Нишләргә?

Кызымны балалар бакчасына бирү өчен медосмотр үтәбез. Бу юлы Казан шәһәренең Челюскин урамында урнашкан 7нче балалар поликлиникасына офтальмологка баруыбыз иде. Чират Идел буе. Күп тә үтмәде, йөрәкне шомга салып, тревога яңгырады: «Игътибар, янгын, барыгызга да бина эченнән урамга чыгарга!» Бер мәл беркем берни аңламый катып калды. Тревога тагын кабатлангач, баламны тиз-тиз генә киендерергә тотындым, үземнең кулларым калтырый, баланың курткасының төймәсе дә каптырылмый. Шулай да каптыра алганча каптырып, үземнекен тиз генә өскә элеп, урамга ыргылдым. Ә урамда… бары биш кеше басып тора. Бездән соң тагын бер хатын баласын кулына күтәреп чабып чыкты. Шулай итеп, тревога булганнан соң, без – балалар белән бергә тугыз кешедән башка урамга чыгып басучы булмады. Ун минутлап басып торганнан соң, берәү чыгып, «Барыгыз, керсәгез була, янгын бетте», – дип әйтеп китеп барды… (төтен бер кабинеттагы электр чыбыгыннан чыккан булса кирәк, чөнки шул кабинет яныннан узып барганда бер табиб, бездә электрик булып китте инде, дигән сүзләр әйтте.)

Урамнан кергәндә поликлиника эчендәгеләр тынычланганнар иде инде.

– Ничек, тревогадан курыктыгызмы? – ди табиб.

– Ничек кенә әле. Киендек тә урамга йөгердек, һава булса да сулап кердек. Аллам сакласын, тревога булгач, барыбер куркыта инде.

– Әйе, без дә курыктык. Утырабыз. Нишләргә дә белмибез. Баш авыртырга тотынды.

– Куркуданмы?

– Әйе.

– Мин үзем балалар бакчасында эшләгәч, мондый тревогаларга реакциям бар. Бездә шулай өйрәтү тревогалары була. Бер-ике минут эчендә 20-25 баланы киендерәбез дә урамга чабабыз. Шунда безгә янгын, тревога турында аңлаталар, – дим.

– Әйе инде, бары Русиядә генә шу…– дип әйтәсе килгән сүзеннән тукталып калды табиб. Бездә генә инде шундый пошмас, аңгыра халык, дип әйтәсе килде бугай аның, ә үзенең дә шушы тревогага бернинди реакциясе булмаганга, әйтеп бетермәде кебек сүзен. – Без кушканны эшләргә тиеш идек инде, югыйсә, – дип, өзелгән фикерен ялгап, сүзен тәмамлады табиб ханым.

Чыннан да кушканны эшләргә кирәк иде дип саныйм мин. Тик шуңа карамастан берсе дә, кабинетыннан чыгып, нәрсә булды, нигә тревога кычкырталар, дип кызыксынмады. Барысы да кабинетларында утырып калды. Нигә ул табибларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында берни дә өйрәтмиләр микәнни? Ул бина эчендә йөздән артык кеше булгандыр.

Хәзер шул көнне булган хәлләрне уйлыйм да анализлап карыйм, ник кеше үз гомеренә, баласы тормышына карата шул кадәр битараф икән? Тревога дип кычкырта башлагач та, берәүләр: «Чыннан да, урамга чыгарга кирәкме икән?» – дисә, икенчесе: «Бәлки, безне сынап карый торганнардыр», – дип шикләнә, ә өченчесе: «Бу өйрәтү чарасыдыр дип уйлыйм», – ди. Шулчак кабул итү кабинетыннан бер яшь кыз чыгып, медсестра булса кирәк, әйдәгез, барыбыз да урамга, дип, бер-ике тапкыр кычкырып караса да, әйтәм бит, без берничә кешедән кала, тыңлаучылар күренмәде. Соңыннан башка табиблар түгел, шул кычкырып йөргән медсестра да чыкмады.

Нишләп бездәге халыкка яңалык бик соң барып җитә икән? Әгәр дә, Аллам сакласын, шундый хәвеф-хәтәр була калса, кемне гаепләргә: поликлиника хуҗаларынмы, табибларнымы, йә булмаса электрикнымы, әллә инде әти-әниләрнең үзләренме? Хәер, янгыннан соң гаеплене эзләүдән ни файда?

Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии