«Буа театры спирт заводын да өченче урынга төшерде»

«Буа театры спирт заводын да өченче урынга төшерде»

Раил Садриев Буага килү өчен тагын бер сәбәп уйлап тапкан: 12нче-15нче гыйнвар көннәрендә район театрында «Буа Раштуа» фестивале үтәчәк.

Буа сатира театры үзенең активлыгы белән башка район театрларыннан аерылып тора. «Буа Раштуа» да алар үткәргән бердәнбер фестиваль түгел. Ел саен яңалык, яңа проект чыгара театр. Ә быелгы фестиваль кысаларында өч көндә 6 спектакль һәм бер моноспектакль белән шаккаттырырга уйлыйлар.

– Фестивальнең «Буа Раштуа» дигән исемен дингә бәйләп карарга кирәкми. Минем туган авылымның яртысын чувашлар, яртысын татарлар тәшкил итә. Без бергә үстек, бергә укыдык, йолалар да бер төрлерәк иде. Ел саен 13нче гыйнвар көнне бүләкләр биреп, бәйрәм үткәрә идек, – дип сөйләде Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев. – «Буа Раштуа» – күрешү өчен менә дигән сәбәп. Бу көн Раштуа бәйрәме дип түгел, театр сөючеләр өчен кызыклы мәдәни көн буларак истә калсын иде.

Мәдәни вакыйганың зур шәһәр үзәгендә түгел, кечкенә районда узуы да куандыра. Башкалабызда чаралар җитәрлек, район кысаларында уздырылган мондый фестивальләр икеләтә күңелле. Буалылар арасында театрның популяр булуын да исәпкә алганда, район халкы өч көн буе рухи азык алачак.

Узган ел Буа театры 13 премьера чыгарды, фестиваль кысаларында шуның алтысы күрсәтеләчәк. Алар арасында. З.Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасы, И.Зәйниевның «Йорт» драмасы, М.Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасына нигезләнгән «Фатыйма» драмасы да бар. Исемлектә рус телендә уйнала торган спектакльләр дә җитәрлек. Ә 15нче гыйнвар көнне Ф.Абрамовның «Запев Мадонны с Пинеги» дип исемләнгән моноспектаклен карарга мөмкин.

– Бу фестиваль – премьералар парады, үсү өчен этәргеч. Шәһәр һәм авыл арасындагы кысалар бетерелгәнен ачык күрәбез. Элек спектакль карау өчен зур шәһәргә бару кирәк булса, хәзер авыл сәхнәсе дә ачык. Буалыларның төп кыйммәте – театр. Дөрес, анда спирт һәм шикәр заводы да бар. Әмма завод бер Буада гына түгел. Ә театр шикәр заводын икенче, спирт заводын өченче урынга күчерде, – дип белдерде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Буа сатира театры пандемия вакытында да гастрольләр белән Казанга килеп, тамашачысын сөендерде. Хәзер буалыларны куандырыр чак җитте. Вазгыятьне исәпкә алганда, тамаша залындагы 192 урынның яртысы тулы булыр дип өметләнә театр җитәкчесе. Димәк, театр үз тамашачысын – буалыларны көтә. Аларны гаҗәпләндерергә дә, сөендерергә дә әзер ул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии