Бардым әле багучыга

Бардым әле багучыга

Беркөнне кулыма шәһәр җирендә бушлай таратыла торган гәҗитләрнең берсе килеп керде. Шунда күзем «Услуги» дигәнгә төште. Монда иң күп белдерүләр күрәзәчеләрдән, багучылардан, экстрасенслардан икән, җәмәгать! Нинди генә хезмәтләр тәкъдим итми алар: бозым кайтару, сөйгән ярыңның мәхәббәтен яулау һәм күрәзәлек итү… исең китәрлек. Шушындый белдерүләрнең капкынына килеп эләгеп, соңгы тиеннәренә кадәр чыгарып салган халыкны кызганам да инде мин. Бар бит ул күрәзәчеләргә, төрле экстрасенсларга чын күңелдән ышанып, алар кушканча яшәүчеләр. Арабызда азмыни шушындый шарлатаннар аркасында мал-мөлкәтеннән колак какканнар?!

Соңгы елларда бигрәк күбәеп китте шул алар. Ә нәрсә? Әзрәк артистлык сәләтең булып, намусы чиста булмаганнарга кеше талап баюның иң кулай ысулларының берсе. Килештереп кыланырга телевизордан төрле тапшыруларны күрсәтеп кенә торалар. Әйтик, ТНТ каналыннан инде ничә еллардан бирле «Битва экстрасенсов» бара. Шулай ук хәзер ТВ3 каналындагы, имеш, реаль фактларга нигезләнеп эшләнгән «Гадалка», «Слепая» тапшырулары. Халык карый бит! Һәрхәлдә, минем танышларым арасында шундыйлар байтак. Әле кайберләре аларның нәрсәгә өйрәтүләрен куен дәфтәренә язып та бара.

Кияүгә чыккан елны бик мактап, бик тә үгетли торгач, ерак туганымның бер танышы – күрәзәче янына барырга ризалаштым. Бик яхшы булгач, барып кайтыйк соң алайса, дидем. Килеп керүгә, безне ягымлы гына бер ханым каршы алды. Аңа бирәчәк сорауларымны бер учка туплап, аерым бүлмәгә иң беренче мин кердем. «Сөйлә, нәрсә борчый сине, нигә килдең?» – ди бу миңа. Ә мин, «сораргамы-юкмы», дигәндәй, аның күзләренә карап: «Әни булу бәхете миңа кайчан елмаячак?» – дидем, гәрчә бу сорауга җавапны күптән белсәм дә. Ә теге ханым, миңа күзләремне йомарга боерып, уң кулымны эчемә куярга кушты да сөйләнеп китте: «Тагын биш айдан – апрель аенда – авырга узачаксың, ел ахырында кыз бала табачаксың. Кызың җиде айлык булып, җитлекмичә туачак». Аннары минем әле быел гына кияүгә чыгуым, туачак кызыбызның беренче балабыз икәнлеген, әллә нинди зур ачышлар ясагандай, тезеп китте. Кулымда ялтырап торган балдагымны күрә торып, бала турында сораганымны ишеткәч, мондый сүзләрне әйтү өчен әллә ни сәләткә ия булу мәҗбүри түгелдер инде, минемчә.

Бу «бик яхшы» багучының бер сүзе дә дөреслеккә туры килмәде. Август аенда, нәкъ тугыз ай дигәндә, тупырдап торган ир бала таптым. Ә әлеге ханым һаман күрәзәлек итә. Аның янына кайлардан гына килмиләр. Хәтта, алдан язылып кына, аңа эләгергә мөмкин, дип тә сөйлиләр.

Еллар узып, улыма өч яшь тулгач, аның каршысына янә барырга туры килде миңа. Көтмәгәндә дустым бик сорагач, юлны күрсәтергә туры килде. Таныды ул мине, җәмәгать! Үземнең теге җитлекмичә туган кызымның хәлләре белән дә кызыксынды әле. «Аллага шөкер, үсәбез, өч яшьне тутырдык инде», – дидем мин, янымда уйнап утырган улыма ымлап. Ул нидер әйтергә дип, авызын гына ачкан иде, мин сөйләвемне дәвам итеп: «Сез ялгыштыгыз бит ул чакта. Мин бернинди дә кыз бала тапмадым, сезнең янга килгәндә, инде бәби көтә идем, ә сез шуны да белмәдегез, бала да җитлегеп туды», – дидем. Ә ул, үзен якларга маташып: «Мин беркайчан да ялгышмыйм! Балаларны роддомда алмаштырганнар», – дип җавап бирде. Аның бу сүзләре минем ачуымны чыгарды. «Тузга язмаган нәрсәләр сөйләмәгез инде, зинһар! Сезгә бер дә килешми. Улыма карагыз да миңа карагыз», – дидем мин, башка сүз куертмыйча гына. Бала тудыру йортында ул көнне бәби тапкан хатыннардан бары тик бер мин генә ир бала тапканлыгымны искәртеп, улымның бер тамчы су кебек үземә охшаганлыгына басым ясап аклануны кирәк санамадым. Үзенең ни дәрәҗәдә «оста» багучы икәнлеген ул үзе дә бик яхшы белә.

Кеше язмышына өч төрле юл языла, диләр. Багучылар шул юлларның бары тик берсен генә алдан күрү сәләтенә ия. Ә без кайбер очракта башка беркемгә дә мәгълүм булмаган язмыш сукмакларыннан китә алабыз. Бәхет өмет иткәннәр төрле киртәләргә юлыгырга, киресенчә, сикәлтәле, урау юлларга сабыр һәм тыныч кына караганнар бәхеткә уралып яшәргә мөмкин.

Юкка гына борынгылар безне «Багучыга барма, башыңа бәла алма», – дип кисәтмәгәннәрдер инде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии