- 11.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Элек заманнарда бер мулланы кунакка чакырганнар, ди. Теге булган киеменә «төренеп», кунакка чыгып очкан. Ә менә хатыны, өстенә киярлек яхшы кием-салымы булмаганлыктан, өйдә утырып калган. Ә туйга бик барасы килгән моның. Шуңа күрә өстендәге күлмәгенең алдын артка киеп, алъяпкыч япкан да, ире артыннан чыгып чапкан бу. Ишектән керә – керешкә:
– Алдын артка кидем карт, мин дә туйга килдем, карт, – дип әйткән ди.
Әлеге мәзәкне кылт итеп Сочида, Олимпиада көннәрендә исемә төшердем. Билет бәяләре 50 мең сумнан артык торган чараларны колачлап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә мин дә, язмам башында бәян иткән остабикәдәй, әмәлен уйлап таптым: Олимпиада объектларына эшкә урнашам. Шул рәвешле бәйрәмне «эчтән», «үзәктән» үз күзләрем белән күрү чарасын таптым! Интернетка кереп, игъланнарда «казынырга» тотындым. Күңелемә һуш килгән берсен сайлап, клининг компаниясенә эшкә урнашырга булдым. Әйтергә кирәк, Олимпиада барган көннәрдә биредә барлык төр эшләр туктатылып, сайтларда бары тик җыештыру, чистарту юнәлешләре генә калган иде. Сочи, Адлерда төзелеш, яшелләндерү, агач утырту һәм башка төрле хезмәтләр бөтенләй туктап калды. Хәтта күп кенә төзелеш материаллары кибетләре ябылып та торды…
ЭШКӘ – «ҺАВА КОРАБЫНДА»…
Мәскәү компанияләренең берсе урнаштырган игъланда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, эшкә урнашырга чыгып киттем. Әлеге игъланда кием һәм торак белән тәэмин итү, көненә өч тапкыр ашату, юл чыгымнарын каплау, аккредитация ясатуны эш бирүчеләр үз өстенә алган иде.
Красная Полянаның Эсто-Садок районында урнашкан кунакханәләрнең берсендә минем кебек эш эзләүчеләр шактый җыелган иде. Кадрлар бүлегенә берәм-берәм чакырып алып, халыкны эш белән тәэмин итәргә тотындылар. Күп кеше «Мариот» кунакханәсендә эшкә калдырылды. Ә безне диңгез югарылыгыннан 960 км биеклектә урнашкан кунакханәләрнең берсендә эшләргә билгеләделәр. Шунда ук «тау каруселе» дип аталган һава транспортына утырып, без өскә күтәрелә башладык. Эшкә шушы рәвештә барып – кайту биредә гадәти хәл. Тагын да биектәрәк – 1100 һәм 2200 метр югарылыкта урнашкан эш объектларына да шул рәвешле эләгәләр. Әлеге «һава корабы»нда күккә күтәрелүләр үзе бер хозурлык! Югарыдан тирә-як табигате әкияти бер манзарага әверелә! Үзеңне очар коштай хис итәсең!
Ә бер мәлгә электр уты сүнеп, машинабыз туктап калды. Шактый көчле искән җилгә кушылып, «һава корабыбыз» арлы-бирле «бии» башлагач, котлар ботка төште инде! Ярый әле, күк уртасында ун минуттан артык тоткарланырга туры килмәде. Ут бирделәр дә, выжылдап, тау башына менеп тә җиттек. Анда безне бригадир Саша каршы алды. Көндезге аш вакыты якынлашу сәбәпле, безне шунда ук ашханәгә алып китте ул. Олимпиада кунаклары өчен махсус чакырып китерелгән югары дәрәҗәле пешекчеләр әзерләгән ризыклар бик сыйфатлы, тәмле тоелды. Әлеге тәгамьнәрне җитештерүчеләр арасында Америка, Италия, Алмания һәм башка ил вәкилләре дә бар. Алар, тәрҗемәчеләр ярдәмендә аралаша. Кайберләре русчаны шәп «сукалый». Шулай ук якындагы чит ил вәкилләренең күплеге дә күзгә ташланды. Болары халыкка ризык өләшә, өстәлләрне чистарта, табак-савыт юа.
Аш бүлмәләре матур итеп бизәлгән, өр-яңа савыт саба, көләч йөзле хезмәткәрләр тыз-быз йөреп, ашханәдә тукланучыларга хезмәт күрсәтә. Өстәвенә, аерым савытларда әфлисун, банан, мандарин, груша, алма ише җиләк-җимешләр тулып ята. Беренче һәм икенче төр ризыкларның да төрлеләрен тәкъдим итәләр, җаның теләгәнен сайлап алырга була. Нәчәльство тирәсендә бөтерелүчеләр әлеге гамәлләрнең Олимпиада кунакларына хезмәт күрсәтү алдыннан оештырылган махсус репетиция, өйрәтү акциясе булуы хакында сөйләде.
Ашап, ял итеп алганнан соң, без эшкә керештек. Кунакханәнең икенче катында идәннәр, баскычлар, стеналар, әсбаплар юарга, чистартырга тотындык. Ике көннән кунаклар кабул итәргә тиешле әлеге бинаны тантаналы ачышка хәзерли башладык. Бригадабызда унбишләп кеше эшли, шуларның яртысы – ирләр. Алар тирә – юньне төрле машиналар, роторлар ярдәмендә ялтырату белән шөгыльләнде. Бригадирыбыз үзе Мәскәүдән булып, калган әһелләрнең Чуашия республикасыннан килгәнлеге ачыкланды. Көненә 120 сум түләргә ышандырсалар да, биредә эшләүчеләрнең әле хезмәт хаклары алып караганы юк икән. Ике көн хезмәт иткәннән соң, бригадирыбыз безне тәүлек буе эшләргә калырга өндәде. Башкаларга кушылып, мин дә ризалаштым. Көне буе аяк өстендә бөтерелгәннән соң, төнен эшләүләрнең авырлыгы хакында тәфсилләп тормыйм. Смена тәмамлангач, өстерәлеп, көчкә кунакханәбезгә кайтып аудык. Кунакханәбез Адлерның Изумруд районына урнашкан. Аннан безне эшкә махсус автобусларда ташыдылар.
ЯҢА УРЫНДА…
Заказ белән диярсең, Олимпиада ачылганның икенче көнендә яңа урынга – «Олимпиада паркына» күчерделәр. Әйтергә кирәк, Олимпиада узачак объектларга эләгү җиңел эш түгел иде. «Сочи – Красная Поляна» электричка маршрутларында халык аеруча тентү, капшауларга дучар ителде. Мин үзем күкрәк баласының биләүләрен чишеп, чүпрәкләренә кадәр айкап тикшергәннәрен күрдем. Ә бер ханымның кибеттә яңа гына сатып алган банан, баллы су, шоколад салынган пакетын урнага ташлаттылар. Олы гына яшьтәге бер ир-атны аяк киемен салдырып, носки балтырларына кадәр актардылар.
Алга китеп әйтим, өйгә кайтырга чыккач та, мең михнәтләргә дучар булдым. Адлердан Казанга билет юнәтү мөмкин булмаганга, Краснодар аша кайтырга туры килде. Автовокзал бөтенләй ябык булып чыкты. Шуңа күрә электричкаларда кайтырга карар кылдым. Тик элеккечә, Сочидан Краснодарга турыдан-туры кайтып булмаячагы ачыкланды. Әлеге араны ике тапкыр күченеп утырып, өч электричкада җилдерергә туры килде. Беренче электричка Сочидан Туапсега кадәр ирештерде. Ә икенчесе Горячий Ключка кадәр алып кайтты. Соңгысында, ниһаять Краснодарга кайтып ирештем.
«Олимпия паркында» да эшкә бик каты тикшереп уздырдылар. Махсус таблога муендагы асылманы куеп, башта экраннарда зурайтылган фотосурәтең килеп чыга. Аннары чишенеп, кием-салымнарны бер кәрзингә саласың. Шунда ук каеш, сәгать, телефон да кереп шуа. Үзеңне башыңнан алып аякларына кадәр тентеп, капшап бетерәләр. Шуннан соң гына эчкә – «Олимпиа паркы»на узасың. Тиешле объектыңа барып җиткәнче җәяүләп шактый тәпиләргә туры килә. Эш урынының иң ерак почмагына барып җитү өчен 40 минутлап вакыт сарыф ителә. Территория буйлап ниндидер микроавтобуслар, автобуслар йөреп тора, алары, күрәсең, теге «ак» кешеләр өчен генә.
Мине «Шайба» дип аталучы бинага билгеләделәр. Әлеге биниһая зур бинаның эченә килеп керүгә, югалып калдым. Күңелем мөлдерәп торганны күреп, бригадир, яшь кенә әрмән егете, мине чәй эчәргә өндәде. Биредә хезмәт итүче хатын-кызлар шунда ук чәй куеп, мине сыйларга керештеләр. Шул рәвешле бераз ял итеп алганнан соң, эшкә керештек. Бина биниһая зур булганга, югалып калыр диптер инде, юл күрсәтергә, мине эшкә өйрәтергә мөлаем йөзле бер ханымны билгеләделәр. Ул мине алдан ук кисәтеп куйды:
– Биредә бер кем белән дә аралашырга ярамый. Аеруча чит ил журналистларыннан сак булыгыз! Безнекеләр белән дә сөйләшүдән тыелып торырга киңәш итәм.
Лидия ханымга ияреп, бүлеп бирелгән эшне бик тиз, елгыр башкардык. Аның әйтүенчә, «Шайба» лабиринтларында адашмый йөрергә атна буе өйрәнгән ул. Эш вакытында бер минут тик торырга ярамый, йә сине бригадир күреп, кисәтү ясый, яисә, адым саен урнашкан камералардан күзәтеп утыручы оештыру комитеты вәкилләре яныңа килеп җитә. Эшкә бирелеп, аяк өсте, 12 сәгать вакытның үткәнен сизми дә каласың…
КҮРӘСЕЛӘР БАР ИКӘН…
Икенче көнне мине керлинг бинасына билгеләделәр. Бу юлы да сменам төнгә туры килде. Кичке сигездә эш башлаганда биредә ярышларның кызган чагы иде. Керлинг хезмәткәрләренең бурычы – ярышлар барган вакытта коридорларны, буфет, туклану урыннарын, бәдрәфләрне тәртиптә тоту. Тәнәфес вакытында шат күңелле, канәгать тамашачылар ял итәргә, бушанырга күп санлы туалетларга ыргыла. Коридорларда алма төшәр урын калмый. Шул арада без, тирә-юньгә күз-колак булып, кимегән савытларга салфеткалар өстәргә, артык күп җыйналган кәрҗиннәрдәге кәгазьләрне бушатырга, буфет тирәсендәге урыннарны себереп алырга тиеш. Аеруча, хатын-кызларга ирләр бәдрәфләренә керү бик кыен мәсьәләгә әверелде. Шундый тәнәфесләрнең берсендә Лида исемле ханым, ирләр бүлмәсендәге идәнне юып алырга ниятли. Бүлмәгә килеп керүгә, озын буйлы, Хоттабыч карттай баш киеме кигән бер ир-ат белән очраша. Тегесе югалып кала, куркудан, тирә-юньгә сөрән сала. Лидия ханым, бәдрәфтән ничек чыгып очканын сизми дә кала. Берничә минуттан, бу хакта белмичә, мин дә әлеге бүлмәне җыештырырга кердем. Каршымда басып торган, кечкенә йомышын үтәүче теге чит ил кешесе белән күзгә – күз очраштым. Ул, мин аңыма килгәнче:
– Оh, my God!!! (О, минем Аллам!) – дип чыгып та ычкынды.
Көндезге сменалар ашаудан канәгать булсалар, безне, төнгеләрне, әлеге мәсьәлә борчуга салды. Ундүрт хезмәткәргә дүрт кешелек порция китерәләр дә, шуның белән вәссәлам! Ә мин, оештыру комитеты һәм волонтерлар өчен эшләүче ашханә барлыгын белеп өлгергән идем инде. Шушы хакта бригадирыбызга да сөйләдем. Әлеге ашханәгә барып ашау мөмкинлеге барлыгы турында әйттем.
– Сәгать унда ярышлар төгәлләнә, унбердә бинаны җыештыра башлыйбыз. Эш бик күп, иртәнге унда яңа ярышлар башлана, өлгерергә кирәк. Аңа кадәр ашарга барып йөрсәк, өлгермәвебез бар, – дип минем башлангычка ризалыгын бирмәде.
Ә без, бригададагы бер ир-ат белән, вакыты җиткәч, шунда барып тукланырга ияләнеп киттек. Соңрак бригада әһелләре дә безгә иярде. Тик бригадир Наташа гына минем инициативаны якын итмәде, башлангычымны саботаж дип кабул итте, күрәсең. Чөнки инде юган, чистарткан урыннарны кабул итмичә, берничә тапкыр «ялаттырып» теңкәгә тиде.
Тәмәке тартуның «файдасы» тигәнне моңарчы күргәнем юк иде әле. Кайбер акыллы башлар, тартырга дигән булып, еш кына урамга чыгалар да анда яртышар сәгать югалып торалар. Шул рәвешле арган аякларга, бәдәннәргә бераз ял итәргә мөмкинлек ачыла. Мин дә, «тәмәкечегә» әйләнеп, урамга чыккалый башладым. Чүп түгүләрнең дә «ярдәме» тигәләде. Чүп-чарны без матбугат үзәге тирәсендәге бакларга чыгарып түгә идек. Ә анда һәрвакыт Лондоннан килгән Кертис исемле егет тәмәке тартырга чыккан була. Бер көнне ул ымнар ярдәмендә безне чакырып алды. Ашханәдәге әсбапларны күчерешергә ярдәм итүебезне үтенде. Зур, күләмле савыт-сабаларны да башка урынга урнаштырырга булыштык. Эшебез төгәлләнгәч, пакетка салып, безгә алма, груша, банан ише җиләк-җимеш тоттырды. Эш дәвамында без Кертис белән шулай очрашкалап тордык. Теге «син – миңа, мин – сиңа» принцибы Англиядә дә яши икән, җәмәгать…
«Олимпида паркы»нда эшләгән вакытта кызыклы да, аянычлы да, хикмәтле дә, вакыйгалар белән очрашырга туры килде. Мәкаләмдә медальнең икенче ягы хакында бәян иттем… Тарихка уелып калсын… Медальнең беренче ягы турында телевидение, радио, Мәскәү газеталары шаран ярды.
Мәдинә НУРУЛЛА.
Казан-Сочи-Казан.
АЛДЫН АРТКА КИДЕМ, КАРТ, МИН ДӘ ТУЙГА КИЛДЕМ, КАРТ...,

Комментарии