем эчми хәзерге заманда? Эчкән кеше үзе өчен үзе җавап бирә. Мәчеткә бит халык борчылып менгән. Берсен дә аклап әйтмим. Әгәр кеше үзендә көч табып, мәчеткә килгән икән, димәк, үзенең дә шушы юлга басасын аңлагандыр. Мине җомгага йөрми, диделәр. Анысы бит тулысынча шәхси эшем. Теләсә кайда туктыйм да, кыйблага карап, намазымны рәхәтләнеп укыйм, – ди ул.
Котдус абыйның хатыны да Чупай мәчетендә укып йөри. Хатын-кызлар чәршәмбе сигезенче яртыда мәчеткә килә дә сәгать бергә кадәр дини гыйлем үзләштерә. Шушы вакытта мәчет тулысынча алар карамагында. Һәм аларга беркем дә комачау итми. Шуңа күрә атнага бер көн укый торган хатын-кызлар өчен бүлмә суларлык һава дәрәҗәсендә кирәк тә булмаган. Дамир әйтүенчә, хатын-кызлар «безгә бүлмә кирәк» дип сорап килмәгән. Тулысынча ирләр нияте бу.
– Мәчет акчасын иң кирәкле әйбергә генә тотарга кирәк. Анда комганнар тишек, үлемтектәге җәймәләр тузып беткән, бер яктан фундамент бозыла башлаган, – дип, Котдус абый мәчеткә диагноз куя башлады. – Быел, тавыш чыккач, бик күркәм эш эшләнде. Кабер казыганда туңны вату өчен махсус чүкеч алдылар. Минем кебек башка кеше дә сөенде моңа. Мәчетне акыллы итеп тә бүләргә була иде. Китап шкафлары аласың да шуның белән бүлеп куясың. Гаеттә шкафыңны борасың да намазыңны рәхәтләнеп укыйсың, – ди.
МУЛЛАНЫ КЕМ САЙЛАРГА ТИЕШ?
Мәчеттә рөхсәтсез кадак кагарга да ярамый дигәч, Әлмәт районының торак-коммуналь хуҗалык департаменты бүлек җитәкчесе Зөлфия Низамиевага шалтыраттым.
– Мәчет – яши торган бина түгел. Шуңа да планга үзгәреш керткән очракта, проектны ТКХ департаментына алып килеп, үзгәрешләрне теркәргә кирәк, – диде белгеч. Теркәмәгән очракта да берни булмаячак икән. Тик мәчеттәге үзгәрешләргә халык шикаять белдерсә, дивар корып, бүлмә ясаучыларга штраф салыначак.
Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әйтүенчә, Риф абый, яңа мулланы сайлауга кадәр, үз теләге белән гариза язып киткән. Фәһим хәзрәт сайлауда тутырылган протоколны күргән. Канун буенча эшләнгәнен раслый. Мулланы авыл халкы сайларга тиеш, ди. Кешеләрне мәчеткә ничәнче (беренчеме, меңенчеме) тапкыр аяк басуына карап аермыйлар. Әмма һәр мәчетнең 10 мөтәвәллият әгъзасы була. Сайлауда шуның өчтән ике өлеше катнашса, мулла канун буенча сайланган санала. Хатын-кызларга да тавыш бирергә рөхсәт ителә. Нәфис абыйның дини белемле булмавы да әллә ни куркыныч түгел икән. Казанда имамнарның квалификациясен күтәрү курслары эшли. Нәфис абыйны белем алырга шунда җибәрәчәкләр. Авыл имамсыз тора алмый. Имамнарыбыз теоретик яктан сайдыр да, әмма иң мөһиме – практик нигезләре бар, – диде Фәһим хәзрәт.
ВОЛОНТЕР МУЛЛАЛАР
Риф хәзрәт мин Чупайга килгән көнне командировкада иде, шуңа да телефоннан гына хәбәрләштек. Фәһим хәзрәт, Риф абый сайлау алдыннан гариза язып китте, дисә дә, элекке мулланың сүзе башкача: «Халык яңа мулла сайлагач, мине төшерделәр», – ди ул. Риф абый сайлаудан соң гына гариза язган.
Билгеле, Риф хәзрәт мәчет мөнбәренә акча өчен менеп утырмаган. Нәфис абыйга бернинди дәгъвасы юк аның. Зират эшен бик әйбәт алып барды, ди. Яңа мулланың гыйлем алачагына да ышанычы зур.
Яңа мулладан канәгать булмаучыларның күбесе, «Нәфис абыйдан кала мулла булырлык кеше бармы соң авылда?» – дип сорагач, авызга су капкандай уйланып кала. Яшьләрнең мәчеткә имам булып килүе икеле. Казан Универсиадасы безнең сүзлек запасына яңа сүз өстәде: волонтер – бушка хезмәт күрсәтүче. Безнең муллалар да волонтер булып бушка эшли. Ә кайсы яшь кешенең коры савапка гына эшлисе килсен. Савап белән генә тамак туймый.
Икенче мәсьәлә – мәчеттә бүлмәләр инде корып куелган. Ник булган әйберне сүтәргә?! Икенче юлы сабак булыр: киңәшләшеп эшләрләр. Мәчеткә акча кереп бара бит. Яңа комган, җәймәләр алырлык акча да табылыр. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә. Ә яңа муллага сабырлык телик! Аның тарафына ява торган нахак сүзләр туктар, дип ышаныйк!
Линар ЗАКИРОВ.
Казан – Әлмәт – Чупай – Казан.
«Мин – законлы мулла!»,

Комментарии