БӘХЕТ УРЫНЫНА – ЛӘХЕТ…

БӘХЕТ УРЫНЫНА – ЛӘХЕТ…

Башкалада яшәүче бер -ат ВИЧ-инфекциясе авыруыннан шактый еллар бимазалана. Тик сырхавын хатынына һәм сөяркәсенә әйтеп торуны кирәк санамый. Шул рәвешле, Володя ике ханымны да әлеге инфекция белән «бүләкли». Белә торып та, башкаларга йоктырганы өчен, аны биш елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озаталар. Шушы көннәрдә интернеттагы күпсанлы сайтларның берсе умарта кортыдай гөжләп торды. Халык әлеге хәл хакында гәп куертты: киңәшләште, серләште, кычкырышты, кемнәрнедер гаепләде, сүкте… Мин дә андагылар белән хәбәрләштем. Сайтта «утыручыларның» берничәсе минем белән очрашып сөйләшергә ризалыгын бирде.

ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫНДА…

Иң беренче, 46 яшьлек Людмила белән аралашып киттек. Башта тормыш, яшәеш, дөнья хәлләре турында бераз гәпләшкәч, ханымны борчыган мәсьәләләргә күчтек.

Людмила ханым кияүдә, гаиләсе җитеш, буй җиткән ике уллары бар. Ире башкаладагы зур оешмаларның берсендә эретеп ябыштыручы, ә үзе сатучы булып эшли. Моннан берничә ел элек иренә илле яшьлеге белән котлап, санаторийга ике кешелек путевка тоттыргач, аларга күк капусы ачылгандай тоела. Тиз генә юлга җыену хәстәренә керешәләр. Шифаханәгә анализлар тапшырып бетерәсе дә, юлга чыгасы гына кала. Китәсе көнне телефоннан шалтыратып, аларны шифаханәгә чакыртып алалар. Биредә ирле-хатынлы Гиреевларга махсус юллама тоттыралар.

– Каныгыз бик ошап бетмәде, «сары» авыруы юклыгын дәлилләү өчен тагын бер тапкыр анализлар биреп кайтыгыз инде, – дип тынычландыра аларны табибә ханым.

Ялга китү шатлыгыннан «исереп» йөргән Людмила белән Алексей шунда ук әлеге махсус шифаханәгә юл тоталар. Анализлар тапшырып, тиз генә өйгә юнәләләр. Поезд китәргә санаулы сәгатьләр генә калып бара ич. Барлык мәшәкатьләрне онытып, бәхетле гаилә юлга кузгала…

Сәгадәтле вакытлар, санаулы көннәр санаторийда бик тиз узып китә. Ялдан кайтып, көндәлек мәшәкатьләр агымында кайнап, тыныч кына яшәп ятканда Гиреевлар гаиләсен -үзәккә чакыртып алалар. Биредә Алексейга ВИЧ-инфекция йөртүе хакында хәбәр итәләр.

– Әлеге яңалыкны ишеткәч, башыма таяк белән китереп суккандай тойдым үземне. Аллага шөкер, сырхау әлегә миңа йогып өлгермәгән булып чыкты. ВИЧ зәхмәте берничә елдан да баш «калкытырга» сәләтле булганга, күңелем, җаным бер дә тыныч түгел. Шифаханәдән урамга чыгуга, иремне башта бәреп үтерәсем килде. Үкереп елап якасына ябыштым, битен, күзләрен тырнап бетердем. Типкәләп, овчаркадай өстенә ташландым. Юл буе кычкырышып кайттык. Ярый әле балалар өйдә булмады. Бераз тынычлангач, ирем белән хәлне уртага салып сөйләштек. Әлегә бу хәл турында балаларга да, якыннарга да сөйләмәскә булдык. Алексейны күпме генә «кыссам» да, ул миңа әлеге авыруны кайда ияртүе хакында төпле җавап бирә алмады.

Шушы көннән башлап, иремнән күңелем кайтты, җаным куырылып, өшеде. Мин аны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Көннәрем-төннәремне еш кына күз яшьләренә күмеп уздырдым. Ни хикмәт, үземне Хак Тәгалә әлегә кадәр ничек саклагандыр! Шушы көннән мин ныклап торып дин юлына басарга карар кылдым, тәмәке тартуымны ташладым, спиртлы эчемлекләрдән тәмам баш тарттым. СПИД үзәгендә исәпкә алынып, бик күп төрле тикшерүләр узганнан соң, Алексейга дарулар эчәргә тәкъдим иттеләр. Ул хәзер көненә ике мәртәбә медикаментлар кабул итәргә мәҗбүр. Бу дөньяда күпме гомере калгандыр, анысы билгесез. Тик көн саен, дер калтырап, иртәнге һәм кичке сәгать сигезне көтеп алып яшәүләре бик авыр! Әлеге даруларны бер үк вакытта, сәгатен-минутын төгәл саклап эчү мәҗбүри. Ә мин әлегә өч айга бер тапкыр канымны биреп торырга тиеш. Үземне җир белән күк арасында итеп хис итәм. Билгесезлектә яшәүләрне Хак Тәгалә беркемгә дә язмасын! Тик табиблар тынычландыра, шулай гына була күрсен инде! Шушы көннәрдә генә аерылышырга гариза яздым, мондый хәлләрдән соң иремне кичерә алмыйм…

ТАГЫН БЕР КЫЙССА…

– Ә мин тере мәет белән яшәп ятам, – дип башлады сүзен 31 яшьлек Оксана. – Иремдә – СПИД диагнозы. Сөйләп бирәм мин сезгә тормыш тарихымны, дип дәвам итте мөлаем йөзле, зәп-зәңгәр күзле, чибәр ханым. – Роман белән без яратышып өйләнештек. Ул – минем беренче мәхәббәтем. Башкала мәктәпләренең берсендә икебез бер үк сыйныфта белем алдык. Олы классларда укыганда мәхәббәтебез бөреләнеп, чәчәк атты. Ә соңгы кыңгырау көнне без бер-беребезне ташламаска, мәңге бергә булырга антлар бирештек. Мин тегүче, ә Роман эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә училищега укырга кердек. Диплом алып, бер ел эшләгәннән соң, өйләнешергә гариза бирдек. Яшәргә аерым урын булмаганлыктан, кеше почмагында яңа тормыш корып җибәрдек. Икебез дә акчаны яхшы эшләгәнлектән, күңелебез киң, табыныбыз мул булды.

Әти-әниләребез бик теләсә дә, балага узарга ашыкмадым. Ирем дә минем белән килеште. Башта күптәнге хыялыбыз – машиналы булу теләген тормышка ашырырга омтылдык. Кем белә, бәлки Хак Тәгалә мине шул рәвешле саклагандыр да әле.

Бер көнне ирем бик каты салып кайтты. Мондый хәлләр соңгы вакытта ешайды, ирем акча артыннан куып, сәрхүшлек баткагына чумганлыгын күрми-сизми башлады. «Чумара» дип, алны-артны, алны-ялны бөтенләй онытты. Әлбәттә инде, мине әлеге гамәлләр бик борчыды, без еш кычкырыша башладык. Ә бер көнне ирем тәмам чыгырыннан чыкты, салган баштан компьютерын кабызып, ир-атлар белән аралаша башлады. Мин аптырап, бүлмә җыештырган булып, аны күзәтергә керештем. Бераз язышкач, телефонын тотып, балконга чыгып китте. Колакларымны тондырып, читтән, качып кына аны тыңларга керештем: «Ярты сәгатьтән килеп җитәм, барлык әмерегезне үтәргә әзер! Тик кулымда акчалар гына юк, такси чакыртсам, түләрсезме?!» дигән сүзләрен ишеткәч, тәмам югалып калдым. Башыма күсәк белән суккандай булды, хәлсезләнеп, башым әйләнде. Ирем тиз генә җыенып, мине этеп-төртеп, урамга чыгып чапты. Мин дә артыннан иярдем. Елап, инәлеп:

– Зинһар, барма беркая да, Алла хакы өчен өйдә генә кал. Соңыннан үкенерлек булмасын! – дип елап үтенсәм дә, ул мине тыңламады, инде подъезд төбенә килеп җиткән машинага утырды да:

– Мин дуслар белән сыра эчәргә генә барам, нәрсә кайгырасың, дип, күздән дә югалды.

Иртән эшкә киттем, Роман белән кич кенә очраштык. Ул, берни булмагандай, мине елмаеп каршы алды:

– Миңа үпкәләмә инде, матурым, кичә артык күп эчелгән. Шуңа күрә дусларда гына кунып калдым. Төнлә уянгач, юлга чыксам, полициягә эләгермен дип курыктым. Кичер мине, бәгырем, – дип, теле белән «уды-юды», назлады, сөйде…

Эх, шул чакта чемоданнарын җыеп, арт ягына тибәсе генә калган да бит! Яратам, имеш! Ул чакта үземдә араларны кырт кына өзәрлек көч тә, теләк тә, үҗәтлек тә тапмадым.

Тормыш шулай үз җаена тәгәрәде, әлеге вакыйга да инде онытыла төште. Тик ярты елдан ирем авырып китте. Температурасы югары булу сәбәпле, өйгә табиб чакырттык. Ике атна дәвамында көчле препаратлар кулланып дәвалануга карамастан, Романың халәте үзгәрмәде. Шул чак ул миңа:

– Әйдә, икәү бергә барып, ВИЧ ка анализ биреп кайтыйк әле, – дигәч, күз алларым караңгыланып китте.

Өч көннән соң тагын шул махсус хастаханәгә юнәлдек. Иремдә дер калтырап көтеп торган диагноз расланды, ул – ! Кичергәннәрем хакында әйтеп тормыйм, үзегез дә аңлый торгансыздыр. Миңа да анализлар тапшырырга туры килде. Шөкер, әлегә мин сәламәт! Тик өч айдан өч айга табиблар күзәтүе астында мин, җаным – җир белән күк арасында…

Диагнозы билгеле булгач, ирем яшермичә барысы хакында да сөйләп бирде. Таксига утырып чапкан кичне ул «зәңгәрләр» янына барган. 47 яшьлек Владимир һәм 18 яшьлек Стас белән йоклаган. Авыруын алардан ияртүенә чын күңеленнән ышана, шулардан гына шикләнә. Ирем бик холыксызланды, көне-төне эчүен дәвам итте. Эшендә дә «прогуллары» шактый җыелды, «чумараларны» да онытты. Куллары «алтын» булганга гына тота әлегә хуҗалары.

Шушы хәлләрне белеп алгач, Романнан тәмам күңелем кайтты. Бер яктан, мин аны җаным-тәнем белән күрә алмыйм, нәфрәтем көчле! Икенче яктан беренче мәхәббәтем бит! Инде нишләргә дә белмим: үзен яратам да, кызганам да. Ут йотып яшәүләре тәмугка тиң!

ТҮБӘНДӘ ШУШЫ МӘСЬӘЛӘГӘ КАГЫЛЫШЛЫ СОРАШТЫРУЛАР НӘТИҖӘСЕН ТӘКЪДИМ ИТӘМ. Ә СИНЕҢ ФИКЕРЕҢ НИНДИ, УКУЧЫМ?!

Артем, 47 яшь:

– Мин теге ике -кызны да кызганам. Икесе дә әлеге ирне яратып, аңа ышанып яшәгәннәр бит! Моннан соң шактый гаиләләр тынычлыгын югалткандыр, дип уйлыйм мин. Бергә яшәп, уртак түшәк бүлеп гомер кичерүче кешеләр дә шулай алдап яшәсен инде!

Галина, 31 яшь:

Мин иремне махсус үзәккә алып барырга ниятләп торам әле. Үзенә әйткән идем, күзләрен акайтты, кычкырыша ук башлады. Әгәр минем белән бергә барып тикшерелми икән, димәк ул «кәкре» юлда йөргәли дигән сүз.

Ирина, 43 яшь:

– Саклану чаралары бар бит инде! Ни эшләп презерватив кулланмады икән соң ул ханымнар?! Сөяркәсе нәрсә уйлады икән!? Чит ирне талап алып, үзенә каратып, рәхәт күрергә ниятләгән булгандыр инде. Менә сиңа «күчтәнәч» – бәхет урынына ләхет, дигәндәй…

Михаил, 22 яшь:

– Мин ул хатыннар урынында булсам, берләшеп «самосуд» ясар идем! Ике кеше тормышын берьюлы кисеп ташлаган, бәдбәхет!

Алексей, 56 яшь:

– Авыруы хакында хатынын да, сөяркәсен дә кисәтеп куйса, мондый хәлгә тармаган булыр иде, бичаралар. Теге кеше хәшәрәт ул, башы төрмәдә чересен!

Людмила, 49 яшь:

– Минем «дуңгыз» да эләктергән иде ул авыруны. Үзе шушы хакта белеп алуга, миңа шундук серен чиште. Бәхеткә, миңа ияртергә өлгермәгән иде әле. Яши инде хәзер әнә учлап дару ашап, кайчан үләрмен икән дип хафаланып көн кичерүләре, ай-һай, бигрәкләр дә авыр шул…

Саида, 28 яшь:

– Нинди заманнар җитте, ә?! Ир белән хатын бер-берсеннән шикләнеп, авыру ияртергә куркып яшәсен инде. Яраткан ирең белән дә түшәккә курка-поса ят инде! Мин дә хәзер иремә шикләнеп карый башладым. Тикшерелергә барырга тәкъдим ясыйсым килсә дә, телем әйләнми аңа бу хакта әйтергә!

Гриша, 37 яшь:

– Минем хатын презерватив кимичә янына якын да җибәрми. Менә хәзер аңлыйм инде аның халәтен. Мондый хәлләр булып торганда ышанмассың шул хәзер якыннарыңа да.

Алина, 19 яшь:

– Бу дөньяда бар да тыгыз бәйләнештә. Ир кеше дөрес, тәртипле, иманлы тормыш рәвеше алып барса, мондый бәхетсезлекләр булмас иде!

Гөләндәм, 44 яшь:

– Үзләре дә белмичә авыру йоктырганнар бик кызганыч! Табиблар фикеренчә, әлеге авыру дөрес тормыш алып бармаучылар арасында күбрәк таралган. Менә шундыйларны үлем җәзасына тартыр идем мин!

Мәдинә НУРУЛЛА.

БӘХЕТ УРЫНЫНА – ЛӘХЕТ... , 4.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии