МИРАС БҮЛЕШҮДӘ АБЫЙ-СЕҢЕЛ НИЗАГЫ

МИРАС БҮЛЕШҮДӘ АБЫЙ-СЕҢЕЛ НИЗАГЫ

Нурлат районында ике бертуган төп нигезне бүлешә алмый. Бер караганда, мондый проблемалар хәзер адым саен. Аны халык алдына чыгарып селкү урынлы да түгел кебек. Ничек кенә булмасын, бу гаиләләрнең шәхси эшләре. Әмма абый-сеңел низагы аркасында туганнарның берсе бүген бомж хәлендә. Мирастан коры калган Рөстәм Туишев фикеренчә, йорт сеңлесе исеменә закон бозып язылган. Ләкин нинди инстанцияләргә генә мөрәҗәгать итмәсен – нәтиҗәсез.

«СЕҢЛЕМ ЙОРТТАН КУДЫ»

Рөстәм Туишев, бу очракта, корбан булып калучы, күз яше һәм дулкынлану аркасында озак сөйләшә алмый торды. Рөстәм нигезенә инде 6 ел керә алмый. Ә атадан калган караучысыз. Ул бүген ташландык хәлдә генә түгел, инде җимерелеп бара. Диварлар ярыла, тәрәзәләр ватык.

– Заманында бу йорт балкып тора иде. Хәзер барысы да таушалды, – дип башлады сүзен Рөстәм Туишев, туган нигезенә төртеп күрсәтеп.

Ата мирасы ике бала арасында чын-чынлап чыгара. Эш шунда, 1996 елда йорт хуҗасы Галиулла абый, ә 2000 елда хәләл җефете Мәрьям апа үлә. Төпчек кыз Гүзәл әнисе үләр алдыннан йортны үзенә алу-сату аша рәсмиләштерә. Рөстәм Туишев сүзләренчә, аңа гына түгел, бу хәл туганнары өчен дә соң гына билгеле була. Ә бит вакытында ата-ана авырый башлагач, алар өлкән уллары Рөстәмне Менделеевскидан күчереп кайтарта. Тик бөтен мал-мөлкәтен башка шәһәрдә калдырган Туишевлар гаиләсенә берничә елдан йортта урын булмаячагын абайлый алмыйлар.

– Без башта матур гына яшәдек. Аннары сеңлебез безгә күчте. Ул вакытта мин 4әр көн эштә була идем, – дип низагның нәрсәдән башланганын сөйли башлады Рөстәм Туишев. – Мин югында сеңлем Гүзәл гаиләмне куркыта, террорлый, янап яткан. Аннан соң без йортны калдырып китәргә дә мәҗбүр булдык. Фатир яллап яшәдек. Шуннан әни янә өйгә алып кайтты. Ә сеңлем белән ызгыш тагын да көчәйде генә. Әни үлгәч, безне бөтенләй куып чыгардылар.

Ата, ягъни Рөстәм Туишевның әтисе Галиулла абый, мирасны улына калдырган. Дөрес, тик сүз белән генә. Монысын туганнары да раслый һәм мантыйк буенча, Рөстәмне Менделеевскидан кайтартмаганнар да булырлар иде.

– Рөстәм бит башта башка районда гаиләсе белән тора иде. Үзенең эш урыны, фатиры, дачасы, машинасы бар иде. Әтиләре картайгач, аны махсус монда чакырдылар. Улым, төп нигездә калырсың, диде Галиулла абый. Башлангычы шулай, тик, нәтиҗәдә, Рөстәм бернисез урамда калды, – дип мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты Рөстәмнең туганнан туганы Камил Хәсәнҗанов.

«СУДТА БЕЗНЕ ТЫҢЛАМАДЫЛАР»

Судка өч тапкыр мөрәҗәгать итәләр. Әмма, нәтиҗәсез. Рөстәмнең сөйләвенә караганда, бар да яшерен һәм канун бозып эшләнгән. Мирасны дөрес бүлмәү китереп чыгарган низагның нәтиҗәсе шул, бүген Гүзәлнең ике йорты бар (берсе – әлеге җәнҗаллы йорт, икенчесе әти-әнисе исән вакытта аңа фатир алып бирәләр), тик менә Рөстәм гаиләсе белән теләнче хәлендә калган.

– Инде ничәмә-ничә тапкыр судка бардык. Балалар, туганнар үз сүзен әйтергә тырышты. Безне беркем тыңламады. Кая гына мөрәҗәгать итмәдек инде, – ди Рөстәм Туишев.

Ике туган арасында чыккан низагка ачыклык кертер өчен без мәрхүмә ана – Мәрьямнең бертуган сеңлесе Разия апага юл тоттык. Әйтик, ни өчен Мәрьям апа нәкъ кызы Гүзәлгә йортны алу-сатуны ясарга булган?

– Сүзне шуннан башлыйм, җизни үләр алдыннан: «Бу йорт Рөстәмемә!» – диде. Чөнки кызы Гүзәл өй минеке дип йөргәнне сизде бугай, – дип сөйләп китте Разия Хафиятуллова. – Шунда кул куйдырырга дип уйлап куйдым, бернинди мөмкинлек юк, гел янда күзләп кызы йөри. Мин дә кеше тормышына тыкшынып, сугыша алмыйм бит инде.

ГҮЗӘЛ СӨЙЛӘШҮДӘН БАШ ТАРТТЫ

Ни өчен Гүзәл йортны алу-сату эшләрен туганнардан кырын алып барган һәм нигә нигез бүген ташландык хәлдә? Гүзәл ханым эшләгән урынга юл тоттык. Нурлат хакимиятендә каравыл тора ул. Урынында тота алмагач, телефоннан элемтәгә чыктым, тик ул җавап бирүдән баш тартты.

Күршеләргә дә бу низаг инде күптән билгеле икән. Кем әйтмешли, эчтәгесе тышка чыккан. Алар да бу мәсьәләгә аптырап карый. Йортта яшәмәгәч, ни өчен абыйсын куып чыгарырга? – ди алар.

– Болай эшләү дөрес түгел бит инде. Алар бит 3 бала. Ике малай бернисез. Ә бер кызда бөтен мал-мөлкәт, – ди төп нигезгә күршедә яшәүче Насыйх Вәлиәхмәтов. – Ничек шулай була ала инде? Һәм бу документлар ягыннан да шулай. Ничек Мәрьям апа шулай эшли алган микән?! Мин моңа ышанмыйм. Әмма документлар да ялган дип әйтә алмыйм.

«ЙОРТ ЧЫН ИЯСЕН КӨТЕП ТОРА»

Йорт бүген иясез, ә Рөстәм Туишевлар бомж хәлендә урамда калган. Бу низаглардан туеп, хатыны балалары белән башка шәһәргә күчеп китә.

– Алга таба нишләргә уйлыйсыз, – дим Рөстәм әфәндегә.

– Бөтенесен ташлап, үзем дә китәргә ниятләгән идем. Туганнар җыелды да: «Син нәрсә Рөстәм, төп нигезне ыргытасың, ялган документлар бит. Сиңа ярдәм итәбез», – диеп туктаттылар. Рәхмәт аларга, – диде мәсьәләнең чишелешенә өмете сүнгән, ышанычы калмаган корбан.

Колхоз малы мал түгел, ата малы жәл түгел. Атадан калган мирасны бүлешү нәтиҗәсендә чыккан низагның нинди борылыш алачагы билгесез. Шунысы бар – төп нигез инде тулысынча төзекләндерүгә мохтаҗ. Рөстәм Туишев сүзләренчә, бу йортны берничә тапкыр сатуга да куеп караганнар. Тик йорт һаман чын иясен көтеп тора кебек.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН,

Казан-Нурлат-Казан.

Комментарии