- 10.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
Күз тидердем, ахры. Әле кайчан гына, «Саба халкы нигә зарланмый?» (29 февраль, 2012) дип, ул якларга сокланып язылган мәкаләм дөнья күргән иде. Проблема кар астында гына яткан, күрәсең, чөнки узган атна азагында редакциягә Саба районыннан шалтыраттылар. Бер әбинең йортын су баса, тик авыл җирлеге генә берни дә эшләми, имеш. Ул кеше, инде суның күтәрелә башлавын, тиздән бөтенләй йортка кереп-чыгып булмаячагын да хәбәр иткәч, юлга кузгалдык.
Дөресен генә әйткәндә, су басу – яз өчен гадәти проблема. Әнә, Казан шәһәренең Проточная урамында яшәүче Рәисә апа Даутованы җәй көне дә еш кына су баса бит әле. Менә аныкы – гайре табигый хәл. Тик бу хакта Казандагы бар инстанция белсә дә, нәтиҗәле эш башкарганнары юк. Ә монда яз, ташу киткән чак…
«ТАГЫН БЕЗ ӘШӘКЕ»
Саба районы, Кече Кибәче авылында яшәүче Нурлыкода әбинең капкасына кадәр дә керә алмадым. Гәрчә, шалтыратучы кеше кисәтүе буенча, резин итек киеп килгән булсам да. Ул артык кыска кунычлы булып чыкты. Әби, үзе таякка таянып, су астыннан бозлы булмаган җирне кармалый-кармалый, каршы чыгып бара иде.
Шул чакта бер хатын килеп, Нурлыкода әбигә:
– Дүшәмбе иртән килеп алырбыз, әзер булып тор, табибка алып барам, – дип хәбәр итте һәм безнең каян килүебез белән кызыксынды. Аңлаша торгач, аның авыл җирлеге башлыгы Факия апа Гатауллина булуына төшендем.
– И Нурлыкода апа, ник шулай эшләдегез инде? Президентка хат язабыз, яңа йорт салабыз, дидек бит. Шулай эшләргә кирәк идемени?! Тагын без әшәке булып калабыз хәзер, – диде ул үкенечле тавыш белән.
– Ярар, рәхмәт, кызым. Мин шалтыратмадым, кем әйткәнен дә белмим. Илгиз булса гына.
Факия апа белән соңрак күрешергә сөйләшеп аерылыштык.
«ЙОРТЫМА КҮЧӘСЕМ КИЛМИ»
Нурлыкода әби Хәбибрахманова – авылның хөрмәткә лаек кешесе – абыстай.
Ул бу язгы хәсрәтнең 2009 елда, авыл урамына асфальт юл салынгач башлануын хәбәр итте.
– Аңарчы да су басулар булды, ләкин бу кадәр түгел иде, – диде ул. – Асфальт кергәнче, монда Микулай салган таш юл иде. Су канаудан агып, юл буйлатып бара иде дә, зират буенда юл астыннан чыгып, агып төшеп китә иде. Менә хәзер беркая да акмый, су җыелып ята. Каршы яктагы күрше дә шыр су эчендә утыра. Шуңа күрә өенә кайтмый да, киявендә яши.
– Микулай кем соң ул?
– И, кызым, Микулайны да белмәскә?! Патша ул! Кәтеринә әбиеңне дә белмисеңдер әле син, алай булгач? Ул да патша булган! Безнең нәсел инде шул заманнарда ук мулла, остазлардан торган. Бу йортта күргәннәремне сөйли китсәмме… Әтинең чахотка иде, аны тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Ул да мулла баласы булгач, аны төрлечә кыйнап, мәсхәрәләп, төрмәләрдә утыртып, шундый чиргә сабыштырдылар. 20 ел сукыр әбине карадым…
– Алайса, сезнең йортка басу-кырлардагы су агып төшә дисез инде?
– Әйе, кызым. Әле син җәй көне дә кил! Ул су бөтен бакчаларны ашап бетерде, күрерсең. Беркемгә зыяны тими, минем гомеремә генә төшә ул! Элеккедән үк бу урында үзәнлек булган. Безнең мулла бабалар шул үзәнлектә утырган. Ул чакта су төшмәгән, монда мәчет торган. Муллаларны электән үк яратмаганнар бит инде, беләсеңдер. Менә мине дә авылда яратмыйлар, кызым. Мәет күмәсе булса, Коръән ашларында укырга кирәк икән, исләренә төшәм, ә болай яратмыйлар. Гомер буе колхозда эшләгән кеше мин, хәзер белмиләр дә.
– Ялгыз яшисезме?
– Олы апамның улы Илгиз, Казаннан кайтып, миңа ярдәм итеп тора. Кеше аны: «Нигә куып чыгармыйсың, синекен ашап ята бит», – дип сөйли. Үзең генә яшәргә куркыныч бит, кереп үтереп китәргә дә мөмкиннәр. Көн генә түгел, төне дә бар…
– Су басу мәсьәләсе буенча кемгә дә булса мөрәҗәгать итеп карадыгызмы соң?
– Бер газетага әйткән идек, алар килеп язып китте, файдасы гына булмады. Безнең йорт янындарак, юл астыннан радио чыбыклары үтә ди бугай, шуңа казый алмыйлар диме… Белмим дә, кызым. Әле барыбер иртәрәк килдегез, су күтәрелеп җитмәде. Идән өстенә дә чыкмады әлегә.
– Авыл җирлеге башлыгы, яңа йорт салачакбыз, дип әйтте түгелме?
– И, кызым, мин бит өлкән кеше. Ул йортта күпме генә гомер яшәп калырмын. Салсалар, су керми торганрак урынга, үз йортымнан читкә, өскәрәк салдырырмын дигән идем…
Бераздан яныбызга әби белән бергә яшәүче Илгиз Шәймәрданов үзе чыгып җитте.
