- 11.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Бөтен дөньяны дер селкетеп торучы наркомания чире, зәхмәтен көннән-көн күбрәк чәчеп, яшь буынның гомерен кисә тора. Һәртөрле дәвалау чаралары, үтемле медикаментлар кулланып сихәтләндерергә тырышуларга карамастан, әлеге афәттән котылу бик авыр. Авыру үзе генә түгел, ә якыннарын, туганнарын, дусларын да борчуга сала. Гаиләсендә наркоман булганнар һәрдаим «итәкләрен җыеп» яшәргә мәҗбүр. «Ломка» вакытында авырулар теләсә нәрсәгә әзер, бер доза наркотик өчен кеше үтерү очраклары, талау, юлбасарлык галәмәтләре хакында ишетеп, күреп торабыз. Наркомания тулаем ил күләмендәге чишелеше бик авыр булган процесс ул. Шушы юнәлештә дәүләт оешмалары белән беррәттән, авырулар, аларның якыннары да бертуктамый көрәшә. ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
Сергейның түбәнгә тәгәрәү язмышы башка наркоманнарныкыннан әллә ни аерылып тормый. Тигез гаиләдә дөньяга килгән Сережа, иркә булып үсә. Бала теләгәнен ашый, заманча киенә, акчага аптырап тормый. Бердәнбер улларына әти-әнисе бернәрсәне дә кызганмый. Мәктәп елларында ук тәмәке, аракыдан авыз итеп, иркен тормышта үсә ул. Әти-әнисе көн-төн эштә, малайларының ялгыш юлга кереп китүен сизми дә калалар. Ә инде эш героин куллануга барып җиткәч, бичара әти-әни нишләргә белми бәргәләнә. Күпсанлы клиникаларда дәвалану, күрәзәче-имче карчыклар ярдәменә таяну, сихерче-багучылар юлын таптау – боларның берсе дә булышмый егеткә. Аптырагач, әтисе баласын чит төбәккә алып китеп, урман алачыгында яшәп дәваларга карар кыла. Ярты ел дәвамында шулай яшәгәннән соң, алар туган шәһәрләренә әйләнеп кайта. Тик егетнең түземлеге ике айдан артмый, дуслары килеп, аны яңадан упкынга тарта.
Инде тәмам аптыраган әтисе «Аноним наркоманнар» дигән оешма хакында ишетә. Улын җитәкләп шунда алып китә. Бер ел тирәсе әлеге оешма әгъзасы булып, җаны-тәне белән сихәтләнергә тырышып бәргәләнгән Сергей, бүген сәламәт булуына сөенә:
– Элек минем бар ниятем, максатым – наркотиклар юнәтү иде. Ә биредә мин үзем шикелле наркоманнар белән аралашып, яшәргә яңа баштан өйрәндем. Минем хәзер яраткан эшем, ышанычлы гаиләм бар, кадерле туганнарым янымда. Биредә миңа барысына да яңа баштан өйрәнергә туры килде. Мин бар нәрсәгә дә үзем ирештем. Наркотиклар кулланудан котылган иптәшләрем үз тормыш мисалында миңа тормыш нечкәлекләрен аңлаттылар. Бер сүз белән әйткәндә, яңадан тудым бу дөньяда! Мин хәзер үземне сәламәт дип исәплим. Башка наркоманнарга да «Аноним наркоманнар» төркемен табып, сихәтләнергә киңәш итәм. Андый төркем башкаланың һәр районында да бар. Тик курыкмаска, оялмаска, кыенсынмаска гына кирәк! Тәвәккәл таш яра, диләр бит! ГЕЛ ӘЙЛӘНӘ, ГЕЛ БАСА…
Антон дустының туган көнендә «тәгәрмәч» дип аталучы наркотик татып карый.
– Нәрсә ялындырасың, бер генә тапкырдан берни дә булмый! Син нәрсә, җебегән хатын-кыздай куркып калдың. Ир кеше түгел мәллә син? – дип кимсетүгә каршы тора алмый егет… Ә мәктәпне тәмамлаганда ул инде дозасыз тора алмый башлый. Акча җитмәгәндә әнисенең алтыннары, акчалар да «аяклана». Әти-әнисе күпме генә ялынмасын, Антон алар сүзенә колак салмый, дәвалану турында ишетергә дә теләми. Ә организмы дозаны күбрәк таләп итә башлагач, ул караклык юлына баса. Базар тирәсендә тукталган машиналарны «чишендерә» башлый. Шулай бер мәлне Мәскәү базары янында читтән килгән машинаны талап ятканда эләктерәләр үзен. Өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Түбән Кама шәһәрендә урнашкан колониядән егет туберкулезлы булып кайта. Наркотиклар кулланмаска антлар итеп, әти-әнисен шатландыра. Тик озакка түгел. Ярты елдан яңадан эләктерәләр үзен. Бу юлы урамдагы ларекны талаган чакта каба. Тагын дүрт ел «чәпәп» куялар үзенә.
Срогын тутырып кайткан улларын әти-әнисе шатланып каршы ала. Антоннары бит аларны наркотикларны ташлавы хакында сөйләп куандыра. Чыннан да, егет өч ай дәвамында дозасыз яши: чибәрләнеп китә, тәненә ит куна. Тик төнлә белән ишек ачтырып кергән милиция улларын богаулап алып киткәндә, бичара ана хәлсезләнеп аңын җуя. Шифаханәдә ике атнадан соң җан тәслим кыла.
Судта Антон әтисеннән гафу үтенә, судьядан үзен кызгануын, кимрәк срок бирүен үтенә. Тәмле-баллы сүзләре белән судтагыларның күңелен йомшартырга ниятли. Тик Андрей Сергеевич улыннан ваз кичеп, суд залын ташлап чыгып китә…
Бу юлы Антон 5 ел гомерен тимер рәшәткә артында уздыра… Ә срогын тутырып кайткач, «Аноним наркоманнар» төркемен эзләп китә. Бүген ул да савыгу юлында…
ӨМЕТЛӘРНЕ ӨЗМӘГЕЗ!
Башкала югары уку йортларының берсендә белем алучы Эльвира үлеп гашыйк була: егет чибәр, акыллы, тырыш. Берничә ай дуслашып йөргәннән соң, яшьләр өйләнешергә була. Башта никах укыталар, аннары зурдан кубып туй уздыралар. Эльвира белән Наил аерым фатирда бәхет диңгезендә йөзә. Эльвира бәхетенең иге-чиге булмый…
Тик ярты елдан соң, яшь хатын иренең наркоман икәнлеген ачыклый. Наиле дозасыз тора алмый башлый. Эльвира өчен кара көннәр башлана. Ханым дәвалау үзәкләре, хастаханә юлларын таптап арып бетә. Тик файдасы гына күренми.
Кибеттә кассага чират торганда очраклы рәвештә «Аноним наркоманнар» оешмасы хакында ишетә ул. Тәвәккәлләп Наилен шунда алып китә.
– «Аноним наркоманнар» төркемендә кемнәр генә юк, төрле дин вәкилләре кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп наркомания баткаклыгыннан чыгу юлларын бергәләп эзли. Биредә бернинди тыюлар юк, ирекләр чикләнмәгән. Кеше үзе аңлы рәвештә савыгу юлына баса. Якындагы дуслары ярдәмен тоеп, көннән көн тернәкләнә бара. Ирем Наил дә хәзер эшли, дозаларсыз яшәргә өйрәнеп килә. Өметләрне беркайчан да өзмәгез, якыннарыгызга кул селтәп, ташлап китмәгез! Тырышлыгыгыз юкка булмас, алда сезне бәхетле тормыш көтә, – дип шатлыгы белән уртаклашты Эльвира.
«АНОНИМ НАРКОМАННАР» ЯРДӘМГӘ ӘЗЕР!
Әлбәттә, мондый аянычлы язмышлар хакында шактый сөйләргә була. Бәлагә тарганнарга, чыннан, да нишләргә соң? Соңгы араларда «12 адым» дип аталучы ысулны кулланып, файдасын күрүчеләр саны артты. Гомумән, башкалада «Аноним наркоманнар» берлеге бу юнәлештә аеруча тырышлык куя. Әйтергә кирәк, хезмәтләренең җимешләрен дә татыйлар. Казан шәһәре «Аноним наркоманнар» оешмасы быел үзенең 13 еллыгын билгеләп үтмәкче. 7-8 май көннәрендә әлеге оешма тырышлыгы белән башкалада Бөтенроссия җыены узды. Ул Уфа, Мәскәү, Екатеринбург, Тольятти, Самара, Питер һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар катнашында узды.
«Аноним наркоманнар» халыкара оешмасын төзәлеп килүче, инде тәмам савыккан наркоманнар тәшкил итә. 1953 елда беренче адымнарын ясаган шушы оешма дөньяда иң зур, өлкәннәрдән исәпләнә. Әлеге оешма тарафыннан 125 илдә атна саен 58000 җыелыш уздырыла. Шуларның 600дән артыгы Русия өлешенә туры килә. Мондый төр оешмалар Калининградтан алып Владивостокка кадәр барлык шәһәрләрдә диярлек бар. Русия белгечләре «Аноним наркоманнар» оешмасы эшчәнлеген бик югары бәяли. Бүгенге көндә аның эш алымнары иң кулай, үтемле, файдалы булып исәпләнә. Казанда да моннан 13 ел элек «Бүген» дип аталучы шундый төркем барлыкка килгән иде. Бүген башкалада 13 төркем исәпләнә, алар тарафыннан атнасына 22 җыелыш уздырыла. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда: биредә наркоманиядән интегүчеләр бер-берсенә ярдәм итешеп сихәтләнә, тулы канлы тормышка әйләнеп кайта. Әлеге баткаклыктан котылучы наркоманнар шушы зәхмәткә бирешкән башкаларга булыша. Биредә «бывших наркоманов не бывает!» дигән гыйбарәне җиңүчеләр шактый исәпләнә. Әлеге оешма тарафдарлары Казанда 6 май көнне матбугат конференциясе уздырды. Анда катнашучы элекке наркоманнар белән аралашканнан соң, чыннан да, әлеге зәхмәттән котылып булуына ышанасың. «Аноним наркоманнар»га йөреп сихәтләнүчеләр саны артуы – андагы эш алымнарының үтемле булуын күрсәтә. Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә эшләп килүче төркемнәр аеруча игътибарга лаек. Тиздән «Аноним наркоманнар» оешмасы Әлмәт шәһәрендә дә ачылыр дип көтелә. Әлеге оешма вәкилләре хастаханәләрдә дә еш була. Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр белән дә эшли волонтерлар. Төрмә-колонияләрдән кайтканнарга да ярдәм итә. Бәлагә тарган һәркемгә «Аноним наркоманнар» оешмасы булышырга әзер! Хәбәрләшү өчен телефон: 248 – 42 – 24
R.S. Бас намазга, укы Коръән, Кирәк булмас сиңа ярдәм!!!
Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии