- 10.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Дөнья бу
ИНТЕРНЕТ АЛДАКЧЫЛАРЫ
И, кызык, алдавыч, котырткыч нәрсә дә инде бу компьютер дигәннәре! Шуның каршында көннәр буе бөкре чыгарып, күз нурларын түгеп утырырга туры килә. Тик файдалы яклары да шактый әлеге замана галәмәтенең. Әле күптән түгел генә танышым шалтыратты: интернеттан бик керемле эш тапкан, хезмәт хакын бик күп түлиселәр, ди. Тәнзиләдән әлеге эш турындагы игъланны кайдан алуын сорадым. Ул җибәргән электрон адреска тиз генә хат язып салдым. Озак та тормый, эш тәртипләрен җентекләп, бәйнә-бәйнә аңлаткан җавап та килеп төште. Хатка анкета да «кыстырып» җибәргәннәр. Анкетаны тутырып, эш тәртибе белән танышканнан соң, ризалыгымны белдереп, кирәкле документларны да беркетеп, «Венето» дип аталган җаваплылыгы чикләнгән оешмага юлладым. Җавап озак көттермәде: әлеге оешманың җаваплы менеджеры Елена Владимировна Васильевадан күләмле, тагын бер хат килеп төште. Анда мине 0284 номеры астында теркәп тә куйганнар, шактый гына эш төрләрен дә тәкъдим иткәннәр.
Акча түләүләр тәртибе белән дә шушы хат аша таныштым. Эшләнмәгән эш, алынмаган хезмәт хакы өчен башта әлеге оешмага акча күчерергә кирәк икән! Менә сиңа мә! Акча күчерү ысулы да бик җайлы булып чыкты: Яндекс-акча системасы аша бик җиңел башкарылучы гамәл икән ул. Яндекс-кошелекны да булдырып, хатта шәрехләнгән чираттагы шартны да үтәдем.
Бигрәк хикмәтле булып чыкты бит әле боларга эшкә урнашу тәртибе! Әле башкарылмаган хезмәтләр өчен алдан акча түләп куясың. Әлеге сумма башкарылачак эшнең 5 процентын тәшкил итеп, 50 сумнан да ким булмаска тиеш. Дөрес, шушы акчаларны хезмәт хакын алганда кире үзеңә кайтарачаклар, ди! Хәзер, тот капчыгыңны!
Хат ахырында эш төрләре исемлеге китерелгән. Чираттагы адымым – шулар арасыннан үземә ошаганнарын сайлап алып, тегеләргә акча күчерү! Никадәр күбрәк эш сайлап алсам, ташламалар шулкадәр күбрәк буласы, ди! Мәсәлән, 180 битлек язманы 25 көндә эшләп тапшырырга кирәк. 18000 сум түлибез дип ышандыралар. Дөрес, әлеге эшне сиңа җибәрсеннәр өчен башта «Венето» га 900 сум акча күчерергә кирәк.
Кызыксынып, оешманы интернеттан эзләргә керештем. Биредә «Венето» кармагына эләгеп, авызлары пешүчеләр шактый булып чыкты.
«Мин әлеге елгыр ханым кармагына кабып, бик зур суммада акчалар югалттым. Сак булыгыз, бу ханым – аферистка», – дип яза 24 яшьлек Елена.
«Лохотрон бу, ышана күрмәгез! Баштан ук акча сораучы оешмалардан ераграк торыгыз. Компьютерда мондый төр эш тәкъдим итүчеләр шактый. Ышана күрмәгез, бар да ялган», – дип язып калдырган Виталий исемле егет.
Ирина Мальцева: «Бу – сакаллы лохотрон, акчагыз күп булса, эшкә алынасыз инде! Күпме тукырга була инде: башта сездән акча сорасалар, мошенниклар кулына эләктегез дигән сүз», – дип кисәтә.
Тәнзиләгә шалтыратып, хәлне аңлатып бирергә туры килде. Зур акчалар эшләргә өметләнгән ханымның барлык хыяллары челпәрәмә килде инде…
КЕРЕМЛЕ КӘСЕП
Әлеге игъланга охшаш язмалар шактый интернет «кырларында»… Шундыйларның тагын берсенә кармак салып карадым. «Матур итеп язучы кызларны эшкә чакырам. Бер бит бәясе 10 сум» дигән игъланда күрсәтелгән телефонга шалтыраттым. Эш тәртибе белән кызыксындым. Тимерне кызуында сук, дигәндәй, Денис белән очрашуга чыгып та киттем. Чистай урамында күрештек без аның белән. Егет сумкасыннан берничә дәфтәр чыгарып, аларны миңа сузды. Анда физика, химия, математика фәннәреннән контроль эшләр җыелмасы булып чыкты. Шуларның һәрберсен аерым дәфтәргә күчереп язарга тиеш булдым. Төгәл фәннәрне җеннәрем сөймәсә дә, ризалаштым мин Роман белән. Тик өйгә кайтып дәфтәрләрне күчерә башлагач кына, нинди сазлыкка кереп батуымны аңладым. Андагы график, төрле сызымнарны күргәч, югалып калдым. Дәфтәрдәге «үрмәкүч» язуларын чишкәндә шактый бимазаланырга туры килде. Вакытында көчкә эшләп өлгертеп, дәфтәрләрне тапшырдым мин хуҗасына. Шул рәвешле 1200 сум акча эшләп алдым. Егеттән бизнесы хакында сөйләүне үтендем, ул теләр-теләмәс кенә, мәгълүматын көчкә кысып чыгарды.
Романга 32 яшьләр тирәсе, аның үз бизнесы: төрле фәннәрдән контроль, лаборатор эшләрне җиренә җиткереп үтәүне җайга салган. Курс эшләре, дипломнар да язалар. «Минем кул астында йөзләп егет-кыз эшли. Берничә дистәсе әзер контроль эшләрне чистага күчерү белән мәшгуль. Быел эшли башлавыма биш ел тулды, зарланмыйм. Башка җирдә эшләмим, шушы бизнес ашата мине. Узган айда Чистай урамында фатир сатып алдым, чиратта – машина», – дип, егетем яңа заказлар артыннан чапты.
БӘХЕТСЕЗЛЕКТӘН ФАЙДАЛАНЫП…
Мошенниклар, җиңел акча эшләргә яратучылар, төрле алдакчылар тирәбездә шактый. Телевидение күрсәтеп, радио сөйләп, газеталар шушы хакта язып, гел кисәтеп торсалар да, мошенниклар корган ятьмәгә эләгүчеләр саны кимеми. Ходай күрсәтмәсен беребезгә дә, кибет-базар тирәләрендә соранып торучыларны еш очратырга туры килә. Яхшы тормыштан чыгып басмый торганнардыр инде алар да. Көз азагында Адоратский базары тирәсендә аяксыз, кулсыз калган гарипләрнең соранып торуларын еш күзәттем. Алар хакында ларекларның берсендә эшләүче ханым болай дип сөйләгән иде:
– Сәгать уннар тирәсендә аларны машина белән базар тирәсендә калдырып китәләр дә, кичкә яңадан килеп алалар. Хуҗалары якын чит ил кешесенә охшаган, көненә берничә мәртәбә килеп тикшереп тә китә. Ә бер көнне базарга керү юлында «кунаклаган» кызыкайны урынында күрмәгәч, җенләнгәнлеген күрсәгез иде! Тирә-юньдәге сатучылардан сорашып, аның бәдрәфкә киткәнлеген ачыклады. Артыннан йөгереп барып, өстерәп үк диярлек урынына илтеп, утыртып та куйды. Шул чак базар тирәсеннән узып баручы берәү полициягә шалтыраткан иде, теге кеше барлык соранып торучыларын машинасына төяп юкка да чыкты. Шул вакыттан бирле әлеге гарип бәндәләрне безнең базар тирәсендә күрмәдем.
БЕРЕНЧЕЛЕК – АЛАРДА…
Алдакчыларның беренче сафында чегәннәр тора дисәм, ялгышмамдыр, мөгаен. Автобусларда Коръән аятьләрен көйләп, акча эшләүче таджик чегәннәренә барыбыз да күнекте бугай инде. Ара-тирә шуларга карт-корының садака дип, акча төртүләренә үземнең дә шаһит булганым бар. Тик сүзем ул хакта түгел. Шушы көннәрдә генә ике кечкенә генә чегән малаеның кычкырыш-сугышын күзәтергә туры килде. Үзәк парк тирәсеннән узучы транспортка кереп Коръән уку өчен чират бүлешеп, шулай пыр килде алар. Ахыр чиктә җиде яшьләр тирәсендәге бала кесәсеннән телефон чыгарып, үз телендә кемгәдер зарланырга тотынды. Тирә-юньдәге халык аптырап аларны күзәтте. Ә малай кулындагы телефонның маркасы «айфон» дип аталучы кыйммәтле, зиннәтле марка булып чыкты.
Тагын бер вакыйга хакында ТР Эчке эшләр министрлыгында эшләүче дустым, Ирина ханым сөйләде:
– Эшкә барганда көн саен каршыма бер төркем чегән баласы чәчрәп чыга. Һәрберсе миннән акча сорап тинтерәтә. Кайсы гына милләттән булмасын, андый балалар ярдәмгә мохтаҗ. Кулларына акча тоттырмыйча, еш кына мин аларны якындагы кафега алып барып сыйлый идем. Ә бер көнне кафедан чыгуга, аларны әтиләре каршы алды. Балалар чыр-чу килеп, кыйбатлы чит ил машинасына утырып җилдерделәр. Ә мин тәпиләп эшкә киттем. Шуннан бирле күңелем тартмый аларга булышырга.
Соңгы вакытта башкалада чегәннәр бик активлашты. Бер ханымнан, бозыгыңны чыгарабыз дип ышандырып, 140 мең сум акчасын алып чыгып китәләр. Әлеге хәйләкәрләр йорт хуҗасының күңелен яулап, анда төн кунарга кала. Иртә белән акчаларын чистартып, алар урынына «курчаклар»ын калдырып, ханымны төп башына утыртып чыгып таялар.
БӘЙРӘМ АЛДЫ СЮРПРИЗЛАРЫ…
Яңа ел алдыннан һәртөрле алдаулар, мошенниклык галәмәтләре арта. Минем үземә дә интернет-хат килеп төште. «Яңа ел төнендә барчасына бернинди тоткарлыксыз шалтырат!» дигән фикер җиткерелә әлеге хатта. Мошенниклар, алдан ук хәстәрен күреп, номерымны «ак исемлеккә» кертергә тәкъдим итә. Имеш, болай эшләгәндә Яңа ел төнендә мин барлык дусларыма, якыннарыма проблемаларсыз шалтырата алачакмын. Югыйсә, бәйрәм төнендә котлаулар күп булу сәбәпле, әлеге хезмәтләрдән гафил булуым мөмкин икән. Әлбәттә инде «ак исемлек»кә кереп калу өчен мин тиешле адреска берничә смс язып җибәрергә тиеш. Ә аларның бәяләре «тешли»: 110 сумнан алып130 гакадәр…
Һәртөрле алдаулар белән тормышта болай да еш очрашып торабыз. Әле Яңа ел бәйрәменә кадәр шактый вакыт булуга карамастан, инде башкала кибетләрендә күчтәнәчләр тулып ята. Әлеге матур, ялтыравыклы тартмачыкларның күбесе конфетлар белән шыплап тутырылган. Аларның кайберләрендә тәм-томнарның кайчан эшләнгәнлеге һәм саклау вакыты хакында мәгълүмат юк. Әгәр әлеге тартмачыкларда продуктлар исемлеге һәм эшләнү вакыты күрсәтелмәгән булса, андый «бүләкләр» яныннан тизрәк таю ягын карарга кирәк. Бу нисбәттән дустым сөйләгән вакыйга искә төште. Былтыр Мәскәү базарыннан зәвык белән эшләнгән машинага тутырылган тәм-томнарны алып, улына бүләк итә. Биш яшьлек бала бер конфетны алып сындыруы була, ризык эченнән ап-ак кортлар коела. Башкаларын тикшереп карасалар, конфетларның һәммәсе бозылган булып чыга. Шоколадны да әллә нинди аксыл «пәрдә» каплап киткән була. Әлеге хәлгә аптыраган танышым Айрат Мәскәү базарына чыгып китә. Сатучыдан товарны кире алуын, акчасын кире кайтарып бирүне сорый. Тегесе директорны чакыра. Аздан гына ике арада сугыш чыкмый кала. Кибетче ханым кемгәдер шалтыратып ярдәм сорый. Шул чак дүрт амбал килеп, танышымны җилкәсеннән эләктереп алып, урамга куалап чыгаралар.
– Кызганыч, кулымда исбатлаучы чегым булмагач, мине тыңларга да теләмәделәр. Ярый әле теге хәшәрәтләрдән җайлы гына котылдым. Тик улым шушы хәлләрдән соң конфетларга якын да килми, – дип сөйләгән иде танышым Айрат.
Узган ун айда гына да казанлыларны мошенниклар 6 млн сум акчаларыннан колак кактырган. Аеруча интернет, кесә телефоннары аша, социаль хезмәткәрләр роленә кереп алдаулар еш күзәтелгән. Быел, башка еллар белән чагыштырганда, кесә телефоннары аша алдау очраклары 5 тапкырга арткан.
Белә торып бөләбезме…
Мәдинә НУРУЛЛА.
БЕЛӘ ТОРЫП БӨЛӘБЕЗМЕ? ,

Комментарии