– Мин университет тәмамладым, Кирам Сатиев белән бер төркемдә баянда уйнап йөргән кеше, – дип башлады ул сүзен. Әти-әнием үлде. Апага пешереп ашатып, аны карап, тәрбияләп торам. Үз өемә кайтып кына китәр идем, җибәрми. Авыл башында гына алты почмаклы йортым бар. Газы-суы кергән. Әбигә минем янга күчеп килергә генә кушам да, ризалашмый. Сез әйтеп карарсыз, бәлки?! Үз нигезеннән китәсе килми. Ул бөтен авылга абыстай булып утырды, дога кылып йөри. Бөтен республикадагы кыз-абыстайлар турында язган китапка да керттеләр аны. Хәзер менә шундый мескен хәлдә яши.
Биредәге зарны тыңлап, ситуацияне үз күзләребез белән күргәч тә, Олы Кибәче авылында урнашкан авыл җирлегенә юл тоттык.
АВЫЛ БАШЫНДА БУШ ЙОРТ БАР?
Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Факия апа Гатауллина безне эш урынында көтеп утыра иде инде.
– Әле сезнең каян килгәнне белгәч, йөрәгем авыртып, күңелем тулып, эш урыныма килеп җиткәнче уйланып бардым, – диде ул, авыр сулап. – Узган елны да матбугат чараларын чакыртып күпме каһәрләделәр, быел тагын шул хәл. Юкса, инде кыш көне үк бу мәсьәлә турында уйлап, районда ук сөйләшүләр башлаган идек. Нурлыкода апа үзе дә бу хакта белеп торды. Без генә нишләтә алабыз соң, үзегез уйлап карагыз?! Әлеге проблема белән быел өченче мәртәбә очрашабыз. 2009 елда Олы һәм Кече Кибәчегә, мәчет урамына асфальт юл керде. Ел саен, әкрен-әкрен генә, асфальт кермәгән юлларны төзекләндерү өстендә эш алып барабыз. Башта ком, аннары эре таш, соңрак вак таш салып, юлларны күтәртеп, яхшырту өстендә эшлибез. Су бары тик әбигә генә керә – ничек шулай килеп чыгадыр! Аның йортыннан югарырак урнашкан җирдә канау казып, су шул канаудан китә торган итеп эшләп булмый. Аның өчен ничә йөз метр җирне актырырга кирәк булачак. Бу гына хәлне коткарса икән.
Саба районы «Татавтодор» җитәкчесе Марат Гарипов та бу проблемадан хәбәрдар. Үзе үк монда килеп, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышып карады. «Берничек тә суны башка якка җибәреп булмый», – дигән нәтиҗә ясады. Инде хәзер район башкарма комитеты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары белән берлектә киңәшеп, йорт документларын әзерләп, җирле карар чыгарып, ярдәм сорап Президентка хат язарга уйлыйбыз, – диде Факия ханым Гатауллина.
Йортка техпаспорт эшләтеп йөргән чаклары икән. Ялгыз кеше буларак, бердәнбер юл шул: ярдәм сорап, Президентка хат язып карау.
– Элек су төшә иде дә, юл аркылы чыгып, теге якка агып китә иде. Каршы як күрше юл астыннан торба салдырмады. Бәлки, торба салынса, әлеге проблема булмас та иде. Хәзер су юл аркылы чыга алмый, әбигә җыела, – диде Факия апа.
– Нурлыкода әбинең бер туганы да юкмыни?
– Апасының малае белән тора ул. Үзе тормышка чыкмаган, балалары юк. Илгизнең авылда үз йорты бар. Ул бик яхшы хәлдә. Бар кеше әбинең шул су баскан йортта яшәвенә, Илгиз йортына гына күчеп китмәвенә аптырый.
ҖИТӘКЧЕНЕ ЭШСЕЗ ТОТМЫЙЛАР
Бу очракта, авыл җирлеге башлыгы бер эш тә башкармый дип, аны гына гаепләү дөрес түгел, миңа калса. Ул кулдан килгәннең барысын да эшли. Әйтик, Нурлыкода абыстай, күзләре авыртудан зарлангач, дүшәмбе көнне аны табибка алып барырга җыена икән. Ни өчен Илгиз алып бармыймы? Чөнки әби үзе Факия ападан сораган һәм ул каршы килмәгән. Элегрәк социаль ярдәм үзәге белән сөйләшеп, документлар җыеп, әбигә телевизор алып бирергә дә ярдәм иткән авыл җирлеге җитәкчесе. Узган елны Нурлыкода әби янына барып, аның ишегалдында боз чабып, су юлы ясарга да тырышып караган. Иңкүлектә утырган йорттан су юлы чыгарып булмаячагын шунда аңлаган ул… Кыскасы, гафу итегез, Факия апага тел-теш тидерә алмыйм.
Илгизгә килгәндә, аны авылда мактап сөйләүче кеше тапмадым. Еш кына салмыш булуын әйттеләр. Йортын да күрдем. Тыштан караганда, бик төзек кебек. Шуңа күрә әбинең бу йортка күчеп килергә теләмәвен бөтенләй аңлый алмыйм. Үз нигезеннән китәргә теләми икән, язын гына бирегә күчеп яшәргә булыр иде. Су ташу вакыты озак түгел. Яңа йорт салынган очракта, барыбер нигез алыштырасы булачак бит.
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов әбигә андый шартларда яшәүгә юл куймас. Тик бу очракта ситуацияне катлауландырмыйча да аннан чыгу юлы бар икән, нигә юктан проблема ясарга?
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Саба-Кече Кибәче-Олы Кибәче-Казан.
Комментарии