Ачкыч калды, ишек бикләнде

Унике көн «Бәкер» санаториенда ял итеп, сәламәтлегемне ныгыттым. Барысыннан да канәгать булып, хезмәткәрләргә рәхмәт әйткәч, юлдашым чуваш егете белән сумкаларны машинага урнаштырдык. Ачкычны борып, машинаны кабызам дигәндә, кылт итеп исемә төште: утырмасын дип, аккумуляторның бер клеммасын ычкындырып куйган идем бит. Авыр эш түгел: капот капкачын ачып, аны кире тоташтырып куярга кирәк. Юлдашым да минем янга килеп басты. Югыйсә, аның ярдәменә мохтаҗ да түгел идем.

Эшемне тәмамлап, капот капкачын шап итеп ябуым булды, машина ишекләре ябылды да куйды. Шуннан соң ике тапкыр «фик-фик» дип сигнал бирде. Ишекне ачыйк дисәк – бикле. Ә брелок ачкычка беркетелгән. Менә сиңа кирәк булса! Инде нишләргә? Юлдашым нервылана башлады. Минем дә кәеф шәптән түгел. Шулай да үземне кулга алдым. «Хәл ителми торган проблема юк», – дип, ситуациядән чыгу юлын эзләргә тәкъдим итәм. Санаторий фойесына кире кердек. Бер стакан су эчтем. Юлдашыма да тәкъдим иткән идем, ул кулын гына селтәде. Киңәш сорап, автосервисларга шалтыраттык, тик берәү дә ярдәм итә алмый булып чыкты. Фикерләшә торгач, Түбән Камадагы берәр танышка шалтыратып, өйдән запас ачкыч алып килүен үтенербез, дидек. Шул ният белән урамга чыктым да, үзем дә сизмәстән, машинага таба атладым. Каршыма капка янында кизү торучы апа чыкты. Ул безнең нинди хәлгә дучар булуыбызны күргән иде. «Минем белән дежуркага керегез әле», – ди бу. Каршы килмәдем. Ул кесә телефоныннан ниндидер номер җыйды да: «Улым белән сөйләшегез әле», – дип, телефонын миңа бирде. Аның улы машинамның маркасы, кайсы елда чыгарылуы турында сорашты. «Телефонны өзми торыгыз, минем машина да сезнеке кебек», – диде. Эчемә җылы йөгерде: янәсе, ярдәм табылды. Тик егетебез Казанда икән бит! Ул миңа машинаны ничек итеп ачарга өйрәтә башлады. Сәер тоелса да, ул кушканны үти башладым. Иң беренче эш итеп, аяк астында яткан зур булмаган агач ботагының кайрысын салдырдым. Алдагы берничә минут эчендә нәрсәләр куллануымны һәм нәрсә эшләвемне язып тормыйм, чөнки кемдер аларны мәкерле эшләрендә кулланырга мөмкин. Алланың рәхмәте, бераздан машинаның сигнализациясе «телгә» килде. Ишек тә ачылды. Телефоннан юлдашыма шалтыратам: «Син кайда йөрисең? Машина эшләп тора, бензин бушка яна бит».

Шундый файдалы киңәш биргән егетнең әнисенә рәхмәт әйтеп, юлга кузгалдык. Бүген бу хәлне мәзәк итеп танышларыма сөйлим. Тик берәүгә дә минем ситуациядә калырга язмасын.

Васыйл КАМАЛОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии