Быел корылык булмый

Быел корылык булмый

Яр Чаллыда яшәүче Мария апа киләчәкне алдан әйтеп бирү сәләтенә ия. Аның белән элеккерәк елларда, «БГ» чыга башлаган чорда укучыларыбыз танышкан иде инде. Телевидениедән барган «Атна» информацион-аналитик тапшыруымда да ул фаразлары белән еш чыгыш ясый иде.

Мария апа белән без кабат очраштык. Һәм бу очрашудан алган тәэсирләрне «Могҗизалы дөнья» газетасында сөйләдек. Быелгы җәй нинди булачагы турындагы Мария апаның фаразын биредә кыскартып урнаштырабыз. Шулай ук Русиянең киләчәге дә кызыксындырды безне…

– Быел былтыргы кебек эссе булмас. Корылык көтелми. Әмма ашлыкның чәчкәне тишелмичә, тишелгәне үсмичә мәшәкатьләр туар. Уңыш узган елгы кебек начар булмас анысы, уртача гына булыр, – диде ул.

– Ә Русия нишли? Президент кем була? – дигән сорауга:

– Путин калачак Президент булып. Медведев китә. Сәбәбен үзе аңлатачак. Ә Татарстанда бар да әйбәт. Кайбер җитәкчеләр генә алышыныр, – диде ул.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. «Могҗизалы дөнья» газетасыннан шулай ук башка темаларны да укып була. Әйтик, май аена гороскоп, глобаль җылыну проблемалары, аферист им-томчылар, йорт ияләре булуын исбатлаучының хикәяте, кеше энергиясе хисабына яшәүче вампирлар һәм башка мавыктыргыч язмалар белән танышырга мөмкин. Ә бер хикәяне биредә дә урнаштырабыз.

Комментарии